Логотип
Икенче ашлар

Йорт куяныннан рагу

Уйладык-уйладык та, февраль аенда «Аш-су» сәхифәсен ир-егетләр кулына тапшырырга булдык. «Ирләрчә иң тәмле ризык пешерәчәкбез!» – дип, дилбегәне үз кулына алды бертуган Альберт һәм Айрат ШАКИРОВЛАР. Алар безгә гади һәм үзенчәлекле ысул белән йорт куяны белән яшелчәләрдән рагу әзерләп күрсәтергә булдылар.

 

Уйладык-уйладык та, февраль аенда «Аш-су» сәхифәсен ир-егетләр кулына тапшырырга булдык. «Ирләрчә иң тәмле ризык пешерәчәкбез!» – дип, дилбегәне үз кулына алды бертуган Альберт һәм Айрат ШАКИРОВЛАР. Алар безгә гади һәм үзенчәлекле ысул белән йорт куяны белән яшелчәләрдән рагу әзерләп күрсәтергә булдылар. Бу егетләрнең аш бүлмәсендәге осталыкларын, ризыкны сәнгать дәрәҗәсенә күтәреп әзерләүләрен күзәтеп тордык та, шундый нәтиҗәгә килдек: кулинарлар дөньясында бернинди Ханкишиев һәм Лазерсоннар түгел, үзебезнең Шакировлар мәйдан тотарга тиеш икән бит!    

– Әзерләр өчен яшь куян итеп сайларга тырышыгыз. Куянның сарык итенеке төсле үзенчәлекле исе була. Шуңа күрә, беренче эш итеп, куянны эчке һәм тышкы майларыннан чистартырга кирәк. Ә аннан соң итне дөрес итеп бүлгәләү мөһим, – дип, Айрат безгә иң элек куян түшкәсен дөрес итеп бүлү буенча мастер-класс күрсәтте. (Сез боларның барысын да журналыбызның Ютуб каналыннан карап, йорт куяны итен яшелчәләр белән пешерүнең бик күп серләре белән таныша аласыз.) 
Итне әзерләп куйгач, егетләр рагу әзерләргә кереште.

Кирәк
Йорт куяны;
ике кишер;
ике баш суган;
шулпа өчен бер-ике кисәк тавык ите;
дәфнә (лавр) яфрагы;
түгәрәк кара борыч;
бер аш кашыгы сыер мае;
зәйтүн мае;
көнбагыш мае;
он;
ике сельдерей сабагы;
розмарин;
бер-ике баллы борыч;
издерелгән томат (кибеттә протертый дип язылганы сатыла);
брокколи (яраткан кешеләр өчен);
укроп, петрушка.

Эш барышы

  • Тавык ите белән шулпа куябыз да кайнатып чыгарабыз. Күбеген җыеп алабыз.
  • Кишерне чистартабыз, суганны кабыгы белән юабыз һәм икесен дә урталайга бүлеп коры табага куябыз да аскы өлешләре кызарып чыкканчы утта тотабыз. Аннан аларны тавык шулпасына салабыз, ярты дәфнә яфрагы өстибез. Шулпага учак тәме сеңсен өчен шулай эшләнә.
  • Ит кисәкләренә тоз һәм борыч тидереп куябыз.
  • Табага сыер мае белән көнбагыш маен кушып салабыз һәм шунда 2-3 теш сарымсакны кыздырабыз да кырыйга алып куябыз.
  • Ит кисәкләрен онда әвәләп, тышы кетердәп киткәнче сарымсаклы майда кыздырабыз.
  • Кыздырылган итне зур кәстрүлгә сала барабыз. 
  • Сельдерей, кишер, суган, татлы борычны зуррак кисәкләргә бүлеп турыйбыз һәм аерым табада зәйтүн мае белән биш минут пешереп алабыз. Бу – яшелчәләрнең үз согы тәме бүленеп чыксын өчен генә кирәк. Артык кызып китмәсен өчен, туктаусыз болгатып тору мөһим. 
  • Алдан кыздырылган сарымсакны, табадагы яшелчәне куян ите салынган кәстрүлгә салып, утка куябыз. Ит җылынган арада розмарин, әче кызыл борыч (әче борычны турамыйча салсагыз, әче тәме күп чыкмас. Әгәр очын кисеп кенә саласыз икән, шулпада озак тотмый, яңадан кырыйга алып куегыз. Борычның бу үзенчәлеге турында да Айрат тәфсилләп Ютуб каналдагы видеода аңлата), протертый томат (бакчада үскән помидор белән дә алмаштырып була) өстибез.
  • Кәстрүлдәге ингредиентлар күмелгәнче әзер тавык шулпасын салабыз. Талгын утта 35–40 минут пешерәбез. Шулпаның майлылыгына карап аз гына сыер мае өстибез һәм кашык очында гына паприка салабыз. 
  • Сүндерергә биш минут кала, теләсәгез, брокколи да өсти аласыз. 
  • Куян ите – диетик ризык булып санала, шуңа күрә бәрәңге салып торырга кирәк түгел. 
  • Өстәлгә ит белән шулпаны аерым бирәләр. 
  • Башны әйләндерерлек хуш исле рагу өйләрегезгә ямь, бәйрәмнәргә куаныч алып килсен!

 Тәмле булсын!

Фото, видео: Анна Арахамия

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар