Логотип
Күңелеңә җыйма

Бакчалы да булды, ирле дә

Минем сезгә бер танышларымның тарихын сөйлисем килә. Кемнеңдер, бәлки, күңелендә өмет уятыр ул. Ә кемдер алар өчен сөенеп куяр – башкалар өчен сөенә алу бәхет бит ул.

Шактый якын танышларым бу. Гөлназ белән (исемен үзгәрттем) без бер мәктәптә укыдык, ул миннән бер яшькә генә кечерәк иде, ләкин бу безгә дуслашырга комачауламады. Бер-беребезгә кунакка йөрешеп үстек без.  Ул – миндә, ә мин аларда куна калырга ярата идек. Бигрәк тә атна уртасында: иртүк торып, мәктәпкә бергә барырга кызык иде безгә. 

Мин, әлбәттә, аның әти-әнисен якыннан белә идем. Бик матур пар иде алар: аларга карап, гел: «Минем әти белән әни дә шулай яшәсен иде», – дип уйлый идем. Дөрес, минекеләр дә начар яшәмәделәр, әмма Гөлназныкыларга барыбер җитми иде. 

Әтисенең кулы алтын иде Гөлназның. Ул бөтен эшне дә белә иде шикелле. Квартирларына шундый матур ремонт ясап чыкты. Берүзе! Кайдан барысына да шулай өйрәнгәндер, белмим. Гөлназ аны ятим үскән, нужаны бик күп күргән дип сөйли иде. Берара хәтта аңа балалар йортында да яшәп алырга туры килгән.  Бәлки шуңа да гаиләнең кадерен бик нык белгәндер. Монысын хәзер шулай уйлыйм. 

Мәктәп тәмамлагач, Гөлназ белән очрашулар, аралашулар сирәгәя төште инде – һәркем үз дөньясына чумды. Башта мин укырга кердем, аннары ул. Студент еллары үзенә бөтереп алды, яңа дуслар табылды. Икебез дә бер вакытта диярлек кияүгә чыктык. Ул – безнең туйда, без аларныкында булдык. 
Гел күрешеп тормасак та, бер-беребезнең хәлләреннән хәбәрдар иде, билгеле. Моның өчен бит хәзер телефон бар. 

Бер шулай шалтыратып сөйләшкәндә Гөлназ миңа әнисенең авырып китүен әйтте. «Врачлар теге авыруга бик охшаган, дип әйтәләр. Диагнозы әле ахыргача ачыкланып бетмәгән, бик борчылабыз», – диде ул. Аннан елый-елый тагын шалтыратты: анализлары килгән, әйе, шул авыру ди. 

Ике елга кадәр авыру белән көрәште алар. Өмет тә бар иде кебек. Галия апа операциядән соң аякка басты, матурланып китте. «Өйдә бөтен эшне үзе эшли, әти белән куанып бетә алмыйбыз», – диде Гөлназ очрашкач. 

Ә аннан әнисенең хәле кинәт начарланды, ике атна ул больницада, комада ятты да, китеп тә барды. 

Гөлназ ул чакта ут эчендә булды инде. Бер яктан – әнисе, икенче яктан әтисе кызганыч иде. Равил абыйның ул көннәрдәге чарасызлыгын әйтеп аңлата торган булмады. Балаларын алып, дустым аның янына кайтып та торды. Тик үз гаиләң булгач, гел анда да яшәп булмый бит. Үзе белән алып китәргә дә тырышып карады, тик әтисе авыз да ачтырмады. «Мин өйне ташлап чыгып китсәм, әниегез анда ни уйлап ятар?!» – диде. 

Шулай ике ел вакыт узды. Чи ит янмый диләр бит, нишлисең, үлгән артыннан китеп булмый. 

Аларның бик матур дачалары бар иде. Бакча йорты гына түгел иде ул, чын йорт кебек. Равил абый анда ниләр генә эшләп бетермәгән иде?! Бер елны балалар белән әниләргә кайткач, Гөлназ белән аларның бакчаларына барып, бассейнда коенган идек. Яз көне бу! Равил абый ул бассейнны павильон эчендә ясаган, электр белән җылытыла торган итеп.

Галия апа мәрхүм булгач, Равил абый ике ел бакчага үзе генә йөрде әле. Аннан Гөлназга: «Әниегез булмагач, бер яме юк, сатам бакчаны, хәл иттем инде», – дигән. Гөлназ нәрсә әйтсен: «Үзең беләсеңдер, әти, бик кызганыч булса да, мин сиңа каршы килә алмыйм», – дигән.

Сатам дисә дә, Равил абыйга бакчасын кемдер кулына тапшыру бик авыр булгандыр инде. Каядыр белдерү куюны сузды да сузды ул. 
Аларның бакчасыннан ерак түгел санаторий бар. Шунда ял итүчеләр еш кына агачлар арасындагы сукмакта йөреп тора. «Тропа здоровья» дип атыйлар аны.  Былтыр көз, инде бакча эшләре ахырга якынлашканда, Равил абый да шул сукмакка йөрергә чыккан. Шунда йөргәндә, санаторийга ял итәргә килгән  үзе яшьләрендәге бер хатын белән танышып, сөйләшеп киткәннәр. Сүз арасында Равил абый бакчасын сатарга җыенуы турында да әйткән. Ә тегесе: «Гомер буе бакча алырга хыялландым!» – дигән. Шуннан соң икәүләшеп бакча карарга киткәннәр.

Равил абыйның бакчасы теге хатынга, билгеле инде, ошаган. Яратмаслык, кызыкмаслык та түгел: анда бөтен нәрсә автоматлаштырылган. Өендә дә, теплицасында да. Равил абый барысын да эшләтеп тә күрсәткән. Икәү утырып чәй дә эчкәннәр. Равил абый шунда нигә бакчасын сатарга җыенуын, Галия апаның кинәт китеп баруын, аңардан башка монда үзенә генә кызык булмавын сөйләгән. Ялгызлыкның бик авыр икәнен дә әйткән бугай. 
Бу хатын: «Бакчагыз бик ошады! Әмма иртәгә кадәр уйлыйм әле», – дигән. 

Иртәгәсен тагын очрашканнар. 
– Бакчаны бик аласым килә! Бүген үк алыр идем... Әмма сезнең монда бөтен җирдә автоматика, мин бит хатын-кыз – үзем генә аларны карый белмәм. Техника белән гомер-гомергә  «сез» дип кенә сөйләштем... Әйдәгез, сез миңа аның яртысын гына сатыгыз: мин бакчаны карармын, сез – өйне, бергә-бергә күңеллерәк тә булыр, – дигән яңа танышы. 

Сату-алуга үк барып җиттеләрме икән-юкмы, анысын белмим. Мөгаен, юктыр да. Кыскасы, Равил абый шушы хатын белән бергә яшәп ята хәзер. Теге апаның квартирасына кеше керткәннәр – пенсияләренә бераз өстәмә дә килеп тора.

Гөлназ бик сөенә инде: «Әнине бик сагынса да, икәү генә калганда телендә гел ул булса да, әти хәзер ялгыз түгел. Мәрьям апа әтине бик тәрбияли, аңа рәхмәттән башка сүз юк», – ди. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодец Голназ, этисенэ каршы килмэгэн.

    Хәзер укыйлар