Борай, судак һәм...

Беренче карашка гап-гади шушы ризыклардан бәйрәм табынын бизәрлек, кунаклар «аһ» итәрлек сый әзерләп буламы? Әгәр дә фантазияң көчле, кайсы ризыкның тәмен ничек ачарга икәнен белсәң, әле ничек кенә була! «Бәхетле» челтәренең бренд-шефы Илгиз ГАЛИЕВны хәзерге заман татар кухнясының амбассадоры, ягъни илчесе дип атыйлар. Илгиз чынлап та үзенчәлекле оста. Ул үзебездә җитештерелгән һәм үстерелгән ризыкларны көтелмәгәнчә әзерләп, аларны табынга яңача тәкъдим итү юлларын эзли. Бу әле бөтенләй яңа юнәлеш. Әнә шул рәвешле Илгиз татар милли кухнясының заманча йөзен булдыра. Онытыла төшкән, артык популяр булмаган кабак, борай, корт ише ризыкларга да оригиналь кулланыш таба. Әйтик, күпләребез бары гөбәдиядә яисә чәй табынында гына күреп ияләнгән корттан ул бөтенләй көтелмәгән яңа ризыклар әзерли. Хәтта гап-гади кебек тоелган борай ярмасының тәме дә бөтенләй башкача ачыла ала икән!

8 Март бәйрәме уңаеннан оста үзе генә белгән серләрен безнең белән дә уртаклашты. Авторның үзе иҗат иткән оригиналь рецепт буенча әзерләве сезнең өчен дә кызыклы булыр дип уйлыйбыз.

Кирәк:

(бар ингредиентлар да бер порциягә исәпләнелгән)

100 г судак балыгы филесы;

60 г борай ярмасы;

30 г коры корт;

120 г 33 процентлы сөт өсте;

25 г укроп;

25 г петрушка;

100 г үсемлек мае;

бизәр өчен брокколи кәбестәсе һәм черри помидоры;

тәменчә тоз (без адыгей тозы кулландык).

 

Эш барышы:

Судак балыгын чистартып, 100 граммлы кисәкләргә бүләбез (әзер филе гына да алырга була). Һәр кисәкнең ике ягына да тоз тидереп, пергамент кәгазьгә тезәбез. Өстеннән үсемлек мае сибеп чыгабыз.

Балыкны пергаментка төреп, 180 градус кызулыктагы мичтә 8 минут пешерәбез (мичне алдан кыздырып куярга кирәк).

Борай ярмасын юып, тозлы суда яртылаш әзер булганчы пешерәбез. Артык суын саркытып, 100 г ярмага 70 г исәбеннән сөт өсте салабыз (калганы соус өчен). Ботканы әзер булганчы пешереп бетерәбез.

Калын төпле кечкенә кәстрүлгә (сотейник) корт, тоз һәм калган сөт өстен салып, кайнатып чыгарабыз да, минут ярым сүрән утта пешерәбез.

Сөт өстендә пешеп йомшарган кортны блендер белән издерәбез. Яшел май өстибез. Яшел май 1 өлеш үләнгә (укроп белән петрушка) 2 өлеш үсемлек мае салып ясала. Майны башта 90 градуска кадәр җылытырга кирәк. Әзерлеген белер өчен бер тармак укропны майга салып карыйлар. Май чыжылдарга тиеш түгел. Кайнар булса, чыжылдау беткәнче суыталар. Җылы майны үләннәр өстенә агызып, 2 минут (!!!) блендер белән ваклатабыз.

Брокколи кәбестәсен 2 минутка кайнап торган суга салып, йомшартып алабыз. Суынгач, 2 миллиметрлы юка телемнәргә – слайсларга теләбез.

Черри помидорын урталай бүләбез.

Брокколи һәм черриның тышкы ягын бәләкәй газ баллоны ярдәмендә көйдереп алабыз. Газ баллоны булмаса, коры табага тезеп тә җиңелчә генә кызартырга мөмкин.

Табынга биргәндә сай тәлинкәгә башта борай боткасын, аның өстенә балык филесын куеп, корттан әзерләгән соусны сибәбез. Кызартып алган яшелчәләр һәм укроп яфраклары белән бизибез.

Ризыкларыгыз тәмле, бәйрәмегез күңелле булсын!

Фото, видео: Анна Арахамия

 

 

 


 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  •  Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5 Бер көнне иртән торып бәлеш пешерергә уйладым. Бәрәңге турадым, суган әрчедем, камыр бастым. Духовкада кургаш кәгазь астында ике сәгать ярым эчендә бәлешем изелеп пеште. Ләкин хуш исе урамга кадәр чыккан итле бәлешемне ашарга насыйп булмады.
    12424
    4
    112
  •  Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 3 Рәфис белән 3 ел очрашып йөрсәк тә, мәхәббәтебез үбешүдән ары узмаган иде. Беренче зөфаф төнебезне мин куркып, дулкынланып көттем.
    11566
    5
    80
  • Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 2 Рәфискә кияүгә чыгарга җыенуымны әнием ошатмады, ул мине кабаттан үгетләргә кереште: «Кызым, тагын бер тапкыр уйлап кара әле! Габдулла белән Сания авылда иң усал гаилә булып санала, Санияне тиккә генә «юха елан» дип йөртмиләр. Алай гынамы, бу гаиләдә эшнең бетәсе юк: 50 сутый бакчалары, абзарларында өч сыер, кырыкка якын сарык...
    9395
    1
    55
  • Юлда кем очрамас... Кичә яшүсмер кызым эштән кайтты да, «Әни, син хәзер мине ачуланачаксың», – ди. Сагайдым. Ачуланасымны алдан ук белеп торгач, нинди ярамаган эш эшләде икән? 
    8721
    1
    54
  • Уеннан уймак Барысы да бәхәсләшүдән башланды. Хатын-кызлар, бигрәк тә йөрәкләре янып торган яшь кызлар бәхәсләшмәсен икән ул. Аларның яшьлек дәрте егетләрне үзләренә карату гына түгел, дөньяны әйләндереп бастыра ала... 
    4284
    0
    49
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 14 август 2022 - 12:38
    Без имени
    Менә болай яшәү сабырлык дип аталмый,куркаклык,хакларыңны өйрәнмиче таптату дип атала Гөмер бер генә,тазалык бер генә,бала хакы бер генә яшәү хакы бер генә бирелә.тормышыңда авырлыкны да,җиңеллекне дә только кеше үзе сайлый,славыйлыгын күрсәткән килмиче,кемнедер гаеп итеп күрсәтә, ә башы бары үзендә дөрес сайламаган өчен ,болар барысыда ТҮЛӘҮле АЛЛАһ каршында котылгысыз хакларны таптаткан өчен.Акыл алырдай хәлләр дә, гыйлемен (психология)дә биреп тора,гел шулай тормоз да торучыларны куатләп иии мескенем,түз инде,нишлатәсең язмышыңдыр диеп,чыгыш юлы барлыгын күрсәтмичә тилмереп үлүен көтеп торган кебек.Хатыннар исегезгә төшерәм тиран авыру, ирләр б н тору катгый тыела КОРЬӘНдә.Талак сүрәсен АЛЛАһ,бу хәлләр буласын белеп, кешеларне кисәтү өчен җибарде.Бу темага китеп язып була,язганнардан да мәгьнә эзләп гыйбрәт алып бик була.
     Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 3
  • 13 август 2022 - 23:40
    Без имени
    Искиткеч. Үземнең әтием күз алдыма килеп басты. Бик сагынам әтиемне
    Әткәем
  • 10 август 2022 - 11:06
    Без имени
    Тизрэк аерып алып кайтыгыз, тазалыгын, я ботенлэй узен бетерэ ул юньсез
    Кияү кызыбызны кыйный?
  • 10 август 2022 - 10:28
    Без имени
    ДАУАМЫН КӨТӘРГӘ ҠАЛДЫ.
     Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5
  • 11 август 2022 - 13:57
    Без имени
    Гүзәл, син үзең дә бик гади, булган кеше. Гаилә иминлеге, матур киләчәк Сезгә!
    «Иреңнең әнисен ярат!»
Реклама
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда