Логотип
Икенче ашлар

Дограма 

Төрекмәннәр – тугандаш төрки күршеләребез. Уртаклыгыбыз күп алар белән: динебез бер, бәйрәмнәребез, телләребез охшаш...

 

Төрекмәннәр – тугандаш төрки күршеләребез. Уртаклыгыбыз күп алар белән: динебез бер, бәйрәмнәребез, телләребез охшаш... 

 VIII гасырга караган ядкарьләр төрекмәннәрнең бик борынгы халык булуын раслый. Күпчелек төркиләргә хас булганча, аларда әле узган гасыр башына кадәр кабиләләргә һәм ыругларга бүленеш сакланган. Борынгы тамырлары Огуз ханга барып тоташа.  

Туган җанлылык  һәм кунакчыллык төрекмәннәрнең төп сыйфатларыдыр, мөгаен. Барлык төрки халыкларга хас булганча, төрекмән өенә аяк баскан кунак – Аллаһ бүләге. Кунак табынына сый-нигъмәтнең иң яхшысы, иң тәмлесе куела. Төрекмән милли аш-суының күп өлеше итле һәм сөтле ризыклардан гыйбарәт. Башка төрки кухнялардан аермалы буларак, балык иң затлы сыйларның берсе санала. Балыктан әзерләнгән пылау туй табыннарына куела. 

«Хуҗабикә галәме»нең бүгенге кунагы Гунча НАРБАЕВА әзерләп күрсәткән дограма исә төрекмән халкының көндәлек ризыкларыннан. Дограманы авыз итеп караган кеше аннан беркайчан да баш тартмас. Тәмле, туклыклы, үзе гади, үзе кызыклы... Бергәләп әзерлибезме?! 

Кирәк

1-1,5 кг сөякле ит; 

2-3 баш суган; 

1-2 кашык томат пастасы яки 1-2 помидор; 

он; 

кайнаган су; 

тәменчә тоз, борыч; 

аш тәмләткеч үләннәр. 

 

Эш барышы

Бу ашны әзерләү өчен иң элек петир – кетердәп  торган юка икмәк пешерергә кирәк. 

Петирның рецепты бик гади: суга бер чеметем тоз һәм кулга ябышмаслык күләмдә он гына кирәк. Камырны баскач, юка итеп җәябез. Өстенә сыек май сибеп, җәемне тәгәрәтеп төрәбез.

Төргәкнең ике башын эчкә таба бөгәрләп китерәбез дә берсе өстенә икенчесен куеп, кул белән басабыз. Ул бераз «ял итәргә» – май камырга сеңәргә тиеш. 

Камырны берничә кисәккә бүлеп, таба зурлыгында гына юка итеп җәябез. Калынлыгы – 0,5 см тирәсе. Өстен чәнечке очы белән тишкәлибез. Аны табага салганчы, төбенә он сибәбез. Таба төбен майларга кирәкми. Петир кызу мичтә алланганчы пешә. 

Дограма өчен төрекмәннәр куй ите куллана. Сыер итеннән дә пешерергә мөмкин. Шулпага тәме чыксын өчен сөякле ит яхшырак. Ләкин аның турарлык ите дә җитәрлек булсын. 

 

Итне салкын суга салып, кайнатып чыгарабыз. Күбеген җыеп алгач, талгын утта пешерәбез. Берәр сәгатьтән тоз, суган, 1-2 кашык (шулпаның күләменә карыйбыз) томат пастасы өстибез. Паста урынына помидор турап салсаң да ярый. Ит пешкәч, шулпадан алып суытабыз. 

 

Суынган ит белән петирны кул белән генә ваклыйбыз. Төрекмәннәр аны зур гаилә белән, барысы бергә түгәрәкләнеп утырып башкара. Итне пычак белән турасаң да була. 

 

Бер-ике баш суганны бик вак итеп турыйбыз. Шулпа суынып китсә, аны кайнарлап алабыз. 

 

 

 

 

 

 

Зур касәгә вакланган итне, петирны, туралган суганны салып, бергә катнаштырабыз. Бер-ике аш чүмече кайнар шулпа өстибез. Кабат яхшылап болгатабыз. 

Дограманы кеше саен касәләргә яки тирән тәлинкәләргә бүлеп,  шулпа салып чыгабыз. Куерак яраткан кешегә – шулпасын азрак, сыеграк яратканга шулпасын күбрәк салабыз. Иң ахырдан аш тәмләткеч үләннәр сибәбез. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар