Фета сыры һәм помидор белән паста

Бөтен социаль челтәрләрне яулап алган яңа фуд-хит бу!
Фета сыры белән паста рецептын иң беренче булып Тиу Пирет дигән блогер 2018 елда үзендә урнаштыра.
Бер елдан соң фин блогеры Дженни Хайренин әлеге рецептның тагын да җиңелрәк вариантын тәкъдим итә.
Һәм шуннан башлана!
Хәзер дөньның бөтен фудблогерлары сыр һәм помидор белән паста әзерли. Бу видеорецептны караучылар саны миллионнар белән исәпләнә.
Гаҗәп тә түгел. Беренчедән, ул бик тәмле күренә, икенчедән, әзерләве дә шактый җиңел тоела.
Ясап карыйбызмы?
Кирәк:
* черри помидоры
* фета сыры
* сарымсак
* зәйтүн мае (оливковое масло)
*базилик (свежий)
* тоз
* борыч
* яраткан берәр пастагыз
Әзерләү тәртибе:
1. Табага черри помидорлары салыгыз. Алар өстенә зәйтүн мае сибегез, тоз һәм борыч өстәгез.
2. Табаның уртасына фета сыры куегыз, өстенә зәйтүн мае салыгыз, борыч сибегез.
3. Помидорлар һәм сыр салган табаны 200 градуска кадәр кыздырылган духовкага 35 минутка куегыз.
4. Табаны духовкадан алып, аңа ваклаган сарымсак һәм базилик өстәгез, әйбәтләп бутагыз.
5. Хәзер шушы соуска алдан әзерләнгән пастагызны кушыгыз һәм кабат бутагыз.
Тәмле булсын!
@feelgoodfoodie Baked feta pasta with cherry tomatoes!! Recipe on blog • Inspired by @grilledcheesesocial 😘 #tiktokpartner #LearnOnTikTok #fetapasta #recipes
♬ original sound - Feel Good Foodie
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Салават Илсөянең гомерен коткарып калган Җырчы Илсөя Бәдретдинова Салаватка: «Минем гомеремне коткарып калучым», – ди. Болай әйтүенең сәбәбе белән кызыксындык.
-
Вәсилә Фәттахованың ире Илгиз: «Минем иң якын кешем... Мәңгелеккә!» Вәсилә Фәттахова арабыздан киткәнгә бүген 5 ел. «Әнисез 5 ел. (31.12.1979-26.01.2016)» дип язган бүген төнлә ире Илгиз үзенең инстаграмдагы битенә. Без яраткан җырчысыз калсак, ире Илгиз сөекле хатынсыз, балалары Кәрим белән Камилә әнисез калды. Вәсиләсез тормыш, җырчыга багышланган китап, тормыш турында уйнанулар Илгиз Әбдрәкыйпов белән әңгәмәдә.
-
23 февраль 2021 - 21:22Без имениФагыйлэ Талип бабай турында язманны укыдым эле.Бик ошады.«Фәрештәләр төшемдә дога өйрәтте»
-
20 февраль 2021 - 13:53Без имениПрощай, кадеремне белмәгән ир. Шуның белән бетәдер инде азагы)))Төнге яңгыр сере
-
20 февраль 2021 - 14:07Без имениБәхетле булсыннар, әлбәттә. Бабай яшәвен яшәп калыр ул үзе теләгәнчә. Тик тол хатынның ике бала үстерәсе булыр.Чәчәкле көзге мәхәббәт
-
20 февраль 2021 - 14:20Без имени"Акыллылар меңгә бер генә туа", Акыллы кешенең язмасын укуы да рәхәт. Рәхмәт.Яшәп кенә карыйм...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.