Логотип
Икенче ашлар

Тутырган тавык

Резеда Хөсәенова исеме – татар дөньясында таныш исем. Аның пешергән аш-суларын Америкада, Болгария, Австралия, Чехия, Төркиядә яшәүчеләрнең дә авыз иткәне, ул уздырган осталык дәресләрендә катнашканы бар.



Резеда Хөсәенова исеме – татар дөньясында таныш исем. Аның пешергән аш-суларын Америкада, Болгария, Австралия, Чехия, Төркиядә яшәүчеләрнең дә авыз иткәне, ул уздырган осталык дәресләрендә катнашканы бар. Халыкара Татар ашлары һәм мәдәнияте ассоциациясен җитәкләүче Резеда ханым – атаклы аш-су остасы Юныс Әхмәтҗановның шәкерте, бары тик ул гына белгән серләрне, нечкәлекләрне остазның үзеннән өйрәнеп, күреп калган кулинар. Без аның «Татарстан – Яңа гасыр» каналында барган «Тәмле булсын» тапшыруларын да хәтерлибез. Казан үзәгендәге «Тәмле булсын» рестораны да милли кухняны үз итүче кунаклар өчен генә түгел, шушы ризыкларны пешерергә өйрәнергә теләүчеләр өчен дә гел ачык.  Никахтан соң яшь кәләшкә аш-су дәресе уздырып, ул әзерләгән бәлеш белән кунакларны сыйлау да биредә генә бугай. Хәзер популяр булган сый-нигъмәтләрне генә түгел, кайчандыр табын күрке булып та, инде онытыла торган ризыкларны әзерләү серләрен дә ачып бирә ул. Бүген исә Резеда ханым безгә бәйрәм ашы булган тутырган тавык әзерләргә өйрәтер. Тутырган тавык –  кунак сые, иң тәмле ризыкларның берсе санала. 

 

Кирәк: 



артык зур булмаган тавык (1,5 кг чамасында җитә); 

4-5 йомырка; 

100 мл сөт; 

бер тотам укроп; 

1-2 аш кашыгы атланмай; 

тәменчә тоз. 

 

Тутырыр өчен кибет тавыгы отышлырак. Авыл тавыгын да тутырып була, ләкин  аны пешекләгәндә сак булырга, кайнар суда озак тотып, тиресен пешерергә ярамый. Суга тыкмыйча кайнар пар өстендә генә пешекләсәң, бигрәк тә әйбәт. Эчен алганда кисемне дә кечерәк кенә итеп ясарга тырышыгыз. Тавыкның муенлысын сайларга кирәк – бәйләп куярлык тиресе булсын. 

 

Эш барышы: 

тавыкның эчен-тышын юып, кашык ярдәмендә тиресен итеннән аерабыз. Моны корсак тиресеннән башласаң уңай. Кашыкны сак кына гел эчкәрәк кертә барып, түш, арка һәм ботларындагы тирене кубаралар. Муен тиресен җеп белән кысып бәйләп куябыз. 



 Тирән эчле савытка йомырка сытып, тоз, сөт кушабыз. Бик вак итеп туралган укроп салып, барысын да яхшылап туглыйбыз. Шунда ук эретелгән май өстибез. 


 

Туралган укроп урынына үтә вак угычтан уылган лимон кабыгы салсаң да ярый, алай да тәмле булачак. 

 Тавыкны баштүбән әйләндереп, корсак ягыннан тутырабыз. Моны бүрәнкә ярдәмендә эшләве кулай. Бүрәнкә борынын тавыкның ите белән тиресе арасына тыгып, акрын гына эчлекне коябыз. Башта түшкәнең бер ягыннан, аннары икенче ягыннан. 

 

Тутырып бетергәч, тавыкның корсак куышлыгын җеп белән тегеп яки агач таякчыклар белән кадап куябыз. Эчлек агып чыгарлык булмасын. 

 

Тавыкны чиста марляга яки тастымалга төреп, акрын гына кайнап утырган шулпага батырабыз (аякларын өскә каратып). Биек, тар кәстрүлдә пешерүе җайлырак.  Тавыкның тиресе кабара башласа, нечкә энә белән төртеп, һавасын чыгарырга кирәк. 

 Талгын гына кайнатып, тавыкны 1-1,5 сәгать пешерәләр. Пешкәч, шулпадан алып, табынга бөтен килеш, аштәмләткеч үләннәр һәм яшелчәләр белән бизәп чыгаралар. Аяк очларына чуклап теленгән ак кәгазь салфетка урыйлар. 

 

Тутырган тавыкны кайнар килеш кисүе кыен. Шуңа да аның суынгагын көтәргә кирәк. Суынган тавыкны өлешләп турап, тагын бер кат кайнарлатып алалар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар