Логотип
Икенче ашлар

Маринадланган яшелчә белән кәбестә

Көзге кәбестә кабымлыгы файдалы булуына карамастан, үзенчәлекле дә, матур да, бик тиз әзерләнә дә. Гадәттә, аны яратып ашыйлар. 

 

 

Көзге кәбестә кабымлыгы файдалы булуына карамастан, үзенчәлекле дә, матур да, бик тиз әзерләнә дә. Гадәттә, аны яратып ашыйлар. 

 

Кирәк: 

 

2 чөгендер; 

2 кишер; 

2 баш суган; 

1 кг кәбестә. 

 

Маринад өчен: 

 

3 стакан су; 

ярты стаканнан күбрәк (стаканның 3/4 өлеше) үсемлек мае; 

ярты стакан 9% лы аш серкәсе; 

1 аш кашыгы эре тоз; 

15 шакмак рафинад шикәре. 

 

Зур савытка эре кисәкләргә туралган кәбестә турап салабыз. Ә менә суган белән кишерне, чөгендерне вак итеп махсус пычак белән турарга кирәк. 

Аннары маринад әзерлибез – пропорцияләрен төгәл итеп үтәргә кирәк. Кәстрүлгә су салып, шунда ук аш серкәсе, май, тоз, шикәр өстибез. Кайнау кергәч, тоз белән шикәр эреп беткәнче уттан алмыйбыз. Кайнар маринадны яшелчәләр өстенә агызабыз да сак кына итеп болгатабыз. Кәбестәнең өстен яссы төпле тәлинкә белән каплап, берәр авыр әйбер белән бастырып калдырабыз. Шул килеш суынганчы торсын. Аннары савытларга урнаштырып, суыткычка куеп, шунда саклыйбыз. 

Кабымлыкны табынга кайнар ризыклар янына чыгарабыз. 

Тәмле булсын! 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар