Тинчурин театрына күптән барган юк иде инде. Театрның авыр ишеген тартып ачып эчкә узам. Ишек төбендә каршы алучылар кара төстәге маскалар һәм кул чистарткычлар суза. Кулдагы билетны күрсәтеп кәс-кәс атлап кереп киткән заманалар артта калды. Хәер, зур үзгәрешләр кайсы заманга гына кагылмаган икән ул?!