Логотип
Исемнәре тарихта

«Бергә чакта» бәйгесенең беренче катнашучылары

1.

Эшебезгә бәйле рәвештә төрле шәһәрләрдә яшәгәнлектән бергә чаклар безнең гаиләбез өчен аеруча тансык. Шуңа күрә бергә үткәрәсе вакытның һәр мизгеленең тәмен, кадерен белергә тырышабыз.
 “Көзнең елмаюы”. Әлмәт районында табигать кочагында, 2015 ел. Әтиебезнең хезмәттәшләре белән көзге бәйрәм. Чара ял көненә туры килгәнлектән без дә читтә калмаска һәм гаиләбез белән табигатькә чыгу форсатын ычкындырмаска булдык. Олылар өчен көзге уңыштан табын һәм спорт уеннары, балалар өчен комлыкта уйнау һәм даганда атыну оештырылган иде. Урман аланындагы чишмә чылтыравы, көннең кояшлы булуы бергә чагыбызны тагын да ямьләндерде.
Фотоның авторы: Булат Миңнуллин.
“Кышкы ял”. Удмуртия Республикасы “Чекерил” спорт курорты. Улыбызны әби-бабасына Ижау шәһәренә кунакка алып баргач якындагы тау шуу комплексын күреп кайту уе килде. Кышның азагына якынлашуына карамастан, курортның үзәк мәйданында бизәлгән чыршы һаман балкып тора әле. Чаңгы трассалары, тимераякта шуу мәйданы, бассейн – һәркем өчен үзенә якын спорт төрен сайлап алу мөмкинлеге бар. Өч яшьлек улыбызның күңеленә тюбингта таудан шуу хуш килде.
 
Катнашучы: Альбина Нургалиева, Әлмәт шәһәре

_________________________________________________________________________________________________________________________________________________
2.

"Бергә чакта" конкурсында катнашып карыйсы килеп, сезгә үзебезнең эшебезне жибәрәбез.

"Тормыш-мизгел, кадерләрен бел генә! Бергә чакта күңелле ял итеп кал гына!" девизы астында яши безнен гаиләбез. Әтиебезнең буш вакытын чамалап, өй эшлэрен тиз генә башкарып, һәрвакыт табигатькә ял итәргә чыгарга омтылып торабыз. Җәй көннәрендә авыл дип ашкынабыз. Туган җирләребез Сарман, Зәй яклары. Үзебез Казанда торганлыктан кайтулар сирәк була. Анда кайткач, балаларны җыеп су буена балык тотарга төшеп китәбез. Бала-чагаларның тавышыннан качкан бакаларны булса да күргәч, әй шатланабыз! Ә берәр кармакка этләй балыгы эләксә бәхетебезгә чикләр булмый! Шул шатлыктан тау башына менеп китәбез. Ә аннан дәррәү йөгереп төшкән баларны күз алдыгызга китерәсезме?! Ә кыш көннәрендә чана-тюбингта, чангыда, тимераякта шуабыз. Быел кыш җылы килгәнлектән рәхәтләнеп Кар бабай белән Кар кызын ясап үтте гомеребез.

Катнашучы: Багаутдинова Айсылу
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар