«Бергә – гомергә»: Үзебезчә — татарча!

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, ЗАГС идарәсе һәм «Татар гаилөсе» Бөтенроссия иҗтимагый фонды белән «Сөембикә» журналының уртак проекты.

Элек татарда туйда ак күлмәк кию булмаган. Бу безгә башка халыклардан кергән гадәт. Әлбәттә, ак күлмәк кәләшне бизи, көннең тантанасын әллә кайдан күрсәтеп тора. Ләкин алсу, күксел, зәңгәрсу күлмәкләр дә кәләшләргә бик килешкән. Туй күлмәкләре бала итәкле, озын җиңле, ябык якалы булган. Кәләшләрне тыйнаклык бизи, элеккеләр моны яхшы аңлаган. Күлмәк өстеннән ука-җилән, ә муеннарына өч-дүрт рәт тәңкә тезелгән хәситә кигәннәр. Чәч толымының очына чулпы такканнар, атлап йөргәндә ул тәңкәләр чыңлап торган. Никах күлмәген исә кияүгә чыгарга җыенучы кыз үзе теккән. Ул җиңел тукымадан тегелергә, бер елда тузарга тиеш булган. Тузып өлгермәсә, аны бер елдан соң хәергә биргәннәр.

Никах көнне егет өеннән кызга бүләк итеп җибәрелгән шәлне килен үзе генә ябынган, беркемгә дә бирмәгән, бирсә – никахы бозыла дигәннәр. Туй алдыннан һәр ике як кияү белән киленгә кием бүләк итешкән, үзара кием алышу ике гаилә арасында туганлашуга ярдәм итә дип саналган. Кызга күлмәк, яулык, оек, бишмәт, читек, сарык тиресеннән тегелгән тун («Тун биреп алган киленем», дигәннәр), кесәбикә (яшь хатын-кызлар кия торган җиңсез камзул), алка-беләзек җибәргәннәр, кияүне дә баштан-аяк киендергәннәр: ак күлмәк, киҗе ыштан, бияләй, кулъяулык, чалма, җилән, казаки, атлас камзул, читек, ике башы чигүле киндер чолгау... Ә менә бөркәнчекне татар кәләшләре борын-борыннан ябынганнар, тик алар да бүгенге кебек ак төсле булмаган. Туйдан соң кияү йортында яшь киленнең бөркәнчеген ачып, йөзен халыкка күрсәтүгә багышланган мәҗлес узган. Ул «битачар, биткүрем», «йөз ачу», «күрендерү» дип аталган, аңа кардәшләр, дус-ишләр чакырылган, төрле бәлешләр пешкән. Бөркәнчек бөркәнгән киленне кунаклар алдына чыгарганнар, кечкенә бер малай уклау белән аның бөркәнчеген салдырган. Ә олырак берәр кеше яшь киленгә киңәшләр биреп утырган.

үткәннәр үткәндә калып, ул көннәр инде әйләнеп кайтмаса да, элеккеге йола­ларны яңарту мөмкин ул! «Бергә – гомергә!» проекты кысаларында Казанның үзәк загсында милли гореф-гадәтләребезгә нигезләп уздырылган никах теркәлде.

...Гөлназ белән Марат килеп төшкәч, загс тирәсендә бер җанлану булып алды: башка парлардан аерылып торган бу икәүгә игътибар итмәскә һич мөмкин түгел иде. Заманча стильдә тегелгән милли кием-салым яшьләребезгә шулкадәр дә килешә! (Модельләрнең авторы – яшь модельер Эльмира Хамматовага афәрин!) Гөлназ белән Марат бу проектта катнашу өчен, конкурста җиңеп, бик күп парлар арасыннан сайлап алынды. Габдрәкыйповлар, кавышкан көннәрен матур бер хатирә итеп, киләчәктә балаларына гына түгел, оныкларына да сөйләр әле. Күрегез, ул бит, чыннан да, онытылмаслык булды!.. Ә үткәннәрдән, телдән-телгә күчеп килгән, нәкъ бу көнне яңгырарга тиеш теләкләрне яшьләргә әти-әниләре җиткерде. Гөлназга әнисе савыттан сөт эчертеп: «Кызым, тормышың шушы сөт кебек ак булсын!» – диде. «Төшкән җиреңдә таш бул!» дигән теләкне яшь килен үз әнисе авызыннан да, каенанасы теленнән дә ишетте. Маратның әнисе яшьләргә бал-май каптырды. «Безнең  өчен йөзегез һәрвакыт якты, телегез татлы булсын, балакайлар!» диюе иде бу аны?. Ата-ананың ихлас теләге чынга ашмый калмас, хәер-фатихадан башланган тормыш, һичшиксез, уңышлы, бәхетле булыр!
 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 21 сентябрь 2023 - 14:58
    Без имени
    Эмоциялэрегезне йогэнлэргэ ойрэнегез. Эниегез ботенесен кунеленэ якын ала торган кеше, аны борчымагыз.
    Әни безне аңламый. Нишләргә?
  • 21 сентябрь 2023 - 14:50
    Без имени
    Укучыларнын торлесе булган кебек, укутучыларнын да торлесе була шул. Яхшы анлата торган укутучыны нинди генэ укучы булмасын, 45 минут буе, сабыр гына тынлап утырасын. Мин узем дэ шундыйлардан, яхшы укыдым, но кайнар холыклы идем, ботенесен язып тормыйм, но яхшы анлата торган укутучыны сабыр тынлый идем. Яратып укыдым. Сигезеллыктагы укытучылардан мэрхум Шакиров Тимергали абыйны язып узар идем. Анын кебек яхшы укытучы бутэн юк иде шул мэктэбебездэ. Урта мэктэпкэ башка авылга йордек, анда да бик яхшы укутучылар мэрхумэ Роза апа, хэм мэрхум Фатыйх абыйны язып утэм. Беркемгэ бер начар суз эйтмэделэр, беркемне дэ начар сузлэр белэн сукмэделэр, бер укучыдан да баш тартмадылар. Алланын рэхмэтендэ булсыннар. Урыннары жэннэтнен турлэрендэ булсын! Гел яратып искэ алам. Укутучыдан тора куп нэрсэ.
    «Сугыш чукмары» 
  • 21 сентябрь 2023 - 14:07
    Без имени
    Әлхәмдулилләх, зурлап никах уткәргәнсез, бу әти-әни өстендә. Ә туй, исерек көтуе-кемгә кирәк шул уткәрсен, хәзер купләре үткәрми дә. Шул ук туганнарны тагын чакырасың бит, тик бусы аракы табыны. Гел бер кеше, ничә кат җыярга була, муеннан бурычка батып
    Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
  • 21 сентябрь 2023 - 13:19
    Без имени
    Дөресен әйткәндә ин зур гаеп узегездә... ничек бар шулай сөйләшергә иде ике як балалар бн, бар нәрсәне уртага салып.. я никах зурдан булып, загста гына язылышасызмы дип, я киресенчә, яки инде никах бн туй икесе беркөндә дип... куп якта хәзерге заманда ике як әти-әни никахны да, туйны да 50/50 уткәрә.. элек никахны кызнын әти-әнисе, ә туйны егетнеке кутәргән, шулай итеп ул әти-әнинен сонгы буләге яшьлэргэ булган, чонки аннан сон яшь гаилэ узлэре жавап бирэ финанс ягы очен, эти-эни бутэн акча биреп бармый. Э хэзер куп ата-ана гомер буе финанс ягыннан поддержать итэ инде... Сезгэ кинэшем шул, ничек бар шулай сойлэшегез, яшермичэ. Чыгу юлы кинэшлэшеп эшлэгэндэ генэ барлыкка килэ
    Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
  • 19 сентябрь 2023 - 15:39
    Без имени
    Алайса туйны узегез оештырыгыз диегез, кредитлар алып туй уткэру кирэк эйбер дип санамыйм.
    Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
Реклама
Якутия. Фоторепортаж
«Яңа бишек җыры» бәйгесе
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»