Логотип
Исемнәре тарихта

Милләт язмышына әверелгән моң...

Моң – мирас булып кала. Нәҗип Җиһанов – ул нотага салынган язмыш, милләт күңеленең авазы. Аның иҗаты бүген дә яши, киләчәк буыннарга юл күрсәтә.

15 гыйнвар – татар музыкасы тарихына алтын хәрефләр белән язылган көн. Бу көнне музей хезмәткәрләре, мәдәният әһелләре, җәмәгатьчелек Казан дәүләт консерваториясенә нигез салучы, профессор, татар симфоник музыкасының башында торган бөек шәхес – Нәҗип Гаяз улы Җиһановның тууына 115 ел тулуны билгеләп үтте.

Юбилей чаралары символик рәвештә Арча кыры зиратында, композиторның һәйкәле янында башланды. Биредә аның рухына ихтирам күрсәтеп, каберенә чәчәкләр салынды, тын гына хәтер сүзләре әйтелде. Искә алу аннан Казанның Кече Кызыл урамындагы 14 нче йорт янында дәвам итте. Нәҗип Җиһанов 17 ел гомерен шушында уздырган.

Шул ук көнне тагын бер чара узды. Татарстан Республикасы Милли музеенда композиторның юбилеена һәм Татар профессиональ театрына 120 ел тулуга багышланган «Мин билгесез дөньяны ачтым кебек» дип исемләнгән күргәзмәнең рәсми ачылышы булды. Әлеге экспозиция – композитор Нәҗип Җиһанов дөньясына сәяхәт, аның иҗат юлына, фикер киңлегенә, милләт язмышы өчен янып яшәвенә күз салу.

«Иң зур байлыгыбыз иҗади мирасыбыз»

Күргәзмә ачылышында Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова композитор Нәҗип Җиһановның татар халкы өчен бәяләп бетергесез тарихи байлык булуын ассызыклады.

– 2026 ел безнең өчен аеруча истәлекле ел булачак: юбилейлар, әһәмиятле даталар күп. Әмма һәр халыкның иң зур байлыгы алтын-көмеш түгел. Безнең байлык – иҗатта, мәдәнияттә, рухи мираста. Нәҗип Гаязович Җиһанов – кабатланмас шәхес. Ул бик яшьли Композиторлар берлеген җитәкләде, опера һәм балет театрының сәнгать җитәкчесе булды, 35–36 яшендә Казан консерваториясен оештырып, аның ректоры итеп билгеләнде. Бүгенге күзлектән караганда, ул чакта ул япь-яшь кенә кеше булган, – диде министр.

Аның сүзләрендә тагын бер мөһим фикер яңгырады: бөек шәхесләрнең тормыш юлы һәрчак җиңел булмый. Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова кебек шәхесләр дә зур сынаулар аша узган. Әмма аларны һәрчак халык мәхәббәте саклаган.

– Мактаулы исемнәр, бүләкләр күп булса да, иң кадерлесе – халык мәхәббәте. Алар янәшәсендә битараф булмаган кешеләр булган. Менә шундый шәхесләр – юл күрсәтүче йолдызлар. Алар янәшәсендә иҗат яктылыгы сүнмәсен иде, – диде Ирада Әюпова.

Казан дәүләт консерваториясенең музыка теориясе һәм композиция кафедрасы мөдире Дилә Хәйретдинова да үз чыгышында Нәҗип Җиһановны аерым бер дәвер итеп бәяләде.

– Һәр елның 15 гыйнварында без бөек музыкантны – Советлар Союзының халык артисты, Казан консерваториясенә нигез салучыны искә алабыз. Аның миссиясе алдан билгеләнгән кебек иде. Җиһанов – үзе бер чор. Авыр, әмма иҗади күтәрелешле, яңа сәнгать, яңа образлар тудырган дәвер, – диде ул.

Нәҗип Җиһановның гомере дәүләт тарихының катлаулы чорында өзелсә дә, ул шул чорның символы булып калды. Республикада симфоник оркестр оештыру, концерт залы төзү, махсус урта музыка мәктәбе ачу, өч баскычлы музыка белем системасын булдыру – болар барысы да аның исеменә бәйле.

– Мондый шәхеснең республикабызда яшәве һәм иҗат итүе – зур бәхет. Ул сәнгатьнең барлык өлкәләрендә дә үз сүзен әйтә алды, – дип ассызыклады Дилә Хәйретдинова.

Мирас булып моң кала. Нәҗип Җиһанов – ул нотага салынган язмыш, милләт күңеленең авазы. Аның иҗаты бүген дә яши, киләчәк буыннарга юл күрсәтә. Чыннан да, халкыбызның иң зур байлыгы – алтын түгел, ә менә шушы сүнмәс моң, рухи мирас.

Элина Мәрдәнова, Ленар Нагимов, Мария Вандышева  фотолары.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар