Җырчы көчле бәрхет тавышы белән җаннарны айкый. Көмеш телле тальяны исә ул җырларга әллә нинди сихри аһәңнәр өсти. Авыл кичләре, җәйләүләр, Тегермән буалары күз алдыннан үтә, әрем, шомырт исләренә исерәсең...
Таныгансыздыр – Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты, атаклы җырчы һәм виртуоз тальянчы Фән ВӘЛИӘХМӘТОВ безнең хозурда.