Логотип
Арабыздан беребез

Алинә Заһитова турында кызыклы фактлар

1. Алинә Заһитова 2002 елның 18 маенда Ижауда туа...

 

 

1. Алинә Заһитова 2002 елның 18 маенда Ижауда туа. 

2. Кыз шактый вакыт исемсез була. Алина Кабаеваның нәфис гимнастика буенча дөнья чемпионатындагы триумфаль чыгышыннан соң Заһитовлар кызларына Алинә исемен кушалар. 

3. Алинә турында Боз сараенда үскән дисәң дә була. Лениногорскида, Әлмәттә, Ижауда  хоккей тренеры булган әтисе Илназ Заһитов гел үзе белән йөртә кызын. 

Алина Загитова снялась в японской рекламе - МК

фото: МК-Спорт

4. 2014 елда Мәскәүгә күчеп, тренер Этери Тутберидзега йөргән Алинә өч айдан китәргә уйлый. Тренерына рәхмәт әйтергә һәм саубуллашырга чәчәкләр күтәреп килгән кызга атаклы тренер кабат шөгыльләнергә шанс бирә. 

Алина Загитова конфликтовала с Этери Тутберидзе до объявления о  приостановлении карьеры - Eurosport

фото: Eurosport

5. 2018 елның 21 февралендә 15 яшьлек Алинә Заһитова Олимпия Уеннарында дөнья рекорды куеп, алтын медаль яулый, Олимпия чемпионы була. 

6. Нәкъ менә кызыл балерина образы Пхенчханда Алинәгә җиңү китерә. Ул анда «Дон Кихот» балеты музыкасына чыгыш ясый. 

Алина Загитова: я никогда ни с кем не конкурировала, с Медведевой мы не  соперничаем - Спорт РИА Новости, 09.11.2017

фото: Спорт-РИА Новости

 7. 2019 елда Дөнья чемпионатында катнашырга теләми. «Җиңелеп, Россияне оятка калдырасым килмәде», –  ди ул. Дөнья чемпионатына барырга, ярышларда катнашырга, яхшы чыгыш ясарга сүз бирәм дип, Алинәгә хәтта расписка язарга туры килә. Сайтамидан ул Дөнья чемпионы булып кайта. 

8. Дөнья чемпионаты алдыннан сеңлесе Сабина: «Егылып кына кара!»  – дип, аны җиңүгә мотивацияли. Һәм Алинә егылмый! 

Алина Загитова в день рождения исполнила зажигательный танец с сестрой.  Видео - Чемпионат

9. Шундый зур титулларга ия булып та, Мәскәүдә тыйнак кына бер бүлмәле фатирда яши. 

10.  Ул – япон косметикасы Shiseido һәм Puma спорт киемнәре амбассадоры. Буе 160 см, авырлыгы турында мәгълүматлар юк. 

 11. Фанатлары биргән уенчыкларны балалар йортларына бүләк итә. 

12. Яраткан ризыклары: вак бәлеш, суши, сашими. 

 13. Алинаның кумиры Селена Гомес. Ул аның җырларын гына түгел, киенү стилен дә ошата. 

 14. Акита-ину токымлы Масаруны Алинәгә Япония Премьер-министры Синдзо Абэ бүләк итә. 

Алина Загитова о своей собаке Масару: «Наконец-то вместе»

 15. 2020 ел Алинә өчен яңалыкларга бай була: мәктәпне тәмамлап, журналистика факультетына укырга керә, Porshe маркалы машина сатып ала, йөртү правасы ала. 

16. Беренче каналда Олимпия чемпионы Алексей Ягудин белән бергә «Ледниковый период» проектын алып бара. 
 

фото: Eurosport.ru

17. «Беренче канал кубогы» турнирында үзен талантлы команда капитаны итеп таныта. 

18. 13 майда Алинә Заһитова махсус Казанга килеп, фаҗига булган 175 нче гимназия мемориалына чәчәкләр салды, яраланган балалар өчен канын бирде. 

19. Олимпия чемпионы икенче югары белем алачак. Бу хакта Физик культура, спорт, яшьләр һәм туризм буенча Россия дәүләт университеты ректоры Тамара Михайлова хәбәр итә. 

20. Бүген 19 яше тулган көнне Алинә Заһитова Япониядә. Ул 23 майда күрсәтеләчәк «Пальма» фильмының вип-кунагы. Фильмда Алинә һәм Масару берничә тапкыр күренәчәк. Масаруның энесе Кацудай белән  дә очрашачак ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар