Логотип
Арабыздан беребез

Иң тугры дустым – ялгызлык 

Әңгәмәдәшем – Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Илдус ӘХМӘТҖАНОВ. 1950 елның 19 июнендә Баулы районы Татар Кандызы авылында туган ул. М. Җәлил исемендәге премия иясе, Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты. 

Аның күңеле – мөлдерәмә! Сәхнәдә үзе иҗат иткән йөздән артык роль сыйган аңа. Кайсы җитди, кайсы моңсу, кайсы шаян... Артист һәрберсе белән өр-яңадан яши. Бер гомер яши! Аның максаты гел югары – тамашачы театрдан үзгәреп китәргә тиеш! Шигырь яраткан кеше дә башкалардан барыбер аерылып торадыр ул. Гамьлерәк, уйлырак, яктырак буладыр. Шигырь – дога кебек бит: җанны, күңелне чистарта. Ә аның күңелендә, юк, һәр күзәнәгендә – шигырь! (Чордаш шагыйрьләрен беренче юлдан танучы тагын кем бар икән бездә?!) Сез бу язманы аның үзегез белгән, үзегез караган рольләрен күз алдына китереп укырсыз, ә колакта тавышы яңгырап торыр...

Әңгәмәдәшем – Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Илдус ӘХМӘТҖАНОВ. 1950 елның 19 июнендә Баулы районы Татар Кандызы авылында туган ул. М. Җәлил исемендәге премия иясе, Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты. 

ТАМЫРЛАР   Әби-бабайларны күргән кеше түгелмен, мин туганда алар күптән мәрхүм булган. Әтине дә хәтерләмим диярлек. Ул авырып үлеп киткәндә, 6–7 яшьләр тирәсендә идем. Әнинең таң белән кереп: «Атагыз үлде», – дип әйткәнен беләм, елаганымны... Кайчак әтине искә төшерергә тырышам: ул бер мизгелгә генә күз алдыма килә дә, аннан югала. Карарга фотосурәте дә юк. Ап-ак сакал-мыеклы, ак чәчле дип хәтерлим. Бөек Ватан сугышы башланганда әтинең яше инде илледән узган була – аны фронтка алмыйлар. Мин белгәндә көтү көтә иде ул. Кырдан кисеп курай ясап кайта да, кич белән капка төбенә утырып, караңгы төшкәнче курай уйный. Тавышы бик матур иде, диләр. Әни: «Мәҗлесләрдә без парлап җырлаганны бөтен кеше яратып тыңлый иде», – дип сөйли иде. Тәравих намазларына халык безгә җыела иде. Шунда әтинең Коръән укуын тыңлап: «И-и, тавышы Хәниф абыйның!» – дип, тирә-күрше апаларның елавын үзем дә хәтерлим. Оренбург Каргалысында мәдрәсәдә укыган. Безнең бабайлар авылда әллә ничә буын мулла булып торган. Пенза ягыннан күчеп килгән алар. Муллаларны авылдан сөрү башлангач, әтине чакыртып: «Әхмәтҗан бабай муллалыктын туктыймы-юкмы?» – дигәннәр. Әти өйгә кайтып, «югыйсә барыбызны да озаталар», дип, шактый каты гына сөйләшкән бугай... Бабай китапларын каядыр күмгән, дип әйтәләр иде. 1905 елда төзелеп, бөтен кирәк-яракны саклый торган келәт бар иде безнең. Мин Ленинградта укыганда бозауны шунда яба башлаганнар. Каникулга кайткач, төп йортта торучы абый белән шул келәттә бозау өчен яңа урын ясадык. Багана утыртырга җирне казый башлагач... сандык килеп чыкты. Зур сандык! Такталары инде черегән. Җайлап кына ачтык – сандык тулы китап. Тик тотынуга бөтенесе көлгә әйләнде...

Әтинең беренче хатыны төрек кызы булган. Рус-төрек сугышыннан алып кайта ул аны. Авылда шуңа безне төрек, дип үртиләр иде. Рус гаскәреннән булгач, кяфергә бирмибез, дип, кызның әти-әниләре башта каршы төшә. Әти Коръән укып күрсәткәч, ризалашалар. Аларның өч балалары туа. Нәзмия исемле кызларын балачакта ук югалталар, абый да күптән вафат булды инде, апа әле быел гына... Аларны төрек ягына охшаган иде дия алмыйм, бу якка тартканнар. Рәшит абыйның «Карачкы» дигән поэмасының нигезендә шушы тарих ята... Беренче хатыны авырып үлгәч, әти әнигә өйләнә. Оренбург өлкәсеннән, бездән җиде чакрымдагы Кряжле дигән авылдан алып кайта ул аны. Без дә – мишәрләр, алар да, ләкин икебез ике төрле. Без каты итеп сөйләшәбез, алар – йомшак.

Әни мин театрда эшли башлагач вафат булды. Җәйге ял вакыты иде. Бер айга авылга кайттым. Әни, бүлеп-бүлеп, тәүлеккә 1 стакан сөт кенә эчә иде инде. Яман шеш... Әтидә дә шул иде. Икесе дә 68 яшьтә киттеләр... Атна-ун көннән соң бернәрсә дә йота алмый башлады. Газапланып ята, ә миңа китәргә кирәк – ял бетте, гастрольгә чыгабыз. Бәхилләштек... «Улым, мин синнән риза», – диде, васыятен, киңәшләрен әйтте. Безнең авыл бик зур, Югары очка кадәр бик озак мендем. Юл буе елап бардым – яшь акты да акты. Мин болай каты күңелле кеше, бик сирәк елыйм... Чаллыга барып җиткәндә, гастрольнең ун көне узган иде инде. Ниһаять, авылга шалтырату мөмкинлеге чыкты. Ничек җирләделәр икән дип сорашасы килә бит. Телефонга сеңел килде. «Әни менә бүген өзелде», – диде ул... Директор машинасын бирде: җеназасына кайтып өлгердем. 

Әни укый-яза белми, әмма табигатьтән килгән акыл бар иде аңарда. Һәм бик матур тел! Хатлар яздырганда үзе чыгарган шигырьләрне дә куша. Рәшит абый әнинең чагылышы иде. Бер үкенечем калды: Ленинградта укыганда әнине алып килеп, Эрмитажда йөртергә хыялланган идем. Акча да эшләгән идем. Туры килмәде... Андагы матурлыкны күрсә, әни нишләр иде икән?! 

БАЛАЧАК   Безнең Кандыз зур авыл иде. Югары оч – татар урамы, Түбән оч – башкортларныкы, «Көл төбәге» дигән урамда – типтәрләр, бездә – Сөләйман очында – мишәрләр яши. Тел аерыла иде, әлбәттә. Башлангыч классны үзебезнең очта, манарасы киселгән мәчеттә укыдык. Аннан Кандыз мәктәбенә бардык. «Мишәр», – дип көләләр иде бездән. И-и ачу килә... Татар теле укытучыбыз Мөсәббиха апа: «Ярар, мишәрләрдән татар ясарбыз», – диде. Телебез, чыннан да, чистарды. Ләкин ниндидер интонацияләр калган, күрәсең. Театр институтында укыганда әле сизәләр иде. Телем бозыла дип, авылга каникулга кайтмый калган чакларым да булды. Ә театрда «мишәр» дип шелтәләмәделәр, хәтта мишәр икәнемә ышанмадылар. 

Без гаиләдә 11 бала идек. Олылар белән яшь аермасы шактый зур. Мин үскәндә, абыйларның күбесе читтә иде, кайтып кына йөриләр. Әни, мин, сеңлем – байтак еллар өчәү генә тордык. Җәй көне көтүгә ялланам. Көтү – үзе бер яңа тормыш! Балачактан ук ялгызлык ярата идем. Хәтта шул көтүдә дә. Ике кеше көтәсең бит инде, тик аның янына бармыйм: ул – бер башта, мин – икенче башта. Ниндидер хыялый малай идем! Хыялның очы-кырые юк иде миндә. Шундый рәхәт, татлы хыяллар! Янымда кемдер булса, хыяллану рәхәтеннән мәхрүм калган кебек була идем. 

УКУ   Мәктәптә укыганда бер иптәшем белән очучы булырга хыялланып йөрдек. Гагарин Галәмгә очкач, космонавт буласы килде. Аннан – шагыйрь! Рәшит абыйның (шагыйрь Рәшит Әхмәтҗан – Г. С.) әле авылда чагы. Өстәл янына утыра да, бөтен дөньясын онытып, кычкырып кабатлый-кабатлый шигырь яза. Яңгырашын тыңлый, күрәсең. Ә мин артыннан ятлап барам... Китапка кергән ул шигырьләрен абый инде үзгәрткән, төзәткән, яңадан язган, ә минем хәтеремдә – балачакта язган вариантлары. Шигърият орлыклары шул вакыт күңелгә кереп калды. Бермәл мин дә шигырь язу белән җенләндем. Мәктәптә дә яздым, институтта да. Эшли башлагач кына туктадым, чөнки беркайчан да ике-өч эшне берьюлы башкара алмыйм. Аннан аңладым – Рәшит абый кебек шагыйрь чыкмаячак миннән. Әмма шигырьнең тәмен, матурлыгын аңлап өлгергән идем инде. Нәфис сүз белән гомерем буе шөгыльләндем. Тукай премиясен дә миңа нәфис сүз өчен бирделәр. Башта – Айрат абый Арсланов, аның артыннан мин алдым. Сәнгатьнең бу ике төре игезәкләр кебек, шуңа гына икесен берьюлы алып бара алганмындыр. 

Театрга килү исә болай булды. Югары сыйныфларда укыганда укытучы булырга хыяллана башладым. Казан дәүләт университетында укырга телим. Рәшит абый кебек! Казанга килеп төштем. Рәшит абый: «Энекәш, Ленинградтан укытучылар театр институтына студентлар җыя. Әйдә, шунда», – ди. Аның телендә гел театр иде. Укытучы буласым килә дигәнемне ишетми дә. «Әллә алалар, әллә юк – сине генә көтеп тормыйлар әле анда. Барып чыкмаса, университетка керерсең», – ди. Гәүһәр Камалова университетта драмтүгәрәк алып бара икән – абый башта мине аның янына алып китте. Гәүһәр апа чәйләр куйды, үземне имтиханда ничек тотарга өйрәтте, киңәшләр бирде. Сәхнәдән спектакль караган кеше дә түгел бит әле мин. Гомеремдә дә! Чын профессиональ театрны беренче тапкыр Ленинградта күрдем... Безнең авыл Казаннан читтә. Җырчылар килгәли, әмма театрны хәтерләмим. Укытучылар, авыл яшьләре куйган спектакльләрне карый идек, билгеле. Шәп дип, аннары айлар буе тәэсирләнеп йөри идек. Алай ук шәп тә булмагандыр инде ул бүгенге күзлектән. Бераздан үзем дә катнаша башладым: авылның иң оста артистларының берсе булып саналып йөрдем. Биология укытучысы Рәхилә апа: «Сиңа артист булырга кирәк», – дигән иде. Тик бу уй үземнең генә башыма кермәде... 

Ярый, килдем имтиханга. Ә анда беренче тур тәмам, инде изложение язалар. Театрның ул чактагы директоры Рәшидә Җиһаншина мине Ленинград укытучылары янына алып керде. Җырлаттылар, сөйләттеләр, этюд эшләттеләр. Аның этюд икәнен дә белмим әле... Һәм миңа имтиханга керергә рөхсәт бирделәр. Башкалар, әйткәнемчә, изложение яза – текст күптән укылган. «Ә син сочинение яз», – диделәр. Тукай турында яздым. Комиссиядә Хәй Вахит та булган икән. Ул: «Бу егеткә университетка керергә кирәк», – дигән. Ә мин шулай җиңел генә Ленинград театр институты студенты булып куйдым. 

Рәшидә апа чакырып, гаилә хәлләрен сорашты. Өстә әллә ни кием юк инде. Авылдан күлмәкчән чыгып киттем. Олы абый флотта хезмәт итә иде – аның киң балаклы флот чалбарын кидем. «Кышка киемнәрең бармы соң?» – ди. «Бар, фуфайка», – дим. «Аның белән булмас, хәзер сиңа 85 сум акча бирәбез, киен», – ди. Бик зур акча иде бу! Аннан соң да, ел ахыры җиткән саен, имтиханнар вакытында министрлык аша акча, китаплар җибәрттереп торды. Мәңге онытасым юк ул яхшылыкларын... 

Рәшидә апа остазларга безне үзе илтеп тапшырды. Студент тормышы башланды... Биш ел уку дәверендә алган тәэсирләрне сөйләп чыга алмам. Андагы укытучыларның никадәр затлы, зыялы, интеллигент икәнлеген дә. Менә ни өчен укытырга чакыргач баш тарттым. Андый укытучыларны күргәннән соң укытырга барсам, җинаятьче булыр идем. Юк, бара алмадым! 

УҢЫШ   Камал театрына дүртебезне эшкә алдылар: Шамил Бариев, Шамил Галиуллин, Габделфәрт Шәрәфиев һәм мине. Шундый җылы каршыладылар! Беренче эш итеп Рабит Батулланың «Өчәү юлга чыктык» дигән спектаклен куйдык: төп рольләрне безгә бирделәр. Шәүкәт Биктимеров, Гөлсем Исәнгуловалар белән уйнадык. Беренче эш! Дулкынланасың. Курку да бар, каушау да... Үз-үзеңә ышану да бетеп китә, нигә башка өлкәне сайламадым икән, дисең. Диплом алып кына артист булып булмый. Моның өчен еллар кирәк әле. Ниһаять, спектакль чыкты. Тамашачы өчен ниндидер яңалык булды ул. Театр халкы да әйбәт кабул итте: безнең күңелне күтәрделәр, үзебездә ышаныч уяттылар. Театр гаиләсенә кереп киттек шулай. 

Йолдыз булып кайчан уяндыммы? Мин андый чирдән азат кеше. Бөек, даһи, легендар дигән сүзләр ачуымны гына чыгара. Танылу кинәт кенә булмагандыр. Халык теленә керә башлавым театр белән бәйле түгел. Тукайның 90 еллыгына Әхтәм Зарипов телевизион спектакль куйды. Шунда миңа Тукай ролен бирделәр. Шигырь бәйрәменә бер көн кала алдан күрсәттеләр аны. Бөтен кешедән, дөньядан качып берүзем карадым. Юкка борчылганмын, ошады, хур булмаганмын икән, дим. Икенче көнне Шигырь бәйрәменә чыгып киттем. Юлда кемнәрдер миңа төртеп күрсәтеп нидер әйттеләр, аңламадым. Килеп җиттем. Бөтенесе дә минем белән Тукай дип исәнләшә... Ә Мөхәммәт Мәһдиев: «Егетләр, менә бу кеше безгә Ходай тарафыннан Тукайны уйнар өчен җибәрелгән», – диде. Түбәм күккә тиде! Шагыйрьнең 100 еллыгына театр Туфан Миңнуллинның «Без китәбез, сез каласыз» спектаклен куйды. Төп рольне мин уйнадым. Шуннан соң инде миңа бөтен җирдә «Тукай» дип дәшә башладылар. Хәтта тискәрерәк роль уйнасам: «Тукайга бу килешәмени?» – дияләр иде... Онытылмас булып истә калган рольләрнең берсе – Максим («Һаваларда йолдыз»). Празат Исәнбәт аны Максим Горькийның хикәяләре буенча куйды. Җаваплы булганга хәтергә уелгандыр. Тормышта үзем дә шундыйрак булгач, берара гел җитди рольләр бирә башладылар. Ләкин күңел түрендә шаянлык качып ята, һәм аның чыгасы килә. Ниһаять, «Яшь йөрәкләр»дә (Фәтхи Бурнаш) бай малаен уйнадым. Бөтенләй яңача ачтым мин аны: зал көлүдән ярыла иде. Аннан «Банкрот»та (Г. Камал) Закир ролен бирделәр. Хәтта артистлар сәхнә кырыена чыга иде мин уйнаганны карап торырга. Равил абый, халык көлеп бетерсен, дип, залга арты белән борылып басып тора иде... Бу еллар эчендә уйналган рольләр
бик күп, барысын да искә төшереп бетерә алмабыз. 

МӘХӘББӘТ   Кайбер артистлар интервью биргәндә, энәсеннән җебенә кадәр сөйли: кемгә гашыйк булган, кемгә өйләнгән... Аерылышкан, аннан кем белән кавышкан... Халыкка шәхси тормышымның кирәге юк дип саныйм, шуңа күрә бу хакта беркайчан түгелеп-чәчелеп сөйләмәдем. Башкалар сөйләгәнне дә өнәмим. 

Хатыным спектакльләргә йөри, әмма беркайчан сәхнә артына кергәне юк. Шуңа күрә театрда да, шаяртып: «Хатынын күрсәтми ул», – диләр. Үзе керми. Сәхнә артына керү дөрес тә түгел. Хатының яки берәр дустың белән тәнәфес арасында нәрсәнедер хәл итәсең, борчыласың йә шатланасың икән, аннан спектаклең син теләгәнчә уйналмый – аңа үзгәреш керә. Спектакльдә, гомумән, бөтен нәрсә чагыла. Кайчак кемдер соңга кала да, пәрдә ун минутка соңрак ачыла. Һәм бу инде башка тамаша, син теләгән түгел... Элек спектакльне обкомнан килеп кабул итәләр иде. Күренекле режиссер Товстоногов, аннан киләсе вәкилләр тоткарланса да, бер минут көтмәгән – ишекне бикләп куя һәм спектакльне башлый торган булган. Чын театр шундый! 

ДУСЛАР   Дусларымның кайберләре, кызганыч, мәрхүм инде. Гомер буе Хәлим абый Җәләл белән дуслар булдык. Үз абыем кебек... Мин йомшаграк кеше, ул яклаучым да, киңәшчем дә, үзем юкта миңа тел-теш тидертмәүчем дә. Ә болай, гомумән, бик дуслар җыя торган кеше түгелмен. Минем иң тугрылыклы дустым – ялгызлык. 

АКЧА  Миңа беркайдан да акча ишелеп төшмәячәк. Без, артистлар, тыйнак яшибез, зур акчаларга эшләмибез. Аллага шөкер, тормышымда Тукай бик нык ярдәм итте. Аның шигырьләрен болай гына түгел, акчага да күп сөйләдем: концертларда, хөкүмәт чараларында... Тукай мине данга гына күммәде, тамагымны да туйдырды. Урыны оҗмахта булсын... Кемдер акчаны иблис белән тиңли. Акча кәгазь генә, аның гаебе юк. Бәлки, акча Аллаһы Тәгалә тарафыннан кешенең рухи халәтен, иман ныклыгын, камиллеген сынау өчен уйлап чыгарылгандыр?! 

МАВЫГУ   Төрле якка бүлгәләнә алмыйм дип әйткән идем инде. Шигырь язып карадым – барып чыкмады. Тәрҗемәгә тотындым. «Ромео һәм Джульетта», «Король Лир», «Антонио һәм Клеопатра» (У. Шекспир), «Тартюф» (Мольер), «Мәхәббәт маҗаралары» (Лопе де Вега), Островский пьесаларын тәрҗемә иттем. Ләкин үз теләгем белән түгел, режиссерлар сорап килгәнгә генә эшләдем боларын. «Синеке әйбәт», диләр иде... Үзем артист булгач, сәхнә кануннарын язучылардан, бәлки, яхшырак аңлаганмындыр. Шул рольдә уйнаячак артистны күз алдымда тотып, үзем уйнап карый-карый тәрҗемә итә идем. Соңгы елларда инде туктадым. Бик авыр эш ул. Тәрҗемәче – авторның көндәше, диләр. Артык булмаса да, оригиналдан ким булмаска тиеш ахыргы нәтиҗә. Барысы да шигъри тәрҗемәләр иде бит – шигырь белән мавыгуның кирәге менә кайчан чыкты! Соңгы елларда исә Коръән уку белән мавыгам. Минем йокым 2–3 сәгать кенә: иртәнге 2–3 ләрдә инде уянам. Элек шигырь китап-лары укый идем, хәзер – Коръән. Иң элек хәрефләрне, авазларны өйрәндем. Аннан, ничек дөрес укырга икән, дип эзләнә башладым. Тәҗвид дигән фән бар икән. Аның кагыйдәләрен өйрәнсәң, гарәп телен аңламасаң да, Коръәнне ялгышмыйча укый аласың – тәртә арасыннан чыгармый. Сораулар туганда, Ислам университетына да барып килдем, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә дә. Хәзер шактый шома укыйм. Мөмкин кадәр яттан да өйрәнәм. Яңа гына «Ясин» сүрәсен ятлап бетердем, хәзер «Тәбарәк»кә керешергә телим. Дини әдәбият белән дә кызыксынам: укыган саен диннең төбенә төшеп җитеп булмавын аңлый барам – ул океан кебек. 

БАЛАЛАР   Минем бер улым гына бар. Өчәү яшибез. Кызганыч, гаиләбез зур була алмады... Балачакта Рөстәм театрны бик ярата, килә, кайчак тоташ икешәр спектакль карый иде. Күмәк күренешләрдә сәхнәгә дә чыккалады. Аннан бермәлне кинәт туктады, ни өчен икәнен дә аңламадым. Финанс институтын тәмамлады, әйбәт кенә эшләп йөри. Бик тәртипле, инсафлы, сөйләшүләре, үз-үзен тотышлары – барысы да мин теләгәнчә. Киләчәктә дә әйбәт булсын, безгә аның кулына каласы... 

КУРКУ  Совет таралган елларда күңелдә курку беткәнгә курку бар иде. Бөтен нәр-сәдән куркып өйрәнгәнбез – ансыз тормыш күңелсез тоелды. (Көлә.) Киләчәктә Ходай Тәгалә каршына барудан курку бар. Сынауны ничек узарбыз?! Әмма бу көннән ул кадәр куркырга да ярамый. Аллаһы Тәгалә, Коръәндә юл саен «гафур рәхим», дип кабатлый. Ул ярата безне, кичерер! Имансыз түгелбез... 

ҮЗЕМ ТУРЫНДА  Хатын ачулана-ачулана салдырмаса, бер киемне бик озак кия алам. Кием-салымга кызыккан чаклар бар иде ул... Яшьлектә булмагач, хәзер ис китмидер, күрәсең. Көнкүреш мәсьәләләрендә, ничек итеп әйтергә икән, йомшаграк инде мин. Ә менә кешеләрне танып беләм дип әйтә алам. Нинди икәнлекләрен, нәрсә уйлаганнарын... Әүлиялек түгел бу. Тоемлау, интуиция… Әнидә дә бар иде ул, Рәшит абыйда да, сеңелдә дә бар. Авырый башлагач, әнине Казанга операциягә алып килдек. «Ачабыз да ябабыз гына», – диделәр. Ялынып диярлек ясаттык – терелеп китәр кебек иде... Миңа яңа гына фатир биргән чак. Әни больницадан чыгуга, аны фатир күрсәтергә алып киттем. «Шушында икәү яшәрбез», – дим. «Юк, авылга кайтыйм әле мин, сигез айдан үләм», – диде. Төш күргән икән... Һәм ул шулкадәр рас килде. Әни шул килүендә мине беренче һәм соңгы тапкыр сәхнәдә күрде. «Ак калфак»та Бакыйны уйный идем. Залда әни утыргач, каушаганмындыр да инде,
ә ул: «Әйбәт, улым, әйбәт!» – диде... 

Фото: Makckar
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Искиткеч. Бик нык охшады. Бигрэктэ Коръэн укырга ойрэнуегез. Саулык, сэламэтлек телим. Аллаhы Тэгалэнен, саклавында, яклавында булыгыз.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Без сезне яратабыз!!!!

      Хәзер укыйлар