Логотип
Арабыздан беребез

Җырланасы җырлар бетмәгән...

Җырчы көчле бәрхет тавышы белән җаннарны айкый. Көмеш телле тальяны исә ул җырларга әллә нинди сихри аһәңнәр өсти. Авыл кичләре, җәйләүләр, Тегермән буалары күз алдыннан үтә, әрем, шомырт исләренә исерәсең... Таныгансыздыр – Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты, атаклы җырчы һәм виртуоз тальянчы Фән ВӘЛИӘХМӘТОВ безнең хозурда.

Җырчы көчле бәрхет тавышы белән җаннарны айкый. Көмеш телле тальяны исә ул җырларга әллә нинди сихри аһәңнәр өсти. Тамакка төер тыгыла, күзләр яшьләнә. Авыл кичләре, җәйләүләр, Тегермән буалары күз алдыннан үтә, ат тоягы тавышларын ишеткәндәй буласың, әрем, шомырт исләренә исерәсең... «Герман көе», «Рамай», «Әрем исе, әрем тәме», «Сарманай», «Сылукай»... Күңелгә якын җырлар рәхәт бер дулкында тибрәтә... Булса да булыр икән моң, булса да булыр икән тавыш!.. Әнә шулай якты сагышка күмеп, күңелнең тирән төпкелләренә үтеп керерлек итеп җырлый ул. Аны яраталар. Президентлар да, җитәкчеләр дә, гади авыл кешеләре дә. Аның иҗатташ дуслары күп. Ә күпме шагыйрь шигъри юлларын аңа багышлаган. Илдар Юзеев, Шәүкәт Галиев, Роберт Миңнуллин, Әхсән Баян, Рафаэль Сибатлар...

Таныгансыздыр – Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты, Шаран районының почетлы гражданины, 70 яшьлек юбилее көннәрендә Салават Юлаев ордены белән бүләкләнгән атаклы җырчы һәм виртуоз тальянчы Фән ВӘЛИӘХМӘТОВ безнең хозурда. Ихлас, гади, шаян, җор телле, тыйнак һәм искиткеч талантлы җырчыбыз яңа яклары белән ачылды бүген.

ТАМЫРЛАР Кендек каным тамган авыл хәзер юк инде. Башкортстанның Шаран районында, 33 кенә йортлы Хафиз авылында туганмын. Никадәр генә матур табигать кочагында утырса да, перспективасыз кече авыллар язмышына дучар булды ул. 80 нче елларда бетерделәр аны. Әткәй ягыннан Вәлиәхмәт бабкай урманчы булган. Улы Фазлыйәхмәт – әткәйнең әтисе – сугышка кадәр колхоз, авыл советын җитәкләгән. Бик таза гәүдәле, көчле кешеләр иде, дип сөйлиләр. Безнең нәселнең Мирзаян, Рәхим абзыйлар Шәкүр каракка ат урлап та илтеп йөргән, шундый заманнар да булган. Хәлле кешеләр капкаларын, абзар ишекләрен тимер йозакка бикләсәләр дә, болар шуларга барып, атларын алып чыгып китә торган булганнар. Иртән торсалар – йозак урынында, ә ат... юк ди! Абзарның түбәсен бүрәнә белән күтәреп, атның ялыннан сөйрәп алып, чабата кидереп, бакча артыннан алып чыгып китәләр икән. Чабата эзе бар, тояк эзе юк – каян эзләргә дә белмиләр. Әткәй Гавис ягы менә шундый гайрәтле нәсел.

Әнкәйнең әтисе Лотфулла бабкай – Каразиректән, Та-тарстанның Ютазы районыннан. Гомер буе җир эшкәрткән, игенче булган. Әнкәем Галимә гомер буе комбайнда эшләде. Алар ягыныкылар бик матур җырлый иде. Бабкай да, әнкәй дә, аның апасы Тимербикә түткәй дә... Анысы бигрәк шәп итеп, шыңгырдатып җырлый иде. Шул күчкәндер инде миңа да... Әткәй ягы – гармунчылар, көрәшчеләр: тирә-якта дан тотканнар. Без – Башкортстан татарлары, типтәрләр. Тәрене тип, дигәннән чыккан бу сүз дип ишеткәнем бар. Безнең сөйләшү Минзәлә сөйләшенә керә. Университетта укыганда Ык буе сөйләше дип әйтәләр иде. Әнкәйләр Туймазы, Казан урынына Туймады, Кадан дип сөйләшә.

БАЛАЧАК Әбкәй, бабкай, әнкәй белән үстем мин. Бик шат бала идем. Без кәҗә көтүе көтеп үскән малайлар инде. Гел качып агач башына менеп, еракка карап җырлап утырырга яраттым. Нинди җыр телгә килә – шуны җырлыйм. «Сандугач булдыңмы әллә?» – диләр иде миңа. Агач ботагына эләгеп, киемнәр ертылып бетә... И әнкәй әрли инде! «Колхоз радиосы булдыңмыни, төш!» – ди. Берсендә тәмәке тартып эләктем мин. Әнкәй кулны кысып тотты да сүндерде тәмәкемне. Кул кабарып чыкты. «Тагын тартасыңмы? Тартасыңмы?» – дип кабатлый-кабатлый, тәүбәне әйттерде ул миңа. Әнкәй комбайнда эшләгәч, гел майга батып кайта иде. Ә әткәй – страховой агент, чиста киенә, көрәшче, бик матур почерклы, башлы кеше. Әнкәй минем белән авырлы чакта, әткәй бер укытучы кыз белән буталып алган. Укытучыдан хушбуй исе, әнкәйдән керосин исе килеп тора икән. Әнкәй туры сүзле кеше буларак, әткәй белән арасын кырт өзгән. Ундүрт ел читтә йөргәннән соң гына кире әйләнеп кайтты ул безгә. Алай да әтилеләр янында кимсенеп йөрергә туры килде миңа да. Кич җиттеме, бар да гармун күтәреп чыга иде авылыбызда. Утызлап гармунчы. Сугыштан кайткан абзыйлар. Шулардан күп нәрсәне оттым. Авылда чирәм өстендә ялан тәпи йөгереп йөргән чакларны кире кайтарыр идем. Әнкәйнең кырга алып китеп, печән исе, җиләк исе, болын исе сеңгән ипи кисәген кире алып кайтып, «куян күчтәнәче» дип, безне сыйлаулары әле дә күз алдында... Кечкенә авылда үскән балачак – иң кадерлесе, иң рәхәте. Әбиләрнең карын көрибез, суын алып кайтабыз. Хәзерге кебек акчага эшләү дигән нәрсә башка да килми иде.

УКУ Башлангыч мәктәпне үзебезнең авылда өч бала бетергән идек, берсе – Каразиреккә, икенчесе Туймазыга китте, берүзем җәяү сигез чакрымдагы Зиреклегә йөреп укыдым. Кышкы бураннарда да, язгы-көзге пычракларда да... Җырлап барам, җырлап кайтам, тавыш шунда ныгыгандыр: микрофонсыз да җырлыйм бит. Күрше авыл мәктәбенә барганда куркып калган чаклар да булгалады. Туңган агач шартлап сынып, әллә нинди шомлы тавышлар чыга... Бер-ике тапкыр алдан болан чабып үтте. Болан да курка, мин дә... Куркудан артка утырам, күз аллары караңгылана... Берүзем бит! Көн саен кайтып йөрергә тырыша идем. Кыш көннәрендә генә интернатта торгаладым. Барыбер дә өйгә кайтасы килә. Эш тә бар иде инде. Утынга да барып киләсең, басудан эскертне ачып, салам да алып кайтасың...

Зирекле зур гына авыл, мәктәбе дә көчле. Укытучылар «Зәңгәр шәл»ләргә хәтле куялар иде. Булатларны җырлап йөрергә туры килде. Беренче тапкыр тугызынчыда укып йөргәндә сыер савучылар алдында «Порт-Артур»ны җырладым. Бик каты кул чаптылар. Чын җырчы килгән диярсең! Гармунны 9–10 нчы классларда кулга алдым. Кызларга ошыйсы килә бит. Ә берчак Шаранда – апаларда иртән ра-диодан «Кайтыгыз, торналар!» җырын ишеттем. Габдулла Рәхимкуловның шул җыры мине тәмам сихерләде. Аны чыгарылыш кичәсендә дә җырлап, бөтенесен елаттым. Класс-ташлар, торналар... Ниндидер тирән мәгънә салынган иде аңа! Уку белән бик мактана алмыйм. «Өчле» – көчле!» – диләр бит! Уку шул «өчле», «дүртле» тирәсендә инде. «Бишле»се дә эләгә, койрыклылары да була кайчак. Яраткан фәнем татар теле булды. Сәгъдәнә апа укытты аннан. Үзе дә матур җырлый иде. Шул җыр да якынайткандыр аңа.

Мәктәптән соң авылда – киномеханик, Туймазыда заводта – фрезеровщик... Станоклар төрле тавышлар чыгара, мин аларга кушылып җырлап йөрим. Тыңлап торган абыйлар: «Мәкамең матур, энекәш, син Уфага кит әле, җырчы бул», – диләр. Үземдә дә теләк булгандыр инде, авыл хуҗалыгы институтында укучы ике туган абыйга ияреп Уфага киттем. Җырлатып карадылар, ошаттылар. Уфа дәүләт сәнгать училищесының вокал бүлегендә дүрт ел укыдым. Башкорт дәүләт филармониясендә эшли башладым. Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе бүлегенә читтән торып укырга да кердем әле. Аны, шаяртып, филармония факультеты дип тә йөртәләр иде. Чөнки филармониядәге күп кенә артистлар шунда укыды. Югары белемең булса, акчаны 8-9 сум итеп бирә башлыйлар дигән сүзләр чыккан иде бит. Укып чыктык, диплом бар, хезмәт хакларын гына арттырмадылар: 6 сум 50 тиенгә, 7 сум 50 тиенгә эшләп йөрдек. Гел әйбәт укытучыларга эләктем. Камил абый Дәүләтшин: «Син үзеңне нинди студент дип йөрисең?» – дип сорый бервакыт. Заочник, дим. Читтән торып укучы, ягъни мәсәлән. Юк, син – укудан читтә торып укучы, дип көлгән иде. Шул елларда Ибраһим Салахов белән күп йөрергә туры килде миңа. Шаһинур Мостафин таныштырды безне. Университетта укыганда аның биографик әсәрләре буенча дәрес бара. Ә мин торып бастым да Ибра-һим абый белән ничек йөрүләребез турында сөйләп киттем. Мөхәммәт Мәһдиев, Аяз Гыйләҗевлар белән бергә Ибраһим Салаховның 80 яшьлек юбилеен уздырырга аның туган җиренә – Күкчәтауга баруларыбызны, Кызыл Яр авылында төнлә гармун тартып урам әйләнүләребезне... Укытучының күзе шар булды! Ишетеп кенә беләләр бит, күргәннәре юк. «Моң һәм нур илчесенә» дип язып, «Колыма хикәяләре» китабын бүләк иткән иде миңа язучы. Гел юк өчен утыртып куйганнар инде аны! Галимҗан Ибраһимовка хат илтеп биргәне өчен генә!«Биш вакыт намазны ташламадым. Шул гына алып калды: акылдан язмадым», – дип сөйләде ул. Зифа Басыйрованың да ире шунда булган. Тобольскида рупордан Зифа Басыйрованың җырын тапшыралар, ә монда ире акылдан язып ята, ди... Андый истәлекләре күп иде Ибраһим абыйның. Таңга чаклы сөйләшеп утырган чаклар булды. Җырларымны елый-елый тыңлый иде...

УҢЫШ 1979 елда Башкорт дәүләт филармониясенә эшкә килгән көнне үк шундый бәхет елмайды: мине Фәридә Кудашева белән Бәхти Гайсин бригадасына алдылар! Күрәм: Бәхти абый филармония фойесында аппаратуралар белән мәш килә. «Син җырчымы әле?» – дип сорый. «Әйе, исәп бар иде», – дим. «Мәле, тавышыңны микрофонга биреп кара, тембрыңны тикшерәм, аппаратны сынап карарга кирәк. «Кара урман»ны беләсеңме?» – ди. Илһам абый Шакировчарак итеп җырлыйм. «Иртәгә 11 гә репетициягә килерсең, Фәридә апаң авырыбрак тора, аны алыштырырсың», – димәсенме! Ул аппаратны түгел, мине сынаган икән! Кош тоткандай очып кайттым! Фәридә апа, Бәхти абый бригадасына эшкә алсыннар әле! Икесенә дә рәхмәтем зур! «Йөрәктән чыкса гына йөрәккә барып керә. Менә бу җырың йөрәктән чыкмады әле», – дигән чаклары да була иде Фәридә апаның. Ул инде килү белән иги башлый, әрләп тә ташлый. «Тавышың да бар, моңың да... Ләкин җырның эченә керә алмагансың, йөрәкне кушып җырларга кирәк!» – ди. Тавыш көчле чыксын дип кычкырам бит инде. Ә Фәридә апа: «Ишәктә дә тавыш бар, җырлый гына белми. Ул синнән дә ныграк кычкыра», – ди. Менә шулай төрттереп, оялтып әйтә сүзен. «Бәләкәй тавыш белән генә пышылдап әйт, ничек йөрәккә барып җитә... Менә шул була инде йөрәкнең иң нечкә кыл-ларын тибрәтү», – ди... Бик күп сабак, мәгълүмат алдым аңардан. Җыр буенча югары уку йорты бетермәсәм дә, Фәридә апаның академиясен бетердем инде! Берничә ел-дан концертыма чакырдым. «Синең өчен җаным тыныч. Мин әйткәннәрне истә тоткансың», – диде ул.

1985 елда тальян гармунда уйнап җырлый башладым. Бөек Җиңүнең 40 еллыгына Уфада «Тальян гармун» бәйрәме үткәрделәр. Менә шунда инде «Герман көе»н башкардым. Мин ул җырның куплетларын халыктан үзем җыеп йөргән идем... Сценарий буенча, сугышка җырлап китәбез, апалар, әниләр кулъяулык болгап, елап озатып калалар... Шундый сәхнә күренеше иде. Бу җырны күтәреп алдылар. Ветераннар сәхнә артына кереп: «Әллә, улым, син алдан туып, ничек киткәнебезне карап тордыңмы соң? Шулхәтле безнеңчә чыга бит!» – диләр. Күз яшьләре белән елыйлар... Ул минем мәңгелек җыр!

1988 елда мәдәният министры рөхсәте белән татар бригадасы оештырдык. «Моңнарыма кайтам» программасы кай-да да уңыш белән барды. Уфаның үзендә генә дә 22 концерт куйдым. Тальянда – 14 җыр, баянда 14 җыр башкарам. Икешәр-өчәр концерт куйган чаклар да булды: 5 тә, 7 дә, 9 да. Биш-алты сәгать эчендә 80–90 җыр дигән сүз бу! Бик күп халык килә иде ул концертларга! Яңалык иде ул! Биш мең урынлы цирк бинасында биш концерт куйдым. Шыгрым тулы тамаша залы! Концертны 25 мең кеше карау – зур әйбер инде! Атлы милиция саклап тора иде хәтта! Уңышның сере дә – халык күңеленә керә алырлык сүзләргә язылган моңлы җырларны җиткерә белү осталыгында инде. Халыкның яраткан җырчысы булып йөрүнең сере шунда-дыр. Фәридә апа, Илһам абый, Әлфия апалар белән эшләү бәхете дә тиде миңа! «Уфадан килгән дустым Фән Вәлиәх-мәтов. Чын безнеңчә җырлый ул! Мин дә яратам аның җыр-ларын!» – дип, Илһам абый Шакировның тамашачыларны минем белән таныштыруын үзе бер дәрәҗә саныйм. Илһам абый концертлары кайда гына булса да, барырга, калдырмаска тырыштым. Шаһинур Мостафин минем иҗатка багышлап китап чыгарганда да сүз башын Илһам абый язды!

МӘХӘББӘТ Матур кызларга күз төшеп: «Их, шушы хатыным булса иде!» – дип йөргән чаклар да бар иде инде. Берсе дә миңа насыйп булмады: үз парларын таптылар. Кайчагында беренче мәхәббәт турында сорыйлар да, мин инде көлдерәм. «Минем беренчесе, икенчесе булып тормады, шундук өченчедән башладым, менә хәзер шуның белән яшим инде», – дим. Светлана белән студентлар ашханәсендә таныштык. Күрәм: берничә өстәл аркылы гына ике кыз утыра. Көлешәләр, пышылдашалар. Мин поднос илткәндә, кызларның берсе шулай ук подносын күтәреп килде. Подносларыбыз бәрелеште. Шунда язмышлар да бәрелешкән икән! Сүз арты сүз чыгып, сөйләшеп киттек. Очраша башладык. Үзе Борай кызы икән, Хәмдүнәнең якташы. Опера театрында костюмер булып эшли иде. Опера тыңлый, җырларга ярата, тавышы да матур. Ярар, мин әйтәм, җырлап йөрмәссең инде, минем хатын гына булырсың, дим... Менә шулай яшәп киттек. Инде 47 ел бергә без! Өч малай үстердек, хәзер оныклар сөябез. Светлана гомере буе балалар бакчасында эшләде, тәмле ашлар пешерде. Малайлар да әниләренә охшап аш-суга осталар. Светлана гадел усал ул. Минем әнкәй шундый иде. «Күзем чәчрәп чыкса да, әйтәсе сүземне әйтмәй калмаем», – ди торган иде. Ул да шундый. Килен – кайнана туфрагын-нан диюләре дөрес инде. Әнкәй кебек турыдан бәрә: үпкә-ләтермен дип тормый. Шундук оныта да: ачу саклап йөрми.

ДУСЛАР Фәнир Галимов күптәнге дустым. Очраклы гына таныштык. Туймазыда машинам ватылган иде берчак. Ә ул бер оешмада механик. Машина ремонтлауны бик тиз җайлады. Үзе дә көйләр яза, баянда уйнап җырлый торган егет икән. Хәзер иллеләп җырын башкарам. Шул машина ватылганнан бирле бергә инде без. Мөфтәдин Гыйләҗев, Венер Мө-хәммәдиев, Зифа Нагаева белән дә иҗади дуслык дәвам итә. Ә миңа Казанны, Татарстанны ачкан, һәрчак колач җәеп каршы алган кеше Шаһинур Мостафин булды. Вагыйз Минһаҗев белән дуслыгыбыз Арча районы Сабан туеннан соң башланды. Вагыйз бүген дә иң ышанычлы терәгем. Заманында мине Арча Сабан туена тальянда уйнап җыр-ларга чакырган иде. Мөхәммәт Мәһдиев – бер яктан, Гариф Ахунов икенче ягымнан кочаклап, тальян тартып, «Арча» көенә җырлап, мәйдан әйләндек. Вагыйз: «Фән туган, ал минем «Волга»ны, ә тальян гармуныңны миңа калдыр», – ди. Ризалашмадым. Кыңгыраулы мондый тальянны атаклы остадан үзем ясатып бүләк итәрмен, дидем. Берничә айдан барыбер шул ук гармунны Вагыйзга бүләк итәргә туры килде... Җандай якын күргән тальянымны стадионда узган кичке Сабантуйда урлап киттеләр бит! Казан гөж килде, газеталар язып чыкты, Вагыйз бөтен милицияне аякка бастырды – тәки табылды тальян! Анысын Вагыйзга бүләк итеп, үземә яңаны ясаттым. Тальян гармун ясау остасы удмурт егете, Тәтешледә туган Җидеяр Мухаяров эшләп бирде аны. Җидеяр дус белән Чаллыда бер йортта, күрше фатирларда яшәү дә насыйп булды әле. Аның да үз тарихы... Чаллыга безне халык җырларын, тальян моңнарын яраткан Минтимер Шәрипович чакырды, фатир да бирделәр.

АКЧА Акча җитми дип, байлар, акчалы кешеләр белән сөйләшеп утырган бар инде. Аларга да җитми икән. Әрдәнәләр өйгән, вагон бушаткан чаклар булды, диләр. Бер акыл иясеннән сораганнар бит: гел рәхәт кенә булса, бу дөнья нишләп бетәр иде, дип. Әллә кайчан көле күккә очар иде, дигән акыл иясе. Күп акчалы кешеләр дә әллә ниләр күреп туктыйлар. Шул җитәр-җитмәс яшәүгә ни җитә дип кенә яшисе инде. 5 сум 50 тиенгә, 6 сум 50 тиенгә алты ел эшләп йөрдем. Аннан 7 сум 50 тиен түли башладылар. 17 ел эшләп чыгып киттем шулай. Ә инде популяр булгач, бераз акча эшләп, фатир, машина, мебельләр алып, очына чак эләгеп алдым җитеш тормышның. Башта гел филармониягә акча ташыдым. Биш бригада алып кайткан акчаны берүзем алып кайта идем.

Акча «умыра» торган җырчыларның сөйләшкәнен тыңласаң, исең китәрлек. Тайланд, Америка сөйлиләр. Ни кыланырга белмиләр. Чөнки акча сикертә! Айга менәрләр иде әллә! Сикерә-сикерә җырлап булмый ул. Йә сикерергә, йә җырларга гына кирәк. Сәхнәдә кызурак йөрсәң дә тынга каплана әле. Күпләр фонограмма куя да сәхнәгә чыгып физзарядка ясый. Андый концертны карар өчен билетны да ксерокстан чыгарылган акчага сатарга кирәк. Халыкны алдап йөрүләренә эчем поша минем. Кеше акча түләп килә бит инде, чын сәнгатьне ишетергә, чын тавыш тыңларга дип... Ә трафарет җыр тыңлап кайтып китә.

МАВЫГУ Кешедән калмыйм дип, умарта да асрап карадым. Анда инде бөтен җаның-тәнең белән берничә ай буе үзеңне умартага гына багышларга кирәк. Шулай булмаса, бу эшкә тотынасы юк. Күршем, башына киеп, өрдерә торган күреген тотып: «Әйдә, вакыт җитте», – дип, умарта карарга чакыра торган иде. Күршем бакыйлыкка күчкәч, аның кортлары да, минеке дә үлеп бетте. Аны сабый баланы караган кебек хасиятләргә кирәк шул, умарта тотып, корт рәнҗешен алырга ярамый.

Төзелеш белән мавыгып киттем. Һаман тукталган юк. Җәлил хәзрәт бервакыт радиодан сөйли. 60 ка хәтле куып тоталмаган дөньяңны 60 тан соң азапланып куарга ярамый, ди. Хәзер 70 кә җиттек инде, әле дә дөнья куабыз. Төпчек малай белән автосервис ачарга хыялланабыз.

Балык тотуны яратмыйм. Кайнешләр, җизни берчак мине балыкка кыстыйлар. Мин балык тотмыйм, балык ашамыйм, яр буенда гармун уйнап утырсам гына инде, дим. «Бөтен балыкны куркытып, качырып бетерерсең», – дип, көлеп чыгып киттеләр. Ауга чыгу, балык тотуларны кабул итә алмыйм, җан кыясым килми. Мавыгуым – җыр дөньясы, дуслар белән ял итү. Мин анекдотлар остасы да әле. Кая барсам да, бөтен артистлар минем янга җыела. Салаваты да, Фирзәре дә, Раил Садриев та килеп җитә. Берәр яңа анекдот сорыйлар. Булган хәл, булмаган хәлләрне бераз арттырып та сөйлисең бит инде... Ха-ха да хи-хи... Җәвит Шакиров миннән ишеткәннәргә үзеннән дә өстәп, сәхнәләрдән дә төрле мәзәкләр сөйләп йөри. Шулай халыкны көлдерәләр. Хатын да башта көлә иде, хәзер көлми инде. Әзрәк җитди сүзләр дә сөйлә инде, ди.

БАЛАЛАР Өч улыбыз бар. Бәләкәйдән үк татарча сөйләшеп үстеләр. Руслан белән Раушан башлы-күзле булды инде, икешәр балалары бар: Рузана һәм Вилдан, Вагыйз һәм Азалия. Икесе дә юридик белемлеләр. Ләкин ул юлдан китмәделәр. Кеше язмышы белән булашасы, кеше рәнҗеше аласы килми, диделәр. Икесе дә нечкә күңеллеләр. Ә Румзаныбызның барысы да алда әле. Десант гаскәрләрендә хезмәт итеп кайтып, МЧСта эшли. Машиналар төзәтә, җырларымны туплау белән шөгыльләнә.

КУРКУ Балачакта урманда поши, боланнар күреп курка идек. Хәзер инде ул курку башкачарак. Күпләр менә үлемнән куркабыз, диләр. Ләкин аннан качып котылып булмый бит. Йөгереп тә кача алмыйсың – арттан куып тота. Иң курыкканым – картлык көндә ялгыз калу. Апалар үлеп китте дә, җизниләр ялгыз калды. Теге баласына да, монысына да сыймыйча, каңгырып йөри-йөри, рәнҗеп бакыйлыкка күчтеләр. Берүк хатыныңның кадерен бел, сакла, диләр иде.

Афәтләр, сугышлар куркыта. Без күрәсен күрдек инде. Балалар, оныклар бар бит. Алар язмышы өчен борчыласың.

ҮЗЕМ ТУРЫНДА Яхшы якларымны да, начарларын да үземнән дә күп белгән кеше юк. Тегесен арткарак куеп, бусын алгарак чыгарып, баланс ясап, 50 гә 50 дип йөрисең инде. Һәр кеше шулайдыр.

Район үзәге Шаранда җир алып, йорт салдым. Мал-туар асрап, чәчәкләр үстереп, мунча себеркеләре бәйләп, үзебезчә яшәп ятабыз. Ничек бар – шулай инде мин. Әнкәйгә охшап, гомергә туры сүзле булдым. Әнкәй дә шундый иде. Берзаман кайттым да: «Әнкәй, суверенлык алдык, хәзер безнең байлык үзебезгә кала», – дим. «Улым, ул шул ук ыштан булыр, төймәсе генә тыштан булыр», – дип әйтеп куймасынмы! «Дөнья киң дип йөрибез дә без, кигән галош гел аякны кысып тора бит!» – дип, тирән мәгънә салып әйткәннәрен искә төшердем дә, әнкәйнең зирәк акылына шаккаттым.

Ә тормыш дәвам итә. Җырланасы җырым бетмәгән дип йөрим әле. Онытылган җырларыбызны халкыбызга кайтарасым, үзебезнең татар халкын сөендерәсем килә. Татар булып туып, башка милләт вәкиле булып үлеп булмый. Фәрештәләрнең сорау алуын үтәсе бар. Иң элек милләтең кем дип сорарлар ди анда. Татар булып тудым, башка милләттә үлдем, диярбезме? Тәүбә, тәүбә! Ходай күрсәтмәсен беркемгә дә! Кайчак менә шундый уйларга батып йөргән чаклар да була.

Фото: Анна Арахамия

Видео: Фагыйлә Шакирова


 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар