Логотип
Арабыздан беребез

Үзебезнең Тоскана!

Греция, Италия, Испания, Франция йә булмаса Грузиягә виноград плантацияләрен күрергә барам дисәм, күпләр, шиксез, ышаныр иде, әйеме?! Ә үзебездә, Казаннан ике сәгать тирәсе генә ераклыкта япан кырны виноград башкаласына әйләндергәннәр, дисәм?! 

Греция, Италия, Испания, Франция йә булмаса Грузиягә виноград плантацияләрен күрергә барам дисәм, күпләр, шиксез, ышаныр иде, әйеме?! Ә үзебездә, Казаннан ике сәгать тирәсе генә ераклыкта япан кырны виноград башкаласына әйләндергәннәр, дисәм?! 

– Виноградлар август уртасында өлгерә башлый, әйдәгез, шул вакытта очрашыйк, – диде Татарстанда иң күп виноград җирләрен биләүче фермер Айрат Ялалетдинов телефон аша сөйләшкәндә. 

Үзебезнең якларда күпләп виноград үскән җирне күзалларга тырышып, август ахырын көтеп җиткердек тә юлга кузгалдык. 

Безнең республикада тырыш халык яши. Җирнең кадерен белеп эш оештыручы уңган фермерлар елдан-ел арта бара. Бәрәңге, кыяр-помидор, җиләктән мул уңыш алучылар күп икәнен беләбез. Әмма виноград үстерергә алынучылар сирәктер. Шул сирәкләрнең берсе Кама Тамагында яши. 

Юл буе безне агачлар арасыннан күренеп калган яшел кыялы Идел-нең гүзәл манзаралары озатып бара. Район үзәге Кама Тамагына килеп җиткәч, Уразлы (Татар Каратае) авылы ягына таба – уңга борылабыз. Уңыш җыеп алынган саргылт кырларны узабыз, тезелеп киткән зур-зур теплицаларны, ә аннан соң... Аннан соң тигез рәтләр булып сузылган, күз күреме белән генә иңләп булмаслык виноград кыры янына туктыйбыз. Чып-чын виноград плантациясе! Җете яфраклар арасыннан төшкән кояш нурларыннан гына түгел, эре-эре виноград тәлгәшләренә карап та күзләр камаша... 

Безне үзен Катя дип таныштырган яшь кенә ханым каршы ала. Рөхсәт алып, фотографыбыз Аня белән виноградлар арасына «чумдык». Шундый гаҗәеп хис! Уңда-сулда яшел, кызгылт, куе зәңгәр, шәмәхә мул виноград чуклары, безелдәп, каяндыр умарта кортлары очып чыга... Астан – дымлы һава белән Идел култыгыннан килгән үзгә җил биткә бәрелә. Тулышып пешкән үтә күрен-мәле тәлгәштән хуш исле виноград өзеп кабам да ләззәттән күзләремне йомам... 

Сицилия дә түгел бу, Тоскана да... Грузиядәге Ртвели – нәсел-нәсәп, җыелышып, шау-гөр килеп виноград җыю бәйрәменә дә эләкмәдем. Әбием хикәятләрендәге җәннәт бакчасыннан күчереп утыртылган йөзем агачлары чынлыкта үзебездә дә тамыр җибәрә ала икән! Бездә дә көньяк илләрендәгедән ким булмаган виноградлар үсә! Ә тәме-е-е! 

Ул арада теплицалы кырдан Айрат үзе дә килеп җитте. Таны-шуга, беренче соравымны бирергә ашыгам: 

– Ни өчен виноград? Тәвәккәл-лек, фантазияң ничек җитте? 

– 2015 елның ноябрь ахыры иде бугай ул. Чуашстан белән Татар-стан чиген узганда, зур мәйданда җир сатыла дигән бер белдерүгә күзем төште. Менә шул мизгелдә, минем дә шуның кадәр җирем булса, нәрсә эшләр идем икән дигән бер наян уй керде генә бит башка! Кайчандыр ниндидер зур эшләр башкарырга хыялланып йөргән чакларым искә төште... Шушы уй зур хыялга җирлек бирде. Янып, кабынып киттем, үземне зур җирләр хуҗасы итеп тоя башладым. Тик нәрсә утыртырга? Әти-әнием белән Ульяновскида яшәсәм дә, һәр җәем авылда уза иде. Юк, бәрәңге эшкәртергә, җирдә эшләргә яратканга кайтмый идем инде мин анда, әти-әни эштә булганга кайтаралар иде. Шуңа күрә үз җиремә бәрәңге утыртмасымны башта ук яхшы аңладым. Җиләк? Яшелчә? Юк, мин башкалар утыртмаганны утыртырга тиеш идем! Ульяновск шәһәрендә танышларымның виноград үстереп сатулары искә төште. Аларга кунакка киттем. Шул баруда сөйләшеп, киңәшеп, бизнес-план да төзеп кайттым. Дәфтәргә язылган план буенча бар да шундый кызык, мавыктыргыч кебек тоелды. Сатып алырга җир, акча табасы һәм эшне оештырасы гына калган иде... Әле бит мин җир кешесе дә түгел. Алты ел бармен тәҗрибәсе булган, юрист белеме алган шәһәр малае! 

Ел башыннан ук сатып алырга җир эзли башладым. Һәм менә бу якларга килеп, үземә җир алдым. Май аенда инде 648 төп виноград үсентесе утыртып чыктык шунда. Аннан үзебезнең үсентеләрне үрчетә башладык... 

– Айрат бер әйтсә, үз дигәнен итми калмый инде ул, – дип сүзгә кушыла хатыны Катя. – Нәселлә-рендә, бәлки, авылларында да рус кызына өйләнгән бердәнбер кешедер ул! Айратның әби-бабасы Батыр районы Шыгырдан авылыннан. Ул яклардагы халыкның дингә, гореф-гадәтләргә ни дәрәҗәдә тугры икәнен үзегез беләсез! Ульяновскида Айратлардан бер йорт аша гына яши идек. Очрашып йөрүләребезгә җитди карамадылар әле башта. Өйләнешәбез дигәч, төрле фикерләр булды, әлбәттә. Безнең язмышны Айратның Камә-рия әбисе хәл итте. Ул нәселне тотып торучы, ахыргы сүзне әйтүче иде. Танышырга кайткач, Камәрия әби, ничектер, мине якын итте, яратты, безгә үзенең хәер-фатиха-сын бирде. Никахыбыз виноград утырткан вакытка, эш кайнаган чорга туры килде. Айрат никахка ике-өч көнгә генә килде дә, яңадан үсентеләре янына кайтып китте. Безнең бал ае да, тормыш башлап җибәрү чоры да шушы виноград кырлары белән бәйле. Җаны-тәне, бар күңеле белән Айрат бу җирнеке хәзер. Виноград үстерергә дип, шәһәрне авылга алмаштырган кеше. 

...Эшнең башында Айратка Катя исемле нәфис кыз гына ышана, һәр гамәлен хуплап тора. Бу кырларда виноград үстерәчәкләр икән дигәнне ишеткән җирле халык тел шартлата. Безнең җирлектә?! Виноград?! Бармагын чигәсенә төртеп күрсәтүчеләр дә табыла хәтта. Япан кырда плантация үсеп чыгасына кем ышансын ул чакта! (Кеше эшеннән көлеп, чигәсенә бармак төртүчеләр – бер урында таптанган, ә хыялына ышанучылар алга киткән заманда яшәвебезне онытмаска кирәк тә бит!) Айрат белән Катяның да әле ут, су үткәрелмәгән кырдагы сарайда яшәп, бөтен кыр эшләрен үзләре генә алып барган чаклары да, Ульяновск–Кама Тамагы–Казан юлын бер итеп чапкан вакытлары да күп була. Эшен башлап җибәрүче фермер буларак, грант алырга гариза биргәч тә, кире боралар Айратны. Булдырасын тир түгеп исбатлагач, икенче елны гына бирәләр миллион ярым акчаны. 

Ә Айрат һәрвакыт ышана. Бул-дырасына, уңыш аласына, үсенте-ләрнең бу җирләргә ныклы тамыр җибәрәсенә ышана. Һәм сабыр итә. Чөнки виноград үсентесеннән уңышны бары өченче елны гына алып буласын әйбәт белә ул. Утырт-каннан соң, куакның көче тамырга китсен өчен, икенче елны чыгарган тәлгәшләрен кисеп ташлыйлар. Ә ныклап торып уңышны виноград куагы биш-алты елдан соң гына бирә башлый икән. «Бер төптән 15 килограмм уңыш алу – әйбәт санала. Көньякта үскән куаклар 50–60 килограмм виноград та бирә ала дип укыдым, тик бездә түгел инде... Шунысы яхшы: виноград агачы ел саен яшәреп бара, аны кабат-кабат утыртасы юк. Грециядә 150 еллык куаклар да үсә дип укыдым. Алар-дан инде бер елга тонналап уңыш алалар», – ди Айрат. Күрше кырдагы теплицаларында да виноградлар үсә икән. Андагы үсентеләргә кырау, кинәт килгән салкыннар инде куркыныч түгел. Кул хезмәте дә аз китә – барысы да автоматлаштырылган. Теплицада виноград үстерү инде сыналган ысул. 

Бүгенге көндә Ялалетдиновлар алты гектар мәйданда җиде мең төп виноград үстерә. «Преображение», «Рада», «Чарли», «Гарольд», «Эфиоп», «Орион»... Сиксәннән артык сорт! «Ел саен яңа сортларны сынап карыйбыз. Әле Кырымнан көньяк коллекциясенә кергән сортларны да алып кайтып утыртасы килә. Вино-град культурасы гел үсә: нинди генә экспериментлар ясамый белгечләр! Менә сезнең ландыш чәчәге исе килеп торган виноград авыз итеп караганыгыз бармы? Ә акация исе килеп торганын?! Ул сортларны да теплицабызга алып кайтып утыртып карарга булдык, ничек уңыш бирүен күзәтәбез», – ди үз эшләре белән мавыккан Ялалетдиновлар. 

Менә шулай ялан кыр әкренләп хуш исле плантациягә әверелә. Виноград сатып алучылар гына түгел, туристлар да килә монда! Россиянең төрле шәһәрләреннән, күрше төбәкләрдән, республика районнарыннан... 

– 2016 елда ук җимеш бирә торган агачлар утырткан булсак, бүген инде ниндидер өстәмә керем турында да сөйли алыр идек, – ди фермер. – Ә без һәр елны яңа үсен-теләр утырта бардык. Утырткан берсе, әйткәнемчә, шундук җимеш бирә дигән сүз түгел, сабырлык белән килә торган уңыш бу. Татар-станда мондый ук зур күләмдә булмаса да, виноград үстерү белән мавыгучылар бар. Кемдер шәраб ясый торган техник сортларын, ә кемдер аш-су өлкәсендә кулланыла торган эреләрен генә үстерә. Ә бездә теге-ләре дә, болары да үсә, барысына да аерым игътибар, вакыт кына кирәк! 

– Ул гел шулай, – дип елмая Катя. – Вакыт юк дип зарланып йөри-йөри дә, эшен тагын бер гек- 
тарга арттырып куя. Бервакыт машинада барабыз. Айрат, бернәрсәгә дә өлгермибез, дип зарланган арада: «Ә бәлки безгә җиләк тә утыртыргадыр?» – дип куймасынмы! Шаярта дип кенә уйладым. Ә ике көннән кырга килсәм кап-кара булып торган җиләк урыннары казып куйган! Менә хәзер безнең җиләк һәм бөрлегәннәребез дә бар инде... Күңеле үсеп эшләвен күреп ис-акылларым китә кайчак! Өйгә вакытында кайтырга гына җае юк әлегә. Кичке ашны ашаганда гына күрешеп-сөйләшеп калырга өлгерәбез. Күп эшне икәү генә башкара идек, соңгы ике елда ярдәмчеләр дә ала башладык. Быел җәй безгә мәктәп укучылары булышып, үзләренә акча да эшләп алдылар. Әлегә сезонлы эш белән генә тәэмин итә алабыз, әмма киләчәккә зуррак планнарыбыз да бар. 

Айратның иртәсе итальян фермерыныкы белән охшаш. Беренче кояш нурлары белән бергә кырларына ашыга ул. Виноград рәтләрен йөреп чыга, өлгергән тәлгәшләрне бәяли, иминлекне тикшерә, көнлек эшләрне барлый. Бите кояшта каралган, үҗәтлеге, эшлеклелеге йөзенә чыккан хуҗа үзе дә кайнар йөрәкле итальян фермерларыннан ким түгел! 35 яшьлек дуамал егет йөрәге генә япан кырны курыкмыйча виноград бакчасына әйләндерә ала торгандыр! 

– Виноград үстерүнең үзенчәлеге шунда – эшеңнең уңышы үзеңнән генә тормаганын, һава торышы белән дә бәйле икәнен аңларга кирәк. Бер елны җәй бик яңгырлы булды. Виноградларның күбесе шартлап ярылды ул чакта. Көзнең ничек килүенә карап, октябрь ахыры – ноябрь башларында өске куак-ларны кисеп ташлап, виноградны җиргә күмеп, кышка әзерли башлыйбыз. Төрле ысуллар кулланып карадык, әмма иң ышанычлысы – саламлы туфрак белән күмү. Тычканнар да ияләшми, туфрак-ның җылысын да саклый. Көз ахырында кышка әзерлекне тәмам-лыйбыз да, яз башыннан яңадан эшне башлыйбыз. Виноград җы-лыны ярата, температура +10 булганда уяна, яңа үсентеләр чыгара, яфрак яра. Җәй буе тартылып үссен өчен, ул чорда инде аны махсус сузылган җепләргә үреп куябыз. Аш-су өчен кулланыла торган сортлар су ярата, «Изабелла», «Одесский» кебек техник сортларга су сипмәсәң дә ярый. Җәй буе гөмбәчекләрдән, кортлардан, төрле авырулардан саклау җаен да табарга кирәк. Безнең җирлектә ничек виноград үстерәсез дигән сорауны еш бирәләр миңа. Бакчаларда үскәнне, нишләп кырда үсмәсен ди ул! Безнең якта бит иртә өлгерә торган сортларны утырталар, шуңа алар салкыннарга кадәр уңыш биреп калырга да өлгерәләр. 

Быел август аенда Президент Рөстәм Миңнеханов та күреп китә виноград плантацияләрен. Аның бу җирләргә икенче тапкыр килүе икән инде. Һәр килүендә, үзебездә дә мул уңыш алып булганда нишләп чит җирләрдән виноград алабыз, дип гаҗәпләнә икән республика җитәкчесе. 

Баштагы елларда базарга алып чыккач, сатып алучыларга бу эре виноградларның үзебездә үсүен телефоннан күрсәтеп исбатларга туры килгән. Ә узган ел сораучыларга виноград җитми дә калган. 

– Кайвакыт, виноградны кабып карыйлар да, әче дип йөз сыталар. Виноград – баллы җиләк (әйе, ул җиләк! – Р. Х.), әче икән – димәк, өлгереп кенә җитмәгән! 

– Хыялмы? – ди Айрат уйланып. – Бик гади ул минем: һәр куактан 15 шәр килограмм виноград алу! Кайберәүләр әле дә ышанмый миңа, көчеңне юкка әрәм итәсең, диләр. Алар миңа ышанмаган саен, үҗәтлегем арта гына бара. Тырыш-канда бар нәрсәне дә башкарып булганын исбатлап күрсәтәсем килә! 

Хуҗабикә буларак, Катя виноградтан тәмле компот, джем ясау серләре белән бүлешә. Ә 3 яшен тутырып килгән уллары Әмир бу җирдә күптән хуҗа булып йөри, беренче виноградларны да ул татып карый. Айрат, канәгать калып, кырда хуҗа булып йөргән улын күзәтә. «Утыртылганнары исән-сау үссә, минем гомергә дә, балаларыма да җитәчәк», – ди хуҗа кеше. 

Кире юлга кузгалабыз. Күз алдында мөлдерәп торган виноград тәлгәшләре. Колакчында – Булат Окуджава җыры: 

Виноградную косточку в теплую землю зарою, И лозу поцелую, и спелые гроздья сорву, И друзей созову, на любовь свое сердце настрою. А иначе зачем на земле этой вечной живу?сүз уңаеннаН 

Виноградның төше һәм яфраклары бигрәк тә файдалы. Шуңа күрә виноградның төшен дә чәйнәп йотарга киңәш итәләр. Депрессия, стресска каршы торучанлыкны арттыра торган тонофелол, кальций, калий, Е витамины, аксым һәм төрле витаминнарга бай. Виноград төше организмның картаю процессын тоткарлый, бит тиресен яшәртү, дымландыру үзлегенә дә ия. 

Ә менә безнең өчен виноград нәрсә ул? Табын түренә куела торган татлы җиләк-җимеш, тәмле күчтәнәч?! Без әле бу культураны бәяләп бетермибез сыман. Виноград – борынгы грек мифларында ук искә алына. Ул – гаилә, гаиләдәге тормышның матурлыгы һәм ныклыгы, уңыш, байлык, тырыш хезмәт символы. Виноград куагына гына күз салыгыз. Көчле тамырлары белән җиргә тоташып үскән ботакның нык кәүсәләре вак җепселләр булып тирә-якка сузылган. Яшел яфраклар югарыга үрмәләгән. Беренче карашка ук аның ниндидер бер шәҗәрә агачын, тормыш символын хәтерләтүе юкка гына түгелдер. Кешелек тарихын озата барган, мәдәнияткә, грекларның мифларына, рәсем сәнгатенә, халык һөнәрчелегенә тәэсире булган, изге китапларда искә алынган... Тулышып пешкән сусыл виноград кәүсәсе – уңдырышлылык һәм муллык билгесе. Ә виноград белән бәйле йолалар, бәйрәмнәр?! Шифа-дәвасы?! Яңа гына өзелгән виноградның яки киптерелгәне – йөзем җимешенең йөз төрле сырхаудан шифа булуын Әбугалисина үзенең дәва китабында ук язып калдырган. Ә үзебезнең йөземле бәлешләр, гөбәдияләребез?! 

Борынгы заманнарда виноградның көченә ышанганнар, байлык билгесе итеп күреп, аның рәсемен тәңкәләргә төшергәннәр. Патшалар яу белән килгәч, беренче чиратта башка дәүләтләрнең виноград бак-чаларын юк итәргә тырышкан... 

Йөзем җимеше бакчаларының безнең җирлектә баш калкытуын – җиребезгә килгән уңыш, дәүләт билгесе дип кабул итик. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Айрат виноградны узе генэ устерми, плантациягэ килгэн хэрбер кешегэ вакытын кызганмыйча, виноград устеру серлэрен анлата, ойрэтэ. Эшендэ унышлар ана.

    Хәзер укыйлар