Логотип
Арабыздан беребез

Әстерханнан Казан күренә!

Язмамны мин һәр иртәсен мундир киюдән башлаган эшлекле хатын-кыз – Әстерхан таможнясының матбугат үзәге җитәкчесе турында язуга багышлаган идем. Соңгы ноктаны куярга да өлгермәдем, яңалык килеп иреште: «Астрахань-24» телеканалына талантлы идарәче, журналистикада азу ярган, һәркем белән уртак тел таба белгән яңа җитәкче – Динара МӘҖИТОВА билгеләнде», диелгән иде анда.

Язмамны мин һәр иртәсен мундир киюдән башлаган эшлекле хатын-кыз – Әстерхан таможнясының матбугат үзәге җитәкчесе турында язуга багышлаган идем. Соңгы ноктаны куярга да өлгермәдем, яңалык килеп иреште: «Астрахань-24» телеканалына талантлы идарәче, журналистикада азу ярган, һәркем белән уртак тел таба белгән яңа җитәкче – Динара МӘҖИТОВА билгеләнде», диелгән иде анда. Ышанам, героемның карьера баскычы никадәр генә текә булса да, ул күңеленнән барлаган изге ниятеннән – милләтенә хезмәт итүдән барыбер туктамас әле! Моңа чаклы да шундый булган ул...

Көндез башланган әңгәмәбез шактый озак дәвам итте. Төн уртасы якынлашып килә иде инде. Ә ул, эшләрен әле яңа гына тәмамлаган да, өенә юл алган. Иртәгә Мәскәүгә командировка. Әлегә элемтәдә – Казан.
– Күрәсезме, мәшһүр манараны? Безнең Татар бистәсендәге Кызыл (үзәк) мәчет ул. Ерак түгел Ак мәчет урнашкан, Нугай мәчете дә күренеп кенә тора. Урам очында «Татар базар» шаулый, Казан урамыннан җәяүлеләр йөри. Әстерхан миллениумга кадәрге Казанны хәтерләтә шулай. Шәһәребез 12 утрауда урнашкан. Бу яктан Венеция белән охшаш. 27 күпер бар. Безнең шәһәрдән соң Идел мең елгачыкларга тармаклана, һәм алар барысы да Каспий диңгезенә кушыла. Бездә зур агачлар үсми. Шуңа күрә агачтан өй, мунча салу бик кыйммәткә төшә. Безнең стихия – кояш, су, җир...

Динара ханым канатлана-канатлана Әстерхан, анда яшәгән татарлар турында сөйли. Телефон экраныннан әле шәһәр утлары күренеп кала, әле мәчет манаралары яктырып уза. Әкренләп Казан белән Әстерханның тарихи бәйләнешләрен сүтәбез, биредә яшәүче татар яшьләренең киләчәген фәһемләргә тырышабыз...

Тамырларым
– Бүгенге көндә Әстерханда 60 меңнән артык татар яши. Әстерхан өлкәсе – Россиянең көньягындагы җирле халыкның бер өлеше, нигездә, татарлар булган, татар рухы сакланган үзенчәлекле төбәк, – ди Динара ханым. – Бездәге татарларның тормышны кабул итүе дә, темпераменты да үзгә. Елына ун ай кояш кыздырган җирдә яшибез бит! Татарлыклары белән горурлану хас якташларыма, бер-берсе белән очрашсалар, уртак телне бик тиз табалар. Өлкәдә 16 татар авылы бар. Әстерханның электән үк татар мәдәнияте учагы булуы мәгълүм. Шәһәребездә 1907–1941 елларда Әстерхан Татар дәүләт драма театры эшләгән. Ябылып, күпмедер вакыт узгач, татар актерларын туплап яңадан Татар халык театры оештыралар. Театрның ишекләре әле дә ачык, спектакльләр карарга йөрибез. Татар ансамбльләре, җыр-бию студияләре эшли. Тукай исемен йөрткән скверыбыз бар, Муса Җәлил урамы, шагыйрьләргә куелган һәйкәлләр, Тукай исемендәге мәктәп... Сулышыбыз киң, татарлар иркен яши, Аллага шөкер. Тукай исемендәге мәктәптә башлангыч сыйныф укучылары татар телендә укыйлар. Җирлек үзенчәлекләренә хас булганча, авылда яшәүче күпчелек татар гаиләләре бакчачылык белән шөгыльләнә.

 Фирүзә ханым оныклары Адель, Булат һәм Асия белән.
 

Әнием – Әстерхан татары. Әтием тумышы белән Татарстанның Алексеевский, Чистай якларыннан. Әти ягыннан мин Шәрәфетдиновлар нәселенә барып тоташам. Дәү әтиемнең сугыштан алып кайткан чирләренә дәва булсын дип, заманында Каспий диңгезе буена күченеп килгәннәр. Әни ягыннан – Әстерханда хөр-мәтле нәсел, дәүләт эшлеклеләре булган Абдуллаевлар кызы мин. Абдуллаевлар үзләренең укымышлылыгы, хатын-кызларының мәгърифәтле булуы белән аерылып торган. Әнием Фирүзә – зур гаиләнең кече кызы. Аның әби-бабасы Дагстанда яшәгән. Ул яклардагы татарлар җирле халык белән дә дус булган, үзебезнең гореф-гадәтләрне, йолаларыбызны да кадерләп саклый белгән. Ә иң мөһиме – олыларга ихтирам, кадер-хөрмәт күрсәтү монда яшәгән һәркем өчен уртак тәрбия булган. Әби-бабаларымның иң зур казанышы – барыбыз да дус, барыбыз да бербөтен дип, төрле милләтләр кушылып яшәгән Советлар Союзы чорында татар гаиләләрен булдырганнар, нәселне катнаш никахлардан саклап кала алганнар. Туган җирдән читтә яшәсәләр дә, үз мәдәниятен югалтмаганнар. Әти белән әнием дә Дагстан җирләрендә танышып, шунда гаилә корган. Ә инде туксанынчы елларда, илдә зур үзгәрешләр башлангач, Әстерхан шәһәренә күченгәннәр. Ләкин әтиемне һәрвакыт кендек каны тамган Ватаны тарткан. Озак уйланып йөргәннән соң, безне Казанга алып кайтып китә ул. Мин Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамадым. Кызык бит, язмыш мине янәдән гаилә җепләренә урап, Әстерханга тартып китерде. Тагын да гаҗәбрәге: тамырлары белән кубып кайткан әтием белән әнием дә безнең белән күченделәр. Туган җир дип омтылса да, Казанда чакта әтием көньякның йомшак җилен, юмарт кояшын, йөзем агачларын сагынып яшәгән икән. Кызганыч, күптән түгел генә әтием бакыйлыкка күчте. Ул безнең төп терәгебез, тормышның җаен белгән бик көчле кешебез иде. Әти киткәч, әнине үз яныбызга алдык. Оныклар өчен дәү әни белән аралашып үсү бик мөһим.

Йодрык көче
Безнең якта «духум» дигән сүз бар. «Духум белән яшәү» – нәселең белән бердәм булып яшәү ягъни. Минем балачагым туганнар арасында узды. Әнием ишле гаиләдән булгач, аның туганнарының балалары белән гел бергә булдык. Хәзер дә бик якын итеп аралашабыз, иң якын дусларым да – абыйларым. Кечкенә чакта бабам, учын йомарлап, безгә: «Без барыбыз бергә, бер йодрыкта булганда көчле», – дия иде. Ә әти ягыннан туганнар чын мишәрләр: эш, өй, гаилә өчен янып торалар. Безнең нәселнең язылмаган зур кагыйдәсе – син үз динеңдәге кеше белән генә гаилә кора аласың. Балачактан сеңдергән бу зирәк тәрбия мисалларын хәзер үземнең гаиләмә күчерергә тырышам. Әлбәттә, заман башка, аралашулар, мөнәсәбәт корулар да үзгә. Әмма гаиләнең һәрвакыт зур җавап-лылык икәнен яшь буын аңлап үссен иде!
Минем дүрт балам бар. Игезәк улларым – 19 яшьләрен тутырып килүче Адель белән Булат Әстерхан дәүләт университетында биомедицина һәм генетика бүлегендә белем алалар. Параллель рәвештә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясендә укыйлар. Академик ишү буенча Көньяк федераль төбәк җыелма командасы өчен чыгыш ясыйлар, төрле чараларда актив катнашалар. Сәламәт тәндә сәламәт акыл гыйбарәсе борынгы булса да, хак ул. 16 яшен тутырып килүче Тимурым абыйларыннан нык аерыла. Характеры бик кискен, ул бер үк вакытта йомшак та, кырыс та, конфликттан курыкмый, гаделлек өчен һәрвакыт көрәшергә әзер егет. Тагын бер улым бар әле минем. Олы апам мәрхүм булгач, аның малае Русланны үзебезнең гаиләгә алган идек. Аңа инде 24 яшь. Минем өчен бик кадерле, якын кеше ул! Кызым Асиягә 8 яшь. Гаиләдә кыз бала тугач, гел нәфислек, наз, йомшаклык кына булыр дип күз алдына китерә идем. Асиягә күбрәк абыйларының холкы күчә: нык ихтыярлы булып үсеп килә әнә. Һәрбер әни кебек, мин дә кызым белән бергә бәлеш, пылау пешерергә яратам. Татар кызларының куллары кечкенәдән эшкә ятып, камырга батып үсәргә тиеш, диләр бездә!

Шөкер, эшкә дә, балаларым белән бер дулкында булырга да өлгерәм. Үзем кебек, балаларымның да гаиләбезнең өлкән буыны белән аралашып, аларның кул җылысын тоеп үсүләренә шатланам. Дәү әтиләре алар өчен авторитет иде. Әнием гомер буе югары партия хезмәткәре булды. Мин кечкенәдән эшлекле хатын-кыз образын күреп, шуңа омтылып үстем. Без әни белән икебез дә елның бер үк көнендә – 21 апрельдә туганбыз. Әнием мине үзенең 30 яшьлегенә алып кайткан. Ул әле дә эшли, әле дә биек үкчәле туфлиләрдән йөри. Чыннан да заманча әби ул безнең! Әнием Фирүзәнең «Яхшылык эшләргә курыкмагыз!» дигән сүзләре минем тормыш девизына әйләнде. Бик дипломатик хатын-кыз ул. Аның йогынтысы белән безнең өйдә «рәхмәт», «зинһар өчен» кебек матур сүзләр еш яңгырый. Безнекеләр кайвакыт башка шәһәрләргә баргач: «Автобуска кергән олы кешегә сикереп торып урын бирсәк – шаккатып карап торалар. Урамда авыр күтәренеп барган әбигә булышмакчы булып сумкасын алырга теләсәк – тарткалаша ук башлыйлар», – дип гаҗәпләнеп сөйлиләр. Безнең якларда олыларга хөрмәт күрсәтү – беренче урында.

Кияү сые, конфет туе
 Киләчәктә балаларыма чын татар туе уздырасым килә! Бу – иң зур теләгем. Әстерханда татар туйларын элеккедән калган гореф-гадәтләрне саклап, бик зурлап үткәрәләр. Сөйлимме? Иң элек «кәнфит туе» була. Егетнең әти-әнисе кәләш гаиләсе белән танышырга барганда күчтәнәчкә күп итеп конфет алып бара. Конфет янына чәй, шоколад, төрле тәм-том да мул итеп куела. Ул конфетларны, яшьләргә бәхет теләп, кунакларга тараталар, бигрәк тә кияүгә чыкмаган, өйләнмәгән яшь егет-кызларны сыйлыйлар, ә яртысын кире кияү ягына биреп җибәрәләр. Кыз ягына никахка килгәндә егет ягы «тугыз» алып килергә тиеш. «Тугыз» – купшы итеп бизәлгән тугыз подноска кыйммәтле бүләкләр салып килү дигән сүз ул. Егет ягы никахка Саратов гармуннарын уйнатып, бал мичкәләре тотып, бөтен туганнары белән бик зурлап килә. Килен ягы матур итеп каршы ала, өстәлгә утырта. Аннары бүләк алмашу була. Әстерханда яшьләр ике тапкыр туй үткәрә. Беренчесе – кыз ягында «Кияү сые», ягъни кияү сыйлау уза. Бездә туйларга 200–300 кешедән дә ким чакырмыйлар. Ике яктан да зурлап, бөтен нәсел җыела. Кыз ягындагы туйдан соң егет ягында туй уза. Язын башланган туйлар, көзгә кадәр дәвам итә. 

Әйдә, милләткә хезмәткә!..
1905 елда Петербургта беренче татар газетасы «Нур» нәшер ителсә, Әстерханда 1907 елда «Идел» газетасы чыга башлый. «Идел» газетасы, дөнья, Россия хәбәрләре белән бергә, Хаҗитархан шәһәре, тирә-якта яшәүче төрки халыкларның һәм, әлбәттә, татарларның милли яшәешен яктырта. Сәгыйть Рәмиев, Габдулла Тукай, Мәҗит Гафури исемнәре белән бәйле әлеге тарихи басма бүген дә нәшер ителә. Бу газетаның баш мөхәр-рире булырга тәкъдим алгач, башта икеләнеп калган идем. Ерак тарихы булган басманы җитәкләү – горурлык та, шул ук вакытта зур җаваплылык та сорый торган хезмәт. Көн саен яңалык, дөнья бертуктаусыз үзгәреш юлыннан атлый. Шул темп белән барырга, син дә һәр көнне яңарып торырга, киләчәккә карап фикер йөртергә тиеш буласың. Табигатем белән мин – оештыручы лидер. Хокукый ягын да әйбәт аңлыйм. Тәвәккәлләп, бу эшкә алынырга булдым. Игътибарны җәлеп итәрлек язмалар әзерләү, спонсорлар эзләү, грантлар алу... Эш дәверендә үзем өчен дә яңа белем туплый бардым. Газета чыгару ул – мәкалә язу гына түгел, PR юнәлешендә дә көчле булырга кирәк. Хезмәткәрләремнән дә һәрвакыт заман белән бер тизлектә яшәүләрен, актуаль белем алуларын таләп иттем. Казанда Төбәк һәм милли гаммәви мәгъ-лүмат чаралары форумында булган идем. Шунда Эт-никара журналистика гильдиясе белән таныштым. Алар туган телендә нәшер ителүче милли басмаларны саклап калырга тырышучы уникаль кешеләр булып чыкты. Милли теманы яктыртучы журналистика бик җаваплы юнәлеш. Мондый темаларга язган журналист бик гыйлемле булырга тиеш: бер сүз белән илләрне, халыкларны дуслаштырып та, сугыштырып та була. Мине бу идея бик мавыктырды. Шулай итеп, бездә Этникара журналистлар гильдиясенең Әстерхандагы бүлекчәсе барлыкка килде. Этникара журналистика дигән юнәлешнең актив эшчәнлеген алып барабыз. Милләтара темаларга язучы татар журналистлары белән эшләү бик зур дәрәҗә ул. «Идел» газетасы миңа менә шушы тәҗрибәне бирде.

Әмма кайда гына эшләсәм дә, беренче чиратта җәмәгать эшләре активисты булып калам. Әнием үрнәге дә, студент чактан калган гадәт тә, ә бәлки, табигатемә салынган төп сыйфаттыр да бу. Мөмкинлекләр барлыкка килүгә үземнең татар мәйданын оештырдым. «Бәйрәм» милли үзәген ачтым. Яшьләр өчен оештырган кичәләр бик уңышлы барды ул чорда. Безнең чараларга икешәр мең кеше килә иде. Татарлар дөньясына багышланган иҗтимагый тормышка шулай кереп киттем. Бу юнәлештә уңышлы эшчәнлек алып барырга булышып торучы остазым, «Дуслык» татар оешмасы җитәкчесе Әнвәр Алмаевка рәхмәтлемен. Ул миңа бик күпне өйрәтте. Әстерханда берничә татар оешмасы эшләп килә. Аларның һәрберсенең максаты бер – телне, милләтнең киләчәген саклау. Без һәммәбез дә милләткә хезмәт итү юлында.

Татарлар килә!
2008 елда беренче тапкыр Әстерхан өлкәсендә «Татар кызы» конкурсы уздырган идек. Елдан-ел уңышлырак, популяррак була барды әлеге бәйге. Катнашучы яшьләр саны артты, тамашачылар көтеп ала торган булды. Төрле еллардагы җиңүчеләрне җыеп, бәйгенең ун еллыгын уздырдык. Ул кызлар инде әни булган, үз тормыш тәҗрибәләре бар. «Татар кызы»ның бу зур тамашасында мин киләчәктә бу бәйгене оештыруны рәсми рәвештә яшьләр оешмасына тапшырдым: эшнең дәвамчылары булырга тиеш. Һәр эштән матур итеп китә дә белү мөһим. Узган ел «Татар гаиләсе» бәйгесен ял базасында, гаиләнең бер бәхетле көне итеп уздырдык. Быел менә офыкларны киңәйтеп, «Татар гаиләсе» конкурсын көньяктагы өлкәләрне һәм Кавказны колачлап оештырырга җыенабыз. Кызыксынып, янып, «Татар гаиләсе» бәйгесен дәрәҗәгә санап катнашсыннар иде! Конкурска катнаш гаиләләр килүенә дә каршы төшмибез. Бәйге атмосферасына чумган гаиләнең татар булмаган әгъзасы да милли мәдәниятебез белән кызыксына, халкыбыз тарихын белә башлый. Гаиләдә мөнәсәбәтләр яхшыра, хатыны яки ире өчен горурлык хисләре уяна. Бергәләп татарча шигырьләр ятлыйлар, җырлар өйрәнәләр. Катнаш никахлар белән күбрәк эш алып барсак, алардагы балалар татарлыкны сеңдереп үсәчәк бит.

Татарстанга рәхмәтле мин. Чит өлкәдә яшәүче татар балаларын төрле проектларга, лагерьларга чакыралар. «Сәләт»кә, «Идел» яшьләр үзәге оештырган «Милләтебез хәзинәләре», «Лидерлар мәктәбе» лагерена барып күпме егет-кызларыбыз милли рух сеңдереп кайта! Балаларның документларын, юл мәшәкатьләрен җайлау, оештыру, каршы алу-озату эшләре белән ун еллап шөгыльләнәм инде. Улларымны җибәрәсе, шул хәрәкәткә катнаштырасы килеп башланган эш иде. Ә нәтиҗәләрне күреп үзем дә шаккатам. Ул лагерьларга татар гаиләләрендә үсеп тә, татар телендә сөйләшмәүче балалар бара бит. Татарча рэп укырга өйрәнәләрме, әллә үртәшергәме – мөһим түгел, ул балалар татарча сөйләшүдән уңайсызланмаска ияләшеп кайта. Кайткач, «Әлифба» алып, татарча өйрәнергә утырмасалар да, тел белән кызыксынулары уяна! Икенче, өченче тапкыр баргач, тагын да күбрәккә өйрәнәләр. Әти-әниләренә, нишләп безне элегрәк татарчага өйрәтмәдегез, минем белән ни өчен татарча сөйләшмисез, дип әйтүчеләр дә булды. Алар Татарстаннан рухланып, ялкынланып кайта! Яхшы вузларга керергә омтылалар, мәгънәле кеше булу турында уйланалар. Соңгы елларда яңа күренеш менә: бу лагерьларга йөрүче яшьләрдән туйга чакырулар килә башлады! Куаныч бит: яңа татар гаиләләре туа! Безнең аркылы Татарстандагы чараларга баручы Ростов, Волгоград, Кырым, Краснодар, Махачкалада актив татар яшьләре формалаша, аларны үзара дуслык җепләре бәйли, татарча аралашу мохите барлыкка килә, кайткач та бергә җыелышалар, элемтәдә торалар. Ватан, туган тел, милләт төшенчәсе барлыкка килә! «Ә сез беләсезме, татарлар гомер-гомергә укымышлы, мәгърифәтле булган! Чит телне генә түгел, татар телен дә белергә кирәк! Чын татар булу, телне белү өчен Казанда гына яшәргә димәгән! Татарларның киләчәге – ул без!» дигән канатлы сүзләр белән сөйләшә башлый бит алар. Вокзалда саубуллашканда «Татарлар килә!» дип җырлап торган баласына карап һәр әти-әнинең йөрәге кысылып куядыр кебек тоела миңа. Андый вакытта күңелдә нидер уяна, тамырлар калка сыман...

№4, 2020 ел.

Фото:Альберт Дунбоянов
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар