Логотип
Проза

Бик кечкенә бөек хыял

Әнә, аның Газизәсе чишмә буе чәчәкләреннән  дөньядагы иң гүзәл такыяны үреп, башына киеп тә өлгергән! Инде тулы чиләкләрен көянтәсенә дә элгән. Кайтып та китәргә җыена түгелме? Бу гүзәллек алдында өнсез катып калган егет ягына карап, әле сихри елмаюын да түкте ул, һәм шушы елмаю Газизне  баскан урынына кадаклап ук куйды...

Газиз карт оныгының кыланмышларын читтән генә күзәтеп торды да үзенчә нәтижә чыгарып куйды: муеныннан гашыйк  булган бу. Булсын, аның яшендә гашыйк булмаса, менә монысы гайре табигый булыр иде. Шулай уйлый-уйлый, ул үзенең  беркемгә дә кирәкмәгән эшен дәвам итте.     
Беркемгә кирәкмәгән... Ә  менә Газиз өчен бик тә газиз эш шул ул. Уйлап карасаң, кем инде бүген аркан ишү яки язын бакчадан кыркып алган чыбыклардан чытыр үрү белән шөгыльләнсен ди. Кирәкми алар замана балаларына. Әмма Газиз карт кул астына туры килгән бөтен бауларны арканга әверелдерә:озын-озын каен җепселләре, былтыргы колмак үрентеләре, алар арасына чамасын белми үрмәләгән бакча жиләге мыеклары да кереп урнаша. Ә инде, оныгы әйтмешли, хан заманыннан калган сүс дилбегәне сак кына сүтеп, шул үсемлекләрдән барлыкка килгән арканны  ныгытыр өчен генә файдалана ул. Сүс тә үсемлек инде, җитеннән ясала шундый да ныклы аркан. Андый арканнар белән үз гомерендә Газиз картка бүрәнә яки ат йөкләрен генә түгел, хәтта танкны да  бәйләп тарттырырга туры килде. Чыдады житен аркан! Кулындагы иске сүс арканны Газиз йомшак кына сыйпап алды да, Ходай үзеңә чыдамлыкны бирсә дә биргән инде, дип уйлап куйды. Аннары никтер аркан чыдамлыгын кешеләрнеке белән чагыштырасы итте. Тик кеше дигәнең һич көтмәгәндә-уйламаганда сына да куя шул. Ә шулай да кешедә шушы сүс аркан сыйфаты да бар бит, ул – аның өмете, дигән фикер килде картның башына. Чынлап та, өмет дигәнең кеше үзе өзелгәндә дә өзелми ләбаса. Көтмәгәндә килгән ачышынннан карт үзалдына елмаеп куйды. 
Читтән карап торучы булса, мондый аркан үрүче турында, һичшиксез, бу үз акылы белән хушлашкан инде, сабый акылы кергән моңа дип уйлар иде. Әмма акылны читкә куеп, шушы аркан үрүнең бер генә тәртибен бутасаң да, куелган максатка ирешеп булмаячак. Ә максат, бер уйлаганда, бик гади генә кебек. Газиз карт талдан үреп, елга буена ифрат матур кәнәфиләр урнаштырды. Шул кәнәфиле елга ярларын җимерелүдән саклап торырга тиеш аның арканнары. Өстәвенә, шул аркан арасына кергән колмак, виктория үсентеләре, нечкә таллар язын үсентеләр җибәреп, елга ярларын сихри  яшел текәлеккә әверелдерәләр. Баштарак Газиз чишмәгә якынрак урынга бер генә тал-кәнәфи  үреп урнаштырды.  Шул аркан белән кәнәфине олырак өянкеләргә бәйләп тә куйган иде. Елга исә, рәхмәт әйткәндәй, шул арканны юа-юа акты да акты. Ник акты? Ул үреп урнаштырган яшел чытырларны, ул чытырдагы җиләк яфракларын уйната-уйната әле дә ага да ага... Гомер кебек тукталышсыз... Һәм тукталышсыз буыннар алышына. Әнә, ул үреп куйган кәнәфиләрдә гашыйклар кайчакларда таңгача да утыралар. Элек, Газиз белән Газизә яшь чагында, яр буенда андый кәнәфиләр юк иде шул. Утырып торырга вакыты да юк иде инде. Ә, барыбер, яратырга вакыт табыла икән шул... Табыла икән!
Менә, таңда Газиз сукага чыгып бара. Сандугачларга кадәр аңа «Ир-тә-р-рәк, ир-тәр-рәк», – дип эндәшәләр төсле. Тик иртә буламыни! Әнә, аның Газизәсе чишмә буе чәчәкләреннән  дөньядагы иң гүзәл такыяны үреп, башына киеп тә өлгергән! Инде тулы чиләкләрен көянтәсенә дә элгән. Кайтып та китәргә җыена түгелме? Бу гүзәллек алдында өнсез катып калган егет ягына карап, әле сихри елмаюын да түкте ул, һәм шушы елмаю Газизне  баскан урынына кадаклап ук куйды.
– Бүген дә бер сүз әйтә алмадым, – дип уйлады егет, чишмә юлыннан кызны карашы белән озатып калгач.
– Бүген дә бер сүз дә әйтмәде, – дип уйлады кыз үз тыкрыкларына килеп кергәч.
  Газиз  шул гүзәллектән күзләрен ала алмый басып тора иде, аның алдында көянтә-чиләкле Газизә урынына кинәт оныгы пәйда булды һәм:
– Бабай, син ни-нәрсә күзлисең ул, шулкадәр кыймшанырга да куркып? – дип, авызын ерды.
– Гази-зә-не... – дигән сүз ычкынды картның теленнән, чөнки  ул әле яшьлек халәтеннән бүгенге көнгә кайтып өлгермәгән иде.
«Газизәне», – дигән җавап ишеткәч, Айрат та бабасы карашына ияреп, тыкрыкка таба күз салды.
– Анда беркем дә юк ла, бабай, – диде ул сәерсенгән тавыш белән.
– Юк шул, юк инде, – диде, уйлар давылыннан бүгенге яр буена кайтып өлгергән карт, – ә менә синең сөйгәнең бар...
– Каян беләсең син аны, бабай? – дип гаҗәпләнде оныгы.
– Белмичә, – диде карт өзеп кенә, – әнә җырда ничек дигәннәр әле:

Ышанмасаң мәхәббәтнең чынлыгына,
Гомер иткән бабайлардан сорап кара.

Гел үз эше белән генә мәшгуль бабасының кинәт сүзгә кушылып китүе Айратка рәхәтлек бирде кебек. «Әллә моның белән ирләрчә сөйләшеп тә була микән», дигән уйдан җанына җылы йөгерде егетнең һәм ул, әллә ничә тапкырлар  талпынып та, бирә алмаган соравына җавап алмакчы булды:
– Бабай, ул минем әбием идеме инде?
Картны бу сорау шундый тиз урыныннан куптарды, көтмәгәндә җитез хәрәкәтләр белән атлап, Айратның каршысына ук килеп басты да:
– Була димени, олан, әби була димени... ул шундый да чәчәк кебек кыз иде... – дип карашын еракка, күктәге сирәк болытларга илтеп туктатты һәм, оныгын бөтенләй күрмәгәндәй, үзалдына сүзен дәвами итте: – Беләсеңме, ялгыш кулларым белән кагылырга да кыймый идем мин аңа... Нинди кул, сүз әйтергә куркып... Һай, улым, курку түгел, әллә нинди илаһи хис, бөек тойгы ул! Аның бер керфек тибрәлешеннән сыгылып төшәсең... Аның шушы җирдә барлыгын гына аңлау да сине күз күрмәгән, дөнья белмәгән батырлыклар эшләтергә сәләтле!                 
Айрат бабасының күзләренә әллә моңарчы бер дә сынап карамаган, әллә бабасының күзләре бүген генә шулай кабынганмы –  алар яшь егетләрнеке кебек очкын чәчеп тора иде. Хәтта гел иелә төшеп йөрүче бабайның сыны да егетләрнекедәй турайган.
– Бабай! – дип, әкрен генә бабасының иңенә кагылып алды Айрат һәм тагын сорау бирде: – Ул да сине ярата идеме соң?
Газиз карт аркан ишкәндә утыра торган түмәргә килеп утырды, чөнки аяклары тотмый иде инде. Утыргыч кына да күтәреп тора алмас авыр уйлар тулы башын учларына алды, терсәкләрен тезләренә терәде дә, учлары эченә сыймый сыгылып чыккан күз яшьләре аша гына сүзен әйтте: «Яратмый димени, юләр...»
Сөйләштереп тә булмый торган сәер бабай елый түгелме соң? Бу сорауны Айрат үз-үзенә генә бирде, һәм бу сорау аның күңеленә икенчесен тартып кертте:
«Ә мин шулай елый алырлык гашыйкмы соң Айзәрәгә? Аның мине яратамы-юкмы икәнен ничек белергә икән? Ә бабай каян белде икән кызының яратканын?»
Газиз карт ул сорауларны оныгының күзләреннән укып өлгергән иде инде, һәм оныгыннан алда ул аңа үзе сорау бирде:
– Каян белдең аның яратканын, димәкче буласың инде. Шулаймы?
– Шулай инде... – диде Айрат ишетелер-ишетелмәс кенә.
Сабырсызлык белән бер җөмләле компьютер җавабы көткән оныгына Газиз карт әллә ниткән толымнар турында сөйли башлады: 
– Аның ике толымы бар иде. Китапларда язганча төн кебек кара да, арыш көлтәседәй сары да түгел, бары үз төсендәге генә ике толым! Беләсеңме, олан, ул толымнар, әйтерсең, аның йөрәгенә тоташканнар да, хисләре генә булып тирбәлеп баралар... Минем шул толымнарны тотып кына булса да карыйсым килә иде.
Газиз карт сүзен онытып торгандай туктап калды. Йөзенә салынган тирән моң өстендә  рәхәт елмаю чаткылары уйнап алды, һәм карт балаларча шат тавыш белән сөйләп китте:    
– Хәйләсен таптым бит, тәки таптым!.. Беркөн су юлында очраттым да, әйттем үзенә: «Толымнарың үзеңнекеме, әллә кушып кына үрелгәннәрме?» Тукталды да, күзләремә карап, шундый итеп елмайды: бәхетемнән чак егылып китмәдем. Ә ул миңа, беләсеңме, ни диде? Газиз, – диде, – минем бик кечкенә хыялым бар, су буенда талдан үрелгән кәнәфи булса, мин синең белән рәттән утырыр идем дә, толымнарымны синең кулларыңа ук салыр идем... 
Бабасы түмәреннән сикереп диярлек торды да, чигәләре буйлап аккан яшьләрен ике учы белән берьюлы селтәп кенә төшерде  һәм Айрат өчен һич кенә дә көтелмәгән хыялый да, ярсу да тавыш белән сүзен дәвам итте:
– Олан, үрә идем мин аңа андый кәнәфине! Берне түгел, бишне үрә идем... Тик икенче көнне иртә таңда ук безнең яшьтәгеләрнең барысына да сугыш кәгазе тоттырдылар... – Бабай яшен йотып, дәвам итте. – Биш елга якын  шушы таллар төбендә көтте ул сине, диделәр. Минем хәбәрсез югалуым турында кәгазь килгәч кенә аяксыз Әлфиткә чыккан булган да...
Айрат түземсезләнеп, бабасының  сүзен бүлдерде:
– Син кайткач... синең янга килдеме соң ул?
Бабасының дәшми торган минуты сәгатьтәй тоелды егеткә. Ул бабасын кулларыннан ук тотып алды, күзләренә тилмерепләр карап, җавап көтте.
– Юк, улым, – диде Газиз карт, оныгының кайнар күмердәй пешергән учларыннан кулларын тартып алып. – Юк! – диде тагын бер тапкыр.
Болай да төйнәлгән йодрыкларын тагын да ныграк кысты ул. Картның йөзе дә сыңар йодрыкка сыеп бетәрдәй бөрешеп калган. Күзләре дә җыерчыклар арасына кереп чумган, аларның барлыгы-юклыгын да аеру кыен иде. Бертын сүзсез торды. Аннары тирән итеп сулыш алды да, гүя оныгы җавап көткән өчен генә, күзләрен ачты. Сак кына оныгының иңнәренә кулларын салды да, гомере буе үз-үзенә дә бер тапкыр да әйтмәгән һәм әлегәчә ышана алмаган сүзләрен Айратка кычкырып әйтте: 
– Үлгән ул... Бәбие аркылы килгән, диделәр. Тик аның үлгәненә барыбер ышана алмыйм! Җанга иңгән җан белән бергә генә чыгадыр шул... 
Газиз тагын  түмәренә килеп утырды да оныгына сорау бирде: 
– Килдеме ул синең яныңа, дисең. Иреннән кайтып, миңа килү нәрсәнедер үзгәртер, төзәтә алыр идеме, синеңчә? Юк, улым, чын мәхәббәт агымсу кебек ул... «Аккан сулар кире кайтмый, яшь гомерләр дә шулай», – дип җырлыйлар бит. Вакыт аты да кире борылмый. Әгәр мәхәббәтнең чынын югалтсаң, хыялдагы белән генә дә яшәп була булуын. Тик андый яшәү икенче берәүне бәхетле итми, ә бәхетсез итә.  Хатын-кыз заты үтә нечкә күңелле бит ул. Синең сандугачның телен күргәнең бармы? Хас скрипка кылы инде. Аңа белеп, яратып, тиешле урынына кагылсаң, җыр чыга. Тиешсез урынына ялгыш кына кагылсаң да, зар чыга. Гафифә әбиең: «Тәки минем белән яшәмәдең, Газиз, анда баргач, Газизәгә әйтермен  инде... Бәхетле булсам, яши идем әле мин», – дип,  соңгы сулышында бәгыремне өзеп китеп барды. Бик кечкенә хыял дигән иде Газизә, Мәхәббәт хакындагы хыялның бик кечкенәсе дә бөек була, бары бөек  кенә була, улым!
Шуның белән шул, дигән сыман, карт арканына барып тотынды.
Айрат  каен түмәре өстенә килеп утырды. Бабасы теленнән төшкән фәлсәфә аны түмәргә кадаклап куйган иде. «Уйның да авырлыгы була, күрәсең», – диде аңа ниндидер моңарчы ул ишетмәгән эчке тавыш һәм үзе үк җавап та бирде: «бик кечкенә бөек хыял сине авырлыктан коткара, күкләргә алып менә, һәм ул Мәхәббәт дип атала». 

 

Image by Freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ышанмасаң мәхәббәтнең чынлыгына, Гомер иткән бабайлардан сорап кара. Уянсалар күңелеңдә матур хисләр, Бәлки әле ышанырсың тора бара.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Беренче мәхәббәтне сагынып яшәп, янындагы гомер иткән парын бәхетсез иткәннәрне аңлый да, яклый да алмыйм. Беренче хис кемдә дә була инде ул, гел шуны уйлап йөреп, чын мәхаббәтнең ни икәнен дә белми калуың бар.

      Хәзер укыйлар