Болай булды ул. Беркөнне мәктәптән кайтып, өс-башын алыштырып, тизрәк өй эшләренә тотыныйм дисә, шул шәмәхә төстәге штапель күлмәге юк кына булган бит. Бар киштә-шкафларны актарып эзләде ул күлмәген, хәтта сәндрәгә кадәр менде, тик күлмәк кенә табылмады...