Әнә, аның Газизәсе чишмә буе чәчәкләреннән дөньядагы иң гүзәл такыяны үреп, башына киеп тә өлгергән! Инде тулы чиләкләрен көянтәсенә дә элгән. Кайтып та китәргә җыена түгелме? Бу гүзәллек алдында өнсез катып калган егет ягына карап, әле сихри елмаюын да түкте ул, һәм шушы елмаю Газизне баскан урынына кадаклап ук куйды...