Логотип
Проза

Баллы кирпеч-15

Бай дымланган күзләрен сөртеп алды. Ибәтулланың да күкрәген нидер чәнчеп куйды. Авыл кешесенә бик ярдәмчел Габделхалик байны кызганудан әйтер сүз таба алмый аптырады.

 


 Тарихи-биографик повесть

(Ахыры. Башы:

http://syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech

http://syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech2

http://syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech3

http://syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech-4

http://syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech-5

http://syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech-6

http://syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech-7

http://syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech-8

http://syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech-9

http://syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech-10

http://www.syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech-11

http://www.syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech-12

http://syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech-13 

http://www.syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech-14


 Бай дымланган күзләрен сөртеп алды. Ибәтулланың да күкрәген нидер чәнчеп куйды. Авыл кешесенә бик ярдәмчел Габделхалик байны кызганудан әйтер сүз таба алмый аптырады. 
– Габделхалик абзый, алай үк өметне өзмик әле, закуннар чыгар, бәлки йортыңны да кире үзеңә кайтарып бирерләр. 
Ибәтулла байның дерелдәгән кулын үзенең каты учларына кысты. 
– Кем, Ибәтулла... 
Бай абзый калтыранган тавыш белән тагын нидер әйтмәкче булып озак газапланды. 
– Тыңлыйм, Габделхалик абзый, берәр йомышың бар идеме? 
– Менә, Ибәтулла, сиңа кесә сәгатемне бүләк итеп калдырмакчы булам. Сәгать сиңа гел кирәк бит. Вакытның кадерен белеп эшлисең, гомереңне аю кебек йоклап уздырмыйсың. Минем төсем итеп тотарсың, яме. Нәгыймә киленгә калай савытта кытай чәе алып килдем. Йә, хәер догада булыгыз! – дип, бай абзый ишеккә юнәлде.
 – Хәерле сәфәрләр булсын, Габделхалик абзый! Сау гына булып торыйк без дә. Йортыгызга күз-колак булырмын, ваттырмам. 
Ибәтулла бай абзыйны капка төбенә кадәр озата чыкты. 

 Габделхалик бай салмак кына атлап китеп барды. 
– Тормыш җилләре нинди кешеләрне корган нигезеннән кубара! – дип, авыр итеп көрсенде Ибәтулла. 

 Идел буенда 1921–1922 елларда бик көчле ачлык башланган еллар иде. 

15 яшеннән кыргыз далаларына китеп йортлар салу һөнәрен үзләштереп кайткан, тирә-якта атаклы ташчы Ибәтулла да атларын сатып, килүче кешеләр белән гөр килеп торган мәһабәт йортының олы тәрәзәләрен такталар белән кадаклап, гаиләсен алып, ерак сәфәргә – Санкт-Петербургка юлга чыкты. 
– Кулларым эш белә, ачка үлмәбез, Аллага тапшырыйк, балалар! – дип, үзен дә, кызларын да, улын да юатты ир. 

 Авыр юл газапларыннан соң Ибәтулла гаиләсе Петербургтагы бер баракның 2 бүлмәсен алып, биредә яши башлады. Төзелеш серләрен шактый белгән Ибәтулланы юл төзелешенә биш куллап алдылар, улы Нигъмәтулла югары мәктәптә белем эстәде. Петербургта Нәгыймә паровоз депосында эшләүчеләргә ашарга пешереп торучы булып урнашты. Көн артыннан көн узды. Галимә белән Галия «Зингер» кампаниясендә эшләүчеләрнең керләрен юу эшенә алындылар. 
 Галимә өлкән кыз булганга, Ибәтулланың аны башлы-күзле итәсе дә килде, кызы 25 яшен тутырып килә бит! Галимә генә әтисе теләген һаман чигерә килде, Болын-Балыкчыда аның яратып йөргән, вәгъдә бүләге алган егете Дәүләтша улы Гәрәе көтә кебек тоела кызга. Ибәтулла авылда чакта ук кызын Гәрәйгә бирмәс өчен, сәбәпләрен табып кына торды, ә бер-берсен өзелеп яраткан ике яшь йөрәк аңа сиздерми генә сирәк булса да очрашып сүз алышкаладылар. Тик... ачлык араларны ерагайтты... 

 Галимә Петербургта юл төзелешендә таш җәйгәндә дә, күз явын алырлык бирнә сөлгеләрен бер кара икмәккә алыштырырга базарда торган чакта да күңелен тырышлыгы белән яулаган Гәрәйне онытмады, ачлык еллары артка чигенеп, кабат Балыкчыга кайту турында хыялланды. 

 Көннәрдән бер көнне Ибәтулла нык кына салкын тидереп каты авырып китте. Урынга яткач, кызлары Галимә белән Галияне янына чакырып алды да: 
– Галия кызым, синең кулың тегүгә бик оста, мин йорт төзешеп биргән Василий агай бүген сиңа «Зингер» машинасы кертер, эш хакын ул шулай түлисе итте. Кирәк кешеләргә тегү тегәрсең, тамагың да туяр, – диде. 
Галимә атасының үзенә ни юраганын сабырсызланып көтте. 

 Ибәтулла тамагын кырды да: 
 – Ә сиңа, кызым, бер дигән кияү таптым. Куллары эш белә – яхшы балта остасы, безнең як кешесе дә. Үзем исән чакта сине урнаштырасым килә. Алай-болай була калсам, сезне туган якка кияү алып кайтып җиткерер, – диде. 
Галимә баштарак әтисенә карышып караса да, чигенде. Кап-кара чәчле, чем-кара мыеклы, уртача буйлы, сабыр Гыйниятулла авызыннан ут чәчеп торган Гәрәйнең нәкъ киресе иде шул. 

«Яратмаган кешем белән ничек кенә яшәрмен, Гәрәй абыйга биргән вәгъдәм гомер буе газаплар», – дип, үз-үзен битәрләп яшәде Галимә. Көн артыннан көн узды. Галимә белән Гыйниятулла никахлашып, икенче баракка күчеп яши башлады. Ирнең, чыннан да, куллары оста икән, көн дә икмәк-шикәрдән өздерми хатынын. Беренче баласына йөккә узганчы Галимә дә юл төзелешендә эшләүчеләргә аш-су әзерләп торды. 

 Язга таба Ибәтулла бабай азрак рәтләнде. Бар кебек кием-салымны,  кирәк- ярак нәрсәләрне төенчекләргә бәйләп, кабат туган якларга кайтырга чыктылар. «Юл газабы – гүр газабы» дигәнне һәркем белә. Мең газап аша үтеп, Ибәтулла гаиләсен алып, Болын-Балыкчыга кайтып җиттеләр. Галимә ире Гыйниятулла белән Иске Әнәлегә юл тотты. 

 Ибәтулла оста авылга керә-керешкә андагы тынычлыкка игътибар итте. Ачлык еллары авыл халкын шактый кырган икән. Кайчандыр бала-чага тавышы белән гөрләп торган урамнар тып-тыныч. Үзләре урамына борылгач та, ирнең йөрәге күкрәгенә сыя алмыйча ярсып типте: «Йортыбыз нихәлдә икән?» Ибәтулла останы өенә кайтарган алты тәрәзәләре калын такталар белән кадакланган олы йорт янына килеп туктады. 

– Нәгыймә, уңганым, балалар, йортыбыз исән! Безне көткән! – дип, олаудан беренче Ибәтулла сикереп төште. Аның артыннан калганнар коелдылар. Ир капканың авыр йозагын ачып, ишегалдына узды. Ике ел эчендә яшел чирәм үскән ишегалдында сыңар эз дә юк. Кеше йөрмәгән. Каралты-куралар терлек-туарсыз торып, ямансулап калган. 
– Без кайттык, йортым! Синдә кабат тормыш учагы кабызырга кайттык. 

Ибәтулла оста нигезендә кабат тормыш башланды. 

Ерактан кайтучыларга беренче сәламне күршесе Гафият бирде. 
Ачлык үзенекен иткән, Гафият тә ябыгып, катырак җил чыкса, очыртып китәрлек кыяфәткә килгән. 
 – Йортны сакладым, күрше. Каршыга тукталган мосафирларны куркыткаларга да туры килде. Ничек инде, иң якын күршем йортын туздыртыйм? Юк! Әгәренки йозакка тотынучы булса, кулда гел балта йөрде, теләсә кемне чабып өзәргә дә әзер идем, Ибәтулла туган. 

Ибәтулла кесәсеннән тәмәке янчыгын чыгарып, тәмәке төрде дә Гафияткә сузды. Петербурныкы! Суырып кара, күрше! 
– Галимәне күрмим санә, – диде Гафият тәмәкесен озын итеп бер суыргач. 
– Ни бит, Галимәне кияүгә бирдем, Әнәл татарына. 
– Алай икән! Кешесе кешеме соң? 
– Яши-яши күрербез инде, Гафият. 
– Әйбәт булган. Кияүгә бирүең, дим. Барыбер Гәрәй дә өйләнде бит! Югары Ындырчыдан алды. Гәрәйнең өйләнгәнен ишеткәч, Галимәгә авыр булыр иде. Ярый әле кияүгә биргәнсең. 
– Алай икән! – дип куйды Ибәтулла. 

Ирләр шактый гына авылдагы тормыш турында гәп куерттылар. 

Кичен Нәгыймә иренә зур борчуын әйтте: 
– Сиңайтәм. Әминә кан косты бит әле бүген. Петербур һавасы килешмәде, ахры, кызыбызга. Йөткерә дә коса, йөткерә дә коса. Нишләп карарга булыр икән, сиңайтәм? 
 Әминә төне буе кызышып чыкты. Тын алуы авыр, чак-чак сулый. Вакыт-вакыт зәңгәрләнеп тә китә. 
 Иртән таң атуга Ибәтулла Апаска – духтырга юл тотты. Кызга духтыр алып килгән дарулар да ярдәм итмәде. Ике көн кызышып ятты да, унбиш яшен тутырып, җиләк кебек чагында дөнья белән саубуллашты. 

 – И балакай, туган нигезенә кайтуны гына көткән икән, читтә күмелеп каласы килмәгән, – дип, бик авырлык белән Әминәне соңгы юлга озаттылар. Шаян, көлеп, туганнарының күңелен матур җырлары белән тутыручы Әминә китеп баргач, йорт әллә нинди сагышлы төсмер алды. Чая Галимәнең дә йортта булмавы үзен бик сиздерде. Нәгыймә башкаларга күрсәтмичә генә, мич авызында коймак салганда «сыгылып ала». Ибәтулла күрмәскә тырышса да, хатынының баласы өчен өзгәләнүен сизә, андый чакларда Нәгыймәне ничек тә юатырга тырыша. 
 – Уңганым, бу атнада ук бакчаны сукалап, бәрәңге утыртырбыз. Орлыкка бәрәңгене Пүчинкә базарыннан ничек тә юнәтермен. Сәвитләр йортына төшеп, эш белешеп менәрмен. Ничек тә яшәп китәрбез, – дип куйды. 

Йортта атсыз яшәү кыен. Ибәтулла Петербурда азрак маяга дип җыйган акчасын алды да, Пүчинкә базарына китте. Аннан үзенең кара турысына охшаган ат белән кайтып керде. 
 – Бу кулларыма булыр әле, кирпеч эше дә булыр, чыгып китәргә кирәк булганда, кеше күзенә карап, ат сорап торып булмый. 

 Петербурда партия мәктәбендә укыган, русча яхшы сөйләшә белүче, шәп оештыручы Нигъмәтулланы Тәтеш уездын җитәкләргә куйдылар. Егетнең белемле булуы, үз сүзендә нык торуы кайбер җитәкчеләргә ошап та бетмәде. 
– Әтиең бөтен тирә-якта байларга йортлар, кибетләр төзегән, байлар белән дус булган. Сиңа фамилияңне алыштырырга туры киләчәк, әгәр киләчәктә дә урында эшлисең килсә, – дип, мәсьәләне кабыргасы белән куялар. 
 Егет әтисе белән бу хакта кайтып киңәште. Ибәтулла нәсел фамилиясен дәвам итәрдәй бердәнбер улының фамилияне үзгәртергә туры киләчәген авыр кичерде. Алай да: 
 – Эш фамилиядәмени, улым, эш синең саф күңелеңдә бит! Безнең бабайның атасы Бикбулат атлы булган. Әгәренки сиңа бу исем ошаса, фамилияңне шулай ал, Бикбулатов дип. 
 – Әткәй, безнең бабай да булгач, паспортымны шулай алырмын. Сезгә дә, миңа да сүз килерлек булмасын инде, – дип, Нигъмәтулла әтисе белән килешүен белдерде. 

Тырыш егетне Шонгаты уездын җитәкләргә күчерделәр.


Атны өйдә иң күбе Һәдия яратты. 
 – Әткәй, әткәй, бу атның маңгайлары бигрәк карлыгач канаты кебек. Атны Карлыгач дип кушыйк әле, – дигән Һәдиягә, ир каршы килә алмады. Һәдия үзе дә әтисе өйдә чакта гел аның янында бутала бит. Апалары тормышка чыккач, өйдә әнкәсенең кул арасына керүче дә шул Һәдия генә инде. Абыйсы Тәтештән, Шонгатыдан кайтып керми. 

 Ибәтулла үзе тимерчелектә эшкә кереште. Гәрәй белән дә көн дә күрешергә туры килә. Бер көнне Ибәтулла Гәрәйгә сәлам биреп, үзе сүз башлады: 
– Өйләнгәнсең икән! Улың да туган дип ишеттем, Гәрәй энем! 
– Туры килде инде, Ибәтулла абзый... Тормыш алып барырга кирәк бит. Улым Фәйзрахман атлы. Бер яше тулды. Галимәнең тормышы ничек соң, Ибәтулла абзый? 
Ибәтулланың сер бирәсе килмәде: 
– Иске Әнәле егете белән никах укыттык. Уллары Хәбибулла үсеп килә. Галимә тырыш бит ул безнең, патшага да ярарлык кыз иде. 
– Шулай анысы, авылның бер дигән кызы иде инде. Безгә язмаган менә, – дип, сүзне шунда кырт кисеп, Гәрәй оста яныннан китеп барды. 

 Галиясен яучылап килгән Кормаш татары Габдулла Ибәтулла белән уртак телне тиз тапты. Габдулла балта эшенә бик оста икән. Кешеләргә тактадан капкалар, коймалар, агач урындык-өстәлләр ясый. Никах мәҗлесенә Әнәледән Галимә белән Гыйниятулланы дә чакыртып җибәрделәр.
Тыйнак кына никах мәҗлесе оештырып, Галияне Кормашка озаткач, Ибәтулла бераз ямансулап та алды. 

 Галимә Галияне озаткач, Хәбибулласын җитәкләп, Хәлилрахманын күтәреп алмагач бакчасына чыкты. Ибәтулла кызы белән сүз алышырга җае чыкканга сөенеп, бакчага керде. 
– Кызым, тормышларыгыз ничек соң? Тамакка аптырамыйсызмы? Син оялып торма, үз балам бит, кирәк чакта кияүне җибәргәлә безгә. Бар кебек нәрсәдән өлеш чыгарырбыз. Әле синең бирнәгә җыйган бүләкләрең дә бар, бездә калган. 
– Әй, әткәй, алар миңа нигә инде хәзер. Мин бит аларны Гәрәйгә чыксам дип әзерләдем. Бәхетсез мин, әткәй, яраткан кешемә бирмәдең, бик бәхетсез мин... 
Ибәтулла кызының бу сүзләреннән тетрәнеп китте. 
– Кызым, әллә соң? 
– Нәрсә әллә соң, әткәй? 
– Ни дим, Гәрәй белән сөйләшимме әллә, гафу сорыйммы... Арагызга мин кердем бит. Гафу да мин сорарга тиештер, кызым. Тик... 
Ибәтулла кызының күңелен яралап, Гәрәйнең инде өйләнгән булуын, улы барлыгын сөйләп тормады. 

Галимә яшьле күзләрен сөртеп алды. 
– Соң инде, әткәй. Минем Гыйниятулладан ике улым бар. Өченче баламны күкрәк астымда йөртәм. Соң, әткәй! Син мине бәхетсез иттең! Һәдиябез күңеле теләгән кешесенә тормышка чыксын, каршы килмә, – дип, Галимә бакчадан чыгып китте. 
 Бу минутта Ибәтулла үзен кая куярга белмичә, бакчаны арлы-бирле әллә ничә тапкыр әйләнде. Үз баласының бәхетенә балта чапкан икән ләбаса ул! Ә бит Гыйниятулланы бик яратып биргән иде югыйсә. Гыйниятулла сабыр, салмак ир, ордым-бордым түгел, хатын-кызга да мөнәсәбәте яхшы кебек күренгән иде. «Нинди генә булса да, кияү Галимәгә үзен яраттыра алмаган икән! Гәрәйне оныта алмаган икән Галимәм», – дип, туктаусыз уйлап, ир үзен гаепле санады. 

 Кайчандыр өстәл тирәли утырган гаилә кечерәеп калды. Бу моңсулык Нигъмәтулла Кормаштан килен төшергәч, бераз вакытка үзгәреп торды торуын. Үзе мәктәпкә укытучы булып күчте. Килен Нәгыймә белән йорттагы эшләрне башкарды. 

 1926 ел Ибәтулла Рәхмәтуллин тормышында зур вакыйгасы белән истә калды. Тирә-якта авылдашлары өчен җаны-тәне белән борчылып, ярдәм итеп яшәгән Ибәтулла Габдерхим улын Казанга съездга делегат итеп җибәрделәр. 

Казанда беренче генә булуы түгел Ибәтулланың. Столыпин съездына килгәч тә, делегатларга акчасын да, материалын да биргән иделәр. 
Бу юлы да корылтайдагы халыкның күп, аеруча татарларның күплегенә игътибар итте оста. Ибәтулла кебек төзелеш эшләре белән яшәүче архитекторлар белән танышты. Дәфтәренә аларның салган зданияләрен карап, терки барды. Кирпечнең формалы бизәкләрен күчергәләп алды. Ничә йорт салып, түгәрәк тәрәзә уйганы булмады ирнең. Аны ясау ысулларын сорашты. 
Зур залда Татарстан кануны турында сөйләделәр. Калинин иптәш үзе дә бик аңлашылырлык чыгыш ясады. Аның: «Бөтен влач крәстиян белән эшчеләргә!» – дип сөйләвенә Ибәтулла да башкалар белән бергә бик каты кул чапты. 
 Кирпеч сугу остасы Ибәтулла Рәхмәтуллин Калинин белән янәшә утырып сурәткә төште. Казаннан Ибәтулла эшче-крәстиян хөкүмәте өчен кулыннан килгәннең барын да эшләргә дигән теләк белән кайтты. Яңа оешып килгән артельләргә Ибәтулла шикелле куллары эш белгән кешеләр бик кадерле иде. Болын-Балыкчыда Габделхалик байның җил тегермәне тузу алдында тора иде, яңа кирпечләр сугып, аны төзәтте. 

 Ибәтулла Тәтешкә җыенып ята иде. Күкрәге кысып-кысып ала. Тагын ниндидер борчулы хәл булыр төсле. 
– Нәгыймә, Тәтешкә узышлый, Галимәләргә дә туктармын. Салган икмәгең булса, бераз шикәр белән күчтәнәчкә куй әле. Оныкларга күлмәк-чалбарлык киндереңне тык шул төенчеккә. Күптән күзгә-башка күренгәннәре юк. Кияү дә килеп чыкмый, Галимә дә, – диде. 
 Ибәтулла Карлыгачны тарантаска җикте дә юлга кузгалды. 

Апасны чыккан гына иде, Әнәле өстендә күтәрелгән кара төтен ирне сагайта калды. «Янгын!»
– И Раббым, кемнәрне генә урамга чыгарасың икән?! Безнекеләр тирәсендә генә була күрмәсен тагын! 
 Ибәтулла Карлыгачны кызулата төште. Гыйниятулла кияүләр урамыннан күтәрелә түгелме соң бу төтен дигәне?! Останың йөрәге иртән белеп чәнчегән икән – Галимәләр урамына килеп керүгә, янгынның ике йортны ялмап алуын күреп, ир нишләргә белмәде. 

Галимәләр йорты дөрләп яна, күршеләре өе инде кара күмергә әйләнергә өлгергән иде. 

– Әткәй, беттек! Бар да күккә очты! – дип, ачыргаланып кычкырган тавышка Ибәтулла тарантастан сикереп төшеп, тыкрыкта улларын бишмәткә төреп маташкан кызына таба чапты. 
– Кызым, балалар, балалар исәнме? 
– Алып чыктык. Йорттан бер самавыр белән керосинканы гына ала алдык. Урын-җирдән бер ястык чыкты. Бар да төтен, ут эчендә калды. 
– Гыйниятулла кайда? 
– Әнә, берничә ир белән коедан су ташыйлар. Янгынны арттагы киртәгә үрләтмәстән тырышулары. Эх, әткәй! Янды, бар да янды... 
Ибәтулла тыкрыкта бишмәткә чорналып утырган оныкларын икесен ике ягына күтәреп тарантаска алып килде. Битләре корымга буялган ике малай бабаларының муенына чатырдап ябышып, тарантаска төшми тордылар, куркулары көчле булган, күрәсең. 

Янгын күршеләреннән чыккан икән. Күршеләре Гашыйк өй артында торган салам өеменнән ут күтәрелүен күреп алган. Ялкын өй башындагы саламга үрләгән. Көчле җил ялкын телемнәрен Гыйниятуллалар йортына күчергән. 
«Карактан ни дә булса кала, пожардан берни калмый» диюләре хак шул. Янгынны сүндереп бетергәч тә, анда-монда төтенләп торган кисәүләрне туздырырга туры килде. 

Ибәтулла: 
– Кияү, оныклар белән Галимәне үзебезгә алып китәм. Кеше өстендә торганчы, үзебездә балаларга яхшырак булыр. Нәгыймә дә, Һәдия дә карашыр. Син ни диярсең? – дип, Гыйниятуллага эндәште. 
– Ярар, бабай, мин киртә башында гына йоклармын инде. Сыерны сезгә сөйрәп йөреп булмас. Сөтен күршеләр саугалап бирер әле, – дип килеште. 
Ибәтулла Тәтешкә бармаска уйлап, Галимә белән оныкларын Болын-Балыкчыга кайтарып куйды. 

    Галимәләрнең икенче тапкыр бернәрсәсез калып януы Ибәтулланы утка салды. Салкын көзләргә киткәнче, кияве белән кызына кечкенә генә булса да ызба оештырып бирәсе инде. Өченче балалары туарга торганда, кеше өстендә тора алмаслар. 
Оныклары Нәгыймә дәү әниләрен бик яраттылар, артыннан бер дә калмыйлар, итәгенә ябышканнар. Кайчан гына тып-тын торган өй тагын гөрләп яшәп китте. Ибәтулла үзе дә кечкенә малайлар исенә сусаган булган – өйгә кайтасы гына килеп тора. Галимәнең дә сеңлесе Һәдия белән серләре бик килешә, Һәдия, Аппак абтый, дип өзелеп тора.
 Балалар белән никадәр рәхәт булса да, Галимәләргә йорт белешергә дип Ибәтулла Йомралыга чыгып китте. Белгән авыл, бәлки ,байлардан калган берәр келәтне йорт итеп ясап булмасмы дип, үз-үзенә план корды ир. 

 Юлы уңды останың. Урам якка ике, ишегалды ягына караган тагын ике тәрәзәле җыйнак кына йорт килешеп кайтты. Кайтышлый кияве янына Иске Әнәлегә туктады. 

Гыйниятулла янып бетмәгән бүрәнәләрне юынгалап йөри иде. 
– Нинди җилләр ташлады, бабай? 
– Сезне йортлы-җирле итмичә торып, җилләр мине гел сезнең якларга ташлар инде ул, кияү, – диде Ибәтулла. 
Бүрәнә өстенә утырып бергә тәмәке көйрәттеләр дә, яңа өйне алып урнаштырыр паҗманы урап кайтырга булдылар. Тыкрык кырыендагы урамда бер буш паҗма бар икән. Урыны ярыйсы гына, чишмәгә дә ерак түгел. Терлек-туарга чокырда үлән бетмәгән. Бу кырый урамда унлап йорт кына. 
– Кияү балакай, иртәгә иртән килеп җитәрмен. Йортны Пүчинкә урысларыннан сүттереп, берничә олау белән төяп кайтарырбыз. Бер атнада җыеп чыгарбыз дип уйлыйм, – диде оста. – Синең дә кулың аркаңнан үсмәгән, эш рәтен белә, калган балта эшләрен үзең дә башкара аласың. Йортны сипләп чыгарга мүкне авылдан белешермен. 

 Атна-ун көн дигәндә, йортны торырлык итеп эшләп бетереп, Ибәтулла мич тә чыгарып бирде. Ишекне бер көтмәгән җирдән Ибәтуллага тимер тупсалары белән әзер килеш, ул чакта авыл тимерчелегендә эшләгән Гәрәй китереп бирде. 
 Ибәтулла: «Күпмегә?» – дип хакын сораса да, Гәрәй әйтмәде. Бары: 
– Галимәгә миннән бүләк булсын! – диде дә китеп барды. 
Ибәтулла бер арбага сөяп куйган агач ишеккә, бер китеп барган Гәрәйгә карап, авыр итеп көрсенде генә. Эченнән: «Нинди олы йөрәкле бу җегет! Кызымны бик яраткан, күрәсең!» – дип уйлады. 

 Оныкларны алып, Әнәледәге йортка кайтарасы көнне Галимәнең тулгагы тота башлады. 
– Сиңайтәм, Галимә оланын тапканчы сабыр итик мәллә? Кечкелдүкне карашырга монда Һәдия дә бар, Галимә үзе дә бер-ике көн хәлләнгәч китәр. 
 – Ярар, ярар, Нәгыймә! Мин үзем генә Әнәледән әйләним әле булмаса. Кияүгә дә әйтермен. 
Аннары Ибәтулла кызына эндәшеп: 
 – Һәдия, кызым, әйдәле минем белән син дә! Өйне җыеп-юып чыгарырсың. Нәгыймә, Галимәнең үз бирнәсеннән калган кашагаларны, паласларны да биреп җибәр булмаса! – дип, йорт эченә чыкты. 
Һәдия өйдән зур бер төенчекне күтәреп, Нәгыймә ике палас тотып, тарантаска чыгарып куйдылар. 
– Кияүгә икмәк белән корт та куйдым, сиңайтәм, – дип, Нәгыймә юлчыларны озатып калды. 

Галимә ул көнне тупырдап торган кара бөдрә чәчле ир малай тапты. Ибәтуллалар белән бергә Гыйниятулла да утырып кайткан иде. 

Чупылдатып имчәк имеп яткан малайны күргәч, Ибәтулла сокланып та, яратып та: 
– Кара, кара, нинди ачыгып туган безнең онык! – диде. 
Кич мулланы чакырып, яңа туган малайга Рифхәт дип исем куштырдылар. 
Гыйниятулланы уллары сагынган иде. Икесе ике як тезенә атланып алдыннан төшмәделәр. 

– Галимә, улыбыз озын гомерле булсын! Безгә ярдәмче булсын! Синең кебек бик матур малай! – дип, хатынының кулын кысты. Галимә сызлаган тәнен чак кузгатып, иренә авыз чите белән генә елмайды. Ярата, ярата аны Гыйниятулла! Үзенчә, тыйнак итеп ярата. Бу минутта чем-кара мыеклы, кыйгач кара куе кашлы, зәңгәр күзле Гыйниятулла хатынга бик сөйкемле күренде. 

Мулланы озата чыккан Ибәтулла капка төбендә Гәрәй белән очрашты. 
– Тагын бер оныгың туган икән, Ибәтулла абзый! Сәламәт җегет булып үссен! 
Аннары Гәрәй кесәсенә тыгылып, матурлап сабын төрелгән батист яулык алып, остага сузды: 
– Батыр хатын ул таба! Батыр кызыңа бездән бәби күчтәнәче, сабыны белән Галимә улын юар. Үзең тапшырырсың инде, мин йортка кереп тормыйм, – диде. 
Ибәтулла кайчандыр чын дошманга санап йөргән Дәүләтшаның улы Гәрәй каршында көчсез иде. 
– Аллаһының рәхмәте булсын, Гәрәй, энем! Йортыңа бәхет керсен, туасы балаларың сиңа хөрмәтле булсыннар! – дип озатып калды. 

Бүләкне Ибәтулла башкаларга күрсәтмичә, кесәсенә салып куйды. 
«И оланнар, арагызга кереп бик зур ялгышлык эшләгәнмен шул! Инде гаиләләрегезне туздырмыйча. матур гына гомер кичерергә язсын икегезгә дә!» – дип, терлекләрен карарга тотынды. 

Иртән бик иртә Әнәлегә китәргә җыенган Гыйниятуллага бабасы бер атын арбага җигеп, бер өстәл, берничә урындык куеп озатты. 
– Галимә бер-ике көн бездә торсын әлегә. Аннары үзем илтеп куярмын, – диде. 
Киявен озатып кергәч, Ибәтулла баласын имезеп утырган кызы янына килде. 
– Галимә, кызым, Рифхәтебезнең бәхете үзе белән туды. Кечкенә генә булса да, үз куышыгыз булыр, йорт ярыйсы гына килеп чыкты. Сиңа суга йөрергә чишмәсе дә ерак түгел. Суы бик тәмле! Үзем эчеп карадым. Улларыгызны саулык белән тигезлектә үстерергә Аллаһы Тәгалә сезгә көч бирсен инде. 

Ир, камзул кесәсеннән кызыл батист яулык белән бит сабыны чыгарып, Галимәгә сузды: 
– Сиңа бәби күчтәнәче, кызым. Аңардан. Кичә миңа калдырып китте. Әйбәт күңелле икән ул. Әнә бит йортыгызга ишекне дә ул ясап китерде. 
Галимә атасына күтәрелеп карады. 
– Гәрәй абыймы, әткәй? 
– Исемен әйтмәсәм дә, йөрәгеңдә инде, кызым. Ишекне дә, сабын белән яулыкны да иреңә кузгатып торма, яме, кызым. Гыйниятулла да бик ярата бит сине. Ир-ат хатын-кызны көнләшүчән була. Кайчак серләреңне үзең генә белеп торсаң да ярый. Мин әле әңкәгезгә дә әйтмәдем. Гәрәй дә гаиләле ир бит инде. Бер ул үстерә. Хатыны икенчегә көмәнле икән. Тыныч кына яшәсен инде ул да. Син дә аңардан өметеңне өз инде, кызым. 
– Ярар, әткәй, – диде Галимә. 
Аннары сабынны борын төбенә китереп иснәде. 
Аның бу гамәлендә әткәсе дә кызының бүләк хуҗасын никадәр сагынуын тоемлады. 

 Ике көннән Гәрәй бүләк иткән кызыл батист яулыкны артка чөеп бәйләп, улларын алып, Галимә Әнәлегә китеп барды. Ибәтулла оныкларын авылларына үзе илтте. Тимерчелектә эшләүче Гәрәй урамнан тарантаста китеп баручы кызыл яулыклы Галимәне карашы белән күмелгәнче озатып калды. «Яраткан Галимә бүләгемне, яраткан! Их, Галимә, Галимә!» – дигән җылы хис Гәрәйнең күңелен озак юатты. 
 Ибәтулла оныклары белән кызын яңа урынга – Чокыр башы урамына китергәнне Гыйниятулла да ун күз белән көткән. Бабасына рәхмәтле булуын көрәк хәтле куллары белән Ибәтулла останың кулларын кысып аңлатты. 

Чокыр башында яңа нигездә яңа тормыш башланды. 

 1927 ел Ибәтулла гаиләсенә кабат әйтеп аңлата алмаслык олы кайгы китерде. Буа кантоныннан киңәшмәдән кайтканда, Нигъмәтулла салкын тидереп урынга ятты. Аны инде әтисен таный башлаган улы да, хатыны да кабат тормышка кайтара алмады. Ибәтулла бердәнбер улын Казан шәһәренә алып китте. Табиблар авыруны өметсез, дип, Ибәтулланың соңгы өметен дә кистеләр. Бер атна дигәндә, Нигъмәтулла – гайрәтле, шәп оештыручы белемле яшь ир 24 яшендә вафат булды. 
 – Нигеземдә нәселемне дәвам итәрлек ир бала да калмады, – дип, үксеп-үксеп елады Ибәтулла. Улын дәвалаган табиб турында начар сүзләр йөрде. «Көндәшләре Нигъмәтулланы агулап үтерткәннәр, табибы акчага сатылган», – дигән сүзләр ата кешегә килеп иреште. Улының мәетен авылга алып кайтырга рөхсәт итмәүләреннән дә шикләнде Ибәтулла. Нигъмәтулланы Казан шәһәрендә җирләделәр. 
Килен исә ире үлгәч, атна да тормады, Ибәтулла йортыннан китеп барды. 

 Кайчак Ибәтулла оста кичләрен Петербурдан кайткан креслосына чума да, күзләрен ишеккә төбәп озак кына уйланып утыра. Андый чакларында аны Нәгыймә дә, Һәдия дә борчымый. 
Ибәтулла күзләрен йомып, бакыйлыкка күчкән газиз парәләрен – балаларын хәтер төпкеленнән барлый. Менә-менә чыр-чу килеп: «Әткәем!» – дип, Гөлҗиһаны белән Нурҗиһаны ишектән килеп керер сыман... Сафиулласы, Хикмәтулласы аваз салыр кебек... Гел җырлап йөргән Әминәсе әтисе тирәсендә җырлап әйләнер төсле... Ул да түгел, кулына бер төргәк гәҗитләр тоткан Нигъмәтулласы: 
– Әткәй, менә дөньяда ниләр бар! Танышып ал! – дип, ишек ачар кебек тоела. 
Ибәтулла күзләрен чытырдатып йомып, кабат ача... Әмма бу балалары бакыйлыкта шул инде. 

– Кулымнан килгәннең барысын да сезнең өчен эшләдем, газизләрем! Миңа рәнҗеп ятмагыз! – дип, кул аркасы белән битен чылаткан күз яшьләрен сөртеп ала. 
– Сиңайтәм, сиңайтәм, – дип, түр якка кереп Нәгыймә эндәшмәсә, тагын күпме шулай сагышланып утырыр иде икән ир. 
– Кырыс бу тормыш дигәнең, уңганым, ай-һай, кырыс! – ди дә кече якка хатыны белән кызы янына кичке ашка чыга. – Миңа бу хәсрәтләрне онытыр өчен зур төзелешкә алынырга кирәк, Нәгыймә! Үземне эш белән генә оныттыра алачакмын. Бел шуны! 

Хатыны иренең иңбашына сак кына кагылып ала да: 
– Ибәтулла, синең яшеңдәге ирләр күбрәк өйдә селкенә, җаным. 
– Ә нәрсә булган минем яшемә? Алтмыш алты әллә ни күп түгел әле ул! 
 Ирнең сүзен фәрештәләр ишетеп торган диярсең, иртән Ибәтулланың ишеген авыл бригадиры белән таныш түгел бер ир какты. 
– Ибәтулла абзый, сине районга чакырталар. Менә вәкил сине алырга килгән. 
– Хуш, туган! Йомыш нидә соң? 
– Ибәтулла останы Апаска алып килегез, диделәр. Йомышны урындагылар куша, мин түгел, Ибәтулла абзый, – диде таныш түгел ир. 

Ибәтулла Апастан килгән вәкил белән Советлар урнашкан кечкенә иске бина янына килеп туктый. 

Түрдәге өстәл артында утырган кеше ишек ачылган тавышка башын күтәрде. 
– «Ирештек» авыл хуҗалыгы артеленнән Ибәтулла Рәхмәтуллин, – дип, оста солдат кебек көчле тавыш белән үзен таныштырып алды. 
Түрдәге кешене Ибәтулла танып алды. Кадыйр Халиков үзе икән! 
– Беләбез, Ибәтулла иптәш, менә сиңа зур эш ышанырга торабыз. 
– Ул зур эшкә ярдәмче куллар булыр бит? – дип сорады Ибәтулла. 
– Булыр, булыр. Үзең беләсең: Апас авылында зур ике катлы йортлар күп түгел. Дөрес, авыл байлары Габделкадыйр, Мөхәммәтшәриф, Җәләл байлар бер-берсеннән көнләшеп подваллы, икешәр катлы зур йортлар төзеткән.. Янәшәләрендә кибетләре дә халыкны үзенә тартып торган, әмма да ләкин без бүгенге көндә ул контрларныкыннан ким булмаган Советлар йортын төзергә тиешбез. 

Ибәтулла бу чакта үзенең дә буш урын түгеллеген күрсәтергә тырышты. 
– Ул байларның йортларын да мин салдым бит, әгәренки белсәгез, – дип әйтеп куйды. 

Халиков күзлеген салып, Ибәтуллага сынап карады. 
– Анысын да беләбез, иптәш Рәхмәтуллин. Ул контрларны Себергә озаттык бит. Безгә яңа хөкүмәтне күтәрергә, яңа идарә йортларын салырга кирәк, бик кирәк! Сез Совет хөкүмәтенә каршы түгелдер бит, иптәш Рәхмәтуллин? 
– Сез нәрсә инде? Мин бит гади крәстиян. Аннары мин бит бай, ярлы дип аерып карамадым. Кем миннән йорт, келәт, капка, лавка төзетергә уйлады, сорады – шуларның барысына да төзеп бирдем. Хәзер менә авыл артеленә дә булышып яшим. Ибәтулла Кадыйр Халиковның Болын-Балыкчыдан булуын белсә дә, җитәкченең үзе кебек араны саклап сөйләште. Димәк, җитәкче урын шуны таләп итә. 
– Анысын да беләбез, иптәш. Шуңа күрә сезгә сөрген җилләре кагылмаган бит! Байларга күп йортлар салды дип, сезне дә кулаклар белән бергә сөргенгә озатмаганнар диюем. 

 Ибәтулла Идарә җитәкчесенә әйләндереп сыңар сүз әйтмәде. Бу вакытта үзе йортлар төзеп биргән, туган нигезеннән сөрелгән барлык байлар аның күз алдыннан узды. Улы Нигъмәтулланың фамилия алыштырган чаклары исенә төште. Партия вәкилләре аның улының да шулай кабырга астына ут якканнар, күрәсең. Бүлмә бераз тыныч торды. Аннары җитәкче: 
– Менә шул, озын сүзнең кыскасы, сез хәзер Советлар йорты урынын карарга барасыз, иптәш Рәхмәтуллин! Карагыз, уйлагыз, никадәр материал, кеше кирәк булачак, миңа кире әйләнеп килгәч, әйтерсез, – дип, бүлмәдән чыгарга мөкинлекне аңлатты. 

Ибәтулла район вәкиле белән яңа төзелеш буласы урынга килде. Күкрәк кесәсеннән күн тышлы дәфтәре белән карандашын алды. 
– Төзелеш квадратын зур итеп алырбыз. Ике катлы ызданияне торгызыр өчен күпме кирпеч кирәклеген санап карагач та әйтермен. Мондый зур ызданияне салыр өчен миңа бер артиль кеше кирәк булачак. 

 Ибәтулла Советлар йорты салынып беткәнче Болын-Балыкчыга да берничә тапкыр гына кайтып килде. Район җитәкчелеге көнгә әллә ничә тапкыр төзелешне күзәтеп йөрде. Ибәтулланың намуслы эшләвен күреп, артык сүз озайтмадылар. Кирәк чакта Апастан өенә кайтарып та куйгаладылар. 1930 елның көзенә ике катлы бина салынып бетте. 

Район бинасы булгач, йортны Ибәтулла артык бизәкләмичә генә, зур тәрәзәләр калдырып төзеде. 

1930 ел Ибәтулла останы шатландырды да, хәсрәт диңгезенә дә атты. Үзе салышып биргән агач йорт та Галимәләргә озак шатлык китермәде. Көзге көнне Чокыр башындагы йортларның берсенә яшен сугып, янгын чыкты да, җил-давыл урамы белән бөтен йортларны кара күмергә әйләндерде. Галимәләр тагын йорт-җирсез калды. Галимә ул чакта Иске Әнәле мәктәбендә аш пешерүче булып эшли иде. Мәктәп директоры белән сөйләшеп, Гыйниятулла 5 баласы һәм хатыны белән мәктәпнең бер бүлмәсенә күченеп яши башлады. Мәктәптә торганлыктан, Гыйниятулла мичкә ягар өчен утынын да ярды, мичләрен дә якты. Галимә мәктәп балаларына аш-су әзерләп яши бирделәр. Сыерны колхозга кергәндә, хөкүмәткә биргән иделәр. Хәер, үзләрендә калган булса да, сыерга урын булмас иде, чөнки мәктәпнең утын сараеннан башка бүтән ярдәмче келәтләре юк иде. 

 Апаста Советлар йортын салганда, Ибәтулла җаен китереп, Әнәлегә берничә тапкыр килгәләде. Берсеннән-берсе кечкенә оныкларга архитекторның кесәсендә ни дә булса табыла иде: йә клиндере, йә шикәр кисәге, йә карандашы. 
 Карандашка күбрәк Хәлилрахманы кызыга. Ул бабасы килгән саен үзе өйрәнгән шигырьләрен сөйләп калырга тырыша. Оныклары бабаларын таный, теле ачылганнары: «Тәти бабай!» – дип, кочагына атыла. Ирнең күңеле шул нарасыйлар янына атлыгып тора. Советлар йортын тизрәк төзеп бетереп, оныкларын Болын-Балыкчыга алып китәсе килә. 

 Кирпечләрне вакытында ташып торгач, төзелеш кызу барды. Әртиль кешеләре дә чирак (уңган) булып чыктылар: Ибәтулла ни генә әйтсә дә, сүзен тыңлап, төзелешне сүз китермәслек итеп алып бардылар. 

 Советлар йортын район җитәкчелегенә тапшырган көнне архитектор дулкынланды да, борчылды да: барлык җирен ошатырлармы икән? Йортның здания эчендәге баскычларын ни диярләр? Тәрәзәләргә карата кимчелек тапмаслармы? Йортны карап чыккач, район җитәкчесе Халиков урамга чыкты, төзүчеләр дә аның артыннан. 
Район җитәкчесе Ибәтуллага карап, янына чакырып алды. 
– Иптәш Рәхмәтуллин! 
– Әйе, тыңлыйм, – диде Ибәтулла. 
– Болай ук удачно килеп чыгар дип уйламаган идем. Мин полностью риза сезнең эштән, иптәш Рәхмәтуллин! Хезмәт хакын алырсыз. Миннән нинди ярдәм кирәк була, сорарсыз. 

Ибәтулла «тимерне кызуында сугарга ярата» торган ир, җитәкчегә туры карап: 
– Бер гозерем бар иде барын. Урынсыз булмаса инде... 
– Әйтегез! 
– Үземә түгел, кызым өчен борчылам. Янгында бернисез калдылар. Биш баласы белән Әнәле мәктәбендә яши. Ире бар, өлкән конюх булып эшли. Кызым Галимә үзе мәктәптә балаларга аш-су әзерли. Кечкенә генә йорт әмәлләп кышка кадәр кертәсе иде үзләрен. Буралык булса, үзем дә булышыр идем дә... 
Ибәтулла, тынып, җавап көтте. 

– Уйларбыз. Тик бит, иптәш Рәхмәтуллин, сиңа да тагын бер зур төзелештә эшләргә туры киләчәк. 
– Мин риза. Кулларымның көче генә җитсен. Әле җитмешкә кадәр тагын бер ел бар. Ярдәмем тиярлек булса, җитмешне узгач та эшләрмен, Алла боерса. 
– Монда Алла ярдәм итмәячәк, бар да үзегездән тора. Буралык турында бүген сөйләшермен, ярдәм итәргә тырышырбыз. Иртәгә иртән үземә сугылырсыз, – дип, Халиков сүзне беткәнгә санап китеп барды. 

Ибәтуллага бураны бүген үк китереп тоттырдылармыни – шатланып Балыкчыга юл алды. 
– Нәгыймә, Нәгыймә, яхшы хәбәр алып кайттым, – дип, өйгә каударланып кайтып кергән иренә хатыны аптырап карады. 
– Сиңайтәм, безнең урамга яхшы хәбәрләр сирәк керә шул! Нинди хәбәр? 
– Район җитәкчесе үзе «булышырмын», диде. 
– Нәрсәгә, сиңайтәм? 
– Галимәләргә буралык сорадым. Кышка кадәр йорт торгызырга бит инде кызыбызга. Без булышмасак, кем булышыр? 
– И сиңайтәм, аны әйтәсең икән? Менә сиңайтәм, әле Габдулла белән Галия кереп чыкканнар иде. Галия әйтә: «Әллә Аппак абтыйның Хәлилрахманын үзебезгә тәрбиягә алыйкмы икән?» – ди. «Чая, ушлы малайга охшаган. Габдулла да ярата ул малайны. Безнең улыбыз булыр иде. Аппак абтыйның болай да дүрт баласы кала ич», – ди. 

Ибәтулла хатынына аптыраулы караш ташлады. 
– Ник, үзләренеке булмыймы икәнни? 
– Булмый, ахры, сиңайтәм. Галия кияүгә киткәнгә шактый бит инде! 
– Иртәгә Апаска Халиковка баргач, Әнәледән әйләнермен, уңганым. Галимә ни дияр тагын. 
Төн бигрәк озак кебек тоелды Ибәтуллага. Аның тизрәк таң аттырасы, Апаска барып, Кадыйрдан яхшы җавап ишетәсе килде. 
 Кояш Кыз тавы ягыннан бигрәк акрын күтәрелде, әйтерсең лә Ибәтулла кебек эшләп арыган. Хәер, көне буе бар нәрсәгә җылы өреп йөри торгач, Кояш та арый торгандыр инде. 

Иртәнге чәйне эчкәч, Ибәтулла йорттагы эшләрен тиз-тиз башкарды да, атын җигеп, Апаска юл тотты. Күңел дигәне җырлый әле ирнең бүген: 
Ком буранын туздырабыз, 
Бик күп юллар узабыз. 
Ай узабыз, ел узабыз
Якты юллар сызабыз... 
Карлыгач, хуҗасының җырын тыңлап, акрын гына юрта. 
– Йә, малкай, эшләребез уң булсын бүген! 
Ком буранын туздырабыз, 
Куркытмый безне комнар. 
Озын булып арытса да, 
Уңышлы булсын юллар. 

Ибәтулланың кәефе шәп. Теленә әллә каян гына җыр сүзләре килеп тора... Сузмыйча гына, дәртле итеп җырлый торганнары! 
Көйләп килә торгач, ир Апаска килеп җиткәнен сизмичә дә калды. Район җитәкчесе кабинетында икән! Бераз гына ачык ишек аша Халиковның телефон трубкасыннан кем беләндер кызу-кызу сөйләшкәне ишетелә. 
Җитәкче бераздан трубканы куеп, өстәл өстендәге кәгазенә нидер сырлады да тәрәзә янына килде. Ибәтулла ишек какты. 
– Керергә мөмкинме икән, Кадыйр энем? 
– Ә, Рәхмәтуллин?! Уз әйдә! Исемдә, буралык сораган идең. Исемдә! 
Бишкә алтылы буралык бар. Шуннан зуррагы юк. 
– И Кадыйр энем, бусы да бик яхшы! Аннан тагын бер буралык табып өстәп ясарбыз. 
– Егетләргә әйтермен, Әнәлегә илтерләр. Кая бушатырга икәнен күрсәтерсең, иптәш Рәхмәтуллин! 
– Бәясе күпме булыр соң, энем? 
– Яртысын түләрсең! 
– Ә калган яртысын, Кадыйр энем? 
– Әйттем бит зур эшләр көтелә язга дип... Зур тегермән салдырырга уйлыйм Апаста. Бик зурны. Буралыкның калган ярты хагы шундагы хезмәтең өчен булыр! Килештекме, Рәхмәтуллин? 
– Бик килештек, бик риза, энем! Алла саулыгыңны бирсен! 
– Тагын Алла? Үзебез кымшанмасак, Алла безгә берни дә бирми ул, иптәш Рәхмәтуллин! Аңладыңмы? 

Ибәтулла: «Көфер сүзләр сөйли бу Кадыйр», – дип уйласа да, каршы дәшмәде. 

Ибәтулла ул көнне вакытын Әнәледә уздырды. Кияве Гыйниятулла белән буралык куясы урынны белештеләр. Озакламый Апастан буралыкны да китереп бушаттылар. Туйра белән сактан җыелган бура, чыннан да, бишкә алты итеп эшләнгән булган. Сак бик озакка түзмәсә дә, әле торып торырга үз куышлары булыр дип уйлады оста. 

Хәбибулла белән Хәлилрахманның, кечкенә Рифхәтнең бабалары янында чытыр чабып шатланып йөрүләре картка көч өстәде. «Иртәгәдән эшкә керешергә», – дип, кияве белән ярдәмгә берничә кеше алып бураны җыярга сөйләштеләр. Түбәлек тактаны Ибәтулла Шонгатыдан белешергә уйлады.

Ничек итсәләр иттеләр, кышкы суыкларга кадәр йортны торырлык итеп ясадылар. Зур мич башы да калдырып, өйгә олы мичне Ибәтулла үзе чыгарды. 
– Малай-шалай кышкы көннәрдә туңа калса, мич башында йоклар, киемнәрне киптерергә дә бик уңай урын, – диде ул Галимәгә. 
Кызы әтисенә каршы сүз әйтмәде. 
– Әткәй, нинди рәхмәтләр генә әйтим инде сиңа?! Үз куышыбыз турында әле уйламаган да идек бит. Мәктәптә тагын күпме торган булыр идек? 
– Кирпеч белән дус кулларга рәхмәт инде, кызым. Шул кирпеч аркасында сезне йортлы итә алдым. Ничә еллар шул кирпеч туендырып килә мине, гаиләмне, балаларымны! Кирпеч эшен белмәсәм, кадерем булыр иде микән? 
Ә болай күпме кешеләрне баш идерде ул кирпеч! 
Галимә гомер булмаганча, атасын кочаклап алды. 
– Әй, әткәй, җитмешкә җиткәндә, туктасаң да, сүз әйтүче юк инде сиңа! 

Ибәтулла үзен кочаклаган кызының кулларын җылы гына кагып: 
– Туктап булмас шул, кызым. Әле Халиков иптәш миннән тирмән төзетмәкче була. Бөтен районга кирәкле тирмән! 
Ибәтулла кызына: «Сезнең өй бурасын да ярты хакка гына алдым бит әле. Ярты хакны түләр өчен шул тирмәнне салырга кирәк», дип әйтүне кирәк санамады. Кызы: «Әткәй безнең өчен бурычлы калган икән!» – дип уйлап йөрмәсен, йортында шатланып үстерсен оныкларны. 
Кышны Ибәтулла уңганы белән Һәдиясе янында уздырды. Мәчеткә намазга йөрде. Болын-Балыкчы урамнарында үзе төзегән йортлар, кибетләр яныннан узганда, күңел түрендәге хатирәләре яңарды. «Нинди кешеләрне язмыш җилләре урыныннан, корган нигезеннән кубарды бит!»

Кулы күкрәк кесәсенә үрелгән саен, Габделхалик байның чылбырлы кесә сәгате аның хуҗасын искә төшерде: 
– Ибәтулла, йортымны ваттырма! Сакла! Сакла... 
– И-и бу гомерләр! Үземнең йортымны кем саклар? Нәселемдә бер ир балам калмагач, нигеземне кем саклар? – дип, еш уйланды оста. Андый чакларда күңеле нечкәргәнен Нәгыймәгә бик сиздерәсе дә килмичә, урамнарны әйләнеп кайта. Тимерчелеккә кереп чыга. 
Куллары кирпеч тотмыйча тора алмаган ир язны чак көтеп җиткерде. 

 1931 елда Урыс Пүчинкәсе авылында кирпеч заводы төзелде. Ибәтулла Рәхмәтуллинны кирпеч яндыру серләрен өйрәтергә дә чакырдылар. 
 – Кирпечләрнең сыйфатын күзәтеп бар, шул кирпечләрдән тегермәнне сиңа төзергә бит, Ибәтулла абзый! – диеп тә, карт күңелне җилкендереп җибәрделәр. Кирпечне атлы арбаларга төяп, Апаска ташыдылар. 

Бер әртил бригадасы белән Ибәтулла өч катлы тегермән төзергә алынды. Бер эшкә керешкәч, яше дә, вакыты да онытылды. Тегермәнне тизрәк салып бетерәсе килеп, кайбер көннәрдә Балыкчыга да кайтмыйча, кояш баеганчы эштә булды. 

Өйгә кайткан чакларында Ибәтулла дәртләнеп китеп, Нәгыймәгә тегермән турында сөйли: 
– Уңганым, син бу ызданиянең биеклеген күрсәң иде! Янына кирпечтән веранда да өйдек. Өченче катында түгәрәк тәрәзәләр булачак! Мин әле ничә йорт төзеп, мондыйны өйгәнем булмады. бу районда иң биек ыздания булачак, Нәгыймә! Бер сине дә алып барып күрсәтермен, яме! Ибәтуллаңның эшен син дә күрергә тиеш. Бик тиеш! Иртәгә түгәрәк тәрәзләрнең эшен генә бетерәм дә, тирмәнне тапшырабыз, – дип, җилкенеп-җилкенеп сөйләде дә сөйләде Ибәтулла. 
Нәгыймә иренең бу кадәр дәртләнгәнен күргәне булмаганга, «Яхшыга гына булсын очынуларың!» – дип, хәерлесенә юрады. Әмма язмыш Ибәтуллага тагын бер сынау әзерләгән булып чыкты. 

Иртән әртил җегетләре белән тирмәннең түбәсен ябып бетерү турында киңәштеләр. Ибәтулла оста такта баскычтан өскә менеп китте. Өченче каттагы түгәрәк тәрәз уемын кирпечләр белән сырлап бетерәсе бар. Оста кирпечләрне тигезләп, берәм-берәм түгәрәк тирәли әйләндереп барды. Түгәрәкне әйләндереп бетерергә нибары ярты кирпеч җитмәде. Ибәтулланың ярты кирпеч өчен кабат аска төшеп йөрисе килмәде. 
– Җегетләр, миңа тигез итеп ватып ярты кирпеч бирегез! – диде ул астагыларга. 

Ибәтулла оста үзе сайлап алыр дип, әртилче егет берничә ярты кирпеч күтәреп баскычтан менә башлады. Шулчак әллә кирпеч менгезүче егет чайкалып киттеме, әллә останың башы әйләндеме, Ибәтулла баскычы-ние белән түбән очты. 
– Ибәтулла абый, Ибәтулла абый! – дигән тавышка оста күзләрен ачты. 
– Ибәтулла абый исән! – дип шатланышты әртилчеләр. 

Ибәтулла баскыч астында калган аягын алырга тырышып карады, тик кузгата алмады. Әртилчеләр бар да җыелышып килде. Ибәтулланы носилкага күтәреп салдылар. Ул арада озак та тормый, духтыр килде. Ул ирнең кул-аякларын капшап карады. Ибәтулланың бер кулы белән бер аягы сынган иде. «Әйтәм җирле, кузгата алмадым», – дип уйлады оста. 
– Ярый әле баш исән җегетләр, аяк-кулны гына ничек тә төзәтермен, – дип шаярткан булды. 

 Тегермәнне 1932 елда халык архитекторы, Апаста беренче шундый биек йорт салган Ибәтулла Рәхмәтуллинсыз гына кулланылышка тапшырдылар. 

 Ибәтулла ике айга якын аякка баса алмыйча урын өстендә ятты. Нәгыймәгә тирмәнне дә төпчек кызы Һәдиясен кияүгә биргәч кенә, Әнәлегә Галимәне илткәндә генә күрсәтә алды. 
 Нәгыймә, тарантастан төшеп, ире егылган җирдә озак итеп дога укыды. 
– Бу тирмән (тегермән) озак еллар сине искә төшереп торыр әле, сиңайтәм, – диде ул кабат кузгалып киткәндә. 

 Тирмән вакыйгасыннан соң Ибәтулла йорт салу кебек эшләргә бөтенләй тотынмады. Әллә кулларының егәренә ышанмады, әллә инде башка йорт салу эшенә күңеле ятмады. Яше дә үзенекен иттеме – күбрәк вакытын мәчеткә йөреп, укытучы Иванов белән дөнья хәлләрен сөйләшеп уздырды. 

 Галия белән Габдулла тәрбиягә Нурия исемле кыз бала алдылар, үзләренең балалары булмады. Җәй җиттеме, Галимәнең уллары бабасыннан кайтып тормады, йорт эчен туздырган бодаен да сакладылар, бакчасын да уташтылар, Зөягә балык тотарга да йөрделәр. 
 Гәрәй дип өзгәләнгән Галимәсенең: «Һәдияне үзе теләгән кешесенә бир, әткәй!» – дигән сүзләре гел колак төбендә яңгырап торды. Гәрәй белән юллары кисешкәндә, Ибәтулланың күкрәге чәнчеп куя. Кияве авылда гына булыр иде, оныклары янына көн дә барып йөрер иде кебек күз алдына китерә. 
 Галимәсе инде җиде балага гомер биреп, колхоз эшендә алдынгы булып, матур гына яшәп китте. Гыйниятулла колхоз атларын карый. Галимәсенең Балыкчыга килгәндә, күзләре бик моңсу булса да, сагышын бик сиздермәскә тырыша. Тормыш нинди йөрәкне дә басынкылата шул. 

 Йомышы төшеп, тимерчелеккә кергәндә, Гәрәй Ибәтулла белән беренче үзе килеп күрешә. Уңган ир булып чыкты Гәрәй дә. Умарта да тота әнә. Ураза гаете алдыннан һич көтмәгәндә, кечкенә чүлмәккә салган бал да кертеп чыкты. 
– Гает көнне авыз итәрсез, балаларым иманлы булып үссеннәр, хәсрәт-кайгы китермәсеннәр дип теләрсез, Ибәтулла абзый! – диюе Ибәтулланың күңелен нечкәртте. 

 Һәдия белән Сәлимулла киявенең ике баласы үсеп килә әнә. Зур уллары Разыймга биш яше тулганда, кызлары туды. Кызга Рәйхана дип исем куштылар. 
 Көннәр узган саен, Ибәтулла үзенең егәрен югалта баруын тойды. Ул көнне дә бик иртән пошынып уянды. Бу бер дә юкка түгелен оста белә. 
– Нәгыймә, су бир әле, әллә нәрсә бөтен күкрәгем кыса, тыным буа, – дип, хатынын чакырды. 
Кояш әле өй кыегына да менеп җитмәгән иде. Ибәтулла капка төбенә чыгып утырды. Шулчак урам буенча бер малай йөгереп узды
– Сугыш башланган, сугыш! Сугыш! Нимеч басып кергән! 
Ибәтулланың куллары тартышып куйды. Әнә нәрсәгә күкрәге кыскан икән! Яман хәбәр ишетәсе булган икән! Карт оста бар авырлыгын таягына салып, ишегалдына керде. 
– Нәгыймә, Нәгыймә, дим! 
Болдырда хатыны күренде. 
– Ни бар сиңайтәм? 
– Сугыш, сугыш башланган, Нәгыймә! Ишетәсеңме, сугыш! – диде Ибәтулла буылып йөткерә-йөткерә. 
– Кем әйтте, сиңайтәм? 
– Калхуз правленҗәсеннән сөрән салучы малайны җибәргәннәр. 
– И Аллам, ниләр күрәсебез бар икән тагын? – дип, Нәгыймә алъяпкыч чите белән күзләрен сөртеп алды. 
– Мине бу яшемдә сугышка алмаслар, Нәгыймә, ә менә кияүләрне алырлар. Оныклар атасыз калырга мужыт. 
– Әй, юк нәмәрсә юрап тормасана, сиңайтәм. Яхшыны телә! 

Ибәтулла кабат җавап кайтармады. Иртәнге самавыр чәе дә җан өшеткеч хәбәрдән соң тәнгә җылылык бирмәде.


Ибәтулла дөрес сизенгән: сугыш башлану белән, карт останың кияүләре, өлкән оныгы – Хәбибулласы фронтка китеп барды. Авылдан китүче ирләрнең күбесе сугышка керү белән кара пичәтле хатлар килә торды. 

1942 елны икенче оныгына да военкоматтан хәбәр килде.
Хәлилрахман Ибәтулла бабасының авырганлыгын белгәнгә, фронтка китәр алдыннан аның хәер-фатыйхасын алырга килде. 
Оныгының кара бөдрә чәчләрен сөялле бармаклары белән аралап, бабасы: 
– Улым, әйдәле, капка төбендә ирләрчә сөйләшик, – дип әйтеп куйды. 
Онык белән бабай капка төбендәге эскәмиягә чыгып утырдылар. 
– Йә, кайчан китәргә инде. улым? – диде Ибәтулла. 
– Тәти бабай, берсе көнгә Апастан китәбез. Безне саперлар мәктәбенә укытырга озатачаклар. 
– Алай икән! Куркыныч һөнәр! 
– Беләм, Тәти бабай! Әмма комсомол секретаре булып эшләгән җегет ич мин. Колхозда, дим. 
– Унҗидең тулдымы соң әле, улым. 
– Тулды, унсигез белән барам, Тәти бабай. 
– Тартасыңмы? – дип, кинәт сорап куйды Ибәтулла. 

Хәлилрахман ни дип әйтергә дә белмичә, бабасына карап тора башлады. 
Ибәтулла чалбар кесәсеннән тәмәке янчыгын чыгарды. 
– Минем куллар калтырый, улым, әйдә, берне төреп бир әле. 
Хәлилрахман бабасына тәмәке төреп сузды. 
– Үзеңә дә төр, – диде Ибәтулла. – Кем белә: бәлки миңа башка синең белән тәмәке көйрәтеп утырырга да туры килмәс. 
– Әй, алай димә, Тәти бабай, без фашистны тукмап кайткач, тагын бер көйрәтербез әле. 
– Белмим, улым. Көтеп җиткерә алырмынмы икән сезне? Ни, Хәлилрахаман, улым, син ал бу тәмәке янчыгын. Нәгыймә тәтәңнең бирнә бүләге бу. Тегендә нимечне кыйнаганда кирәге чыгар, берәрне көйрәткәч, көч кереп китәр үзеңә. 
– Үзеңә ни кала? 
– Үзем тартмасам да ярый инде хәзер. Тыным кысыла, сулышны буа, улым. Гомер буе үпкәләргә тузан утырган, күрәсең. 
Хәлилрахман бабасының тәмәке янчыгын куен кесәсенә тыкты да: 
– Йә, Тәти бабай, хәер-фатыйхада тор! Сугыштан исән-сау әйләнеп кайтыйм. 

Карт оста дерелдәгән бармаклары белән оныгының маңгаендагы бөдрәләрен сыйпап куйды. 
– Фатиха, улым, фатиха. Фәрештәләр гомереңне сакласын! 
Хәлилрахман Ибәтулла картны кысып кочаклады да Нәгыймә тәтәсе белән саубулашып китеп барды. 

Сәлимулла киявенең сугыштан үле хәбәре килүе Ибәтулланы урынга екты. 
– Үземнән артык балаларым юк, кызым, оныкларны ал да үзебезгә торырга кайт, – диде Ибәтулла. 
1943 ел башланды. Ибәтулла карт кышкы суыкларны авыр кичерде. Туктаусыз йөткерә, аяк-куллары өй нинди генә җылы булса да, өши. Тышка бөтенләй чыкмас булды. Тамактан бөтенләй калды. 

Бер көн иртән Нәгыймәсе мич авызында бераз арыш оны кушып бәрәңге коймагы пешереп ашатмакчы иде. Ибәтулла авыр сулап хатынына эндәште: 
– Нәгымә, уңганым, мич авызындагы шул кирпечне баш астыма куйсана. Бәлки тәнемә җылы керер. 
– И сиңайтәм, баш астына кирпеч куймаслар! 
– Бир, Нәгыймә! Ул гади кирпеч кенә түгел... баллы кирпеч! Шул кирпеч мине кеше итте. Мине ризыклы итте... 

Ибәтулла авыр итеп тын алды. Соңгы көчен җыеп: 
 – Китер, Нәгыймә! Куй баш астыма! Шул кирпеч минем алда күпләрнең башын идерде... Шул кирпеч миңа сине ярәште. Гомерем шул кирпечкә рәхмәтле булып узды... Син... Синең белән бик матур яшәдек, Нәгыймә! 
 Нәгыймә мич авызындагы кирпечтән табаны алды да, кирпечне сөртеп, җайлап, иренең мендәр астына тыкты. 

 – Менә шулай! Рәхмәт, Нәгыймә! Син минем кирпечемне баллы иттең... Бервакытта да каршы әйтмәдең. Сүземне зурладың, эшемне зурладың. Каберемә... зур таш куярсың, Нәгыймә! Зур таш! Ташчы иргә зур таш тиеш. Ир озак кына эндәшми торды. Аннары тирән итеп сулады, әйтерсең лә соңгы көчен җыйды. 
– Бәхил мин синнән, уңганым... Бәхил... 
– Сиңайтәм, сиңайтәм! 

 Ибәтулла кирпечле дөньясын калдырып, бу тормыш белән хушлашып, күзләрен йомды. Кирпеч сугу, йорт төзү остасын туган авылы Болын-Балыкчыда җирләделәр. Нәгыймә иренең каберенә ул үзе сораганча зур таш куйдырды. Аның янына Ибәтулла соңгы сулышын алганда баш астына куйдырган кирпечен дә күмдерде. 

Соңгы сүз
 Ибәтулла Габдерәхим улы Рәхмәтуллин бакыйлыкка күчкәнгә 79 ел узган. Кайчандыр үзе салган йортларның, кибет, келәтләрнең, тегермәннәрнең озак торасына ышанган кирпеч сугу остасы, халык архитекторы Ибәтуллага аның бар корылмалары һәйкәл сыман бер истәлек булып яши бирә. 
Әлеге китап та Ибәтулла бабабыз тормышын яктыртуда бер ядкарь була алса иде. Автор. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Искиткеч повесть!. Эсэрдэге геройлар белэн яшэдек: аларнын шатлыкларына куанып, кайгы-хэсрэтлэренэ коенеп, узебез дэ шулар янында булдык. Повестьнын азагында геройлар белэн хушлашу да бик авыр булды. Бик тэ монсу булып китте. Голнур ханыма чын кунелдэн рэхмэт эйтеп, ижади унышлар телэп калам. Алга таба да эсэрлэрегез белэн танышып барырга язсын. Минзэлэдэн Голсинэ ханым.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик ошады. Рэхмэт

      • аватар Без имени

        0

        0

        Ошады рәхмәт.Бик яратып укыдым .

        Хәзер укыйлар