Логотип
Проза

Баллы кирпеч-9

Ибәтулла белән Нәгыймә агач өйне матур мөнәсәбәтләргә, якты уйларга күмеп, тирә-күршеләренә җылылык өләшеп, матур гына яшәп киттеләр.

 Тарихи-биографик повесть


(Дәвамы. Башы:

 http://syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech

http://syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech2

http://syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech3

http://syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech-4

http://syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech-5

http://syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech-6

http://syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech-7

http://syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech-8)


 Ибәтулла белән Нәгыймә агач өйне матур мөнәсәбәтләргә, якты уйларга күмеп, тирә-күршеләренә җылылык өләшеп, матур гына яшәп киттеләр. 

 Нәгыймә ирен чыраена карап аңларга өйрәнде. Атнага бер мәртәбә кереп чыккан әнисе кызының бу кадәр уңганлыгына кайчак аптырады да, сокланды да, гаҗәпләнеп тел шартлаткан чаклары да булды: 
 – Кызым, кайлардан гына өйрәнеп беттең бу кадәр кул эшләренә, чиккән сөлгеләрең күз явын алырлык, теккән күлмәкләрең теләсә кем мактап киярлек, суккан паласларыңның бизәкләре салават күпереннән дә матуррак лабаса! 

Нәгыймә үзен болай мактауларга бик исе китмәде китүен. Әмма бер хәбәре белән Бәлхисне җиде күккә менәрлек итте: 
– Әнкәй, мин бала көтәм бит! Җан керде инде.. 
– Әй, балакаем, шундый сөенечле хәбәрне ничек түзеп, яшереп йөрттең? 
– Әй, алдан шапырынасым килмәде. Вакыты җитәр, балабыз сау-сәламәт тугач та, сезгә барырбыз. Әле Ибәтулланың да зур эшләре күп. Ничә кешегә йорт салырга дип кирпечләр суга. Үзебезнең йортка да әзерлибез кирәк-яракны. 

– Тырыш иреңне пенәләп, күңелен кайтара күрмә, кызым. Озак кайта алмый торса да, бәйләнмә. Үзегез өчен тырыша бит, Балыкчылар да, Кормашлар да бик мактыйлар кияүне. Эшләгәндә, кулларына күз иярми, бик тигез сала кирпечләрне, сызып куйган шикелле, диләр. 

 Әнкәсе киткәч тә, Нәгыймә, йорттагы эшләрне башкарганда, гел ирен уйлады. Авылдашлары мич чыгарырга кирәк булса, бар да Ибәтуллага килә, берсен дә кире борып чыгарганы юк. Ибәтулла Тәтештә берничә төзелеше барын, атналап өйгә кайта алмаячагын әйтеп, азрак кәефен төшерсә дә, хатын үз күңелен кул эшләре белән бастырырга булды. Паласларын базарда сатып, балага кирәк-ярак ситсылар алыр. Чиккән сөлгеләре матур бишек алырга да җитәр. Әнә Зәйнәп апасына бүләккә теккән күлмәген бәби чәенә барганда бүләк итәр. 

 Ике яклы агач өйгә февраль суыклары салкын түгел, бик җылы хәбәр китерде. Нәгыймә айның унбишендә тәүге баласын – Галимәне тапты. Кендек әбисе баланың бик үткер булуын бер карауда бәяләп: 
– Кызыгыз бик чая, җырчы булыр бу! Яңа туган бала димәссең – нинди биеп ята, күр әле, Нәгыймә килен, – дип, соклануын яшерә алмады. 

 Галимәне тәүге кат кулына алганда, Ибәтулланың хатирәләр дулкыны тирбәлеп китте. Кызы Гөлҗиһанның әтисе тезләрендә ничек сикергәләп, аның битләреннән яратуы әллә нинди бер сагыну хисе белән ирнең йөрәген айкады. Иренең уйчанланып китүен Нәгыймә дә аңлады, әмма Ибәтуллага ләм-мим бер сүз әйтергә кыймады. Яратыр, тора-бара Галимәне дә үлгән кызлары кебек яратыр аның ире. 

Галимә терекөмеш кебек чая, әрсез булып ай үсәсен көн үсте. Сигез ай дигәндә, ишектә әтисе күренсә, янына йөгереп бара, муенынан яратып, кысып-кысып кочаклый, үзен дә сөйдерә белә башлады. 

 Ибәтулланың Түбән Балтайда Хаммат байга йорт төзи башлаган чагы иде. Байның кирпече җитәрлек. Хаммат атларын сатып, Югары Балтайдан да шактый кирпеч китертте. 
– Ибәтулла, йортны ике катлы, кызыл кирпечтән бизәкләп, террасалап эшләрсең. Матур йортым тирә-якта бердәнбер булсын! Авылдагы тәбәнәк йортлар янында әлеге ике катлы йорт тылсымлы бер урын кебек үзенә тартып торсын, – диде Хаммат бай. 

 Ибәтулла белән йортны өч-дүрт айда төзеп бетерергә килештеләр. Ибәтулла ярдәмчегә авылдан ике кеше алды. Атна артык Балыкчыга кайталмый торганнан соң өйгә кайтып керүгә, тәрәзә төбенә утырып урамны күзәткән Галимә очып диярлек әтисе янына йөгереп килде дә: 
– Әттә тайтты, әттә, әттә мәм-мәм тайтты! – дип такмаклап, Ибәтулланың муенына сарылды. Кызының әле үзе төзелешкә киткәндә генә сөйләшмичә калганын уйлап, бу манзарага ир аптырап та, шатланып та карады. 

Аннары Галимәне күтәреп алды да: 
– Мин өйдә юкта минем матур кызыма телне нинди саесканнар калдырып киткән икән? Каяле, кызым, күрсәт әле шул тәти телеңне? – дип, Галимәне акрын гына кытыклап та алды. Сабый кеткелдәп көлә-көлә, әтисенә тырышып телен күрсәтте. Мич янында аш әзерләп йөрүче Нәгыймә иренең баланы болай яратуына шулкадәр сөенде, иренә булган мәхәббәте көннән-көн артуына үзе дә шатланып, Аллаһы Тәгаләдән тигез тормыш сорады. 

Ибәтулласы да бит, алдалый белә үзләрен: кечкелдүк Галимәгә зур клиндер, Нәгыймәгә ак төргәктә уч зурлыгы шикәр тоттырды. Ибәтулла балчык эшендә әвәрә килсә дә, өйгә кайтканда һәрчак чиста, юынып кайтып керә. Әтисе өстәл янында утырып ашаганда да, Галимә әтисе итәгеннән төшмәде: әллә сагынуы шулай көчле булган, әллә бала акылы әти кешенең кадерле икәнен аңлый башлаган.

Нәгыймә исә иренең эшләре белән кызыксынды: 
– Ибәтулла, нинди йорт төзисең, сөйлә әле безгә дә, – диде. 
– Белсәң иде, уңганым, белсәң иде... Минем тирә-якта әлегә булмаган йорт саласым килә, байның моңа байлыгы җитәрлек. Түбән Балтайда кирпечтән өелгән йортлар бөтенләй юк. Өйнең алгы фасадында өстәге катта ике терраса булачак. Уртада баскыч һәм тимер ишекләр. Ишек башларын дугалап эшләрмен. Балконнары дүртәр метрлы булачак, күз алдына китерәсеңме, Нәгыймә җаным?! Стеналарын калын итәрмен. Ташпулатның арткы ягында икенче катка менәр өчен кызыл кирпечтән баскычлар өярмен. 
 Хаммат бай үзе дә көне буе безнең яныбыздан китми, гел күзәтеп тора. Ә мин сүз китерерлек эшләмим дә. Синең баллы янчыктан азрак махра төреп, тартып кына алам да тагын эшкә ябышам. Хаммат абзый ашауны яхшы ашата, итне кызганмый. Көч күп кирәген аңлый ул. 

 Ибәтулланың шулкадәр илһамланып сөйләвен шым да итмичә тыңлады хатын. Сабый әтисенең итәгендә тәмләп йоклап китте. Останы Балыкчы төне сагындырган. Йортының, урын-җиренең исе дә үзенеке бит! Ул гынамы, хатыны: 
– Ибәтулла, син үз өебезгә кайчаннарда тотынырсың икән, икенче бишекне яңа өйдә эләсе килә бит, мич ризыклары пешерергә мичне ничек эшләрсең? Ул өебез турында көннәр буе уйлап йөрим, ничә тәрәзәле итәрбез икән, чолан ягын нәрсәдән эшләрбез, тактаданмы, кирпечтәнме? Җылы подвалы булырмы? 

– И-и уңганбикәм минем, юкка гына ашыктырмыйсың икән бит? Бәләкәч улыбыз чаптырадыр әле сине, ә?! 
– Ә каян беләсең, малай икәнен, дим? 
– Йөрәгем сизә менә, миңа кирпеч ташып торырга булышчы кирәк бит инде...


 Тәрәзәдән төшкән Ай боларга комачау итеп йөрмим әле, иркенләп серләшсеннәнр дигәндәй, тәрәз читеннән бер генә карап ала да болытлар белән куыш уйнарга тотына. 

 Иртән ир тамак ялгап алгач, Галимәне итәгендә бер сикертеп шатландыра да тагын юлга кузгала. 
– Бер атнадан артык булмам, тиз тотармын, Хаммат бай да ашыктыра. Йортның түбәсен ябарга да берничә кеше чакырган. Син улыбызга әйт, әнисе: «Улым, бик йөгермә, әтиеңнең әле шактый эше бар, безне иркәләп ятарга аның вакыты юграк», – диген. Бәлки тыңлар?! 

 Ибәтулланың юлында кайгы белән шатлык гел янәшә йөри, күрәсең. Хаммат бай йортын өеп бетереп, берничә көнгә дип өйгә кайтып керсә, анда чын мәхшәр: өйдә хатын-кыз чабулап йөри, Бәлхис белән кендек әби түрдә Нәгыймә янында кайнаша. Ни генә булды икән соң? Ир ерак юлдан кайткан төенчеген ишек катындагы кечкенә шүрлеккә куйды да түргә килде. 

– Ә, Ибәтулла, кайттыңмы? – дип борылып карады Бәлхис. – Бик вакытлы кайткансың әле. 
– Ни булды, Бәлхис апа? 
– Хатының малай тапты... Тик шатлыкка түгел шул. Үле туды оныгыбыз. 
– Соң бит әле Нәгыймәнең йөрер чамасы бар иде бер-ике ай тирәсе. Мин шул вакытка кадәр бетерим дип, йортны да тиз тоттым. 

Ибәтулла хатыны янына килеп, аның маңгаен тоты. Маңгай салкын тир белән лычма су иде. Нәгыймәнең чырае ап-ак, куллары боз шикелле салкын, бармаклары дерелди. 
– Улыбыз... сине көтеп җиткерә алмады... 
– Тынычлан, әнисе, безнең урамда да шатлыклы көннәр күп булыр әле. Син генә рәтләнеп кит! Мин дә гаепле инде монда, берүзеңә бөтен йорт эшен калдырам да чыгып китәм бит... Минем дә гаебем зур. 

Ир хатынының учларын үзенең көчле зур учларына кысты. Әйтерсең лә үзенең бөтен йөрәк җылысын Нәгыймәгә күчерергә теләде. Ул шулай күпме утырган булыр иде, Бәлхиснең катгый тавышы ирне бу авыр халәттән айнытып җибәрде: 
– Кияү, син мулла абзыйны алып килеп исем куштыр да, улыгызны җирләп кайт инде. 

 Нәгыймә дә әнкәсенең сүзенә каршы килмәвен белдереп, башын селекте.

Ибәтулла карават читендә үзенең күлмәгенә төрелгән баланы ачып карады. Улларының бөтен җире камил дә булган икән: кара чәчләре маңгаена ябышкан, ике кулының нәни бармакларын ике йодрык итеп төйнәгән, бөрелеп килгән авызының күгәргән иреннәре кысылган. Ирнең ирексездән тулышып килгән күз яшьләре улының маңгаена тамды. Ибәтулла түзә алмыйча, улын кабат күлмәгенә төрде дә күтәреп, күкрәгенә кысты. Әти кешенең улын югалту ачысын бу минутта өйдәгеләр дә тойдылар, әмма берәү дә иргә күтәрелеп сүз әйтмәде. Йөрәк парәсенең исен булса да хәтерендә калдырсын. Ир күңеленнән генә: «Улым, кичерә алсаң, кичер әтиеңне, саклый алмадым!» – дип, үле баласын кочагына кыскан килеш шактый аптырап, карават янында басып торды. Бу авыр халәттән өйдәгеләрнең һәрберсенең күзләрендә яшь иде. 

 – Кияү балакай, бар инде... Куй улыбызны. Хәзер аңа беркем дә җан өрә алмас. Мин су җылыта торам, кендек әби белән икәү юып алырбыз. 

 Ибәтулла улын кире караватка куйды да, башын түбән иеп өйдән чыгып китте. Бөтен тирә-якта көчле куллы нык ирнең бу вакыттагы кыяфәте аның тирән кайгысының зурлыгы хакында сөйли иде. 
 Гариф мулла белән Ибәтулла кайтып кергәндә, Нәгыймә дә өс-башын алыштырып, чиста яулыгын бәйләгән, Бәлхис белән кендек әби баланы пакьләп, юып, йөзен генә ачык калдырып, юылган киндергә төргән иделәр. 

Гариф мулла өйдәгеләргә сәлам биргәч тә: 
– Балага нинди исем кушабыз, оланнар? – дип сорады. 
– Мулла абзый, Сафиулла дип кушыйк булмаса! Аллаһының сайлап алынган баласы булды инде улыбыз. 

Гариф мулла бала өстенә иелде. Аннары аның уң колагына азан, сул колагына камәт әйтте дә, «Синең исемең Сафиулла Ибәтулла улы», – дип, колагына пышылдады. Аннан соң, Коръәни-Кәримнән сүрә укып, дога кылдылар. Баланы соңгы тапкыр Нәгыймәгә күрсәттеләр дә Гариф мулла белән Ибәтулла мәет булган улын күтәреп зиратка киттеләр. 

 Оста зираттан улын җирләп кайткан чакта капка төбендә җигүле тарантас күреп, бераз аптырап калды. Кем булыр бу? 
Хаммат бай дияр идең, көндез генә саубуллашып, берничә көннән кабат килергә сүз куештылар бит. 
– Ибәтулла оста син буласыңмы? – диде таныш түгел ир. 

Кыяфәте буенча хәлле генә кешегә охшаган: кара костюм-чалбар, костюм кесәсеннән салынып төшкән чылбыры кесәсендә сәгать тә барлыгын сөйли. Башындагы чем-кара түбәтәе бу ирнең укымышлы кеше булуын күрсәтеп тора. 
– Ибәтулласы мин, остасы кемдер, агай-эне, – дип, авыр хәсрәтен шаяртып яшерергә уйлады. 
– Хәлил абыең булам, энекәш! Өеңдә булдым мин. Кайгыңны ихлас уртаклашам, энем. Шаяртырлык түгел икән бүгенге хәлең, Ибәтулла. Ә беләсеңме, бу хәсрәттән котылу юлын күрсәтәм. 
– Тыңлап карыйм, Хәлил абзый. 

– Тыңлап-нитеп торасы юк, буш сүз сөйләп йөри торган ир түгел мин. Белгәнемчә, син дә сүз боткасы пешерүче түгел, эш остасы! Шәмбалыкчыдан мин. Ишеттем: Хаммат байга бик матур йорт өйгәнсең, барып күрдем дә. Бизәкләп эшли белүеңә сокланып кайттым. Мин дә ике катлы йорт салдырмакчы булам, энем. Аскы каты кирпечтән, өске катын бурадан куйдырасым килә. Буралык нарат бүрәнәләре капка төбемдә өелеп тора. Кирпечем дә җитәрлек. Соңгы сүзем шул: риза булсаң, иртәгә сине алырга энекәшне җибәрәм. Түләү ягын эшең беткәч килешербез. Әгәр бу авыр чакта, өйгә кайтып йөрермен дисәң, кичен кайтарырбыз, Ибәтулла. Ризамы? – дип, Хәлил бай ташчыга башлап кулын сузды. 

Ирләр озак итеп кул кысыштылар. Ибәтулланың килешми хәле юк, азрак акча ягы да булыр, улын югалту хәсрәте дә эш арасында онытылып торыр. 
– Алай да ачы таңнан ук килмәссез, кояш уяна төшсен, Хәлил абзый. Карап, урынын чамалап кайтырмын. Минем әле Хаммат бай йортында да кайбер бетмәгән эшләрем бар. Бер-ике көн вакыт анда барып килергә мөмкинлек бирсәгез, мин риза. 

Хәлил бай шундый хәсрәтле көндә дә үзен нык тотучы Балыкчы татарына хөрмәт белән карады. Аңа ниндидер яхшылык эшлисе килде: 
– Ибәтулла энем, кучер урыны астында яңа тарттырган арыш оны бар, үзең төзелешкә киткәч, гаиләңә кирәге чыгар, алып кал, әйдә, – дип, Хәлил бай тарантастагы капчыкка күрсәтте. 

Ибәтулла, җиңен сызганып, бер кулы белән капчыкны күтәрде дә, тагын бер кат саубуллашып йорт эченә керде. 

Кичен, Нәгыймәсенә эшне аңлатып: 
– Нәгыймә җаным, син терелгәнче кайтып йөрермен мин көн дә. Хәлил абзый белән шулай килештек. Аннары киләсе ел үзебезнең өйгә тотынмакчы булам, акча да кирәк бит. 
– Ибәтулла, ярар, ярар, җаным, без риза. Ничек тә торырбыз. Сеңлем Кәримәне чакыргалармын, берничә көннән үзем дә хәлләнеп китәрмен әле. Без дип өйдә ята алмыйсың. 

 Ирнең шул сүзләргә күңеле булып, хатынының учларын кысты. Нәгыймәнең куллары инде шактый җылынган, маңгаеның салкынлыгы да кимегән, йөзе дә ул кадәр борчулы тоелмады. Күрәсең, язмышы белән килешкәндер. 
(Дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech-10)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар