Көн артыннан көннәр уза торды. Җәй эссесендә Ибәтулла Зөя буеннан кайтып кермәде, кирпеч сукты да кирпеч яндырды. Эштән азрак бушаган араларда кулдаш Зиннур белән Фәтхулла бай биргән атларны ябарлык такта сарай эшләде. Йорт янындагы бакчаны читән белән әйләндереп алды. Туачак балага атап пар алмагач утыртты. Янәсе, ялгыз гына булмасын, тагын туганнары булсын!
Тарихи-биографик повесть
(Дәвамы. Башы: http://syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech
http://syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech2
http://syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech3
http://syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech-4 )
Көн артыннан көннәр уза торды. Җәй эссесендә Ибәтулла Зөя буеннан кайтып кермәде, кирпеч сукты да кирпеч яндырды. Эштән азрак бушаган араларда кулдаш Зиннур белән Фәтхулла бай биргән атларны ябарлык такта сарай эшләде. Йорт янындагы бакчаны читән белән әйләндереп алды. Туачак балага атап пар алмагач утыртты. Янәсе, ялгыз гына булмасын, тагын туганнары булсын!
Гайникамал бай кызы булса да, эш рәтен белә торган әйбәт хатын булып чыкты. Иреннән алда торып, самоварын куяр, мич кабызып, мич алдында коймагын, кабартмасын пешереп, ирен эшкә чәй эчереп озатыр иде. Ибәтулла да Шонгаты урысларына мичен чыгарып, кул ялына Шонгаты базарыннан йортка кирәк тозын, шикәрен, ярмасын алып кайтыр иде.
Шундый якшәмбеләрнең берсендә, Ибәтулла чыгып китүгә, Гайникамалның тулгагы тота башлады. Ул Кәримәне кендек әбигә чаптырды. Ибәтулла базардан кайтканда, күрше Кәлимулла абзый керткән бишектә тупырдап торган кыз бала мес-мес итеп тәмләп йоклап ята иде. Кызга авыл мулласы Гөлҗиһан дип исем кушты.
Әмма йортка шатлык белән бергә кайгы да килде. Кәримә балакай кызамык йоктырып, дүрт-биш көн генә кызышып, саташып ятты да бу матур дөньяга сыңар тапкыр да үз күзләре белән карамаган килеш бакыйлыкка күчте. Аны тормышның гел газапларын гына күреп, бәхетнең ни икәнен белми вакытсыз мәрхүмә булган әнисе янына җирләделәр.
Гөлҗиһан бик тере бала булып чыкты. Җиде ай дигәндә, тәпи китеп, тугыз ае тулганда, «әттә», «тәти», «әннә», «мәммә» кебек сүзләр әйтеп сөендерде. Тамакка сайланмыйча, имидән соң ни бирсәләр, шуны ашады. Ибәтулла өйдә булганда, кыз аның итәгеннән дә төшмәде. Ир күңеленнән ир малай көтсә дә, бу бөтерчек кыз әтисенең мәхәббәтен яулады.
Гөлҗиһан тугач, Фәтхулла байлар да Балыкчыга ешрак килә торган булып киттеләр. Онык белән бергә Гайникамалны да утырмага алып киткәләделәр. Шундый килүләренең берсендә атасы:
– Кызыбыз зур инде хәзер, менә аңа дип атап агач карават эшләттек әле, – дип, Гайникамалны китергәндә, бала караваты да алып килде.
Икенче язны Ибәтулла Үтәмештән кайтып кермәде. Анда кулдаш ике ир белән бер байга йорт салдылар. Бай абзый үзенә матчалык бүрәнәләр дә өстәп түләрмен дигәч, эшне кызу тоттылар, бер җәйдә өйне өлгерттеләр дә. Ибәтулла акрын-акрын үзенә йорт салырлык материал тупларга тотынды.
Халык Тоба күле буенда Сабантуйда көнне Гайникамал икенче баласын тапты. Баласының тагын кыз бала булуы кәефен бераз төшерсә дә, хатын иренә моны сиздермәде. Ир бала көткән иренең күңел ярасына кагыласы килмәде. Дүрт кашык авызга бер имана җире генә азрак шул, кызларга имана пае бөтенләй бирелми иде бит.
– Табам әле мин сиңа, үзең кебек таза, көр ир бала табам, Ибәтулла, син борчылма, – дип юатты ул ирен.
Икенче җәйдә икенче кызлары Нурҗиһан да тәпи киткәч, Фәтхулла бай киявенә эш тапты – үзенә кирпечтән лавка төзетте. Ибәтулла ике-өч көнгә бер тапкыр кызлары белән Гайникамалны да Иске Йомралыга утырмага алып килгәләде. Бу утырмага Гайникамалдан бигрәк, әнисе Сәүдәҗиһан сөенде: кызының алма кебек матур балалары үсеп килә әнә. Оныкларын сөеп туя алмады Сәүдәҗиһан. Ул кызчыклар белән мәш килгәндә. Гайникамал аш-су әзерләде, бакчада кайнашты, йортны җыеп-юып чыгарды. Фәтхулла бай да шатланып йөри башлады. Менә бит, кызы матур гына гаилә хуҗабикәсе булып килә. Кибетне дә төзеп, сату-алу эшләрен җайга салып җибәрсәләр, туасы оныкларга бер дигән мирас каласы.
Фәтхулла материалны алдан әзерләп куйган, кияве эшне тиз тотты. Көн-төн эшләсә эшләде, өч атна тулыр-тулмас лавканы салып та бетерде. Кибетнең башын ябарга Ибәтуллага булышыр өчен тагын берничә кешене Фәтхулла бай Йомралыдан килеште.
Ай тулганда, Фәтхулла бай лавкасының ишекләрен авылдашларына, тирә-яктагыларга ачып, тозын, шикәрен, клиндерен, ярмасын, керәчинен генә сатып калмады, Казаннан ситсылык материаллар да кайтарды. Яшь кыз-кыркын Фәтхулла бай кибетен аеруча яратырга өлгерде, күлмәклек ситсылары артык кыйбат түгел. Бай абзый акчасы булмаган кызларга кул ялына йортта булышкан өчен дә күлмәклек материал тоттырып җибәргәләде. Күп вакыт Фәтхулла бай кибетендә Сөнгатулла сату итте.
Тормыш үз эзенә төшеп, җайлы гына барганда, тирә-як авылларда тиф авыруы таралды. Тәтеш байларыннан эш килешеп кайткан көннәрнең берсендә өендә Ибәтулланы да борчулы хәбәр көтеп торган икән. Гайникамалның зур борчуы йөзенә чыккан, чырае агарып калган.
– Гөлҗиһан бүген урыннан тормады әле, Ибәтулла. Башына кул куярлык түгел, бик кызу, тәннәре дерелди, тамагына да берни капмады, – дип каршылады хатыны.
Әтисенең итәгеннән төшми торган терекөмеш кебек чая биш яшендәге кызларының кара бөдрә чәчләре манма су. Ибәтулла кулларын юып алды да Гөлҗиһан янына тезләнде:
– Минем тәти кызым ник әтисе алдына утырмый икән, йәле, күзләрен ник ачмый икән? Әттәсе бик сагынып кайтты бит, тәмле клиндере дә бар кесәсендә.
Сабый күз кабакларын чак кына күтәреп:
– Әттәмммм, – дия алды.
Аннары әтисенең учын нәни кулы белән мангаена тартып китерде, күрәсең, башы бик авырта иде. Гайникамал кызының иреннәрен җылымса чүпрәк белән чылатты.
– Апастан духтыр алып кайтыйм әле мин, – дип, Ибәтулла юлга җыенды. – Бәлки берәр дәвасын табып булыр.
Чарасызлыктан аптыраган, көне буена үзе дә авызына рәтле ризык алмаган хатын:
– Тиз йөрсәң иде, картым, – дип озатып калды.
Ибәтулланың да ашау кайгысы онытылды. Яраткан кызы гына терелсен.
– Балада тиф булырга охшаган. Аерым бүлмәгә урнаштырыгыз, кечкенә сеңлесе белән аралашмасын. Ешрак кайнаган су бирегез. Менә сезгә микстура калдырам, 10 ар тамчы эчерерсез.
Кулы һөнәр белгән кеше эшкә аптырамый шул ул: Ибәтулла Үтәмештән кайтасы көнне юлда аны тарантаслы атка утырган берәү туктатты.
– Ибәтулла атлы җегет син буласыңмы?
– Әйе, абзый кеше, Ибәтулласы мин инде аның, тик менә җегете кемдер?! – дип шаяртып алды оста.
– Бик шәп, миңа икегез дә кирәк: Ибәтулласы да, җегете дә! – дип җаваплады юлчы. – Хаммат абзаң булам мин! Баку янаралларын таң калдырган татар!
«Шыттыра бугай бу абзый, Баку кайда да, Балтай кайда?» дип уйласа да, Ибәтулла артыгын шаяртмады.
– Хуш, абзый кеше, ни йомыш?
– Бакудан кесә кабарып кайтты. Шартламас өчен, селкергә кирәк, энем! Йортлар төзисең икән! Кулларың җитез, кирпеч эшен бик шәп белә дип сөйләделәр. Шәп ташпулат саласы иде бит, Ибәтулла энекәш! Бөтен тирә-як байларының күзләре кызарлык йорт төзисе килә! Бииик шәпне!
– Хаммат абзый, мин бүген Үтәмештән эш бетереп кайтып барам, берничә көн гаиләмне дә күрмәгән. Әйдә, иртәнге намаздан соң башлыйк эшне. Иртәгә җомга көн дә, мин җомга көнне төзелешне башласам, җиңел бара, тиз дә төзелеп бетә. Кайда күрешәбез?
– Түбән Балтайга кергәндә, каршы алырмын, энем. Килештек! – дип, Хаммат Ибәтуллага кулын сузды.
Бу килешү Ибәтулланың күңелен кузгатып җибәрде. Балыкчыга җиткәнче, татлы уйларда йөзде: «Хаммат акчалы кешегә охшаган, димәк материалга кытлык булмас. Югары Балтайда да ярыйсы гына матур кирпеч сугарга өйрәнеп киләләр, кирпечен аннан гына сатып алырбыз. Тарантаска җигелгән пар атка караганда, кирпечне ташырлык атлары да бардыр Хаммат абзыйның. Болай булса, бу җәйдә үземнең йортка бик тотынып булмас. Ярар, әлегә агач йортка да сыеп торабыз, төзелеш булмаган чакларда, акрынлап үземнекенә тотынырмын».
Ибәтулланың «баллы кирпеч» турындагы хыяллары язмыш зилзиләләре белән пыран-заран чәлперәмә килде. Хаммат бай белән ике катлы шәп йорт төзү турында кул сугышкан булсалар да, Ибәтулланың гөрләп барган эшләре йөрәк әрнүләренә кушылып, берара туктап калды.
«Әтием, әтием!» – дип, Ибәтулла өйгә кайтып күренгәндә, аның итәгеннән төшми торган Гөлҗиһан, биш яше тулыр-тулмас мәңгелеккә күзләрен йомды.
Апасының бал итәкле күлмәген көннәр буе кочаклап, аны сагынып, «Гүҗән апам» дип, тәне кызышып, төннәрен саташып, бер атна ятты да, Нурҗиһан да матур зәңгәр күзләрен башка ачмаска булып, бу матур якты дөньядан китеп барды. Авылда тиф дигән зәхмәт күп өйләрне нурсыз калдырды. Кызларының үлеме Гайникамалны да өнсез итте. Вакыт-вакыт өйдәге эшләрне онытты, көне буе үлгән кызларының киемнәрен күкрәгенә кысып, елады да елады.
Фәтхулла бай белән Сәүдәҗиһан кызларын утырмага да алып китеп карадылар, тик файдасы гына тимәде. Утырмага килгәннең өченче көнендә, әнисе белән бакчада сөйләшеп утырган килеш, Гайникамал, йөрәген тотып, эскәмиядән җиргә авып төште.
Сәүдәҗиһан нишләргә белмичә, урам якта капка төбендә утырган Фәтхулланы дәште:
– Әтисе, сиңайтәм, Гайникамалга нидер булды, кер әле, кер! – дип өзгәләнде.
Ата белән ана кызлары өстенә иелде. Гайникамалның йөзе агарып киткән, толымнары чирәмгә таралган иде. Әле кайчан гына чулпыларын чыңлатып, көянтә өстендә уйнаклаган кара толымнар хәрәкәтсез яткан яшь хатынның дөнья белән саубуллашуы хакында хәбәр итәләр иде. Фәтхулла бай кызын җирдән күтәреп алды да өйгә таба атлады. Гайникамалның куллары әле суынырга өлгермәгән иде. Әнисе ни әйтергә дә белмичә, телсез калды. «Кызым, бердәнберем, ниләр генә булды, ниләр генә?» – дип, такмаклады да такмаклады хатын.
Уллары тормады, туа бардылар, үлә бардылар. Гайникамалны бик кадерләп үстерүләре дә, аның өчен сөенүләре дә үкенечкә булган икән.
Фәтхулла бай, кызының баш астына мендәр куеп яткызгач:
– Әнисе, син белгән догаларың укып тор, мин мулла абзыйны алып килим әле булмаса, кияүгә берәрсе артыннан хәбәр салырбыз, – дип, өйдән чыгып китте.
Фәтхулла күршеләрендәге Сабирны Болын-Балыкчыга – киявенә хәбәр белән җибәрде. Ап-аяз көнне Йомралы күгенә әллә каян гына кара-кучкыл болыт килеп чыкты да Фәтхулла байның керфекләренә эленеп, тама алмыйча торган күз яшьләрен үз тамчылары белән агызып китте. Байның күптән елаганы юк иде. Бер болытка, бер аяк астындагы юеш чирәмгә карап, бер мәл атлый алмыйча торды. Гайникамалы белән тирә-якта оста куллы буларак аты таралган кияве өчен сөенеп кенә яшәгән көннәргә кемнәрнең генә күзләре тигәндер?! Берсеннән-берсе матур ике оныгын җирләгәндә дә, еламыйча тешләрен кысып түзгән ир, яңгырга кушылып, күңелен бушатты.
Сәүдәҗиһан, кызының инде суынып бара торган маңгаеннан кулын ала алмый торды. Шулкадәр газиз балаңның бер уйламаганда, кайта алмас җиргә китеп баруы хатынга бик авыр тоелды. Ул Гайникамалның әле маңгаен, әле кулларын тотты. Әйтерсең, аның йөрәк парәсе үлмәгән, менә-менә керфекләре дерелдәп китәр дә, күзләрен ачып: «Әнием, нишләп елап утырасың? Менә килдем бит сезгә, хәзер самавыр яңартып җибәрермен, бергәләп синең бавырсаклар белән тәмләп чәй эчәрбез», – дияр кебек. Әмма хатын күпме генә көтсә дә, кызының яшь камыш төсле озын керфекләре селкенмәде. Ана, өзгәләнеп, үксеп елап җибәрде. Түр яктагы караватта кыз белән саубуллашып калырга теләгәндәй кояш нурлары Гайникамалның таралган әле толымнарына, әле күлмәк изүендәге гәрәбә төймәләренә төште.
«Шундый матур көндә, шулкадәр матур тормыштан китәргә кая ашыктың, балам?» – дип, яшь койган ананың бөтен гомере минут эчендә күз алдыннан узды. Уллары тормады Фәтхулла белән Сәүдәҗиһанның. Туа тордылар, үлә бардылар. Ничә бәгырь җимешен салкын җир куенына иңдергәч, инде бөтенләй өмет өзелде дигәндә, кызлары аваз салды. Гайникамалны бик кадерләп үстерүләре дә, аның өчен сөенүләре дә үкенечкә булган икән.
Иртәгесен Болын-Балыкчы зиратында ике кечкенә кабер янына Гайникамалныкы өстәлде. Ибәтулла хатынын кызлары янына җирләргә теләвен әйткәч тә, Фәтхулла белән Сәүдәҗиһан каршы килмәде.
Утыз өч яше тулган чагында Ибәтулла тагын ялгызы торып калды. Ирнең өйгә кайтканын капка төбендә өчәүләп көткән кадерле кешеләренең тифтан шулай тиз китеп барулары нинди нык тоелган ирне дә сындырды: тамагыннан азык үтмәс булды. Зөя буенда таралып яткан кирпечләрен күршеләре белән җыештырып, ишек алдына кайтарып аударды. Тирә-яктан йорт салдырырга дип килүчеләрне дә кире борды. Кызларының чыр-чуыннан гөрләп торган йорт тынып калды. Көндезләрен ишегалдында үзенә эш тапкалап, вакыт уздырса да, кичен ялгыз өйгә керә алмады, йә болдырда утырып таң аттырды, йә сарай башында печәнлеккә менеп ауды.
(Дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech-6.)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Бик мавыктыргыч эсэр. Килгэнен котеп алам.Нинди матур башланган иде бит...Тарихи-биографик повесть булгач, бу эсэр геройларынын прототиплары кемнэр икэн?
0
0
0
0
Кичә утыз яше тулар алдыннан (ике атна калган иде) вафат булган кызымның туган көне иде... урыны оҗмахта булсын. Бүген менә Гөл*нурның бу әсәрен укыганда баласын җир куенына салган әти кешенең кичерешоәрен шундый төгәллек белән тасвирланганына ис-акылым китеп елап утырам...
0
0
0
0
Нинди кызганыч.
0
0