Логотип
Проза

Баллы кирпеч -13

Ир арбадагы сәнәкне бер кулына тотып, икенчесенә дилбегәне урап тотты да бөтен көченә кычкырып җырлап җибәрде:

Тарихи-биографик повесть


(Дәвамы. Башы:

 http://syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech

http://syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech2

http://syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech3

http://syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech-4

http://syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech-5

http://syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech-6

http://syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech-7

http://syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech-8)

http://syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech-9)

http://syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech-10)

http://www.syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech-11

http://www.syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech-12


 Ир арбадагы сәнәкне бер кулына тотып, икенчесенә дилбегәне урап тотты да бөтен көченә кычкырып җырлап җибәрде: 
Сары каеш дилбегәләр
Безнең атларда гына. 
Бик гайрәтле шәп җегетләр
Безнең якларда гына... 
 – Эх, Кара турым, очтык әйдә моннан! – дип, дилбегәне кинәт кенә каты итеп тартты. 
Кара Туры да бүреләрдән куркуын җиңеп, алга – бүреләр өеренә таба ыргылды. Мондый хәлдән бүреләр бераз аптырап калдылармы, алар аңга килгәләгәнче Ибәтулла бар көченә җырлавын белеп, Кара Туры белән бүреләр яныннан выжлап узып та китте. Арбаның арткы тәгәрмәче ата бүренең ян бозыннан сыздырып ук узды. Ир белә: бүрегә артың белән бервакытта да барырга ярамый, ул сине корбаны итеп күрәчәк. Ибәтулла арбага ян белән басып, алай-болай арбага сикерүче бүре булса, чәнчергә әзерләнеп, кулындагы сәнәкне өскәрәк күтәрде. Ир дөрес шәйләгән: Ата бүре аксабрак арттан юыртканда, ана бүре алгы аяклары белән арбага сикермәкче булып, арттан калмыйча куды. Менә-менә арбага сикереп, Ибәтулланың бугазына ябышыр сыман. 
 – Кара Турым, бирешмә, куәтлерәк, әйдә, әйдә! – дип, тагын да катырак кычкырып җибәрде ир. 
Ана бүре артыннан чабучы ике яшь бүре арбаның ике ягына бүленеп чыгарга уйлый бугай. Нидер эшләргә кирәк. Ана бүренең очкынланып янган күзләренә Ибәтулла усал итеп карап кычкырды: 
 – Мә, ал кирәгеңне, корчаңгы эт! Сиңа дигән ит юк миндә! Мә, мә! – дип, инде арбага сикерергә әзерләнгән Ана бүрегә бар көченә селтәнеп сәнәкне очырды. 
Сәнәк бүренең күзенә һәм борынына кадалды да Ана бүре каты чинап, чаба торган җиреннән туктап калды. Аксап өер артыннан чабучы Ата бүре Ана бүре янына килеп туктады. Яшь бүреләрнең берсе арба артына чыкты. Берсе яннан, икенчесе арттан сикермәкче була бугай. Яндагы бүре менә-менә очып Ибәтулла янына менәр төсле. Озак уйларга юк. Толыпны буган бил каешына кыстырылган чыбыркыны тартып чыгарды да Ибәтулла яннан арбага ук орынып чапкан бүрегә бар көченә чыбыркы белән селтәнеп җибәрде. Бер, ике, өч!.. Яшь бүре чабуыннан туктады. Арба артыннан чапкан бүре дә иптәше белән бергә артта калды. 
 Кара Туры ыргылып-ыргылып чабуын белде. Бүреләр өере артта калды. Ибәтулла кызулыгы белән йөрәгенең чәнчеп-чәнчеп алуын сизмәгән булса кирәк, Әнәлегә җитәрәк, ул арбага утыргач кына күкрәге кысканга, тавышы карлыкканга игътибар итте. 
 – Әй, Аллаһым, хатыным, балаларым хакына саклап калдың! Мең рәхмәт сиңа! Гомер буе Сине бар дип белгән колың булырмын. 
 Алда Иске Әнәле авылы күренде. Авыл тын. Кечкенә, тәбәнәк өйләр печән өеме кебек кенә. «Каш урманын исән-имин чыксам, өйгә кайтып җитәрмен, Алла боерса!» – дип, оста үз-үзен юатып, акрын гына көйләп җибәрде: 
Каз канаты кат-кат була, 
Ир канаты ат була. 
Юл йөргәндә, сикәлтә күп
Арып-талган чак була. 
 Ирнең батырлыгына сокланып, болытлар артында качып яткан Ай юлны яктыртты. Ай янына иптәшкә күккә бер капчык йолдызлар сибелде. 
 Ибәтулла өйгә кайтып кергәндә, Нәгыймәнең йокламавы, борчылып торуы теләсә кемгә аңлашылырлык шул. Аш бүлмәсе ягында бишле лампа сүрән генә яна. 
 – Бик соң, йөрәгем өзелеп төшә дип торам, сиңайтәм. Тирә-якта бүреләр дә бик азган, сарай башларындагы саламны йолкып, сарайга төшеп, сарыкларны буалар дип сөйлиләр. Шонгаты урысларына да, Черкен чуашларына да ташланган, диләр. Старостага әйтеп, аттырырга кирәк аларны. Болай төнгә каршы йөрмәсәң иде, бик-бик борчылдым, сиңайтәм. Әле самоварның чәе җылы, әйдә, чишен дә тамагыңа чәй булса да эчеп ят, – дип каршылады Нәгыймә. 
 Болай да курыккан Нәгыймәне ире тагын да шикләндерәсе килмәде, бүреләр өере белән очрашканын сөйләмәскә булды. Иртән, сүз иярә сүз чыкса гына әйтеп куяр әле. 
 Балалары әтиләре кайтканда каршы йөгереп чыгар яшенә җиткәнне ир сизми дә калды. Галимәсенә ун тулды, Галия биш яшен тутырып килә. Уллары Нигъмәтуллага да өч яшь. Ибәтулла кырык биш яшенә җиткәндә, тормышның тозлы шулпасын шактый чөмерергә өлгерде. Үзе суккан, яндырган кызыл кирпечтән йорт салып керде, улы бар, алма бакчасы утыртты, узган ел алмагачларының өчесе бик тәмле алмалары белән сөендерде. Үз җаена, ашыкмыйча, янмыйча гына яшәргә дә бит. Үзен эш белән измәсә, Ибәтулла Ибәтулла буламыни?! Язгы сулар китүгә, Җәпле күл буенда тагын кирпечләр сугарга тотынды. Сукмый хәл юк: Спиридон Петрович кыштан ук остага эш табып куйды – бай үзенә лавка салдыра. 
– Мина уз кирпичларыннан саласын лавканы, Ибатулла! Хорошо? 
– Ярар, ярар, Спиридон дәдәй! 
– Фёдор Ефимович, Афанасий Евдокимовичларнын кузе биш булсын, Ибатулла, так ведь?! 
– Килештек, Спиридон дәдәй! 
 Ибәтулла атна буе Җәпле күл буенда кирпеч яндырды. Кайчак төшке ашны да, Галия белән Нигъмәтулланы карап торырга Галимәне калдырып, Нәгыймә төенчек белән алып килеп ашатты. Белә: ире алар өчен дә тырыша бит! Кышка утыны, печәне, терлек-туарга көрпәсе кирәк булыр. Балыкчыдагы тегермәндә эшләгәнгә биргән бодайны тарттырып алырлар. Кечкенә балалары булгач, Нәгыймә байларга кул ялына уракка бөтенләй йөрмәде. 
 Инде кирпечләр әзер булып, Спиридон бай йорты янына ташырга тотынгач кына, бәла аяк астыннан килеп чыкты. Ибәтулла берьюлы ике ат белән кирпечләрне төяп кайтканда, Кара Туры балчыклы юлдан өскә күтәрелгәндә, ташка абынып, аксап берничә сажень җир арбаны тартып барды да, туктап калды. Ибәтулла Сары алашаны да туктатып, Кара Туры янына килде. Атның тояк турысыннан кан саркып чыккан иде. Кара Туры мөлдерәп, ярдәм көтеп, хуҗасына карап тора. 
– Әй, Карачкаем, арбаңа кирпечне күбрәк төягәнмендер, мин гаепле инде, – дип сөйләнә-сөйләнә, атны туарды. 
Күл буйлатып, балыкка барган малай-шалайны күреп алды да, оста аларга кычкырды: 
– И энекәшләр, кемгә сайрый торган сыбызгы кирәк? 
 Малайлар, йөгерешеп Ибәтулла янына килделәр. Күрәсең, барысына да сыбызгы кирәк булгандыр. 
– Абый, кая, күрсәт сыбызгыңны, – диештеләр алар иргә риясыз бер караш ташлап. 
– Сыбызгылар өйдә, мин кайтып алып киләм, сез менә бу атларны саклап тора аласызмы азга гына? 
– Торабыз, торабыз, син, абый, сыбызгыларның иң матурларын алып кил! 
Ибәтулла Кара Турының кан саркып торган тоягын үзенең күлмәк җиңен ертып бәйләде дә акрын гына авылга таба китте. Атның аксавы Ибәтулланың үз аякларын да авырттырган шикелле сыкрап куя. 
Ул өенә кайтып җиткәндә, кызлары урамда капка төбендә уйнап йөри иделәр. 
– Әткәй, Кара Турыга ни булган? Аягы нишләгән? 
 Ирнең хәле кызларына җавап бирерлек түгел иде. Кара Турыны болын ягы бакчага чыгарып, күлмәк җиңен сүтеп, тоягына карады. Тояк бик нык каерылган, туктаусыз кан ага иде. 
 – Түз, Карачкаем, хәзер, Варламов агайга сугылырмын, аның ат караучысы килеп карар аягыңны, – дип, Кара Турының маңгаеннан йомшак кына сыйпады да, алдына печән, су куеп, келәткә керде. Анда узган базарда гына эшләгәндә, йомышчы малайларга кирәге чыгар дип алынган балчык сыбызгылар арасыннан өчесен кесәсенә тыкты да Спиридоннарга юнәлде. Кирпеч төялгән арбага җигәргә тагын бер ат кирәк иде. 
Бай капка төбендә тәмәке көйрәтеп утырган җиреннән: 
– Ибатулла, кая атлар, кирпечләр белян? 
– Спиридон дәдәй, аяк астыннан бәла килеп чыкты әле менә, Кара Турым ташка абынып, тоягын каерткан. Өйгә кайтарып калдырдым, миңа синең берәр алашаны алырга туры килер. 
– Любоен ал, Ибатулла. Атларны алып кайтырга тагын кемне аласың? 
– Галиулланы ала китәрмен. 
Балыкчы малайлар Ибәтулла абыйларын ун күз белән көткәннәр – каршысына ук йөгереп килделәр. 
– Йә, кайсыгыз, әйбәтрәк саклады атны? 
– Мин, мин, мин, – диеште малайлар. 
Оста кесәсеннән чыгарып өчесенә дә балчык сыбызгыларны тоттырды да, Спиридон алашасын арбага җигәргә тотынды. Галиулла чая малай икән, уч табаннарына төкереп, атның дилбегәсен кулына алды да алаша белән бергә җитез генә атлап та китте. 
Кирпечләрне Спиридон бай капка төбенә кайтарып бушаткач, Ибәтулла Варламовның ат караучысын алып килеп, Кара Турының яралы аягын җылымса су белән юып, вак таш кисәкләреннән чистартып, бәйләп куйдылар. Кара Туры аякларына басмакчы булып, күтәрелмәкче иде, чайкалып кабат ян бозына ауды. Күрәсең, тояк эчендәге сөяге чәрдәкләнгән. 
Ат караучы Стефан бер атка, бер Ибәтуллага карап торды да: 
– Ибатулла, если лошадь сломает ногу, ее пристрелят. Это кажется бессердечным. Лошади со сломанной ногой очень часто сами погибают. Выбирать тебе. 
Кара Туры әйтерсең лә Стефанның сүзләрен аңлады: «Мине нишләтәсең инде?» дигәндәй, хуҗасына мөлдерәп карады. 
Стефанны озатып, ир өйгә керде. Нәгыймә казан тирәсендә кайнаша иде. 
– Уңганым, бер-ике телем ипи бирсәнә! 
– Хәзер ашым өлгерә, ашыйсың килдемени, сиңайтәм? 
– Үземә түгел, Кара Турыны сыйлыйсым килә. Кабат аягына баса алмас инде ул, тоягындагы җәрәхәте бик тирән. Стефан агай атарга кирәк, ди. Минем гомеремне бүреләрдән саклап калган атымны ничек үз кулларым белән атыйм, йә, әйт? Кеше кебек бит ул, Кара Туры мине ярты сүздән аңлый иде бит! 
Күзләремә шундый моңсу итеп карап тора, белә ул кабат аякка баса алмасын. Кара Турым шушы хәлдә чакта мин Спиридон дәдәй лавкасына да тотына алмыйм, кулларым эшкә бармый. 
Ибәтулла ике зур телем кара икмәк тотып тышка чыкты. Аның чыгуын Кара Туры әллә кайдан сизеп, акрын гына кешнәп куйды: «Мин исән әле, янәсе!»
Ибәтулла бакчага кереп аты янына тезләнде. Кара Туры башын ирнең җилкәсенә таба сузып, үзенең авыртуларын сиздерергә теләде, ахры. 
– Аңлыйм, аңлыйм, Карачкаем, хәлең җиңел түгел, йөрәгең сыкрыйдыр синең дә! Йәле, азга булса да әрнүләреңне онытып тор. Мин сиңа уңганымның тәмле ипиен алып чыктым. 
Ибәтулла ярты телемне сындырып, атка сузды. Кара Туры хуҗасының кулын иснәп карады, аннары икмәк телемен кабып, чәйнәргә тотынды. Ир атының маңгаеннан яратып сыйпады, ялын бармаклары белән аралады. Кара Турыны Акбүз аттан да ким яратмый иде. Ике телемне бүлә-бүлә ашатып бетергәч тә, аты янында озак утырды әле оста. Кара Турыга үзенең аны кызганганын сиздерәсе килмәсә дә, Ибәтулланың да күзләрендә яшь иде. Ат моны тиз сизде. Ул ирнең битен ялап алды. «Кайгырма, хуҗам, мин аякка басармын, без әле синең белән Тоба буйларын мең әйләнербез», – дигән караш иде атның моңсу күзләрендә. 
Кояш, яралы атка карый алмыйча, авыр болытлар артына кереп качты. 
 Ибәтулла атын тагын бер сыйпап алды да өйгә керде. Хаммат бай ташпулат салган өчен биргән ике атның иң күндәме, иң тырышы, иң матуры иде Кара Туры. Җәй айларында нинди арыган чагында да Ибәтулла атларын коендырырга Зөягә алып төшә иде. Ялларын тимер тарак белән тарап, гел чистартып торды. Кара Туры су керергә аеруча ярата, хуҗасы маңгайларын, күзләрен юганда, аның белән шаярып та ала, арт аяклары белән Ибәтуллага су сиптереп, уйнаклый. 
 Ирне йокы алмады. Нинди көчле кулларының яраткан атын аякка бастыра алмаячагын уйлап, үзен битәрләде. Таң сызыла башлау белән торып, кабат болын ягы бакчага чыкты. Кара Туры башын күтәреп хуҗасын сәламләде, акрын гына кешнәп куйды. Ибәтулла киченнән чәйгә ваклаган шикәрнең бер кисәген күлмәк кесәсенә тыгып куйган иде, шуны Кара Турыга сузды. 
– Карачкаем, кап, кап, авызыңа тәм кереп китәр, – дип сөйләнеп, атының маңгаеннан үбеп алды. 
Кара Турым, Кара Турым,
Ниләр булды, малкаем? 
Бик ямансу иттең мине
Дуссыз калам, җанкаем, –
дип, ир акрын гына көйләп, атының башыннан сыйпады. Ат акрын гына өске иреннәрен селкетеп куйды. Ибәтулла белә: аты аны бик ярата иде. Ятимлекнең бар ачысын татып үскән Ибәтулла атлардан әти-әни җылысы да алды шул. Атлар аны яшәргә, көрәшергә, бирешмәскә өйрәтте. 
 Кара Туры хуҗасын борылып-борылып карап озатты. Бәлки, бу аның саубуллашуы булгандыр. 
 Ибәтулла көндез Спиридон байда лавка өчен кирәкле материалларны барлап, төшке ашка өйгә кайтты. Өйгә кергәнче Кара Туры янына ашыкты. Атның бөтен тәне дерелди, йөрәге дөп-дөп тибә, аяклары тартышып-тартышып куя. 
– Йә, Карачкаем, ничек инде хәлең? Башын җиргә салындырып яткан ат соңгы көчкә калкынмакчы булып, тартылып куйды. Күзләреннән мөлдерәмә яшь аккан Кара Туры соңгы минутларын яши иде. 
Бу көнне ике бер-берсен яраткан җан иясе гомерлеккә аерылды – Кара Туры җан тәслим кылды. 
 Ибәтулланың ике көн эшкә кулы ятмады. Күз алдында гел Кара Турының моңсу карашы торды. Мәчеткә намазга да барып карады. Тик ир күңеленә тынычлык таба алмады. 
«Башка ярышларда катнашмам инде, йорт эшләрендә Акбүзне күбрәк файдаланырга кирәк», дигән карарга килеп, өченче көнне Спиридон байга лавка сала башларга дип китте. 
Бай күптән көткән: 
– Ибатулла, мин сине ашыктырмыйм, давай, ничек телисен, так и работай, – дип, нинди гозерне дә үтәргә әзерлеген белдерде. 
– Спиридон дәдәй, мин тәмәке тартырга күп туктамам, көннәр кызу тора, төшкелектә атым белән бергә Зөядә су коенып кайтырмын да кояш баеганчы эшләрмен. Килештекме? – дип, кулын байга сузды. 
Спиридон бай иргә карап сорап куйды: 
– А кирпич синеке җитамы соң, Ибатулла? 
– Кирпеч җитеп бетмәс шул, Спиридон дәдәй, алырга туры килер. Син бүген Балтайга барып белешеп кайт әле, мин үземнеке белән эшли торам. 
 Ибәтулла оста бисмилласын әйтеп, күн дәфтәрендә сызгалады, исәпләде, аннан җиргә очлы таяк белән урынны билгеләде. Кирпечне кулына алуы Ибәтулла останы тынычландыра, әйтерсең лә кирпечнең әйтеп бетергесез тылсымы бар. Ир беренче кирпечне куйганда, догаларын укый, кирпечне кулында әллә ничә кат әйләндереп: 
 – Кирпечем, эшем җайлы һәм матур булсын! Син минем алдагы көннәремә мая бирерлек лавка торгызсаң иде! Тигез һәм тиз өелсәң иде! Ватылма-тетелмә, йөземә кызыллык китермә, кирпечкәем! – дип, Ибәтулла кызыл кирпечнең йөз өслеген кулы белән сыпырып алды да үбеп куйды. 
Читтән карап торган кеше булса: 
– Бу Ибәтулла бераз ычкынган бугай, кирпеч белән сөйләшә, – дип уйлар иде. 
 Ибәтулла, чыннан да, нәрсә генә төзергә алынса да, кирпечләре белән сөйләшеп, алар өчен озын җырларны көйләп эшләде. Бәлки шуңа күрәдер, ул салган йортларның, кибет-лавкаларның тышкы матурлыгы белән бергә эчке тынычлыгы, нуры да кешеләрне үзенә тарта иде. 
 Ир Нәгыймәнең чигешле тәмәке янчыгыннан бераз тәмәке алып көйрәтте дә ныклап эшкә тотынды. Үзенә кирәкчә измәсен әзерләде. Кояш төшкелеккә алышканда, нигез салынган, кирпеч рәтләре инде күренерлек булып килә иде. 
 Тамак ялгарга төшке ашка өйгә кереп чыкты да Акбүзне туарып, атланып кына Зөя буена төшеп китте. Ятимлектә узган балачагы ирне Зөя буенда көтеп торган, күрәсең, бик ашыйсы килеп аптыратканда, шушы Зөя аны ачлыктан аралады бит. Үзе кебек яланаяклы малай-шалай белән Зөядә балык тотып, су буенда учакта пешереп ашаган ачлы-туклы балачагы күзләреннән яшь бөртекләре чыгарды. Зур малайлардан кызыгып, алты яшендә йөзәргә өйрәнгәне, әллә ничә бата башлаганы исенә төште. Ә бервакыт зур малайлар белән бер кисәк шикәр өчен ярышканы хәтерендә яңарды. 
 Менә алар өчәү Зөянең таррак җиреннән йөзеп әйләнергә тиеш. Ярышны оештырган Габделсамат зур кисәк шикәрен учына йомарлап тоткан. Ул – җиңүчегә! 
 Алдагы ике малайның берсе артта калды. Икенчесе Ибәтулла белән янәшә йөзә. 
 – Маңка, син шикәрне алмакчы буласыңмы? Тот, ертык ыштаныңны! 
 Ибәтулла инде төсе уңып беткән күлмәген яр башында калдырып, ертык ыштаны белән суга кергән иде шул. Малай шуңа төрттерә! Ибәтулла аны ишетмәмешкә салышып йөзүен белде. Әнә, Самат күренә иде, тагын, тагын кызуласа, беренче килер. Зур малай артта калуын сизеп, Ибәтулланың аякларына ябышып, аска таба тарта башлады. Бер чумды, ике чумды малай, авыз-борын тишекләре су тулды. Ул йотлыга-йотлыга йөткереп, бар көченә тартылды да алга йөзеп китте. Ибәтулла яр буена ничек йөзеп чыкканын да, аның янына җыелган малайларның аны әле бер якка, әле икенче якка боргалаганнарын, аякларыннан селеккәннәрен дә хәтерләми. Күзләрен ачканда, Габделсамат аның өстенә иелеп: 
 – Шикәр синеке, Ибәтулла! Мин бит барын да күреп тордым, хәрәмләшкәнне яратмыйм, – дигәнен ишетте. 
 – Без синең өчен көч биреп тордык, малай, шәп йөздең, – дип, берничә малай аның аркасыннан какты. 
Габделсамат Ибәтулланың учына зур шикәр кисәге салды. Яр буендагы теге ике зур малайдан кала, Ибәтулла янына җыелган малайларның күзләре учтагы шикәрдә иде. Ибәтуллага шикәр өйдә сирәк эләгә, Зиннур абыйсы малайны артык тамак дип, бик яратып бетерми. Бу зур шикәр кисәген үзе генә ашаса, ничә көнгә җитәсе дә бит! Ибәтулла күзләре белән яр буен әйләнде. Ерак та түгел зур бер таш табып алды да, шикәрне әрекмән яфрагы өстенә куеп ватты. Малайлар Ибәтулланың бу эшен дәшмичә дә, сүз дә катмыйча күзәтте. 
– Кемгә шикәр кирәк, минем яныма килә, – диюе булды, малайлар чатыр чабып Ибәтулла янына килеп тә җитте. Беренче кисәкне Ибәтулла Габделсаматка тоттырды, аннары үзенә дигән кисәкне янындагы яфракка куйды да калган кисәкләрне малайларга өләште. 
– И малай, юмарт та инде син! 
– Минем шикәр кабып караган юк әле быел! 
– Менә нинди тәмле икән ул шикәр дигәннәре, – диеште малайлар. 
 Ибәтуллага рәхәт иде. Ул батса батты, әмма Зөяне йөзеп чыкты бит әле, дусларын да шикәр белән сыйлады. Үзе генә шикәрне кыстырып кайтып китсә, тамагыннан да үтмәс иде ул шикәр. Габделсамат кына үз шикәрен ашамыйча, кабат Ибәтуллага бирде. 
– Аша, Ибәтулла! Бу синең шикәр! Мин чын күңелдән бирәм, – диде. 
И-и, ул еллар бик еракта калган икән шул! Күпме балачак илендә йөргән булыр иде, хуҗасын Акбүз кешнәп уятып җибәрде. 
 Ир күлмәк-чалбарын салып, эчке ыштаннан гына Акбүзнең ияреннән тартып суга керде. Акбүз Кара Туры шикелле суны ярата, кайчак хуҗасыз гына Зөяне аркылысы-буйга йөзеп чыга. Ибәтулла юкә мунчала белән атның сыртын, аякларын яхшылап ышкыды, ялын су белән бергә дулатып чайкады. 
– Акбүзем, әйдә, булмаса, бер ярышып алыйк, – дип, эчкәрәк йөзеп кереп китте. 
Ибәтулла алдан йөзә, Акбүз– аның артыннан. Су җылы, йомшак. Ярата ир туган ягының болыннарын да, Зөясен дә, күлләрен дә. 
 Ибәтулла икенче ярга якынлашканда аның колакларына ачыргаланып кычкырган малай тавышы ярып керде: 
– Бата, Гали бата, бата, Гали бата-а-а! 
Үзеннән әллә ни еракта түгел өскә күтәрелгән бер кул күреп, ир ашыгып шунда йөзәргә тотынды. 10, 8, 7, 5 сажень… Яр буенда кычкырып торган малай: 
– Шунда, Гали шунда батты, абый, – дип өзгәләнде. 
Ибәтулла төпкә чумды. Су төбен капшый торгач, кечкенә гәүдәгә юлыкты. Кечкенә малайны кочагына эләктереп өскә күтәрелде. 
– Акбүз, кил әле тизрәк, малайны ярга чыгарыйк, – дип эндәшүен генә көткән ат, хуҗасы янына йөзеп килде. 
 Ибәтулла баткан малайны корсагы белән арт сыртына куеп, башын салындырды. Малай шактый су йотарга өлгергән икән. Ул туктаусыз йөткерде дә йөткерде, авызыннан күбекле су ага торды... 
Ибәтулла ярга чыгуга, Галине аркасына яткырып, күкрәгенә басты. Зәңгәрләнеп киткән малай әле һаман авызыннан күбек белән су чыгара. 
 – Абый, ул үзе кереп китте. Бәхәсләштек без. Кармакка, – диде кычкыручы малай. Исән генә калсын, мин бирәм аңа кармакны. Ул бит минем дустым, – дип елап җибәрде. 
 Ибәтулла Галинең авызын ачтырып телен тартты, сулышын гына томалый күрмәсен, аннары борын тишекләренә авызын куеп туктаусыз һава өрде. Тырыша торгач, Гали аңга килде. 
– Абый, әтигә әйтмә! – диде ул чак кына сулыш алып. 
– Нәрсәне, Гали? 
– Минем кармакка йөзгәнне! 
– Әйтмәм, йә, торып утыр, – дип тынычландырды аны Ибәтулла. 
Ибәтулла Акбүзне күрсәтеп: 
– Сине ул алып чыкты Зөядән! Рәхмәт аңа тиеш, энекәш! – дип елмайды. Акбүз, үзе турында сөйләгәнне аңлагандай, баш селкеп куйды. 
– Әйдә, Гали, Акбүз сине авыл башына кадәр утыртып кайтам, ди, миңа эшкә тотынасы, – дип, Ибәтулла суга баткан малайны атка атландырып юлга чыкты. Арттан Галинең иптәшләре иярде. 
Ир, малайларга карап елмайды да, шаян тавыш белән көйләп җибәрде: 
Әти миңа ат бирде, 
Атлан,  – диде, – чап, – диде. 
Матур-матур кызлар күрсәң, 
Кочакла да ят, – диде. 
 Суга батучы Гали дә, аның иптәшләре дә рәхәтләнеп көлештеләр. Ибәтулла әле 15 минут элек кенә җан әсәре булмаган Галинең инде елмая алуына меңе белән шатланып, рәхәтлек кичерде. Оста авыл башында Галине аттан төшерде дә Спиридоннарга юнәлде. 
 Кирпеч Ибәтулланы бу юлы да сынатмады. Ике атна дигәндә, лавканы өеп бетереп, мичен чыгарырга тотынды. Бай ике балта остасы да яллаган иде. Ибәтулла эчке якта товар куяр өчен шүрлекләр ясап, мичен өеп бетергәндә, балта осталары лавканың түбәсен, идәннәрен ясап куйдылар. Лавканың башын бергә ябып, тәрәзәләрен, аларга калай капкачлар, җыйнак тимер ишек куйгач, лавка курчак өенә охшап калды. Спиридон осталарның эшеннән канәгать калды. Бай осталарга акчалата да, бодай белән дә түләде. 
 Ибәтулла Көлкәшкә китәсе алдыннан көнен балаларына багышлады. Улы Нигъмәтулланы тезләре өстенә утыртып туйганчы сикертте. Кызлары Галимә белән Галиягә кызык әкиятләр сөйләп көлдерде. Нәгыймәгә дә өлеш чыкты – ир аңа серле генә итеп күз кысты да: 
– Бүген Ай белән серләшеп, йолдызларны санарбыз, уңганым, – диде. 
Галимә инде ун яшен тутырган аңлы бала буларак әйтеп куйды: 
– И ул йолдызларның чутын кем санап бетергән, әткәй, сез дә санап бетерә алмассыз. йоклап китәрсез әле, – диде. 
Галия тылсымлы җиһан белән бик алыш-бирешле булмаганга, әтисенең сүзләренә исе дә китмәде. Нәгыймә иренең тел төбен күптән төшенде инде, Ай белән серләшкән саен, алма бөртеге кызлары, уллары туа торды лабаса! 
Инде балаларны йоклатырга җыенып кына йөргәндә, капка тавышы килде. Кем булыр икән соңлап кына? 
Нәгыймә керүчегә каршы чыкты. Зәйнәп апасы икән! Берәр йомышы бар, күрәсең, болай соңлап йөрмәс иде. 
– Килдем әле менә. Соң булса да. Ничек яшәп ятасыз? Әнкәй Ибәтулланы Көлкәшкә җыена дигән иде. Кайчаннарда барырга уйлыйсың, Ибәтулла? 
– Саумы, Зәйнәп? Иртәгә таң белән китмәкче булам. Син дә минем белән барырга уйламыйсыңдыр ла? Кирпеч биреп тормакчы буласыңмы әллә? 
– Әй, шаяртмасана, Ибәтулла! Юклык теләсә кем каршына китерә ул, туганкай! 
– Хуш, тыңлыйм. Өйдә ни дә булса булдымы, Габделхәй кыерсытамы? 
– Габделхәй кызу булса да, кул күтәрми алай миңа. 
 – Зиннурныкылардан көтәргә була... Барын да... Зиннур абый миңа тал чыбыгын күп ашатты. Кайчак әле дә төшләремә балачагым кереп, аркам сызлый башлый. Кызык бу тормыш: агамның улы хатынымның апасына өйләнсен әле?! 
 Зәйнәп тирән итеп көрсенеп куйды. Аннары : 
– Язмыш инде бу, туганнарым. Кулымны сораган егеткә кияүгә чыга алмадым шул мин. Күршеләрнең коесына суга чыккан җиремнән Габделхәй урлап китте. Ни уйларга да, кире өйгә әйләнеп кайтырга да батырчылык итмәдем шул. Габделхәйне әйтәм: төскә-биткә матур кеше ул. Эшкә дә кулы ята. Тик менә, Ибәтулла, синеке кебек кыюлыгы гына юк. И кызу канлы инде, бахыр! Тач атасы Зиннур кайнатам кебек! Беләм инде, Зиннур әткәйне өнәп бетермисең, Ибәтулла! Балачагыңның иң ачы көннәре аның белән бәйле, гаепләп тә булмый. Бик юклык белән яшәгәннәр алар. Габделхәйнең мине урлавы да шуннан. Соң әнкәйдән килешергә килсәләр, әнкәй бирер идеме? Юк инде! 
 Килен булып төштем. Җир идән. Идән тулы бака! Өйдәгеләр аптырап торганда, мин дә шул бакаларга карап утырыйммы? Мич алдындагы күмер тутырган чуенны алдым да җыеп салдым шунда бакаларны. Кайнатам белән кайнанам ник бер сүз әйтсен. Бакадан да куркып торырга, Бәлхис кызы ич мин! 
 Өйдәгеләр гыр-гыр йоклаганда, мин, җыенып китеп, байларга урак урып кайта идем инде. Менә шул, озын сүзнең кыскасы: Ибәтулла минем хакка, балалар хакына булса да, Габделхәйне кул алмашка ал син! 
Йорт эче берара тып-тын торды. Мич астындагы ялгыз чикерткә генә: «Йоклагыз, төн бүреләре! Мине дә йоклатыгыз, сайрашып утырмагыз!» дигәндәй, берничә тапкыр скрипкасын сузып алды. 
Сүзне Ибәтулла башлады: 
– Зәйнәп, мин бит җомга намазына гына кайтып киләм. Атна буе Көлкәштә булачакмын. Ярулла байга ике атнада лавкасын салып бетерергә сүз бирдем. Аннары Чүтигә китәсем бар. Көзге салкыннарга кадәр шул йорт, лавкаларны тәмамлыйсы иде. Алай кул алмаш эшлисе килгәч, Габделхәй үзе ник килмәде соң? 
Зәйнәп, бу сорауны күптән көткән иде. 
– Әлеге дә баягы, синең Зиннур әткәйгә ачуларың бетмәгәндер, сөйләшеп тә тормассың дип уйлады. 
Ибәтулла көрсенеп кенә: 
– Минем башка эшем юк инде, шул ачу саклап йөрергә генә. Бала-чага түгел ич мин. 
Ире сөйләшкәндә, Нәгыймәнең кысыла торган гадәте булмаса да: 
– Сиңайтәм, әллә аласыңмы үзең белән, гаиләсенә азрак тамаклык эшләп кайтыр иде. Чит кеше түгел бит, туганың ничек тә! Зәйнәп тә минем апам. 
Ибәтулла хатыннарга карашын йөгертеп алды да соңгы сүзен әйтте: 
– Габделхәй, көтү белән үк безгә килсен. Алмаш күлмәк-ыштан алырга онытмасын. Кирпеч эшендә сәләмәләре дә ярап куяр. Көн дә тузан туздырып авыл арасын бутап йөрмәс, кунача эшлибез Ярулла байда. Йокларга келәтен бирә. Ашау-эчү – байдан. 
Зәйнәпнең йөзенә бер уч кояш нурлары сиптеләрмени – йөзе балкып китте. 
– И Ибәтулла кияү, бигрәк шәфкатьле адәм инде үзең! Рәхмәт кенә, кияү! Хәзер кайтып, Габделхәйне сөендерим әле. Ышанмас та! 
Нәгыймә апасын озата чыкты. Әйтеп бетермәгән сүзләре калган, ахры, Нәгыймә азрак тоткарланды. 
Балалар йокыга талгач, Ай ир белән хатынның караватына нурлы күпер сузгач, Ибәтулла Нәгыймәне кочагына кысты. 
– Карале, уңганым, чәчләреңнән килгән катык исен үлеп яратам. Катыкны ашаган төсле сине дә ашап бетерәсем килә! 
 – Әй, сиңайтәм, әйтеп тә карыйсың инде! 
 – Әйтми ни, бер атнага китәм бит! Атна буе Ярулла бай мендәрен кочаклап ятып кара әле менә! Сагынуымны ничек басармын инде, белмим әле. Әллә, мәйтәм, бераз чәчеңне кисеп китәргә инде, иснәп ятармын, яраткан хатынымның исе сагынуларымны басар. 
 – Тәнең ут шикелле, уңганым! Каяле, азрак ялкыныңны алыйм, – дип, ир хатынының эчке күлмәк изүләрен ычкындырды. Нәгыймә карусыз иде: «Әнә бит, аның сүзен тыңлап, Габделхәйне үзе белән алырга булды». 
 Нинди назлы аның ире. Нәгыймә кайчак аптырап кала: гел каты кирпеч белән көн-төн эшләгән куллар димәссең, шул кайнар куллар иңбашларына, күкрәкләренә салмак кына кагылуга, хатын үзен җиденче кат күктә кебек хис итә. Ибәтулла бүген аеруча дәртле иде. Ул Нәгыймәнең колагына татлы сүзләр пышылдап, иреннәреннән туйганчы үпте. Бу дөньяга уртак балалар тудырган ир белән хатын, аларны күзәтеп торган ялгыз Айның кәефен төшереп, тәрәзә пәрдәсен тартып, бер җан, бер тәнгә әверелде. Күктәге йолдыз-кызлар Ибәтулланың дәртеннән көнләшеп, җиргә атылдылар. Аларның дә сөеләсе килә иде... 
 Ике бәхетле җанны иртәнге эшләргә әйдәп таң атты. Нәгыймә зөфаф кичендәге төсле рәхәтлек тоеп, балкып уянды. Бу җиһанда ире тарафыннан яратылып, назланып уянган хатын-кыздан да бәхетлерәк тагын кем бар?! 
Мәхәббәткә коенып уянган хатын-кыз җир җимертеп эшләргә әзер. Аның авызыннан иртән иң тәмле сүзләр генә энҗе булып сибелә. Бәхетле төннән соң сөелгән хатын иренә гашыйк, нурлы күзләр белән бага. 
Канәгатьлек хисе алган ир-ат мондый бәхетле минутларны аның хатыны гына бирәдер дип уйлый. Ирлек горурлыгының көчен тоеп, ләззәт кичергән ир-егет шул кайнар тәнле гади җир хатын-кызы өчен тау-ташлар актарырга, тимер бөгәргә әзер икәнлеген сиздерәсе килә. 
Нәгыймә сыер савып, балаларга парлы сөт эчергәндә, Ибәтулла самавыр куярга да, эшкә кирәк төенчекләрен җыйнарга да, атын җигәргә дә өлгерде. Бу төн аңа рәхәт ләззәт белән үзе өчен горурлык тойгысы да китерде: ятимлектә, ачлыкта үскән малайның гаиләсе, үз куллары белән корган нигезе, мәхәббәт җимешләре – балалары, яраткан һөнәре бар. 
 Габделхәй кечкенә генә төенчеген уң як иңбашына аскан, Ибәтулланың чыкканын капка төбендә көтә иде. Салкын гына күрештеләр. Һәр икесе үз күңеленнән ике арада әйләнгән шикле уйларны куарга тырышты. Габделхәй: «Хатын сүзенә карап килүен килдем дә, мине Ибәтулла үзе белән алырмы икән?» – дип уйласа, Ибәтулла: «Малай чакта да бик тыныша алмый идек, кул алмашы эшләп китә алырбызмы икән?» – дип борчылды. Оста Көлкәшкә Байталны җигеп барырга булды. Гадәттә, Кара Туры белән төзелешкә йөрергә ярата иде бит, вакытсыз үлеп киткән атын гел юксынды. 
Капка төбендә Нәгыймә күренде. 
 – Сиңайтәм, йә, менә бу икмәкне дә алыгыз әле, төш җиткәнче тамагыгыз ачар, катык та ярап куяр, – дип, иренә тагын бер төенчек чыгарды. – Исән генә йөреп кайтыгыз, сиңайтәм. Эшләгән эшегез күркәм булып күренсен. Аллаһы Тәгалә үзегезгә көч бирсен иде, – дип озатты ирен хатын. 
 – Кузгалыйк, Габделхәй, – дип, Ибәтулла дилбегәсен тартып куйды. 
 Әле кояш ялкау гына йокысыннан уянып килә. Төне буе татлы йокыдан соң Кояш та арыган, күрәсең, үлән өсләрендәге чык тамчыларын йотлыгып-йотлыгып эчә, агач өсләрендә нурларыннан күпер ясап уйный да Көлкәшкә юл тоткан мосафирларның күзләрен чагылдырып, Байталның тузгыган ялында утырып ял итә. 
 Болын-Балыкчыны чыкканчы ике ир дә бөтенләй сүз алышмады. «Дәшми торганда җүләр дә акыллы», диләр. Бу Габделхәй кайсына керә икән? 
«Туры әйтим әле, хәтере калса, үзеннән күрер», – дип, сүзне Ибәтулла башлады: 
– Зиннур агай нихәл соң? 
– Синең белән бергә лавка салырга баруымны ишеткәч, күзләре яшьләнде, картая. Зәйнәпне дә бик яраттылар. Тырыш, йортны тота белә. 
– Бәлхис апаның кызлары берсеннән-берсе уңган шул, сүз әйтерлек түгел! Әниләренә охшаганнар! Нәгыймәгә өйләнеп, яратып яшәп китәрмен дип мин дә уйламаган идем менә. Унбер ел яшәп ятабыз. Кулыннан килмәгән эше юк. 
– Шулай-й-й, – дип сузды Габделхәй. – Мин урлап кайткач та, битемә төкереп чыгып китәр дигән идем Зәйнәпне дә... Ул бит патшаларга барырлык кыз иде. Менә балалар үстерәбез. Мәсрура да әнисе кебек әрсез булып тора. Улыбыз да тәпи китте. Төп йорттан аерылып чыгып булмасмы дим дә соң, – дип, Габделхәй Ибәтуллага күтәрелеп карады. 
– Ник булмасын, була! Минем белән өч-дүрт төзелештә әйбәт кенә эшләсәң, материал аласың. Аннары төзи дә башларга була. Зиннур агай үзе килеп сүз кушса, йортыңны салышып та бирә алам. 
– Ибәтулла, син, әткәйгә ачу саклама инде. Яшь чагында тал чыбыгы безгә дә күп эләкте. Үзенекеләр булгач та. Син теге чакта бездән качып китеп дөрес тә эшләгәнсең. Менә бит кулың һөнәрле хәзер. Югалмаган. Монда калган булсаң, ни булган булыр иде әле синең белән дә?! Шулай ич?! 
Ибәтулла Габделхәйгә якын итеп карап куйды. Димәк, «кул алмашына ярарлык бу адәм» дигән сынаулы караш иде бу. 
 Көлкәшкә барып җиткәнче, күптән кардәшлек хисләре кузгалмаган ике ир чын туганнарча аралашып, бер тәмәке янчыгыннан тәмәке көйрәтеп баручыларга әйләнделәр дә куйдылар. Бу инде бертуган хатыннар үтенече белән генә бергә юлга чыгу түгел, тамырларында бер нәсел каны ага торган ике кардәшнең бергә эшкә баруы иде. 
 Ярулла бай иртә тора икән. Эшлегә көн җитми, эшсезгә көн үтми дигәндәй, көннең һәр вакытын бай әфәнде дә эш белән уздырырга өйрәнгән, күрәсең. 
– Әссәләмегаләйкем, Ярулла абзый! 
– Хуш киләсез, җегетләр! Кем, Ибәтулла туган, әле мин уйлап кына куйган идем, сиңа булышчы итеп авылдан кеше эзләргәме дип. Менә бит, үзең белән үк алып килгәнсең. 
– Туганым бу, Ярулла абзый. Алтын куллы егет. (Мондый мактаудан соң Габделхәйгә яхшы эш күрсәтүдән башка юл юк!)
Бай әфәнде егетләрне кыскача гына авыл белән таныштырып алды. 
 Тәтеш өязенә керә торган бу авыл кечкенә булса да, Көлкәштә мәчет, мәдрәсә, су тегермәне бар икән. Тимерчелектә дә оста куллы егетләр эшли. Ярулла бай авылдагы ике лавкадан да ким-хур булмаган кибет салдырмакчы. Йорт артында Бакырчы осталары суккан кирпечне ташытып өеп куйган, материал эзләп йөрисе юк. 
– Хуш, кем Ибәтулла. Сиңа ышанам инде мин. Ничегрәк итеп корырсың икән, дим, лавканы? 
Ибәтулла бу сорауны көткән иде. Куен кесәсеннән күн тышлы дәфтәрен чыгарды. Анда оста күптән сызып куйган рәсемнәр, бизәкләр урын алган. 
– Ярулла абзый, лавканы якты итеп эшләрбез. Урам якка дүрт тәрәзә уярмын. Арткы якта бер тәрәз дә ишек булыр. Ян-якларда кечерәк берәр тәрәзә ясарбыз. Җылыту подвалдан булыр. Кибетеңдә урын да күбрәк була, товарларың куярга да чиста була. Җәен подвал салкынча була, азык-төлек куеп тора аласың. 
 Тәрәзә башларын дуга сыман итәрмен, алга чыгарып бизәкләп эшләнгән кәрнизләр ясармын, тимер ишекләр, тигез дүрт ян почмак. Башка байларныкыннан ким эшләмәм. Габделхәй дә булышкач, озакка сузмабыз, ике атнада өлгертербез, Алла боерса. Ашау турында алдан ук килешеп куйыйк. Ярулла абзый, без вакыт сузып кайтып йөрмибез. Безгә өч әбәт кирәк булыр. Ибәтулла сүзен раслатыр өчен Габделхәйгә карап: 
– Шулай бит, туганым?! – дип куйды. 
 Габделхәй үзенә мондый мөнәсәбәтне көтмәгән идеме, беразга югалып та калды. 
– Шулай-й-й, кардәшем, – дип җаваплады. 
– Җегетләр, ачы бал кирәк булырмы? Эштән соң, дим? – Ярулла бай да тимерне кызуында сугарга ярата, күрәсең. 
Ибәтулла байның сораулы карашын үзенчә аңлады. 
– Ярулла абзый, без бит җомга намазына йөрибез, нинди ачы бал тагын? Бу кызуда ачы бал да тотып куйсаң, Байтал янында ятып йокларга гына кала. Җомга көнне өйгә кайтып килербез. Сез риза булсагыз?! 
 Ярулла бай останың мондый җавабын аеруча ошатты, димәк чыгымнар азрак була икән. 
 Ике атна эчендә Ярулла байга кибет төзегәндә Ибәтулла белән Габделхәй шактый дуслашырга, туганлашырга өлгерде. Габделхәй дә Ибәтулла останың ышанычын акларга тырышып, измәне дә шартын китереп ясады. Ибәтулла подвал эчендә берничә рәт кирпеч өйгәч, аны да алыштырып үзе өеп карады. Кирпечләр дулкыны өскә менә барган саен, Габделхәйнең күз алдында Ярулла бай хезмәт өчен вәгъдә иткән бодай капчыклары өеме дә арта барды. 
 Габделхәйнең беренче тапкыр үзлегеннән кирпеч өеп каравы икән. Баштарак кирпечләрне тигез куя алмый изаланган куллар подвалның яртысы өелеп беткәндә, шактый шомарган, остарган иде инде. 
Нәкъ ике атна дигәндә, Балыкчы ирләре Ярулла байга бер дигән лавка төзеп бетереп, тимер ишекне куйдылар. 
 – Егетләр, ышанычны акладыгыз! Лавка үземә дә бик ошады. Хет иртәгә товар кайтарып, сатуны башла. 
Ибәтулла Габделхәйнең аркасыннан кагып: 
– Кардәшем дә остарды, гел үзем белән алып йөрмичә булмас болай булгач, – диде. 
 Габделхәй туганының якын итеп әйткән сүзләренә бик күңеле булып, дәшмичә, елмайды гына. Ярулла бай оста егетләрне төшке аш белән сыйлады да, хезмәт хакын яртысын акчалата, яртысын бодай белән түләп, хәерле юл теләп озатты. 
 Ирләрнең эштән канәгатьлек хисе йөзләренә чыккан. Байтал дилбегәне тартмыйча да өйрәнгән юлдан акрын гына юрта. Ибәтулла баш астына салган печәннең хуш исенә исереп көйләп җибәрде: 
Сары каеш дилбегәләр
Безнең атларда гына шул! 
Ир-егетнең бәхеткәе
Туган якларда гына... 
Габделхәй Ибәтулланың болай хисләнеп җырлаганын ишеткәне булмаган, күрәсең: 
– Шәп җырлыйсың, туганкай! Нишләп синең белән элегрәк дус булмадык без, ә?! 
– Белмим бит, бахыр, ник дус булмадык икән? Атна саен кунакка йөрешәсе урынга, ә бит?! Кырык бишкә җит тә, ир тугансыз яшә, имеш! Дөрес түгел бит бу! Менә моннан соң Зәйнәбеңне култыклап гел безгә килеп йөрерсең! 
 Габделхәйнең күзләренә яшь килде. Ул ничә еллар аралашмаган Ибәтулладан бу сүзләрне ишетермен дип уйламаган да, көтмәгән дә иде. 
 – Ибәтулла, Ибәтулла, Ибәтулла! – дип кабатлады ул бер исемне. – Мин ни... әтигә карап торганмындыр, үзем дә аңламыйм. Бүген миннән дә бәхетле кеше юк. Ибәтулла, тор әле, бер кочаклыйм әле үзеңне. 
Ибәтулла яткан җиреннән торып утырды. Байтал кинәт туктады. «Тукта, бу ирләр кочаклашканны мин дә карап торыйм әле», диюе булгандыр. Габделхәй юешләнгән битен кул аркасы белән сыпырды да Ибәтулланы кысып кочаклады. Ибәтулла мондый үзгәрешне көтмәгән дә иде. Ни дияргә дә белмәде. 
 – Син нәрсә инде, Габделхәй! Йә, йомшама әле. Ярулла байда мин ихластан әйттем. Чүтигә мәдрәсә төзергә сине дә алып китәм. Синең белән эшләве рәхәт булды миңа, беләсеңме, чын рәхәт булды. Бер кеше белән дә шулай җәелеп, рәхәтләнеп эшләгәнем булмады. Синең кирпеч эшенә өйрәнәсе килүеңне ошаттым мин, туганкаем. Кирпеч эшен белсәң, тамагың беркайчан да ач булмас, кардәш. Дөрес, җиңел хезмәт түгел, тузан, балчык, ком, таш арасында эшлисе, әмма без бит күпме кешене сөендерәбез. 
Габделхәй Ибәтулланы кочагыннан җибәрмичә озак кына тын торды. 
 – Туганыңны яңадан табу күңелне тутырды. Мин алай елак ир түгел үзе. Кырыс та, усал да була беләм, ну бит, ну бит, монда син... – ир сүзен әйтеп бетерә алмады. 
 – Мин нәрсә, мин дә синең кебек кеше. Мине дә тормыш җитәрлек бөкте. Кешегә күрсәтмичә елаган чаклар булды минем дә. 
Байтал кузгалды. 
Ибәтулла кабат җыр башлады: 
Су буенда кыяк үлән – 
Кыеп аласы иде. 
Туганлыкның кадерен белеп
Яшәп каласы иде. 
Туганлыкның кадерен белеп
Яшәп каласы идее...  –
дигән юлларга Габделхәй дә кушылды. 
Ирләр өйгә кайтып җиткәнче, Зөядә су коенып алырга булдылар. 
– Атны, киемнәрне ялгыз калдырмыйк, чиратлап коеныйк, Ибәтулла, – дип сүз кушты Габделхәй. – Кесәдә Зәйнәпкә алып кайтып тоттырасы акча да бар бит! 
Ибәтулла туганы белән килеште. Яр буенда кем генә юк, челләдә эшләп алган хезмәт хакын су коенам дип очырсаң, үкенечле булыр. 
– Йә, бар алайса, башта син коенып чык. Мин синнән соң Зөягә керермен. Габделхәй Ибәтулланың эчкерсез мөнәсәбәтенә тагын бер кат ышанып, киемнәрен чишенеп, суга кереп китте. 
– Карале, туганкаем, ул җирдән ераграк йөз. Анда чоңгыл бар, аска борып алып китмәсен, – дип кисәтте оста. 
Зөянең берничә урынында зур чоңгыллар барын елгада күп йөзгән кеше генә белә. Ялгыш шул чоңгылга эләксәң, көт тә тор батасыңны. 
 Габделхәй озак йөзмәде. Ул ярга чыкканчы ук, Ибәтулла чишенеп аны көтә иде. Ярата Ибәтулла йөзәргә, бик ярата. Колачлап та, аркасына ятып та, чумып та йөзә ул. Зөя белән дуслыгы балачактан. Бу елга аның ач тамагын туйдырды, тәнен ныгытты, бирешмәскә өйрәтте. 
 Су коеныр алдыннан Ибәтулла башта су өстен, яр буйларын күзәтеп чыгарга ярата. Баш белән суга ташланырга беркайчан да ашыкмый. Башта аяк белән акрын гына атлап керә, тәненә учлары белән су чәчрәтеп ала. Яшеллек баскан текә яр астында аның беркайчан да коенганы юк. Агач-куакларның су астында тырпаеп торган тамырлары бик хәтәр, Ибәтулла кебек оста йөзүчеләргә дә зыян салырга бик мөмкин. Тәне Зөянең дулкыннарына ияләшкәч кенә, колачлап йөзеп китә ир. Тәмләп, тәнен су кочагына ышанып, ләззәтләнеп йөзә. Икенче як ярга йөзеп чыккач, бер тын тирән итеп сулыш ала, күкрәген киереп, бар көченә һаваны йота. Аннан кабат Зөя белән иркәләнешеп, назланып йөзә. 
– Ай-яй, малай, шәп йөзәсең! Арыган кирпеч остасы кебек тә түгел син! 
Ибәтулла авызы колакларын тотканчы елмая. 
Зөя белән саубуллашкач, Ибәтулла Габделхәйне өенә кертеп калдырды. Капка тавышына болдырга чыккан Зәйнәп, бик көчләп чакырса да. Ибәтулла өйгә керәсе итмәде. Хатынга карап: 
– Габделхәйне сыйласаң да була бүген! Шәп эшләде. Бер атнадан Чүти авылына мәдрәсә төзергә китәбез, Алла боерса. Иреңне дә алам. Габделхәй – тырыш җегет, Зәйнәп. Ял итсен инде. 
Зәйнәп ирне тирән елмаю белән озатып калды. 
 Бер атнада өйдә нишләп кенә бетәрмен икән, кирпечкә күнгән куллар үгили үк башламаслармы дисә дә, Ибәтуллага юксынып торырга җай чыкмады. Көлкәштән катуга, ирне генә көтеп торган диярсең, Шомырт өйдәгеләрне һавага салды. Йорттагы һәркемне туендырып торган сыер мөгри дә ыңгыраша, тынып тора да тагын авыр итеп мөгри. 
– Сиңайтәм, йәле, юкка гына түгел бу борчылуы, бергәләп карыйк әле. Әнкәйне алып килимме соң әллә? Ул күп тапкырлар сыер бозаулаткан кеше. 
– Бәлхис апа булдырыр анысы, чыкмый торса, бозавын да тартып алыр ул, чакыр! – диде ир. 
Нәгыймә кечкенәләре янында күз-колак булырга Галимәне калдырды да Бәлхисләргә йөгерде. Ара әллә ни ерак булмаса да, күкрәк астында әле иртән генә үзенең дә дөньяда барлыгын белдергән сабые тиз баруны ошатмый булса кирәк, әле бер күкрәк астына килеп, әле икенчесенә тибүе тибү! Әнкәем, ашыкма, янәсе. 
Сабый белеп, сизеп яткан, күрәсең, Нәгыймә, ашыга-кабалана, атлый торгач, капка төбенә җитәрәк сөртенеп егылды. Аяк астындагы карасаң күзгә дә бик чалынмый торган таш икән сәбәпчесе. Уңайсызрак егылды шул. Көмәне белән үк җиргә капланып ятты. 
– Ай! Әй Аллам! 
Инде торып басам гына дигәндә, күлмәк-ыштанын юешләтеп җылы нәрсә агып төште. 
– Кан! Әнкәем лә! 
Кызының ачыргаланып кычкырган тавышына йорт эченнән Бәлхис килеп чыкты. 
– Нәгыймә! Балам! Ни булды? 
Нәгыймә баскан җиреннән кузгала алмыйча, күлмәк чабуын тотып: 
– Әнкәй, иртән генә, иртән генә типкән иде! – дип үксеп елап җибәрде. 
– Аңлатып сөйлә әле, кызым? Бу нинди кан? 
– Балам... Балабыз... 
Нәгыймә елады да елады. Бәлхис кызын култыклап өйгә алып керде. 
– Кызым, йәле ят әле, ятып тор. Хәзер кендек әбигә хәбәр салырмын. Әйтермен күрше кызларына. 
Нәгыймә әнкәсе янына нигә килгәнен исенә төшереп: 
– Нинди ятып тору, анда Шомыртыбыз бозаулый, әнкәй! 
– Бу хәлеңдә, Шомырт түгел, кияү үзе бәбиләсә дә кузгалырга ярамый. Бел шуны. 
Нәгыймә әнкәсенә буйсынмыйча булдыра алмады. Алай да: 
– Ибәтулла сине чакырды... Шомыртны бозаулатырга... 
Бәлхис җил-җил итеп комган белән талган су алып килде. Карават янына җиз табак куеп, кызының канлы киемнәрен салдырырга җыенды. Тәрәзә ачып кына урамнан узып баручы күрше кызына: 
– Балакаем, кендек әбигә барып әйт әле, хәзер үк безгә килсен, – дип кычкырды. 
Бәлхис җайлап кына кызын чишендереп, тәннәрен сөртте. Аннары чиста күлмәк-ыштан кигезде. Нәгыймә әнисенең холкын яхшы белгәнгә күрә карышып сыңар сүз дә әйтмәде. 
– Әнкәй, балабыз исән калыр микән? 
– Бар да Алла кулында, кызым, – диде Бәлхис. 
Кендек әбисе озакламады. Нәгыймәнең эче борып-борып аска тарта, әйтерсең лә кемдер бөтен эчендәге әгъзалары белән баласын тартып алырга җыена. 
Үтереп косасы килә, баш әйләнә, тулгак тоткан сыман сәер авыртулар кабатлана. 
– Әнкәй, мин сездә ятып торам, син бар инде, Шомыртны бозаулатып кайт, зинһар! 
Бәлхис кендек әби белән нидер пышылдашып алды. Аннары кызының маңгаеннан үпте дә ашыгып чыгып китте. 
Бәлхис килгәндә, кияве сыер янында иде. 
Ибәтулла Бәлхиснең ялгызы гына килүен күреп, сораулы караш ташлады. 
– Нәгыймә кайда? 
– Нәгыймә бездә калды әле, кияү. Кендек әбисе белән. 
– Кендек әби сездә нишләп йөри? 
– Нишләп йөрсен, үзем чакырдым. Нәгыймәне карарга. 
Ибәтулланың яңаклары тартышып куйды. 
– Нәгыймәгә ни булган? 
Бәлхис киявен чеметтереп аласы килде: 
– Ирләр белән йоклагач, хатыннарга ни була? Син бит ничә бала атасы, шуны белмисеңме? 
Ибәтулла әллә нишләп китте. Хатыны азрак түргәрәкләнеп киткән кебек иде шул, аны-моны әйтмәде дип кенә уйлады. 
– Алай да, Нәгыймәгә ни булган? Өйдән бик матур чыгып киткән иде ләбаса? 
– Күрәчәгенә була, ташка абынып егылган. Кан киткән. Көмәне өчен борчыла. Иртән таңда бала җан әсәрәтен сиздергән генә булган. Әле баласы төшүен төшмәде, әмма... – Бәлхис сүзен әйтеп бетермәде. 
– Әби, хәле шулай ук начармыни? Миңа аның янда булырга кирәк. 
– Нинди анда-монда чабып йөрү ди ул?! Әйдә башта сыерыгызны бозаулатыйк. 
Нинди кырыс кебек күренсә дә, кияве Бәлхискә каршы әйтерлек сүз тапмады. Шомыртның тулгагы инде күптән башланган, тик бозавы гына арт ягы белән килгән. 
– Мондыйларны гына бозаулаткан бар. Әйдә, син миңа тартырга булышырсың, мин бозауның башы белән ал аякларын бергә җайлармын. Шомырт моңсу күзләре белән әле Бәлхискә, әле Ибәтуллага карап, авыр гына тавыш бирә. Икәү нужара торгач, Шомыртның бозавын тартып алдылар. 
– Менә хәзер бозауны әнкәсенә яларга бирик тә хатының янына китәрсең. Мин соңгылыгын салганны көтеп торырмын монда, балаларны да караштырырмын. 
Ибәтулла кулларын юып, өс-башын алыштырды да Нәгыймә янына китте. Ир барып кергәндә, кендек әби ак сөлгегә нидер төреп маташа иде. 
– Ә, Ибәтулла, килдеңме? Ни бит... менә улыгызны саклап калып булмады әле монда... 
Кендек әбинең тавышы бик тирәннән – ерактан ишетелгән төсле булды. 
– Улыбыз? Нәгыймә? 
Ибәтулла карават читендәге ак төргәкне сүтеп җибәрде. Анда ирнең учы зурлыгындагы кечкенә ир бала ята иде. Ибәтулланың күзләреннән яше атылып чыкты. 
– Нәгыймә, уңганым, бу ни бу? 
– Ашыгып килгәнгә бик каты егылдым, сиңайтәм. Капка төбендә... Күрәчәк инде. 
– Аллаһы Тәгаләм, икенче улымны алдың бит инде! Син бит миңа берни сиздермәдең, Нәгыймә? 
– Синең эшең бездән башка да җитәрлек бит, Ибәтулла. Борчыйсым килмәде... Таң алдыннан үзен белгертте. Типте дә типте улыбыз. Шомырт бозаулагач та, сине шатландырырмын дигән идем. Язмаган булган... 
Нәгыймә сулкылдап елап җибәрде. Ир кендек әбигә берни әйтмичә, ак сөлгегә төрелгән улын күтәрде дә хатыны янына тезләнде. 
– Уңганым, син борчылма гына, булыр әле улларыбыз да, кызларыбыз да... булыр! 
Ибәтулла бер кулына төргәктәге улын күтәреп, икенчесе белән манма тиргә баткан хатынының маңгай чәчләрен рәтләде. 
– Мин хәзер Акбүзне җигеп алып киләм, яме, – дип, улын Нәгыймә янына куеп, Ибәтулла өйдән чыгып китте. 
«Нинди мәхшәр көн булды бүген, йортка борчу катыш ачы хәсрәт килерлек нинди гөнаһларым булды икән?» – дип, үз-үзен газаплады оста. 
(Дәвамы бар.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар