Хикәя
Көн чалт аяз иде. Күк йөзе зәп-зәңгәр, кышкы кояшның саран нурларыннан юл читләренә өелгән кар көртләре җемелдәп тора. Ул нурлар Гөлнар күңеленә дә кереп тулган кебек булды, аяклары җиргә тими атлады. Дөнья матур, дөнья киң иде бүген аның өчен, аннан да бәхетлерәк кеше юк сыман. Шулай булмыйни: Әнвәре шалтыратты, гадәттәге күрешү урынына килүен үтенде. Тавышы сәеррәк тоелды, дулкынлана иде, күрәсең. Синең белән бик җитди сөйләшәсем бар, диде. Мөгаен, күптән көтелгән сүзен әйтергә җыена торгандыр. Шулайдыр, башкача булмас! Елга якын очрашып йөриләр, Гөлнар инде аны бер көн күрмәсә дә өзелеп сагына башлый. Ул да шулайдыр! Бу юлы бигрәк озакка китте – Әнвәрнең командировкасы килеп чыкты. Бер ай вакыт бер елга тиң иде кыз өчен. Телефоннан да юньләп сөйләшә алмадылар, элемтә начар булды.
Нәкъ менә бүген – Яңа ел каршылыйсы көнне кайтып төшкән, иртән иртүк хәбәргә дә чыкты. Гөлнар аның ни әйтәсен чамалый, үзенең нәрсә дип җавап бирәчәген дә күптән уйлап куйды.
Әнвәр Гөлнар өчен бик тә таныш, бик тә якын тупыл агачына сөялә төшеп басып тора иде. Шушы агач төбендә күпме матур сүзләр әйтелгән, ул аларның күпме серләрен сыйдырган. Сөеклесен күргәч, Гөлнарның йөрәге кысылып куйгандай булды. «Кайттыңмы, җаным?!
Бик сагындым сине!» Ул моны кычкырып әйтмәде, очынулы хәрәкәтләре, кояштай балкып торган елмаюлы йөзе әйтте бугай. Очып килгән уңайга муенына ук барып сарылмакчы иде, Әнвәр аны җай гына кулларыннан тотып туктатты:
– Әкрен... Кешеләр йөреп тора ич... – диде.
Гөлнарга бу сүзләр ят кебек тоелды, шулай да тирәнгә китеп уйланасы килмәде, башын кадерлесенең күкрәгенә куеп:
– Бигрәк озакладың бу юлы... – дип пышылдады.
Әнвәр аны кабат читкә этәрә төште, карашын еракка, җир белән күк тоташкан урынга төбәп, тонык тавыш белән әйтеп куйды:
– Сиңа әйтер сүзем бар, Гөлнар…
Гөлнар сабырсызланды, «йә инде, әйт тизрәк» дигәндәй, кабат аңа елышты. Белә бит ул аның ни әйтәсен. Моңа кадәр дә читләтеп-читләтеп кенә сиздерә килде. Узган ел Яңа ел төнендә танышкан идек, төгәл бер ел узды, күпме очрашып йөрергә була, дияр. Мәңгегә бергә булырга тәкъдим ясар. Балдагы кесәсендәдер, мөгаен... Гөлнар татлы уйларыннан изрәде, сөеклесенә күзләрен тутырып-тутырып карады. Тик... Әнвәрнең йөзе әллә сүрән, әллә сагышлы иде, аннан салкын бөркелеп киткәндәй тоелды хәтта. Кызый коелып төште. Ни булды? Әллә авырып киттеме, Ходаем? Аңа ул-бу була калса, Гөлнар мәңге дә күтәрә алмаячак ул хәсрәтне!
– Ике арага нокта куярга кирәк безгә, акыллым…
Гөлнарның башы тулышып киткәндәй булды.
Ничек... нокта?!
– Нәрсә булды сиңа, бәгырем? Чирләп киттеңме? Юк-юк, мәңге дә ялгызыңны калдырмыйм. Син кайда, мин шунда!
Әнвәрне кызганудан аның күзләреннән яшь атылып чыкты.
– Әйе, чирләдем... Гашыйк булдым мин, Гөлнар.
Чын-чынлап гашыйк булдым…
– Мин дә... Бергәләп чирләрбез, җаным. Бергәләп янарбыз мәхәббәт утында…
Соңгы сүзләрен кыз көлә-көлә, елый-елый көйгә салып әйтте.
– Сиңа түгел... Бүтән кызга гашыйк булдым мин, Гөлнар. Шуны әйтергә килдем. Бәйрәм табынына мине көтмә инде син бүген…
Гөлнарның башы үтереп-үтереп шаулый башлады. «Көтмә... Көтмә...» Бу сүзләр аңа калай каккан тавыш кебек ишетелде. Бөтен тәне оеды, күзләре томаланды. Ничек... бүтән кызга? Шулай да була ала микәнни? Әнвәр аныкы гына бит ул, газизе, сөеклесе... Ничек инде…
– Телефоннан гына әйтсәм, дөрес булмас, дидем... Дөреслекне кешенең күзенә карап әйтергә кирәк бит. – Аның соңгы сүзләре әллә каян ерактан, кое төбеннән килгәндәй булды. Һәр дөреслекне әйтмәсәң дә ярыйдыр да соң…
Гөлнар исенә килгәндә егет янәшәсендә юк иде инде. Шәрәләнеп калган тупыл агачы кышкы җилдән шыгырдап-шыгырдап ала. Аны үзенчә юатуыдыр, мөгаен. Тирә-юнендәге кешеләр кызга сәерсенеп карап үтә. Ул аларның карашын сизә, тик үзен кулга алу турында уйлап та карамый. Үкенү, рәнҗү, үпкәләү бөтен җанын биләп алган. Шул хәсрәтле хисләрне кысрыклап чыгара алмый ул. Ике сүзнең берендә «яратам»ны кабатлаган Әнвәр идеме соң ул? Әллә кызның көпә-көндез төш күреп йөрүеме?
Урыныннан купты. Аяклары хәрәкәткә килде. Атлыйм микән, юк микән дип кенә баралар. Кая таба баруларын гына белмиләр. Гөлнар да белми. Аңа хәзер барыбер. Дөнья җимерелеп төшсә дә аптырарлык хәлдә түгел.
Баш миен әчеттереп-әчеттереп бер уй бораулый: «Ничек шулай була ала инде?!» Кечкенәдән әйтә торган сүзе ул аның. Шуның аркасында әнисе дә гел тиргәп торды.
– Ник шулкадәр беркатлы бала булдың соң син? – дип аптырый иде. Үсә төшкәч тә:
– Дөньяның агы да, карасы да була, алай бөтен кешегә мөкиббән китмә, һәрбер сүзгә ышанып карама, – дип өйрәтә иде. Булмады. Гөлнарга акыл кермәде. Әнвәрнең ихласлыгына бер тамчы да шикләнмәде бит ул. Аңа үзенеке итеп карады, киләчәк тормышын бары тик аның белән күз алдына китерде, өй тутырып балалар үстерербез дип хыялланды.
Талгын гына җил исә, кар бөртекләре очкалый башлады. Күк йөзен карасу болытлар каплап алды. Иртәнге рәхәт тынлык бетте, инде буран чыгарга азаплана. Гөлнар күңелендә дә буран. Ачу, нәфрәт утына уралган буран ул. Мәңге дә тукталмас булып тоелган буран.
Аяклары атлый да атлый. Кая барганын кыз үзе дә белми. Сәгать исәбен дә, күпме юл узганын да чамаламый. Күпер төбенә җиткәч кенә тукталды. Култыксага таянып хәл алды. Каршы искән җил белән ияреп килгән кар бөртекләре яңаклары буйлап аккан күз яшьләренә кушылып эреде.
Гөлнар үрелеп-үрелеп аска карады. Күпер астында, боз өстендә тезелешеп утырган балыкчылар карга көтүе кебек күренә. Ни ямь, ни тәм бар икән шулай бөрешеп утырудан? Утыра алгач, бардыр инде, димәк. Әллә алар да күңелләренә тынычлык эзләп чыгалар микән?
Күпер озын, әйләнә-тирәдә берәү дә юк, ара-тирә машиналар гына выжылдап узып китә. Гөлнар рәхәтләнеп елады да елады. Уйларын тәки тәртипкә китереп бетерә алмады. Өенә дә кайтасы килмәде, кем белән дә булса күрешү теләге дә юк иде.
Тагын тукталды, тагын үрелеп аска карады. Монда да кара нокталар. Гөлнур, ярты гәүдәсен култыксаның теге ягына чыгарып, күпернең астына ук күз салды. У-у-у! Әллә бөтен шәһәрдән җыелып киләләр микән монда? Шулар янына төшеп менәргәдер, бәлки?
Юләр уйларын ахырга кадәр җиткерә алмады, артында гына каты тавыш чыгарып машина килеп туктаган, шапылдап ачылып ябылган ишек тавышы ишетелде...
...Бүгенге көнен Таһир тулысы белән кызчыгына багышларга булды. Бала караучысын кичтән үк кисәтеп куйды, син дә бәйрәмне үз өеңдә каршыларсың, диде. Бергәләп чыршы карарга чыгарлар, кибетләрдә йөрерләр, үзләре өчен Яңа ел табыны хәстәрләрләр. Юкса үзен кызганып кына яши бугай ул, күп вакытын эштә үткәрергә тырышуы шуңадыр.
Әнисе вафатыннан бирле Ясирәсе үз эченә бикләнде, инде хәйран тел чыга башлаган иде, анысы да бетте, берни дә дәшмәс, ни теләгәнен ым белән дә аңлатмас булды. Таһир аны бер табибтан икенчесенә йөртте, файдасы булмады, һәммәсе дә бер сүзне кабатлады:
– Вакыт дәвалый, әле күп гомер үтмәгән, сабыр итегез, – диделәр. Бала караучы ханым белемле, итагатьле, ул да Ясирәне үзенчә сөйләштерергә азаплана, тик кызчыкның йөзе катып калган кебек: нәрсә уйлаганын һич кенә дә чамаларлык түгел иде.
Бүген Ясирә кулын әтисенең учыннан чыгармады, гел аның белән җитәкләшеп йөрде. Утыр дисә – утырды, бас дисә – басты. Аллы-гөлле утлардан балкып торган зур чыршы янында фотога төштеләр, баллы мамык сатып алып ашадылар. Понига атландырып куйгач та әтисенең кулын ычкындырмады кызчык, аны да югалтырмын дип курыкты микән? Еламады да, көлмәде дә, йөзе катып калган кебек иде, ни әйтсәң, шуны эшләп тик йөрде. Кайтыр алдыннан Таһир аны кулларына күтәреп сөйде:
– Ник йөрәгемне кыршыйсың син минем, кызым? Үземә дә бик авыр бит, – диде. 3 яше дә тулмаган кызчык каян аңлый алсын инде аны? Шулай да әтисенә күзләрен тутырып карап торды, муеныннан кысып-кысып кочаклады.
Аннары шәһәр читендәге урман тирәсеннән урап килделәр, бәйрәмгә әзерләнгән кебек актан киенгән чыршы агачларын селкеткәләп, өсләренә кар сибеп уйнадылар. Ясирәнең хәсрәтле йөзе аз гына җылынып киткәндәй булды. Тик машинага кереп утыргач, кабат элеккеге хәленә кайтты.
Таһир юл буе сөйләнгәләп барды – табибның күрсәтмәсе шундый иде:
– Бу тирәдән әкрен генә барырга кирәк, куян килеп чыкмагае. Аңа тияргә ярамый бит, шулаймы, кызым? Хәзер менә теге озын күпергә керәбез. Яхшылабрак кара әле, машиналар күпме? Юктыр, һәммә кеше чыршы бизәргә кайтып беткәндер. Безне дә көтеп торадыр сылукай…
Таһир кинәт кенә сөйләүдән туктады, машинасын кисәк кенә юл читенә китереп туктатты. Эңгер-меңгердә күпер култыксасына асылынган ак тунлы хатын-кыз гәүдәсен шәйләп алган иде ул.
– Утырып кына тор, кызым! – диде дә, машинасыннан атылып чыгып, теге ханымны култыксадан алып ташлады.
– Нәрсә, яшәүдән туйдыңмы әллә, чибәр кыз?!
Аның тавышы ямьсез, тупас булып чыкты, кулларының катылыгын да хәйран шәп тойгандыр кызый.
Шулай да ул иргә куркынып түгел, нәфрәтләнеп карады.
– Туйсам, шуннан нәрсә? Синең ни эшең бар миндә? – дип, үзе дә ямьсез итеп җавап кайтарды.
– Бер эшем дә юк. Күпердән ташланырга җыенсаң, әнә, теге тирәдә биегрәк урыны бар аның. – Таһирның күзләре дә, сүзләре дә усал иде. Кызый, кулларын йодрыклап, карчыга кебек аңа ташланды:
– Сез... Син... Бөтенегез бер иш... Берегезне дә күралмыйм…
Таһир аның кулларын кысып тотты да җай гына этеп җибәрде. Кызый күпер култыксасына барып терәлде.
– Әни-и-и!
Таһир сискәнеп артына борылды. Ничек каешын ычкындырган, ничек ишекне ача алган – арты белән шуыша-шуыша, машина утыргычыннан Ясирә төшеп килә иде.
– Кызым! Тагын бер мәртәбә әйт әле, нәрсә дидең?
– Әни-и-и!
Кызчык, аның кулларыннан ычкынып, туп-туры ак тунлы кызга таба йөгерде дә аны аякларыннан кочып алды:
– Әни!
– Әниең түгел бит мин, үскәнем, Гөлнар апаң... – Ул бөтенләй каушап төшкән иде, үзен ничек тотарга белмәде. Таһир да кадаклангандай бераз басып торды да, кызын күтәреп алып, күкрәгенә кысты. Үзе Гөлнарга үтәли тишәрдәй булып карады, аның елаудан шешенеп беткән күзләре белән очрашты.
– Зинһар, дәшми генә тор бераз! Кая барырга чыктың, караңгы төшеп килә бит инде!
Гөлнарны егетнең «син» дип эндәшүе ярсыта башлаган иде, кабат ташланырга өлгерә алмый калды: кызчык, әтисе кулларыннан шуып төшеп, кабат аңа килеп сарылды:
– Әни, күтәр!
Гөлнар тәмам аптырады, баланы кулларына алмый булдыра алмады.
– Алда урман, адашырсың. Әйдә, шәһәргә алып кайтам, утыр машинага.
Таһирның тавышы катгый яңгырады. Бала да Гөлнарның муеныннан кысып кочаклаган иде, абына-сөртенә машинага таба атлаудан башка чара калмады. Анда да үзеннән ерак җибәрмәде «әнисен» сабый, алдына ук менеп утырды да, бераз оеп барганнан соң, тын гына йокыга талды.
– Күрәм, синең белән нидер булган. Өеңә кайтасың килми. Безнең белән дә булды хәлләр... Сине күргәч, Ясирәнең теле ачылды. Бер ел буе сөйләштерә алмаган идек. Ул сине әнисе белән бутады. Аның да шундый ак туны бар иде. Юкса юньләп хәтерләми ул әнисен. Уянып киткәч, янында син булмасаң, тагын эченә бикләнер инде... Кайт безгә бер кичкә генә. Сиңа барыбер, шулай бит? Курыкма, тотып ашамам, юлдан язган кеше түгел мин.
Таһир юл буе сөйләнеп барды. Гөлнар аны дәшми генә тыңлады. Сүзләренең кайсын аңлады, кайсын юк. Дөресрәге, аңларга тырышып та карамады. Башында да, күңелендә дә бушлык иде. Көне буена ярсып типкән йөрәге дә тынычланып калгандай булды. Хәзерге минутта берни турында да уйлыйсы килми – алдында изрәп йоклап яткан сабыйның тигез сулыш алуын тыңлап бару бик рәхәт иде аңа.
– Бер кичкә... Аннары ничек аңлатырсың соң әнисенең юклыгын?
– Вакыт күрсәтер. Бүгенгесе кадерле…
Йортлары шәһәрнең икенче читендә үк икән – шактый озак бардылар. Машинасы ишегалдына кереп җиткәч кенә Таһир сөйләүдән туктады.
Баланы үз кулына күчерде. Гөлнар сүзсез генә аның артыннан атлады. Әнисе күреп торса, тагын бер кат аптырар иде. Ник шулкадәр беркатлы икән соң син, дип тиргәр иде. Кызның әлегә болар турында уйлыйсы килми, уйлары кабат Әнвәргә барып тоташыр дип курка.
Өйгә килеп керү белән Ясирә уянды, куркынган күзләрен әтисенә текәде, аннары аның кулыннан шуып төшеп, Гөлнарга барып сарылды:
– Әни-и-и…
Күпердә очрашканда бу кадәр үк тетрәнү кичермәгән иде Гөлнар, үзенең хәле хәл булганга микән? Таһирның тәкъдимен дә мәгънәсез уен итеп кенә кабул иткән иде. Бала хакына дип чакырды – ияреп китте. Менә хәзер бергәләп чыршы бизәрләр, табын әзерләрләр, телевизордан бәйрәм тамашасы карарлар. Тату гаилә кебек, бергәләп Яңа елны каршыларлар... Ә иртән Гөлнар үзенең өстенә ишелеп төшкән кеше ышанмас бу вакыйгалардан айныр, хәсрәтле фатирына кайтып авар... Ә Ясирә?
Юк, юк, аның турында уйлау Гөлнар вазыйфасына керми, аңа бер көнлек кенә әни ролен тапшырдылар…
Уйлар синнән сорап тормый шул, керәләр дә чыгалар. Кызулык белән ризалык бирде бугай ул монда килергә. Тик соң инде, Ясирә аның чабуыннан тоткан, җибәрми…
– Йәгез, кызлар, кайсыгыз беренче?
Таһир чыршы уенчыгы белән тулы әрҗә күтәреп тора, үзе карашы белән генә кунакның күзләрен бораулый. Күпердә чакта бик куркыныч булып күренгән иде ул Гөлнарга, үз-үзен тотышы да, әйткән сүзләре дә ятышсыз иде. Хәзер менә бөтенләй икенче кеше басып торган кебек. Йөзе якты, тавышы ягымлы. Чыршы бизәгәндә ялгыш кына күзләре очраша да, бер-берсенә сынап карап алгандай булалар. Ясирә әле берсенә, әле икенчесенә килеп сарыла.
– Әни! Әти! Мә ал! Мин үзем!
Сүз запасы бик аз әле баланың, шулай да Таһир аның һәр лепелдәвенә балкып җавап бирә, алдына алып, тупылдатып сөеп тә куя:
– Болай булгач, булдырабыз, кызым!
Инде курантлар уникене сукты, Гөлнарның алдына менеп кунаклаган Ясирә күптән тирән йокыга талды. «Әни» белән «әти» генә серләшүдән туктамады. Гөлнарга көне буе тулып ташыган хисләрен чыгарырга кирәк иде. Ул боларны якыннары белән дә, ахирәтләре белән дә бүлешә алмый. Ә чит кеше белән була – ул синең өчен борчыла да, серләреңне уртак танышларга чыгып селки дә алмый. Юк аларның уртак танышлары. Ә сөйләргә кирәк, юкса әрнүле уйлар тулы башы шартлар хәлгә җитте бит инде!
Таһир тыңлап утырдымы, әллә тыңлаганга сабышып кынамы, һәрхәлдә, бүлдермәде, вакыт-вакыт, бигрәк тә Гөлнар артык ярсып киткәндә аның кулын учларына алып утырды. Аннары бер ноктага төбәлеп, үзалдына сөйләнгәндәй әйтеп куйды:
– Күрәсең, мәхәббәт тә арый, төссезләнә, гадәти хәлгә әйләнә торгандыр…
Гөлнар аның сүзләрен аңламады: төссезләнгәч, мәхәббәт була димени инде ул!
– Ә син кал монда. Яшәп кара безнең белән. – Таһир монысын да үзалдына сөйләнгәндәй генә әйтеп куйды. Гөлнарның аңа каршы киләсен белә торып әйтте.
Инде таң атты, урамнар хәрәкәткә килде. Бала уянгалаганчы чыгып китәргә кирәк. Аның өзгәләнгәнен күреп тору авыр булыр Гөлнарга. Калганы – Ясирәнең әтисе эше.
Каты тавыш чыгарып, телефоны шалтырады. Их, өзеп куясы булган икән! Ясирә сискәнеп торып утырды:
– Әни!
Гөлнар телефонын эзләп тапты да, йөгереп килеп, баланы кочагына алды:
– Йокла, балам!
Яңа ел иртәсендә таң белән шалтыратып борчымасалар!
– Алло!
Ачу белән дәште дә, тынып калды. Шалтыратучы Әнвәр иде!
– Ялгышканмын. Кичер мине, зинһар, матурым! Синнән башка беркем дә кирәк түгел. Мин моны кичә генә аңладым. Ялгышларны төзәтергә беркайчан да соң түгел, шулай бит?
Гөлнар аны дәшми генә тыңлап бетерде. Ике арада тынлык урнашты. Авыр тынлык. Һәр икесе дә бер-берләренең сулыш алуын ишетеп торды. Гөлнарның төрле якка чәчелгән уйлары башында әйләнде-әйләнде дә бер ноктага килеп тупланды.
Үткәннәргә кире кайтып булмый. Бүгенгесе белән яшәргә кирәк.
– Каласың бит минем белән, әйеме, матурым? – Әнвәрнең ялварулы тавышы Гөлнарны айнытып җибәргәндәй булды. Ул шактый вакыт һаман да шулай дәшми утырганнан соң гына телгә килде:
– Калам.
Ул моны телефонын сүндереп куйгач, Таһир ягына карап әйтте...
Рәсем: Камилә Димөхәммәтова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Экият
0
0