Логотип
Проза

Баллы кирпеч-7

 Палас сугу станогын икенче якка күчереп куйгач, Ибәтулла сүзне ничек башларга икән дип торганда, Бәлхиснең үзенә сораулы карашын күреп, ерактан урап килергә булды:  – Кызларыңны мактарга килдем, Бәлхис апа

Тарихи-биографик повесть

(Дәвамы.

Башы:  http://syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech

            http://syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech2

            http://syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech3

           http://syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech-4

           http://syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech-5

          http://syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech-6)

Палас сугу станогын икенче якка күчереп куйгач, Ибәтулла сүзне ничек башларга икән дип торганда, Бәлхиснең үзенә сораулы карашын күреп, ерактан урап килергә булды: 
– Кызларыңны мактарга килдем, Бәлхис апа. Өйне кунак килерлек ясап куйганнар. Хәзер үзем дә керергә куркып торам. Үстергәнсез икән кызларның бер кашык су белән йотарлыкларын! Пешергән икмәкләренең тәме әле дә авызда тора. Беренче тапкыр шундый тәмле ипи ашадым бугай. Үзегез беләсез: әни назы, җылысы күреп үсмәдем. Ятимлек ачысы да хезмәт булды бар тормышымда. Тормышым бер юлга кереп барганда гына тагын ялгыз калдым. Өйдә икмәк исен тою бик рәхәт икән! 

Ирнең әле бер якка, әле икенче тарафка карап көрсенүе Бәлхисне бераз кыбырсытты, ул Ибәтулланың ни йомыш белән килүен азрак шәйләгән иде булса кирәк. 

– Ни бит, энем, бик ерактан киләсең, «үгезне мөгезеннән алганнарны» яратам мин, – дип, тол ирне өнсез итте. 
– Насыйбулла абый, Бәлхис апа, озын сүзнең кыскасы, мин сездән кызыгызның кулын сорарга килдем. 
– Бездә бит кызлар бишәү! Кәнкритне кайсын сорыйсың инде, энем? 
– Миңа берсе дә бик җитә! Нәгыймәнекен сорыйм, – дип ярып салганын үзе дә сизми калды Ибәтулла. 

 Нәгыймә кулындагы суккан паласын чак кына төшереп җибәрмәде. Күңеле белән мондый сүзне көтсә дә, вакыйгаларның болай ук тиз булуын һич көтмәгән иде кыз. 
 – Нәгыймә дисең инде ә? Сиңайтәм, син ни диярсең, Нәгыймәне Ибәтуллага бирәбезме? Яше бик җиткән, акылы утырасы утырган инде. Бәлхис «кызга 27 се тулды», дип әйтергә уйласа да, артыгын әйтеп ташламыйм тагын дигәндәй, иренә карап тора башлады. 

 – Кем, Ибәтулла, әле бит киләсе атнага Зәйнәпнең никахын уздырасыбыз бар, кодалардан яхшы булырмы икән сеңлесен сиңа алдан биреп куйсак? 
 Ибәтулла тормышның бар авырлыгын татыган егет, аптырап калмады: 
– Зәйнәпнекен кайчан уздырасыз – анысы миңа бик мөһим дә түгел, мин бит сездән Нәгыймә кулын сорыйм. Әллә аның кулын да миңа кадәр сорап килүчеләр булдымы? – дип Бәлхис белән Насыйбулланы аптырашта калдырды. 

 Ир белән хатын Ибәтулланың бу соравына ни дип җавап кайтарырга да белмәде. Өйдә тынлык урнашты. Ата-анасыннан узып Зәйнәп тә чәчрәп чыкмады. Нәгыймә, кыенсынып, почмак якка ук кереп китте. Кыз күңеленнән Ибәтуллага әллә кайчан ризалыгын биреп куйган иде югыйсә. 

– Ибәтулла! Без синең тырыш ир икәнеңне беләбез, энем. Бер атна эчендә ике кызны кияүгә бирү безгә авыррак, дөрес аңла, – дип, йомшак кына сүз башлады кызу Бәлхис тә. Менә Зәйнәпне урнаштырыйк та, чират Нәгыймәгә дә җитәр.

Ибәтулла үз дигәнендә нык тора торган егет. 
– Нәгыймәне чакырыйк әле, Насыйбулла агай, Бәлхис апа! Мин иртәгә килеп алсам, ул минем йортка хуҗабикә булып төшәргә ризамы икән? Мин сезгә авырлык китермәм, никахны бездә укытырбыз, мулла абзыйны үзем сөйләшермен. Өйлә намазыннан чыккач та, безгә килеп никах укып китәр. Сез дә килерсез икәү. Безгә бит бер өй кеше кирәкми. 
– Кызым, Нәгыймә, чык әле безнең яныбызга, – диде Бәлхис килешүчән тавыш белән.

Нәгыймәнең йөзе алсуланган, күрәсең, бу сөйләшү ни белән бетәр инде дип дулкынлангандыр. 
– Нәгыймә, мин иртәнге якта сине килеп алсам, ни диярсең икән? Син минем белән тормыш көтәргә риза булсаң, мин Балыкчының иң бәхетле ире булыр идем, – дип, Ибәтулла кызга карап тора башлады. 
– Әйт, кызым, күңелеңдәген, әйт, – диде Насыйбулла да. 
Нәгыймә, бер көрсенеп алды да тамак кырып: 
– Ибәтулла абый яратмаслык кеше түгел! Аңа авылның теләсә кайсы кызы кияүгә чыгар иде, – дип, туры җаваптан качты. Аннары үзе дә сизмәстән, уң күлмәк җиңенең чабуын бөтергәләргә тотынды. 

Бәлхис кызының туры җавабын көткән иде: 
– Ә син менә иртәгә Ибәтулла белән аларга китәр идеңме соң? 
 Өйдә тагын тынлык урнашты. Мич артындагы ялгыз чикерткә генә, әйт инде, китәм дип әйт дигәндәй, сайрап җибәрде. Шунда Нәгыймә, тынлыкны бозып: 
– Ибәтулла абый, килеп ал яме иртәгә, тарантаслы ат белән! – дип әйтте дә кабат почмакка кереп китте. 

Ибәтуллага рәхәт иде, бик рәхәт иде бу минутта. Ул үзе көткән җавабын ишетте. Ир инде артыгын борчырга теләмәде: 
– Иртән сәгать уннарда килеп җитәрмен, – диде дә саубуллашып өйдән чыкты.

 Ибәтулла чыгып китүгә, Бәлхисләрдә тамаша башланды. Олы як өйдә Нәгыймәнең бирнә сандыгы ачылды. Кызлар әниләре белән бергә бирнә кирәк-яракларын барладылар. Алты челтәр өленге, тәрәзә читләренә эләр өчен 4 кызыл башлы сөлге, 3 бит сөлгесе, 10 данә тастымал, бер өстәл ашъяулыгы, 3 тукыган палас, бер намазлык, 4 пар аяк чолгаулары, 2 пар мендәр тышлыгы, 1 сатин чаршау, 1 корама юрган, 3 күлмәк, 2 тула оек, 1 пар «Гөлҗиһан» сабыны калай кыршаулы яшел сандык белән иртәгә Ибәтулла йортына китәчәк. Нәгыймәнең өс-башын да барладылар. 

 Иртән киясе ак җирлеккә кыр чәчәкләре төшкән сатин күлмәген, күлмәк өстеннән кияргә яшел, зәңгәрсу тукымалардан бөреп теккән күкрәкчәсен, чигешле яшел калфагы белән ак челтәр шәлен, аякларына йомшак яшел башмагын сандык өстенә үк куйдылар. Әзер торсын, янәсе. Толымнарына үрәсе чулпыларын йон оекбашка ышкып, бик яхшылап чистартып куйдылар. 
Бу нәрсәләр әзерләнгәч, өйдәге хатын-кыз заты азрак тынычланып калды. 
– Әни, Ибәтулла тарантас белән килсә, әллә мендәрләргә тышлыкларын кигезеп куйыйкмы икән? – дип кайгыртты Нәгыймә дә. 
Насыйбуллалар йортында ярты төндә генә тынлык урнашты. 

 Бәлхисләрдән кайтышлый, Ибәтулла башта Гариф муллага туктап, өйләдән соң никах уку турында килеште. Аннары урыс урамына керәсе итте. «Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына», – ди безнең халык. Ибәтулла тукталырга уйлаган Спиридон бай капка төбендә тәмәке көйрәтеп утыра иде.

Ибәтулла ерактан ук аңа сәлам биреп: 
– Спиридун дәдәй, нихәлләр үзең? – диде. 
– О, Ибатулла, какими ветрами? 
– Җилләр генә түгел, аяклар алып килде, Спиридун дәдәй. Вот надумал жениться. 
– Вот бу яналык, Ибатулла! И кем ул бахетле кыз? 
– Как ты, думаешь, Спиридун дәдәй? 
– У Балхиса хорошие девки. Трудолюбивые, красавицы! Как у вас говорят: «бер ложка бал белян кабарлык!»
– Ну, Спиридун дәдәй. Әйтеп күрсәтәсең, бал белән болай йотарга була, бездә «бер кашык су белән йотарлык», диләр. Шәп әйттең, шәп итеп эзгә бастың! Менә Бәлхис апайлардан кайтып киләм, Нәгыймәне сорап. Иртәгә алып кайтып, никах укытмакчы булам. 

Спиридон, тарта торган тәмәкесен аягы белән таптап сүндерде дә, Ибәтуллага карап көлеп куйды: 
– А я не умею читать никах, брат! 
– Спиридун дәдәй, никахны мулла абзый укыр. Мин синең тарантасны сорарга килдем. Нәгыймә тарантас җигеп килеп алуымны сорады бит. Үземнекен ясаштырып җибәрәсе бар, ә синең тарантаста патша кызларын алып кайтып була! Биреп торасыңмы, Спиридун дәдәй? Син йомыш белән килгәндә, мин дә буш куймам. 
– Тарантас дисеңме? Бирям, Ибатулла! Хоть сейчас ал да кит! Ничего не жалко для тебя, у тебя золотые руки, не могу отказать. 

 Ибәтулла өенә кайтып, Фәтхулла байдан килгән Акбүз атны алды да кабат Спиридонга килде. Ян бакча янындагы тарантасны Акбүз атка бергәләп җигеп, инде китәргә дип торганда, бай Ибәтулланы туктатып, өенә кереп китте дә пар кыңгырау алып чыкты. 
– На, браток, вам подарок от меня, – дип, ирнең кулына ялтырап торган көмеш кыңгыраулар тоттырды. Урыс агайның бу кадәр йомшаклыгы Ибәтулланың күңелен тутырды, ул Спиридонны кочаклап: 
– Спасибо, онытмам, Спиридун дәдәй, бу яхшылыгыңны, – диде. 
Бай белән ташчы егет кул кысыштылар да инде йокларга җыенып, соңгы болытларга кул изәп барган кояшка карап алгач, саубуллаштылар. 

 Ибәтуллага төн бик озак тоелды. Зур якка кереп тә тормыйча, кече якта гына сәкегә баш куйган ир төне буе күл буе бакаларының никах туйларын тыңлап ятты. Әй, сайрашып-бакылдап та карыйлар соң?! Матур итеп сайрарга әллә шул ата бакадан өйрәнергә инде дип, үзалдына көлеп җибәрде Ибәтулла. Тәрәзә кыегыннан оялып кына ай карады. Тол иргә оялчан айның йөзе Нәгыймәнеке булып күренде. «Түз, Ибәтулла, түз! Иртәгә бу чакта кочагыңда булыр ул уңган кыз! Түз!» – дип, үз-үзен тынычландырды. 

 Менә ашыгып таң аттты. Ибәтулла тыштагы эшләрен җитез генә төгәлләп, өйгә керде. Кояш та әйтерсең лә Ибәтулланың никахын ашыктыра, кай арада йорт алдындагы имән башына менеп җиткән! 

 Ибәтулла юынып-кырынгач, сызылып торган кара мыегын тигезләгәч, зәңгәр тукымадан тегелгән күлмәген, яшел камзулы белән яшел түбәтәен киеп, биленә кызыл билбау урады. Гайникамал исән чакта ук бергәләп Тәтеш базарыннан алган кара постау чалбарын, кара кәҗүл читегенә кертеп кигәч, чын кияү егете булды да куйды. Нәгыймә белеп әйтә шул, мондый егеткә авылның теләсә кайсы кызы киләчәк! 

 Менә Болын-Балыкчы урамыннан кыңгырауларын чыңлатып, Акбүз ат җигелгән тарантаста Ибәтулла Насыйбуллалар капка төбенә килеп туктады. Каршы яктагы йортларның тәрәзәләре ачылды: ни булыр бу? Бәлхиснең кайсы кызын алып китәләр? 

Ибәтулла Бәлхисләргә килгәндә, юл өсли генә җиңгәсе Гөлнаһарга да сугылып үтте. 
– Җиңги, син бүген миңа әни урынына да, әти урынына да, Бәдретдин абый өчен дә! 
– Ни булды, энем? – дип аптырады хатын. 
– Өйләнәм! Нәгыймәгә. Алырга барышым. Ә безне өйдә каршыларга кем дә юк, җиңги. 
– Иииии, менә бит ә! Бик шатлыклы хәбәр, энем! Әле мичтән яңа гына икмәкләр чыгардым. Карале, Ибәтулла энем, икмәк-тоз белән каршы алсам киленне дим, ничек булыр? 
– Безнең өйдә каршыласаң, бик яхшы булыр иде, җиңги! 
– Ярар, ярар, хәзер өс-башымны алыштырам да сезгә китәм алайса. Балаларга әйтеп калдырырмын, мине тиз генә көтмәгез, дип. Соң бүген никах та буладыр бит, энем? 
– Була, җиңги, була! Мулла абзый белән сөйләштем. 

Ибәтулла җиңгәсенең кулларын кысты да кыз алырга ашкынды. 

 Бәлхис белән Насыйбулла бәйрәмчә киенеп куйганнар. Тарантас капка төбенә килеп туктауга, беренче булып Насыйбулла чыкты. 
– Әйдүк, кияү! 
Насыйбулла артыннан пар мендәр күтәргән Бәлхис күренде. 

Тарантас артына куярга чигешле япма тоткан Нәгыймәне дә карап туймаслык: бигрәк чибәр икән бит Ибәтулланың кәләше! 
– Кияү, кияү, Нәгыймәнең бирнә сандыгын алып чыгарга кирәк, – дип кабаланды Насыйбулла. 
Сандык тарантаска менеп кунаклагач, тарантасның артына пар мендәр, чигүле япма да куйгач, кызлар Нәгыймәне кочаклап, күзләрен сөртеп саубуллашкач, Ибәтулла кызны тарантаска күтәреп диярлек утыртты да: 
– Насыйбулла агай, Бәлхис апа! Өйләдән соң мулланы чакырдым никах укырга. Төшлеккә безгә килерсез, – дип, дилбегәне тартты.

Акбүз ат, кыңгырауларны чыңлатып, тарантасны биетеп кенә урам буйлап юыртып китте. 
– Нәгыймә, менә син дигәнчә – тарантас белән килеп алдым. Бүген бигрәк матур син, Нәгыймә! – дип, Ибәтулла кызны кызартты. 
– Әй, Ибәтулла абый, безнең авылда матур кызлар Зөядәге балык сыман инде ул! 

Ибәтулла кызга кара мыегын сыпырып бер елмайды да: 
– Менә Нәгыймәнең чибәрлеге күзләрне каплады әле монда, башкалар күренми дә, – дип, иңбашы белән сак кына кызга кагылды.
(Дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech-8)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар