Логотип
Проза

Баллы кирпеч-4

Гайникамал, башындагы шәлен салып, яулыгын артка таба әйләндереп бәйләп алды да эшне нидән башларга икән дип аптырап торганда, Ибәтулла җиз самоварны колагыннан эләктереп, ишек алдына чыгып китте.

 Тарихи-биографик повесть

(Дәвамы. Башы:  http://syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech

                             http://syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech2

                            http://syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech3

 Гайникамал, башындагы шәлен салып, яулыгын артка таба әйләндереп бәйләп алды да эшне нидән башларга икән дип аптырап торганда, Ибәтулла җиз самоварны колагыннан эләктереп, ишегалдына чыгып китте. 

 – Түти, безнең чынаяклар монда инде, – дип, стенадагы шүрлеккә ишарәләде Кәримә. 
Кече якның яртысын олы мич алып тора. Мич артында,  кечкенә агач сәкедә Кәримә йоклый, күрәсең, бизәкле чаршау стенага таба тартып куелган. Мич сырында ике бишле лампа. Мич янында өсте ябулы су мичкәсе. Кече якның сыңар тәрәзәсе каршында кечкенә агач өстәлдә кызыл тастымалга төрелгән берничә сынык икмәк. 

 Гайникамал: 
 – Кәримә, абыең өйдә юк чакта ниләр ашап тордың, наным? – дип сорамый булдыра алмады. 
 – Абтыйлар бәрәңге, кәтер китергәләде, абзый кайчак төшке ашка алып киткәләде, миңа күп кирәкми бит. Менә бит, хәзер сез бар минем! Өйләр яктырып китте абый кайткач. 

Яктылыкны сыңар тапкыр да күрмәгән сукыр кызның болай дип әйтүе Гайникамалга сәеррәк булып тоелды. Килен әнисе җибәргән төргәкне сүтеп җибәрде, өйгә тәмле кабартма, корт исе таралды. Чын хатын-кыз җылысы күрмәгән өй, чыннан да, җылынып киткән төсле булып, яшь килен алдында баш иде. Кечкенә өстәл тирәли өчәү утырып килен күчтәнәчләре белән чәй эчтеләр. 

 – Гайнүшем, син монда азрак ияләшә тор, мин Зөя буйларын карап меним әле. Авылдан бер-ике кеше мич өюемне сораган иде, кирпечлек балчыкларны барлап кайтыйм. Килешә алсак, бер-ике көндә берәр сарыкка чыгарып та бирермен мичләрен. Ашка ит кирәк булыр бит? Яшь бикәчемне ач тотып булмас. Үземә дә эшләгәндә күп көч кирәк. 

 Ибәтулла чыгып киткәч, Гайникамал сандыкны ачып, үзе әзерләгән бирнә әйберләрен барлады. Кәримә аның янында булышкалап йөрде. Беренче итеп тәрәзәләрдән башларга булдылар. Юып, яңа чигешле челтәр өленгеләр элеп җибәргәч, ятимлектән кимсенеп, моңаеп торган тәрәзәләргә нур иңде. Кашагаларга чигешле сөлгеләр менеп кунаклады. 

– Ай-яй матур безнең тәрәзәләр хәзер, җиңгәм, – дип, яшь бәти кебек сикергәләп үзе янында йөргән Кәримәне Гайникамал әллә ничә кочакларга өлгерде. – Мин аларны тотып карап та матур дип беләм, җиңгәм, үзең чиктеңме? 
 – Үзем! – диде горурланып яшь килен. 

Өленгеләрдәге алмагач ботагына кунган пар күгәрченнәр, чыннан, күз явын алырлык төсле җепләр белән чигелгән иде. Чират караватка җитте. Сатирә суккан паласлар өстенә яшел бәрхет япма җәеп, Ибәтулланың сыңар мендәре янына: «Менә без нинди!» дип кукраеп торган аллы-гөлле чәчәкләр чигелгән тышлыктагы пар мендәр дә куйгач, өй эчен алыштырып куйдылармыни – болынны хәтерләтте. 

– Кәримә, гөлкәем, йәле күрсәт, су кайдан аласы, идәннәрне дә юып чыгарыйк булмаса! 
– Безнең үз коебыз юк әле, абый казырга өлгермәде, күрше Кәлимулла бабайлар коесына йөрибез. Абый бу җәйдә кое казырбыз дигән иде дә... 

Гайникамалның әнисе иң кирәк нәрсә булыр дип уйлагандыр: бирнә итеп җиләкле көянтәсе белән пар чиләген дә, җиз комганын да, ике төп яран гөл дә куйган иде. «Тәрәз төбен тутырып гөлләр чәчәк атып утырмаса, йорт җансыз була ич ул, кызым», – дияргә ярата әнисе. 

 Гайникамал зур як тәрәзә төпләренә чәчәккә бөреләнгән яраннарны куйды да Кәримәне ияртеп коега китте. Кое янындагы күрше апайларына зур шатлыгын тизрәк белдерәсе килгән кыз: 
– Абыем өйләнеп кайтты! Бу матур апа минем җиңгәм! И-и, безнең өйнең матурлыгын күрсәгез хәзер, җиңгәмнең чигешле өленгеләрен урамнан узганда карарсыз әле. Шундый күпертеп чиккән сөлгеләрен күрсәгез, безнең Балыкчыда андый сөлгеләр бездә генәдер әле! Җиңгәм үзе дә бик чибәр ул! – дип, коега суга килгән хатыннарны телсез калдырды. 

– Кәримә балакай, син үзең күргән кебек сөйлисең бит, карап китми булмас! – диеште хатыннар. 
– Ник күрмим, минем бармакларым күрә бит, тотып карадым барысын да! – дип сүз көрәштерде кыз. 
– Исәннәрмесез, апайлар! – дип, сүзгә Гайникамал да кушылды. 
– Кайсы авылдан төштең, сеңлем? – дип, сынап карады өлкәнрәк апа. 
– Иске Йомралыдан... Фәтхулла бай кызы мин. Гайникамал атлымын. 
– Ә-ә-ә... – дип, озаклап сузды апайлар. – Карале, Ибәтулланы әйтәм, мин ятим дип тормаган, бай кызына ук кулын сузган. 

 Гайникамал чиләкләрен тутырып су алды да, озын толымнарына бәйләнгән чулпыларын чыңлатып, китеп тә барды. 
– Ник, уңган егет бит Ибәтулла да! Кулы эш рәтен белә! 
– Соң бит йорт-җире бай килен төшерерлек түгел инде! 
– Әй, Аллам, кияве белән кызына болай булгач, бай абзый йорт та салып бирер! 

 Авыл хатыннары, чиләкләре су белән тулы булса да, кое яныннан яшь киленнең ничек су алуын, ничек атлавын тикшереп, озак басып тордылар. Урамның каршы ягында буй җиткергән өч кызы булган Өммениса гына, Ибәтуллага берәр кызын бирермен дип йөргән өмете киселүен белеп, киленне гаепләп, сүз әйтергә тырышты: 
– Безнекеләрдән артык җире юк инде бу бай кызының. Шул атасының малы гына... 
– Йә, көнләшмәсәнә, күрше, ятимнәргә дә бер бәхетле көн килергә тиештер бит инде! – дип, хатынның авызын каплады. 

Ибәтулла кайтып кергәндә ике як өйнең дә идәннәре юылган, суккан төсле паласлар җәелгән, самовар җырлап утыра иде. 
– Карале, Ибәтулла, мин ярып бәрәңге генә пешердем инде. Икмәк белән шуны ашап куйсак, дим? 
Кәримә абыйсының кулыннан җитәкләп үк: 
– Абый, кереп күр әле, безнең өйнең матурлыгын! – дип, олы якка сөйрәде. 

Ибәтулла олы якның ишеген ачуга, чыннан да, бераз аптырап калды. 

 Тәрәзәләрдәге яңа өленгеләр дә, кашагалардагы чиккән сөлгеләр, түр яктагы карават тирәли корылган чәчәкле чаршау да, яшел бәрхет өстендә «Менә безгә ятып кара әле, яшь кияү!» – дип, күкрәк киереп утырган чигешле мендәрләр дә, түгәрәк өстәл өстендәге ак челтәр эскәтер белән стенадагы көзгегә эленгән пар былбыллы чиккән кулъяулык – һәммәсе Ибәтулланы телсез итте. «Менә ул хатын-кыз кулы тигән йорт! Бәрәкалла! Бу бәхет миңа кайдан ишелеп төште?» – дип, егет бер мәлгә сүзсез торды. 

Тынлыкны Кәримә бозды: 
– Абый, ник дәшмисең инде? Без җиңгәм белән бик тырыштык бит, син киткәннән бирле бер тамчы су да йотмадык әле, – диде. 
 Ибәтулла хатынының кулларын учына кысты. 
– Гайнүш, син әкият йорты иткәнсең бит өйне! Телсез калдым, бик килешле, бик матур булган. Әле яңа өй ясасак, болай гына да булмас, җаным! 

 Ибәтулла белән Гайникамал бер-берсен аңлашып, тәртипле генә яшәп киттеләр. Гайникамал йортны гөл итеп тота, аш-суга оста булып чыкты. Ике атна узмагандыр, Сәүдәҗиһан аптыратуын тыңлапмы, әллә кызының тормышын күрәсе килепме, җомга намазыннан соң пар ат җигелгән тарантаста Фәтхулла бай килеп төште. Йорт эчендә комлап юкә мунчаласы белән керосинка чистартып торучы кызын күреп: 
– Карале, әнкәсе, яңа керосинканы белеп алганбыз икән! Менә бездән бүләк булыр үзләренә, – дип, йорт эчен тутырып, гөлдердәп көлде. 
Сагынышканнар – озак итеп күрештеләр. 

Самовар яңартылды, чәй табыны янында тормыш хәлләре турында сөйләшенде. Ибәтулла буаз тана алган да, кышка кадәр шуңа кечкенә генә сарай өлгертмәкче була икән, шул буралыкны белешергә киткән булып чыкты. Ата кеше өй эчен дә күздән үткәрде. Уңган кызлары: өйдәге мичләр ап-ак итеп акшарланган, бит юа торган комганнарының көзге сыман йөзлегендә үзеңне күреп була. Мич читендәге казанда бер корым әсәре күрмәссең! 

 Фәтхулла бай бакча тирәләрен күзәткәндә, ана белән кызның серләшер сүзләре табылды. 
– Әнкәй, әллә нәрсә, күңелем болганып тора, кичәдән бирле авызыма ипи сыныгы капканым юк. 
– Бәрәкалла, кызым, сөенчегә булсын! Сөенчегә! 
– Әнкәй, әллә... 
– Башка нәрсә булсын инде, балага узгансыңдыр! И-и-и, иртән чигә чәчләрем тарткан иде – шушы хәбәреңә булган икән, балам! Бар ягы төгәл, сау-сәламәт бала булсын, кызым! Исән-имин күтәреп, барыбызга да шатлык китерә торган бала булсын, Раббым! 

Сәүдәҗиһан кызының аркасыннан яратып какты. 
– Кияү беләме соң әле? Әйтергә кирәк. Сарай ясаганда, авыр нәрсәләр күтәрәсе булма. Кара аны, аң бул! Атагыз бер капчык арыш оны, бер капчык бодай оны, бер чиләк ярма да алып килде. Тамагыңны кысма, кызым, яме. Ярар, танагыз бозауласа, сөте булыр, Алла боерса. Сөтле ризык тамакка ята ул. 

Фәтхулла бай урам якны күзәтеп басып торганда, Ибәтулла да кайтып килде. 
– Сез чакырганны көтеп тормадык, кияү, килеп чыктык әле.  
– Бик рәхмәт, бик яхшы булган. Өйгә керик булмаса! 
Ике куллап бабасы белән күреште Ибәтулла. 
– Юк әле, кияү, менә тарантаста сине капчыклар көтеп тора, шуларны кая куярга белми торам, – дип кеткелдәде бай. 
– Гайникамалны туйдырырлык кына эш табам мин, бабай, кызыгыз ачка интекмәс анысы, – дип көлеп куйды кияү дә. 

Бушатасы нәрсәләр бушатылып, әби белән бабасын озаткач, Ибәтулла хатынына иртәгедән бүрәнәләрне ташый башлавы турында сөйләде. 
– Атларга да тактадан гына булса да бер сарай корырга туры килер, көннәр әйбәт торганда, суккан кирпечләрне яндырып та, йорт алдына кайтарасы булыр, – дип, алдагы көн эшләре турында планнарын бүлеште. 

 Иренең бу яхшы хәбәрләренә Гайникамалның да сөенчене өстисе килде: 
– Ни бит, Ибәтулла... 
– Нәрсә, Кәримә тыңламыймы? 
– Ни инде... Юк ла, Кәримәгә сүз әйтерлек бала түгел. 
– Ни бит, нитәм... 

Ибәтулла аптырап, Гайникамалга карады. Хатынының бик мөһим сүз әйтергә теләп тә, әйтә алмавына кыенсынуын үзенчә аңлап: 
– Йортта арыйсыңмы, Гайнүш? Күршеләр сүз ишеттерәме? 
– Ибәтулла, мин ни, косам бит әле... Күңелем болгана... 
– Авырып киттеңме, җаным? 
– Юк ла инде... Балабыз булыр кебек! 

 Ибәтулла үзе дә сизмәстән, Гайникамалны биленнән кочаклап күтәрде дә, берничә тапкыр әйләндерде. 
– Ибәтулла, болай да башым әйләнә, син нәрсә инде! 
– Әйләнсен, җаным, бу хәбәрдән минем дә баш әйләнеп китте әле менә, – дип, үзенең зур, нык учларына Гайникамалның кечкенә генә кулларын алып әллә ничә тапкыр үпте. Менә сиңа ятимлектә, ата-ана назы күрми үскән ташчы Ибәтулла! 

Янган кирпеч кайнарлыгы бар ирнең кулларында. 
– Их, Гайнүшем, бер йомры гына малай да табып куйсаң ә?! 

Кәримәне бала карашырга дип Бәдретдин абыйлары алып киткән иде, ир белән хатын төн йокламыйча, сөйләшеп, сөешеп чыктылар. 
 Гайнүше тыйнак назлы, Ибәтулла гаярь, гайрәтле. Чигешле челтәр пәрдәләр артыннан әлеге бәхетле гашыйкларны ялгыз ай да күзәтте. 
(Дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech-5)

Фото: Изображение от ededchechine

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Яхшы эсэр. Бик яратып укыйм,рэхмэт яусын.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик яратып укыйм. Бик ошый.

      Хәзер укыйлар