Логотип
Проза

Очрашу

Быелгы ялыбызны көз аена планлаштырдык. Безнең бәхеттән көз дә матур килде. Ноябрь уртасы булуга карамастан, кояш нурларын жәлләми, аннан-моннан гына явып киткән яңгырлар һаваны сафландырып кына кала. Һөнәри яктан «физиклар» рәтенә керсәм дә, «лириклар» канының да үземдә акканын чамалыйм. Табигатьнең камиллегенә сокланудан, күңелдә шигьри юллар туган чаклар да була. Тик ни гаҗәп, кулга каләм алуга, ник бер хәреф дәфтәр битенә төшсен! Чын шагыйрьләрнең язганнарын укып юаныч аласың да, үзеңнең «физиклар» дөньясына кабат кереп чумасың...

Иптәшем белән бер оешмада эшләгәч, Мәскәү өлкәсендәге ял йортына профсоюздан юллама алу бернинди каршылыксыз булды. Башкала да сагындырган! Аспирантураны читтән торып Мәскәүдә укыгач, вакытында ике шәһәр арасына тузан төшермәскә туры килде вакытында. Үткән җәй балаларга башкаланы күрсәтеп кайтырга исәп бар иде дә, Олимпиада узу сәбәпле, планнарны үзгәртергә туры килде.


  Өтәләнә-өтәләнә кичә генә җыенып чыгып киткән кебек идек, кире әйләнеп кайтыр вакыт та килеп җиткән. Ял йорты урнашкан бистәдән Мәскәүгә иртән иртүк килеп төштек, үзебезгә кайтасы поезд кичке сәгать сигездә генә. Кибетләрдә йөрергә форсат чыгу, безгә бер бәйрәм генә инде ул!  Үз йомышыңнан бигрәк, кеше йомышларын үти-үти, хәлдән таеп кире вокзалга килеп җиткәндә, поезд кузгалырга бер сәгатьләп чамасы вакыт калган иде.


  Тимер юл вокзалы, гадәттәгечә, шыгрым тулы кешесе белән каршы алды. Ирексездән, билгеле бер мәзәктәге кебек: «Ярый инде без өйгә кайтабыз, бу кешеләр кайда бара икән?» – дип уйлап куясың. Ай-һай, ул башкаланың вокзаллары! Кеше өстендә кеше дигәндәй. Ә юл чемоданнарының, сумкаларның иге-чиге юк. Безнең үзебезнең йөкләр дә башкалардан калышмый – дүрт олы юл сумкасы. Бәй, Мәскәү тирәсенә барып җиткәч, буш кайтып буламыни?!


    Залда буш урын табылмаячагына әзер булсак та, өметсез – шайтан гына дигәндәй, әйләнә-тирәне күзләргә тотындым. Шунда кемдер: 
– Рәхим итеп, утырыгыз! – дип эндәшмәсенме!
Тавыш килгән якка башымны боргач, хәрби хезмәттән кайтып килүче егет икәнен аңладым. Йөзен әллә солдат формасы, әллә миңа урын бирүе чибәрләтте, мин аны бер күрүдә кызларны гашыйк итәрлек егет итеп кабул иттем.
 
   Бераздан алар иптәшем белән татарча гәпләшә башладылар: баксаң, безнең якташыбыз икән. Вагоннарыбыз да бер булып чыкты. 
– И сагындырды туган яклар, кошлар сайравы да, суның тәме дә икенче бит бездә! – дип хиссләнеп тә алды яңа танышыбыз.
"Лирик" дип эчтән генә көлемсерәп куйсам да, бу аның хисләрен мыскыллау түгел, ә, киресенчә, хуплау гына иде. Шулай булмый, барлы-юклы егерме көн эчендә үзебез дә сагынудан тилмерә башлаган идек инде.


   Поезд кузгалып киткәч, без юлга дип алган ризыклардан өстәл кордык та, күршеләребездән рөхсәт сорап, яңа танышыбызны үзебез янына чакырып алдык. Шунда бер күршебез: 
– Минем өчен бер аерма да юк, солдат белән урыннарны алышыйк, рәхәтләнеп аралашыгыз, – димәсенме! И бар инде киң күңелле кешеләр! Аларның күбрәк булуы җанны җылыта. Үзеңә карата булган яхшылыктан соң синең дә гел яхшылык кына эшлисең килеп тора.

  
  Мәҗит (исеме шулай булып чыкты) тә, очраклы юлдашның мәрхәмәтлелегенә шатлануын яшерә алмады, аны кочаклап ук алды. Бу күренешне ишетеп-карап торучы якын-тирәдәгеләр хәтта чәбәкәй итеп тә алдылар. Бер мизгел эчендә без бер гаилә кешеләре кебек булып киттек. Өстәлебезгә күчтәнәчләр дә килеп кунаклады. Бу, әлбәттә, ил алдындагы хәрби бурычын үтәп кайтып килүче егеткә хөрмәт белдерү билгесе дә иде. 
– Сыйлан, солдат, сыйлан, кыенсынма, өй ашларын сагынып кайтып барышың бит!
– Маладис, бурычыңны үтәгәнсең!
– Башкаларга да тыныч хезмәтләр насыйп булсын!
– СССР булганда тынычлык булачак! – дигән сүзләр белән кушылып, аның кайда хезмәт итүе хакында да сорашып алдылар.
Дүртенче күршебез, тамакны вагон-ресторанда ялгыйм дигән булып, өчебезне генә калдырды. Махсус шулай эшләгәндер, аралашыгыз рәхәтләнеп, дип, дөнья күргән илленең теге ягына чыккан абзый иде ул.


    Мәҗит үзенең туган авылының исемен әйткәч, әздән генә кычкырып җибәрүдән тыелып калдым. Бәй, институтта бергә укыган бүлмәдәшем Тәслимә дә шушы авылдан ич! Тормышта мондый тәңгәл килүләр еш булса да, нигәдер ул безне урап үтәргә тиеш кебек тоелды. Заманында югары уку йортының профессорлары булырга хыялланып йөргән чакларыбыз яшен кебек сызылып китте. 

Дөрес, мин шул юлдан киттем, кандидатлык диссертациясен якладым, әле алдагы баскычына үрмәләгән көннәр. Ә Тәслимә, диплом алды практикасына кайткач, сабакташына кияүгә чыкты да, укытучы эшенә баш-аяк гашыйк булып, авылында торып калды. Мәҗит аның укучысы булуы бик ихтимал, ихтимал гына түгел, төгәле белән шулайдыр. Авылда, гадәттә бер мәктәп, бөтенесе шунда белем ала.
 
    Мин уйларыма бирелеп утырган арада, иптәшем белән Мәҗит арасында сөйләшү шактый гына куерган иде. 
– Сайлаган һөнәрегез бармы, әллә сайлау алдында торасызмы? – дип сорау бирде иптәшем.
Мәҗит, сез нәрсә әйтерсез икән дигәндәй, бераз кызарынып:
– Укытучы буласым килә, – дип җавап кайтарды.
Үзе инженер булса да, ирем: 
– Бик хуп, бик күркәм! – дип җаваплады.

Мин дә сүзгә кушылдым: 
– Ә ни өчен укытучы һөнәрендә тукталдыгыз, әти-әниегез укытучылармы, яраткан укытучыгыз, йә булмаса, яраткан фәнегез бармы?
 Нигәдер аның авызыннан: "Математика фәне ошый", дигән җавап ишетәсем килде.
 
Мәҗит, баягыдан да ныграк кызарды.
– Мин үзем гади колхозчы баласы, укытучыларны да алай берсен дә аерып карамадым, хәтта минем бер генә яраткан фәнем дә юк, дисәң дә була. Шунысы бар. Рәсем төшерергә яратам. Әмма мәктәпне тәмамлар алдыннан булган бер вакыйга мине чынлап торып үзгәртте дә куйды.
– Димәк, укытучы булырга шул вакытта карар иттегез?
– Юк, соңрак, бер еллап хезмәт иткәч.

Шуннан ул чемоданыннан солдат альбомын чыгарды. Аның эченнән нидер язылган юка гына дәфтәр бите алды. 
– Мәгез, үзегез укыгыз, миңа уңайсыз. Әниләрдән бер ел хезмәт иткәч, соратып алган идем, – дип, кәгазь битен миңа сузды.

Язу – мәктәпне тәмамлаганда бирелә торган сыйфанамә булып чыкты.

   Сыйфатнамәне укыган саен, без Мәҗитнең иң-иңнәрнең дә иңнәре булган укучы булганына төшендек. Әлбәттә, минем өчен сыйфатнамәне кем язганы мөһим иде. Әйе, ул нәкъ мин күзаллаганча – курсташым Тәслимә булып чыкты. 
– Менә бит, нинди шәп егет икәнсең, теләгең булса, безнең институтка кил. Дөрес, мин анда укытмыйм, инженер вазыйфасында, ә Зәния Сабит кызы математика кафедрасы доценты, — дип киңәшен бирде иптәшем.
– Белмим шул, математиканы алдырып булыр микән? Аттестатның уртача билгесе өчле генә бит минем.
– Ничек инде өчле генә? Сыйфатнамәгә яхшы укый дип язылган ич!
– Язылган гына шул. Тәслимә апаның эше ул. Ә чынлыкта исә, мин монда язылганнарның киресе.

Тәслимәне хәйран гына яхшы белгәнгә, кызыксыну тагын да артты.
– Йә, башлагач, сөйләп бетер инде, урталыкта калмасын, нигә ул сиңа мондый “бүләк” ясады? – дип сорадым мин.
– Апрель аенда чыгарылыш кичәсе бәйрәм концертына әзерлек башланды. Сыйныф җитәкчебез Тәслимә Рамазан кызы миңа бер скетчтан роль бирде. Мактанып әйтмим, бераз артистлык бар үземдә. Беренче репетициягә килгәч, тоттым да спорт залына волейбол уйнарга төшеп киттем. Икенче көнне, мин уйныйсы рольне икенче берәүгә бирелгәне билгеле булды. Гаепле булсам да, үпкәләп йөрдем, бала-чага бит инде, ни әйтсәң дә. Юньле сыйфатнамә эләкмәсен дә чамаладым. Бер караганда, миңа – өчле капчыгына нәрсәгә инде ул, шоферлар курсына булса да алырлар әле дип, үземне тынычландырсам да, начар итеп бер дә яздырасы килми икән!

Ә чыгарылыш кичәсендә аттестат белән бергә, әле сез танышкан сыйфатнамәне кулга алгач, үз күзләремә үзем ышанмадым. «Апа, сез бит башка кешенекен ялгыш миңа биргәнсез", – дидем. "Мәҗит, күрәсеңме, анда синең исем-фамилияң тора, башка кеше булуы мөмкин түгел. Димәк, укытучың сине шулай күрә һәм аның йөзенә тап төшермәячәгенә ышана!"

 Мин телсез калдым. Шулай да була микән? Мин бит аңа таш аттым, ә ул миңа аш белән җавап кайтарды. Юньләп рәхмәт тә әйтә алмый, ык-мык килдем дә, китеп бардым. Менә шундый  соңгы дәресе белән озатып җибәрде мине мәктәптән укытучы апам.  
 Көз көне хәрби хезмәткә алындым. Менә шунда инде ныклап укытучы хезмәтенең никадәр фидакарь, игелекле икәнен аңлый башладым. Үземә сүз бирдем: укытучылар кебек изгелек орлыкларын чәчүче кеше булмасам, исемем Мәҗит булмасын!
  
  Иптәшемнең бу минутларда башында нәрсә булгандыр, ә мин Тәслимә турында уйландым. Күрешмәгәнгә дә ун еллап вакыт узган икән. Соңгы тапкыр курс очрашуына килә алмады ул: яңа гына өченчегә бәби алып кайткан чагы иде. Институтны бетергәч, биш еллап хат алышып торсак та, әкренләп һәркем үз дөньясына кереп батты. Баштарак без тулай торакта яшәгәнлектән, кунак чакырырлык иркенлек булмады, ике бүлмәле фатир алганда, арадагы элемтә өзелгән иде инде. 

Башкала белән Тәслимәләр яшәгән авыл да якын түгел, район үзәгенә дүрт сәгатьлек юл, аннан соң авылга утыз километр чамасы. Югыйсә Тәслимәләрнең ишеге һәрчак ачык икәнен белеп торам. Ул бит бүлмәгә берәрсе бурычка акча сорап кереп, үзебездә булмаса, тулай торак буйлап эзләргә чыгып китә торган кеше. "Коеп куйган фән эшлеклесе" урынына, "коеп куйган укытучы" булып киткән Тәслимәбез. Япь-яшь килеш остазларга хас зирәк акыл да тупларга өлгергән.

– Имтиханнарга әзерләнергә вакыт бар, кыш буена әзерләнермен дип торам. Рәсем укытучысы булырга исәп бар. Ә болай, мине авылда эшем көтеп тора –хезмәткә алынганчы колхозда рәссам булып эшләдем.
– Укытучың белән тагын бер утырып сөйләш, ул сиңа кирәк киңәшләрне бирми калмас, – дидем мин Мәҗиткә.
– Киңәш? Солдат шулпасы эчеп кайткан егеткә киңәш кирәк булырмы соң? Мин инде үземә нәрсә кирәген чамалыйм хәзер.

– Мәҗит, әгәр теләсәң бер гыйбрәтле хикәя сөйлим. Ә укытучыңа киңәшкә бару-бармавыңны үзең хәл итәрсең.
– Әлбәттә, сөйләгез! Миңа кызык!
– Тыңла, алай булгач. Беркөнне бер егет билгеле остазга килә. Аңың бары бер соравы була: “Мин күп китаплар укыдым, барысын да өйрәндем, беләм, миңа хәзер остаз-укытучы кирәкме?"
Остаз көлеп җибәрә дә: «Бер-ике көннән кил, җавап бирермен», – ди. 
Берничә көннән соң килгәч, остаз аның кулына хат тоттыра:
 «Зинһар, бу хатны елганың теге ярындагы авылга илтеп бир. Яр буенда көймәче бар, ул сине чыгарыр", – ди.


   Икенче көнне иртә белән егет, нәкь остаз кушканча, елга буена бара, көймәгә утыра. Ләкин алар китеп баргач, ул кинәт авылга бару юлын сорашмавын һәм анда ничек барып җитүен бөтенләй белмәве башына барып җитә. Егет көймәчедән дә сорашып карый, ләкин тегесе дә юлны белми икән. 

  Бу авылга төгәл юлны белер өчен яңадан остаз янына барырга туры килә. Шуннан соң остаз егеткә болай ди: «Бу синең сорауга җавап. Сәяхәтеңнең максаты бар, аңа барып җитү өчен чара бар, ләкин син үзең барырга тиешле юлны белмисең. Шуңа күрә туктап калдың.
Син бу юлны яхшы белгән озатып баручының ярдәменә мохтаҗ. Белем генә аз. Аны дөрес итеп файдалану өчен остаз-укытучы кирәк”.
  
Арада беразга тынлык урнашты. 

– Рәхмәт сезгә, тагын бер искиткеч сабак алдым. "Гомер буе яшә, гомер буе укы", – дип, мәктәптә юкка тукып тормаганнар икән! – дип елмайды Мәҗит.
Аннан:
– И-и, карагыз әле, онытып та торам, Тәслимә Рамазан кызына сайлаган бүләкне күрсәтим әле, ошатырлыкмы? – дип, чемоданыннан ачык зәңгәр күк төсендәге ике яулык тартып чыгарды.
– Әни белән икесенә парлап алдым, йә, ничек?
– Шәп! – дидек без бертавыштан.

Бу сүз бүләккә генә түгел, әни кебек укытучысын изге җанга тиңләгән укучының фигыленә дә бәя иде.

  Поезд төшке аш вакытына башкалага килеп җитте. 
Иртәнге якта Тәслимәгә бәләкәй генә хат язып куйган идем. "Тәслимә, үзеңә алмаш үстерә алган укучыларың белән котлыйм! Элемтәдә булыйк! Зәния". Телефон номерыбызны күрсәттем дә, блокнот битен икегә бөкләп, Мәҗиткә суздым. 

Әлбәттә, ике җөмлә арасында күзгә күренмәгән сүзләр, фикерләр күп иде. Иптәшем белән шыпырт кына Тәслимәләрне кунакка эндәшү, кичәге солдатка хыялын тормышка ашырырга ярдәм итү юллары турындагы сөйләшүләр дә бар иде анда.

   Мәҗит хатны кулына алгач, башта аптырап куйды. Аңлатып биргәч, көлеп җибәрде: 
–  Дөнья чынлап та түгәрәк икән!

    Укытучы белән укучының очрашу мизгелен күрергә насыйп булмаса да, без аны искиткеч матур һәм дулкынландыргыч итеп күз алдына китердек.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар