Логотип
Проза

Баллы кирпеч-6

Көннәр, өелеп килгән борчуларны Зөя суына агызып, уза торды. Гайникамал бу якты дөньяны ташлап киткәннән соң, Ибәтулла Фәтхулла бай белән күпме генә араны суытмаска тырышса да, тормыш үзенекен итте: Ибәтулла үзен эш белән оныттырырга теләде, ә хатынының әти-әниләре Болын-Балыкчыга килүен бөтенләй сирәгәйтте.

 Тарихи-биографик повесть
(Дәвамы.

Башы: http://syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech

            http://syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech2

            http://syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech3

           http://syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech-4

           http://syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech-5)


Көннәр, өелеп килгән борчуларны Зөя суына агызып, уза торды. Гайникамал бу якты дөньяны ташлап киткәннән соң, Ибәтулла Фәтхулла бай белән күпме генә араны суытмаска тырышса да, тормыш үзенекен итте: Ибәтулла үзен эш белән оныттырырга теләде, ә хатынының әти-әниләре Болын-Балыкчыга килүен бөтенләй сирәгәйтте. Айга бер тапкыр гына – җомга көнендә зират янында кадерле кешеләре рухына дога кылдылар да, киявенә кагылып та тормыйча, Иске Йомралыга кайтып киттеләр. Фәтхулла бай да элеккеге әүхәтле чакларын югалтып, Ибәтулла салган кибетен авылдашы Сөнгаткә сатып җибәрде. Кияү белән бабай арасына салкынлык оялады. 

Ибәтулланың тормышы бу караңгы уйлардан кайчан чыккан булыр иде – билгесез, әмма авылга Урсактан килен булып төшкән Бәлхис ирнең уйларын бөтенләй икенче якка борып куйды. Зөя буеннан соңгы кирпечләрен төяп кайтып килүче авылдашын күлмәк-чабуларын билендәге алъяпкыч бавына кыстырып, бик эшлекле кыяфәттә су буендагы балчыкны учларында әвәләп торучы Бәлхис туктатты. 

– Карале, энем, 1-2 көн вакытың бармы? 
– Ни йомыш, Бәлхис түтәй? 
– Йомышы барын бар, менә түтәен генә күрмим, – дип, гайрәтле кеткелдәде хатын. 

Ибәтулланың атна артык инде йөзенә елмаю төсмере чыкканы юк иде, иреннәре тутыгып торган авызын колаклары ягына сөйрәде. 
– Менә нәрсә, Ибәтулла, сиңа миндә эш бар. 

Бәлхисне авылда ирен дә кулында дер селкетеп торучы хатын буларак беләләр, шуңа ул эш йөрткән чакта «бездә» дип түгел, гел «миндә» дип сөйләшә. 

– Нинди эш инде ул? – дип, җәелгән авызын җыйды ир. 
– Мунчаны өеп бетердек, миче юк. Үзең беләсең, минем гаилә зур, балалар гына да бишәү. Кызларым гына да бишәү бит, аларны сорап кияүләр килә башласа, мунча кирәк булыр, кияүләрнең сыртын юарга, димен. Әле менә Зөя буеннан балчык карап кайтышым. Мунча миченә җитәрлек кенә кирпечне юнәткән идем. Уракка төшкәнче мунчаның эшен бетерсәк, кызларның берәрсен кияүгә дә биреп куеп булмасмы? Чуенда пешкән мундирлы бәрәңгегә бер кашык кимрәк булыр, дим. Аталары дәшми инде, малайлар гомерле булмады бит безнең, тормышлар җайланырга кияүләр булышса гына...

 Бәлхис каш астыннан сынап кына Ибәтуллага карады, янәсе, «син менә минем кызларга кияү булырлык түгелме икән?!»

– Ярар, хуш, Бәлхис апа, кайчан килим? Кызларың кияү мунчасына ярарлык булса, мичне ике көндә хәл итеп бирәм мин сиңа. 
– Ярарлык кынамы соң? Ул Зәйнәбем дисеңме, Нәгыймәмне аласыңмы, Кәримәне әйтимме, Бибәсмага тукталасыңмы, Бибигайшәм кемгә ярамаслык! 
– Иртәнге чык белән килеп җитәрмен. Көн кызуына кадәр тизрәк эшләнә эш, – дип, Ибәтулла, атларын кызулатып китеп барды. 

Язмыш шаяртуымы, әллә Бәлхис тырышлыгымы – мунча пиче Ибәтулланы хатынлы итте.

Кояш белән бергә кузгалып, Бәлхисләр капкасын шакыган ир, берни уйламыйча гына, үзен аз булса да эш белән оныттырырга дип килеп кергән иде. Кайгысын гына оныту түгел, артык уңган Нәгыймәнең әле су, әле балчык, кирпеч биреп торуы, җаны көйгән Ибәтуллага салкын әйрән ясап чыгаруы, озын буйлы, нечкә борынлы, чем-кара күзле чибәр, бар җире дә өлгереп тулышкан кызны яраттырырга да өлгерде. Артыгын сөйләмичә, Ибәтулла янында бөтерелеп эшләп йөргән Нәгыймәне элегрәк ничек күрмәгән икән – ир үзе дә шуңа аптырады. Көн ярым дигәндә, Ибәтулла мичне чыгарып бетерде.

 Бәлхис тирә-күршеләреннән уздырмакчы булыпмы, әллә башка сәбәп беләнме, мичне ак мунчаныкы кебек булсын дип чыгартты. Авылда Габделхалик белән Спиридон байларда гына ак мунча булганлыктан, Ибәтулла Бәлхиснең әрсезлегенә бераз шаккатып та чыгарды мичне. Искерәк булса да, мунчаның бүрәнәләре чистартылган, сары. Ибәтулланың ак мунчага мич чыгаруы икенче генә тапкыр булса да, сер бирмәде, гел ак мунчаларда гына эшләп йөргән диярсең – мичнең төтен юлын да оста итеп өеп менде, алдан Бәлхис әзерләп куйган торбаны да куеп калдырды. Морҗада юшкене тартып, төтен юлын ачты да, кирпечләрне киптерер, төтеннең тартуын тикшереп карар өчен, Ибәтулла Нәгыймә алып кергән бер мөрге йомычка белән мичне кабызып та җибәрде. Мунча эченә чыккан аз гына аксыл төтен тол калган ир белән алма кебек пешкән кызның уйларын бергә кушты да, торба буенча өскә – зәңгәр күккә күтәрелде.

– Йә, ничек, Ибәтулла энекәш, тартамы мичең? 
Ибәтулла мунчага килеп кергән Бәлхиснең сүзләреннән хыял болытында йөзеп барган җиреннән түбән төште. 
– Тарта! Тартачак та! Әлегә кадәр эшемне ошатмаган кешеләр булмады. Сиңа да ошар, Бәлхис апа! 
– Әйдә алайса, умачым пешкән, тамак ялгап алыйк. Нәгыймә, кызым, Ибәтулла абыеңның кулларын юдыр, – дип, хатын ничек тиз килеп кергән булса, шулай ук ялт итеп мунчадан чыгып та китте. 

Ибәтулла ишегалдында юынып чистарынды да өйгә керде. Бер авылда торсалар да, Бәлхисләрдә булганы юк иде ирнең. 

Өй эче кызлы йорт икәнен әйтеп тора: тәрәзәләрдә чигешле өленгеләр, почмактагы сәке өстендә күз явын алырлык чәчәкләр, күгәрченнәр чигелгән тышлыклы мендәрләр өеп куелган. Түр якта утырган Насыйбулла үзе яныннан урын күрсәтеп: 
– Утыр, кем, авылдаш! Эш кешесенең тамагы ачкандыр? Мин менә ятып кына торам да, алай да корсак үзен сиздерә башлый, – диде. 

Соңгы вакытта күбрәк өйдә ятып торуыннан кыенсынып, Насыйбулла кулына тоткан кашыгын эшкә җиккәнче, Бәлхискә карап алды, янәсе «Ашарга тотынсак ярыймы?»
– Ничек көн күрәсез, дип сорамакчы буласың, ахры, Ибәтулла? Кызларга имана пае да юк бит, бар булган җиребез Насыйбулла абыеңныкы гына. Кул ялына эшли кызларыбыз, аннан чабата үрәбез, киндер тукыйбыз, Шонгаты базарында чиккән әйберләр сатабыз. Авылдагы хәлле кешеләргә йорт эшләрендә дә булыша кызларыбыз, ул яктан сүз китерә торган түгелләр, Аллага шөкер. Менә син мич өчен ни сорарсың икән дип торам әле, Ибәтулла энем? 

Ибәтулла бераз эндәшми торды. Аннары катгый бер карарга килгән кебек: 
– Үзегез беләсез, минекеләр үлгәннән бирле йортка хатын-кыз кулы тигәне юк. Гайникамал бик чиста-пөхтә карап тора иде дә, кире кайтмый торган җиргә китте шул, – дип көрсенеп куйды. – Әгәр риза булсагыз, кызларың йортымны юып-җыеп чыгармасмы икән, дим, Бәлхис апа? Мич өчен кул ялына шул хезмәт күп димәсәгез инде? – дип, ир Бәлхискә карап тора башлады. 

– И җаным, нинди күп булсын, бер дә күп түгел, шулай бит, Насыйбулла? – дип, ире белән киңәшкән итте. 
Кешеләр янында шулай үзен санлап сөйләшкәнне Насыйбулла бик ярата, әйтерсең лә хатын гомер буе аның сүзеннән чыкмаган?! 
– Барырлар, Ибәтулла энем, кызлар барырлар, йортыңны туй керерлек итеп пакьлаә кайтырлар, – диде. 

Почмак яктан самавыр күтәреп чыгучы Зәйнәп: 
– Кайсыбызны чакырасың, Ибәтулла абый, ничәү килик? – дип сүз катты да үзе күз кырые белән генә Нәгыймәне күзәтте. Ибәтулла аларга мич чыгарырга килгән көннән бирле үзгәрде сеңлесе: үзе дулкынлана, үзенең гел Ибәтулла янында булышасы гына килеп тора.

Зәйнәп: «Берәр нәрсә бар бу кызда», – дип уйларга өлгермәде, әниләре эшне хәл иткәнгә санап: 
– Нәгыймә белән Кәримә барыр, Ибәтулла, – диде. 

Зәйнәпне җибәрмәвенең дә сәбәбе бар: узган атнада гына кызны кодалап килгән иделәр. Чит кешедә өй юдырып йөреп булмас, менә-менә ияле булырга тора Зәйнәбе. 

– Хуш иттек, хуҗалар, аш-сыегыз өчен Алланың рәхмәте яусын, миңа китәргә вакыт, – дип, Ибәтулла кузгалды. 

Ибәтулла төне буе йоклый алмый ятты. Әле кояш яңа гына күтәрелгәндә, торып йорт эченә чыкты. 
Ир, кызлар алдында сынатасы килмичә, ишегалдын тәртипкә китерде, тузып яткан бүрәнәләрне янбакча ягына ташыды, атлар торган лапасны себереп чыгарды. Ишегалдындагы яшел чирәмдә чүпләнеп йөргән тавыкларга азрак җим сипкәч тә Чишмәне саварга дип кенә торганда, капканы шакыдылар. «Килеп тә җиттеләр микәнни?» – дип, капканы ачып җибәрүгә, кызлар бертавыштан: 
– Ибәтулла абый, йокыңнан уяттыкмы әллә? – дип, бер-берсенә карап көлештеләр. 

– Сезнең кайсыгызны үземә хатынлыкка алып калыйм икән дип төне буе йокламадым менә, – дип, ир дә шаяртырга көч тапты. Нәгыймә дә, Кәримә дә коп-комач булдылар, әйләндереп җавап бирмәделәр. Күрәсең, икесе дә күңел читендә сүрән генә янган өмет белән килгән иде. 

 Бәлхис апасы дөрес әйткән икән, кызлар, чыннан да, бик уңган булып чыкты. Тоба күленнән әллә ничә тапкыр су китереп, өйне юып та чыгардылар. Урын-җир кузгатылды, Гайникамалның бирнә мендәрләре киптерелеп, тәрәзә челтәрләре юылып, кабат кояш нурында балкыган тәрәзәләргә эленде. Ибәтулла Югары Балтайга кирпеч сугучылар белән күрешергә дип киткән иде. Ул аннан әйләнеп кайтканда, аны иң таң калдырган нәрсә: өйдәге икмәк исе булды. Гайнүше үлгәннән бирле икмәк сала торган олы мич кабызылмаганга биш былтыр бит. 

Ибәтулла атын туарып йорт эченә кергәндә, кызлар болдырдагы идәнне юкә мунчала белән комлап юып яталар иде. 
– Кызлар, урамга кадәр икмәк исе чыккан. Безнең өйдә кем ипи салды соң? Ничек? 
– Соң бит, Ибәтулла абый, синең дә тамак ачкандыр, безнеке дә... – диде Нәгыймә тыныч кына. Үзе, инде хәзер ни була дигәндәй, иргә кыенсынып кына карады.

Кәримә апасының оялчанлыгын өнәп бетермәдеме: 
– Таптык, оныңны да таптык, җилпүчеңне дә, менә Нәгыймә апа күрше әбиләрдән ачыткыч алып чыкты да камыр куйды... Без кулларны юып өйгә кергәнче пешеп тә чыга инде ул ипи, шулай бит, апа? – дип җавапларга ашыкты. 

Ибәтулланың: 
 – Кызлары да кызлары! Бүген килен итеп төшерерлек ичмасам! – диюдән башка сүз әйтергә теле әйләнмәде. 

Кызлар эшләрен бетергәч, бергәләп өйгә керделәр. Борыннарны кытыклап торган өйдәге икмәк исенә баш әйләнерлек! 

 – Их, кызлар, сагындырган икән ич өйдәге икмәк исе! Икмәк – ашларның солтаны инде ул, картлар белми генә аны «тормышның падишаһы» дип атамый торганнардыр?! Күпереп пешкән икмәк исеннән дә тәмлерәк хуш ис дөньяда юктыр. Йә, әйдә, зарыктырмагыз, кызлар, кайсыгыз мичтән ала? 
 – Нәгыймә апа ала инде, ул пешерде бит, – дип авыз бөрештерде Кәримә. 

Нәгыймә, өстәл читендәге кечкенә куна тактасына кызыл тастымалны җәеп, икмәкне өстәлгә куйды. Икмәкнең йөзе килгән: алтынсу төскә кереп, күпереп пешкән икмәк өйдәгеләрне бер мәлгә сүзсез калдырды. 

 – Сөбханалла, мондый икмәкнең пешкәне юк иде әле бу йортта! – дип тел шартлатты Ибәтулла. Ир әллә кызларның күңеле булсын дип шулай дидеме, әллә, чыннан да, Гайникамал апаларының икмәге бу кадәр үк уңып бетмәгән булдымы – Нәгыймә белән Кәримәнең мондый мактауга күңелләре булды.

Сер пәрдәсен Кәримә күтәрде: 
– Безнең өйдә дә икмәкне күбрәк Нәгыймә апам сала бит! Аның куллары алтын! Әни дә алай тәмле итеп пешерә алмый, Зәйнәп апам да! 

Яңа пешкән икмәк белән сөтле чәй эчеп куйгач, Ибәтулла, кызларга рәхмәт әйтеп, озата чыкты. 

 Болдырдагы сап-сары идәнгә басып озак уйланды ир. Болай ялгыз яшәүнең мәгънәсе юклыгына тагын йөз кат ышанды. Тимерне кызуында сугарга булды. Кичен, өс-башын алыштырды да, уй-ниятен әйтергә дип Бәлхисләргә китте. 

Капка төбендә ирне эскәмиядә махра төреп утырган Насыйбулла каршы алды. 
– Нәрсә, энем, берәр йомышың бармы әллә? 
Ибәтулла үзенең ниятен Насыйбулла белән генә хәл итеп булмасын белгәнгә: 
– Бәлхис апа өйдәме? – дип сорады. 
– Өйдә. Нигә ул сиңа? Палас сугалар әнкәле-кызлы. Зәйнәпне сорап киттеләр бит, энем. Шуңа бирнә паласлары эшлиләр. 
– Шулаймыни? 

Ибәтулла үзенең вакытсызрак чакка килүен абайлап, кире китәргә дә уйлаган иде, шул чакта тәрәзәдән Бәлхиснең тавышы ишетелде: 
– Атасы, сиңайтәм, кер әле, әйдә, булыш безгә, – диде. Насыйбулланың үзе генә түгеллеген абайлап, Ибәтуллага да сүз катты: – «Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына», дип, белми әйтмиләр шул. Син дә мондамыни, энем. Менә сугу ыстаногын күчерәсе иде, син дә кер әле, булыш булмаса! – диде. Өйгә керү өчен мондый сәбәп чыгуга Ибәтулла сөенде генә. 

(Дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech-7)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бигерек мавыктыргыч эсер,рехмет сезге

    Хәзер укыйлар