Баллы кирпеч–3

Тарихи-биографик повесть
Дәвамы. Башы: http://syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech
http://syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech2
Ибәтулла наратлар тезелгән урман калкулыгында балчыклы җирне учына алып уып-уып карады да сусыл үләнгә учларын яхшылап сөрткәч, биек нарат төбеннән, ашыгып-ашыгып, сабаклары белән каен җиләге өзәргә тотынды. Тулып, кызарып пешкән җиләкләрне ул үзе белән тарантаста кайтучы Гайникамалга охшатты. Кыз да җиләк кебек алсу битле, «бер кашык су белән йотарлык» иде. Ибәтулла бер учына җиләк тәлгәшләре, икенчесенә зәңгәр кыңгыраулар тотып тарантас янына килде.
– Гайнүшем! Егет үз авызыннан шундый сүз чыгуына үзе дә аптырап, кызарып куйды. – Менә җәйнең дә, минем дә беренче бүләгем булсын әле! Йәле, яңгырдан соң җиләкләре чистадыр, берәрсен кабып кара әле! – дип, Ибәтулла кызга җиләк тәлгәшләрен сузды.
Гайникамал ни уйларга да белмәде. «Кирпеч белән балчыктан гайре нәрсә белми бугай бу егет», – дигән уйларын үзгәртергә туры килмәгәе. Әнә нинди нечкә күңелле икән ич аның булачак ире! Әтисенең әнисенә чәчәк биргәнен кыз бөтенләй дә хәтерләми. Хәер, авыл ирләре чәчәк җыеп йөри беләмени ул, китапларда гына шулай язалар. Ә менә Ибәтулла аңа атап чәчәк җыеп килде.
– Йә инде, йә, оялып торма!
– Тәмле! Бик тәмле! – дип куйды кыз берничә җиләкне өзеп капкач. Аннары егетне таң калдырып, бер иң зур җиләкне Ибәтулла авызына ук якын китерде дә:
– Үзең дә кабып кара, җаным! – диде.
Ибәтулла, колакларым ялгыш ишетәме соң дигәндәй, Гайникамалның күзләренә карады.
Менә сиңа бай абзыйның оялчан кызы! «Рәхмәт, рәхмәт, кадерлем!» дип әйтергә теләсә дә, кыз мондый сүзләрне төче телләнү итеп аңлар дип тукталып калды.
Бары тик кызның җиләкле учларын үзенең учларына каты итеп кысты да:
– Их, Гайнүш, шундый итеп яшәрбез, шундый итеп! Әнә Зөя! Аның ярларына сыенып утырган безнең авыл. Тау башында мин суккан кирпечтән йорт өлгертербез. Минем янымда кирпеч ташып, улларыбыз йөгереп йөрер. Ә син безгә хуш исле икмәк белән шулпа пешерерсең! – диде.
Кызның үзенә тутырып караган карашларында ризалык билгесе тоемлап, никахлы хатынын тәүге кабат кочагына алды. Гайникамал да карышмады. Ибәтулланы минут узган саен якын итә баруына үзе дә шатланып, каршылык күрсәтмәде.
Егет дилбегәне кагып куюы булды – атлар кузгалды. Каршыга искән җилгә хезмәт белән ныгыган киң күкрәген куеп, егет гайрәтле бер тавыш белән җыр көйләде:
Каш тавының наратлары
Күккә сузган колачын.
Бәхет булса – шундый булсын,
Ул бер көнлек булмасын!
– Ибәтулла, бигрәк матур тавышың!
– Әллә ярата башладың инде, Гайнүшем! Менә бит, ерак юлның да файдасы бар! Өйгә кайтып җиткәнче, кәләшем чып-чын гомер иткән хатыным күк булачак, күзләремә генә карап торачак! – дип көлеп куйды егет.
– Әй, көлмәсәнә!
– Нишләп көлим, мин келәт эшләгәндә, гел сине күзәтеп йөрдем лә ул! Суны да бик өлгер ташыдың! Бер тамчысы да түгелми иде чиләкләреңнән. Чулпыларыңның чыңлавы чишмә челтерәве кебек тоела иде. Фәтхулла абзый да хәйләкәр, минем сине күзәткәнне ул да гел карап йөргән – кызу тотты бит! Балыкчылар мин тарантаста тирә-якта абруйлы Фәтхулла бай кызын кәләш итеп алып кайткач, хәйран калачак әле. Кәримә дә!
– Кәримә мине яратыр микән соң, Ибәтулла?
– Сине ничек яратмаска була?! Син бит, син бит... Патшалар сөярлек кыз, Гайнүш!
– Кызык инде: башкалар Гайнүш дисә, ачуланыр, үпкәләр идем.
– Ә миңа ачуланмыйсыңмы, Гайнүшем?
– И-и, син әллә ничек матур итеп әйтәсең бит!
Ибәтулланың бу җавапка күңеле бик булып, кәләшен тагын бер кысып кочты да атларны кызулатты.
Егет уйлары белән әллә кайчан Балыкчыда иде инде. Кәримә белән Гайникамалны ничек таныштырасын уйлап, авыз читләре елмаеп куйды.
– Менә сиңа әни дә, апа да алып кайттым, сеңелем, – дияр. Каршы килмәс сеңлесе. Акыллы кыз, көнләшеп тә аптыратмас.
Пар ат җигелгән тарантас Болын-Балыкчыга килеп кергәндә, Ибәтулла янәшәсендә утырып кайткан чибәр кызны күргәч тә, авылдашлары аптырау катыш карашларын егеткә күчерделәр.
Менә атлар ике агач ызбаны бергә кушып эшләгән йорт капкасы төбендә туктады. Тарантастан очып диярлек төшкән Ибәтулла дилбегәне капка баганасындагы тимергә бәйләде дә:
– Гайникамал, менә кайтып та җиттек. Йә бисмиллаңны әйтеп, йортка уз! Сандыгың качмас, сине өйгә керткәч тә үзем алырмын.
Атлар пошкырган тавышка өйдән кабалана-кабалана бер кыз чыкты.
– Абый, синме?
Ибәтулла Кәримәне култыклап капка янына алып килде.
– Мин, сеңлем, мин! Мин генә түгел, без икәү кайттык бүген.
– Кунак бармыни, абый?
– Юк, бу кунактан да зуррак!
– Кунактан да зур кеше кем була инде ул, староста абзыймы?
– И-и Кәримәкәем, старостадан да зуррак!
Бу сөйләшүгә Гайникамалның исе китеп, ни дияргә белмичә, сыңар сүз әйтергә дә аптырап, Ибәтулла янәшәсендә басып тора бирде.
– Йә, абыем, әйт инде, кем бу зур кеше?
Шулчак Ибәтулла, инде бу табышмакны чишим дигәндәй, кәләшенең кулын сукыр сеңлесенә тоттырды. Кәримә әлеге йомшак, җылы кулларны учларына кысты.
– Бу апа кеше бугай, туганыбызмы?
Гайникамал бер кулы белән Кәримәнең иңбашына сак кына кагылып:
– Исәнме, Кәримә, – дияргә үзендә көч тапты.
– Кәримә, бу кадерле кеше синең җиңгәң Гайникамал булыр!
Кыз бер кулы белән үзенең иңбашына кагылган кулны тотып, аптырап абыйсы ягына текәлде.
– Җиңгәм?
– Ие, җиңгәң, сеңлем! Мин өйләнеп кайттым. Үзем дә көтмәгән җирдән. Гайникамал түтиең сиңа апаң да, йортыбызга хуҗабикә дә булыр. Син ризадыр бит?
Гайникамал сукыр кызның йөзенә карады. Зур яшел күзләр аңа тутырып караган төсле тоелды. Кызның чырае яктырып китте. Аннан елмаерга тырышып:
– Менә бит, абый, бәхет бар икән бит! Югыйсә мин син юкта рәтләп тамак та ялгый алмадым. Ә болай...
Кызның керфек очларында яшь тамчылары күренде. Гайникамал моны көтмәгән идеме, әллә сукыр кызның йомшаклыгы күңелен тутырдымы, кызны кочагына кысты.
– Моннан соң... алай ач йөрмәссең, Кәримә. Мин... без бергә ризык пешерербез, яме, – диде.
Ишегалдында шулай күпме басып торган булырлар иде, Ибәтулла үз сүзен әйтергә кирәк тапты.
– Гайникамал, Кәримә, йә, өйгә керегез. Мин атларны туарып алыйм.
Кәримә Гайникамалдан кулын алып, болдырга таба атлап китте. Читтән карап торган кеше бу кызны бер дә сукыр дип уйламас – ул үз адымнарын ышанычлы итеп атлый. Гайникамал да кыз артыннан иярде. Болдырдагы басмаларның чисталыгына Гайникамал бераз аптырап та калды: һәр басма сап-сары итеп юылган иде.
Фәтхулла бай да гомер барынча хезмәтче тотмады, йорт-җирне карау өйдәгеләр җилкәсенә төшә иде. Гайникамал әнкәсенең кул арасына керә башлауга, үзләренең челтәрле верандалары идәнен дә, болдырны да ком сибеп, юкә мунчала белән ышкып юган чакларын күз алдына китерде. «Кәримә ничек шулай сары итеп юа алды икән?» дигән уй мизгел эчендә сызылып үтте.
– Гайникамал түтием, узыгыз! – диде аңа Кәримә кулы белән чолан ишеген ачып.
Гайникамал эчкә узды. Чолан дигәне кечкенә генә тәрәзәле, матчасында җиделе лампа эленеп тора торган җир икән. Чоланнан ике өйгә ике ишек кереп китә.
– Бусы зур як, анда абый йоклый, кеше килсә дә, абый шунда алып керә, – дип, Кәримә алдагы ишекне ачып җибәрде дә эчкә узды. Яшь килен дә, монда ниләр күрермен икән инде дигәндәй, кызга иярде. Урам якка караган ике тәрәзәдән өйгә ярыйсы ук яктылык төшә икән. Тәрәзәләрдәге челтәр өленгеләр үз төсләрен югалткан булсалар да, чиста, юылган иде.
Кәримә сукыр килеш тә яшь киленнең уйларын сизгәндәй әйтә куйды:
– Иске инде өленгеләр, алай да әни төсе алар. Кыз чакта әни бирнәгә дип чиккән булган. Әни авырып, урын өстенә яткач, миңа дип җыеп куйган иде аларны... Абый читтә иде әле ул чакта. Матур булгандыр алар, әни шулай дия иде. «Һәр бизәген үзебезнең Зөя тугайлыгындагы чәчәкләргә карап төшердем», – дия иде әни. Ул чәчәкләр нинди булгандыр, күрмәдем бит инде мин, Гайникамал түтием...
Гайникамал Кәримәнең бите буйлап аккан күз яшьләрен күргәч, бер мәлгә тетрәнеп китте, ни әйтергә белмичә аптырады. Аның вакытсыз ятим калган бу кызны кочагына кысып юатасы, җылы сүзләр әйтәсе килде.
– Кәримә... сеңлем... әле дә матур, бик матур әниеңнең өленгеләре... Өегезгә ямь биреп торалар. Беләсеңме, әгәр син риза булсаң, без аларны синең белән икәү юарбыз да сандыкта кадерләп сакларбыз, әниеңнең төсе итеп.
Башына килгән бу уйдан Гайникамал үзендә ниндидер бер шатлык хисе кичерде. Читтән әнисе карап торса, әле яңа гына килен булып төшкән кызының шундый сүзләренә аптырар иде.
Кәримә күзләрен сөртеп алды да:
– Әни... әни синеке дә була бит инде, түтием, безгә килгәч, – дип куйды.
Гайникамал бу урында кызга ни дип тә җавап бирә алмый аптырады. Әле генә бусагасын атлап кергән нигездә килен дип каршы алырга чыкмаган, бер мәртәбә дә күрмәгән кешегә тиз генә әни дип әйтеп булмый икән шул!
– Монда абый караваты, түти, – дигәнгә килен игътибарын тәрәздән караватка күчерде. Ибәтулла Фәтхулла байда эшләгән арада бу бүлмәгә керүче булмаган булса кирәк – караватка җәелгән берничә тукылган палас өстендә бер юрган белән мендәр чатка җыеп куелган килеш тора.
– Әни тукыган паласлар!
Кәримә әйтерсең лә Гайникамалның карашларын тотты:
– Әни үлгәч, үги әтидән мине Бәдретдин абзыйлар үзләренә алып кайтты бит. Әнинең сандыгын да, әйберләрен дә җыйдылар. Абый читтән кайткач, ике иске йорт алып, менә үзебез генә яшибез, түти.
– Сөбханалла, әни... әни бик оста куллы булган икән!
Гайникамал авызыннан «әни» сүзе чыгуын үзе дә сизмичә калды. Кәримә шул сүзне ишетәсе килгән идеме, әллә ана назыннан бик яшьли калган булгангамы, Гайникамалны килеп кочаклап алды. Килен шул вакыт «әни» сүзенең никадәр якын, газиз, кадерле булуын аңлап, Кәримәнең аркасыннан сөйде.
– Мине каршы алучы юк бугай бу өйдә? – дип, ачык ишектә Ибәтулла күренгәч, кызлар ишеккә борылып карадылар.
– Гайнүш, син бу сандыкка таш төягәнсең бугай, күтәреп алгысыз!
– Андагы әйберләр бар да кирәк булачак әле монда, шулай бит түтием? – дип, сүз арасына Кәримә дә кысылды. Сандыкны карават янына кертеп, өстенә киленнең пар мендәрләрен дә куйгач, өйгә нур иңгән төсле булды. Түр як читтә моңаеп утырган талдан үрелгән аяклы кечкенә түгәрәк өстәл дә, стенага эленгән агач тирәле көзге дә киленнең бизәкле сандыгына үз итеп «күз кыстылар».
– Гайникамал, Кәримәнең дә тамагы ачкандыр, үзем дә сусап торам, кече яктагы җиз самоварны үрләтеп җибәрик булмаса, – дип, Ибәтулла кызларны кече якка алып чыкты.
(Дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech-4)
Фото: <a href="https://ru.freepik.com/free-photo/_28541964.htm#page=2&query=%D0%BB%D1%83%D0%B3%20%D1%80%D0%B0%D1%81%D1%81%D0%B2%D0%B5%D1%82&position=5&from_view=search&track=sph">Изображение от ededchechine</a>
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
-
Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
-
24 март 2023 - 14:07Без имениБай ирлэрнен ботен байлыгын балаларына яздырасы иде ул, бер тиенсез ир белэн икенче яшь хатыны яшэргэ телэр идеме икэн?Дус кызымның ире икенче хатын алган
-
26 март 2023 - 07:29Без имениӘлбиттә ирҙән айырылған ҡатын менән иреңде бер өйҙә ҡалдырып китеү ялғышлыҡ. Тик ирҙе өйҙә бикләп ултыртып, кешегә күрһәтмәй йәшәп булмай. Йөрәгендә тоғролоҡ булмаған кеше барыбер хыянат итер ине иртәгәме һуңмы.Бәхетемне сакламадым
-
27 март 2023 - 07:59Без имениИс китмәле хикәя бала чакка кайтып килгәндәй булдым рәхмәт авторга.Кунак мунчасы
-
23 март 2023 - 11:56Без имениБашта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.Ничек дуслаштырыйм?
-
22 март 2023 - 10:47Без имени«Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисезОныгым минеке түгел...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.