Кичен терлек-туарны карап, сыерны да үзе генә савып керде ир. Өйдәге йөрәк әрнеткеч хәлләрне сабый күңеле белән аңламаган Галимә генә әтисе сыер сауганда, авызын тәмле итеп чәпелдәтеп, кечкенә балчык чынаягын тотып, аның янында басып торды.
Тарихи-биографик повесть
(Дәвамы. Башы:
http://syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech
http://syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech2
http://syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech3
http://syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech-4
http://syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech-5
http://syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech-6
http://syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech-7
http://syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech-8)
http://syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech-9)
Кичен терлек-туарны карап, сыерны да үзе генә савып керде ир. Өйдәге йөрәк әрнеткеч хәлләрне сабый күңеле белән аңламаган Галимә генә әтисе сыер сауганда, авызын тәмле итеп чәпелдәтеп, кечкенә балчык чынаягын тотып, аның янында басып торды.
Әтисе салган сөтне эчеп куйгач, «мәм-мәм тәти, әттә тәти!» дип, Ибәтулланың борын очыннан үбеп алды да, йөгереп өйгә кереп китте.
Кичен иртәрәк яткангамы, Ибәтулла төн уртасында манма тиргә батып, төш күреп уянды. Имеш, Сафиулла зур егет булган, Кая ул кирпеч кенә ташып тору, атасы белән бергә парма-пар өй өяләр, имеш. Ибәтулла бер яктан, улы икенче яклап өеп киләләр. Шул чакта әллә каян гына бер кара болыт килеп чыкты да яшен яшьнәп, яңгыр коярга тотынды. Сафиулла шул көчле яңгыр белән бергә агып, күздән югалды, имеш.
Ир уянып, тәрәзәгә күз салды. Күктәге яшен үзенең чыбыркысын яхшы шартлата, чыннан да, тышта коеп яңгыр ява иде.
Ир, тирләгән маңгаен сөртеп, төшне хәерлесенә юрап, кабат ятты.
– Әттә, әттә! Ир күзләрен ачты. Галимәсе әтисе кочагына кереп ятмакчы булып, караватка менгән икән!
Яңгыр инде узган. Көнчыгыштан алсу нурларын сузып, кояш уянып килә.
– Торырга кирәк. Юлга җыенырга кирәк. Ир, кызын юрган белән йомшак кына төрде дә, сабыйның нәни кулларыннан үбеп:
– Әттәнең түттү барасы бар, кызым. Ерак түтүт! Син йокла, яме, мин кайтканчы зур кыз булып үсеп куй!
Ибәтулла атларны эчереп, алларына азык салып йөргән чакта капка төбендә «трр!» дигән тавыш ишетеп, урамга юнәлде. Анда кәрзин кебек кенә җыйнак, ике кеше сыярлык итеп үрелгән тарантасыннан таныш түгел берәү төшеп килә.
– Ибәтулла синме, энекәш!
– Мин булам, әссәламегаләйкем, абзый! Хәлил абзыйданмы?
Хәзер хатыным белән генә саубуллашып чыгам да, китәрбез.
Ир мич янында акрын гына кайнашучы Нәгыймәгә сүз кушты:
– Уңганым, берәр көн хәл алып ятсаң да ярар. Китешли Кәримәгә әйтә китәрмен, безгә килеп Галимәне карашып торыр, йорт-җиргә дә күз-колак булыр. Йөрергә бик тырышма әле, өзлегеп китә күрмә. Кичкә өйгә кайтып кунармын, борчылма, яме, Нәгыймә! – дип, Ибәтулла алмаш киемнәре белән төенчекне алды да Хәлил бай туганы белән юлга кузгалды. Бәлхисләргә туктап, Кәримәгә гозерен аңлатты.
Ибәтулла сорашмаса да, аны алырга килгән Гыйбадулла бик сүзчән кеше булып чыкты.
– Хәлил абзыйның Хаммат байдан уздырасы килә инде. Нәрсәгә инде аңа ике катлы ызба, йә? Югары Балтайдан күпме кирпеч кайтартты. Әле җитмәгәненә синнән дә сорагандыр. Комсыз ул безнең абый. Кемдә ни күрә – шуны үзенеке итәсе килә. Әле бер көнне минем өйдәге талдан үргән бишекне үзенә алып китәргә маташа. Имеш, казларга биби чыгарырга бик матур икән. Соң бит әле мин үз егәремдә. Бәлки минем тагын берәр малай туар да, бишек кирәк булыр. Абзый шуны уйлап та карамаган.
Ибәтулла юл буе абыйсын яманлап барган бу ирдән өмет өзде. Бер күрмәгән кешегә туганыңны чәйнәп бару бер дә яхшы нәрсә түгел инде. Булсын иде әле Ибәтулланың шундый туганнары. Юк шул, юк!
Алда яшеллеккә күмелгән Шәмбалыкчы авылы күренде.
– Әнә, абзый үзе дә каршы алырга чыккан, йөрәге түзмәгән, – диде Гыйбадулла.
Хәлил бай, күптәнге дуслар кебек, Ибәтулланы колач җәеп каршы алды. Мондый якты караштан Гыйбадулла җыерылып килде. Туганнар арасында мөнәсәбәт нәрсәгәдер бәйләнгән, күрәсең.
– Хуш киләсең, оста! Менә сиңа ярдәмгә дип ике таза егетне дә сөйләшеп куйдым. Бүген көне дә бик матур, кояшы да безнең эшкә кул куеп тора. Әйдә, башта тамак ялгап алыйк. Аннары урынны карарбыз, – диде бай.
Табын янында Хәлил бай йортны төзү вакытын, ашау-эчү, төзелеш материаллары турында сөйләште.
Чәйләп алгач, бакчага чыктылар. Яңа йортны бай абзый шунда төзетмәкче икән. Нигез салырга дигән урынны шактый тирән итеп казытып та куйган.
Ибәтулла нигез урыны карагач, байга үзенең уйларын җиткерде.
– Хәлил абзый, мин үзем кирпечләрне озынлыгын 11 дюймнан безнеңчә – 28 см), киңлеген 5 ярым дюймнан (14 см), калынлыгын 3 дюймнан (7 см) ясап яндырам. Синең кирпечләр азрак аерыла, материалны җиткерсәк, гел синекеләрдән генә өям өйне. Нигезгә нарат бүрәнәләрен яткызып салырбыз. Бүрәнә арасына вак ташлар кирәк булыр, шулар белән бергә катырырбыз. Известь, ком, вак ак таш кирәк булачак. Җир астында калган бу нигез синең йортыңны 100 ел да, 150 ел да тотар дип уйлыйм. Хәлил абзый, комыңны җилләтеп иләргә кирәк булыр. Мин үзем белән гел җиз иләгемне йөртәм. Бу эшкә бер-ике үсмер дә ярар иде. Чиста, иләнгән ком белән ясалган измәдән кирпечләр бик тигез салына.
– Менә бит! Син бөтен ваклыклары белән аңлатасың, Ибәтулла энем. «Миннән киткәнче, иясенә җиткәнче» дип кенә эшләмисең. Бәрәкалла, бик күркәм сүзләрең күңелемә май булып ятты. Табабыз аны малай-шалайны.
Ибәтулла башына юка түбәтәен, өстенә киң киндер күлмәген киеп, күн алъяпкыч бәйләп алгач, авыз эченнән бисмилласын әйтеп, нигез җирлеген казучылар белән киңәшеп эшкә тотынды. Кояш төшкә күтәрелеп җиткәндә, өйнең ярты нигезе салынып беткән иде инде. Хәлил бай көне буе йорт төзүчеләр яныннан китмәде. Эшне күзәтү белән бергә, Ибәтулладан әле бер нәрсәне, әле икенчесен сорашты.
– Егетләр, яхшы, тиз эшлисез! Бай абзагыз да кул ялыннан тормас болай булгач!
Ибәтулла шунда бай кәефенә туры килерлек сүзләрне көйләп, мулдан сипте:
Йорт нигезе нык булсын!
Маллары да күп булсын!
Хуҗаларга саулык белән
Яшәргә насыйп булсын!
– Амин, амин, амин. Вәт, Ибәтулла энем, әле синең мондый һөнәрең дә бар икән! Бәрәкалла! Бик күркәм, бик күркәм! – дип кеткелдәде бай.
Төштән соң, тамак ялгап алгач, ташчы оста булышчы егетләрне тәмәке янчыгыннан азрак тәмәке чыгарып, шуның белән сыйлады.
Кояш кичлеккә җиткәнче нигез урыны салынып бетте.
– Хәлил абзый, йортны өя башлаганчы, нигез ике көн ныгысын. Мин ул арада Хаммат бай йортындагы эшләремне тәмамлап килим. Сез ризадыр бит?!
Хәлил бай, Ибәтулланың үзен дә, эшен дә ошатып, аны да ни беләндер сөендерәсе килде:
– Ибәтулла энем, хатының авырып торганны беләм, кечкенә кызыңа да бер юаныч булыр, менә шушы бер бәйләм клиндерне алып кит әле яме, – диде.
Ташчы мондый мөнәсәбәттән күңеле йомшап:
– Хәлил абзый, сез минем хәлемә керәсез, мин дә үз ягымнан йортны күңелегезгә хуш килерлек итеп эшләрмен, Алла боерса, – дип, кыенсынып кына күчтәнәчне алды.
Ибәтулланы Гыйбадулла озата чыкты. Юл буе берничә кәлимә сүздән гайре сөйләшмичә генә кайттылар. Һәркайсы үз уенда йөзеп, тыныч кына кайтып килгәндә, каршы яктан бар көченә куалаган ат арбасын күреп сагая калдылар. Ерактан ук кычкырган хатын-кыз тавышы килә:
– Коткарыгызчы, коткарыгыз!
Ни булыр бу?
Ибәтулла Гыйбадулладан дилбегәне кулына тартып алды да атны тарантасы белән юлга аркылы борып куйды. Каршы дулап килгән айгыр юлга аркылы баскан ат тарантасы янында туктап калды. Арбада утырган егетләрнең берсе гайрәтләнеп:
– Атыңны ал, юкса өстеңә менәм! – дип кычкырды.
– Менеп кара әле, айгырыңның да, үзеңнең дә ничек очып төшкәнеңне сизми дә калырсың, – дип, Ибәтулла тарантастан төшеп арба янына килде.
– Хамис, син түгелме соң, энем?
Ибәтулла әле узган айда гына йортларына мич чыгарган Сәгъдулла улын шунда ук танып алды.
– Ә-ә-ә, Ибәтулла абый! Кичкырын нишләп йөрисең бу якта?
– Мин эшләп, арып кайтып киләм, менә син гайрәтләнеп айгыр куып нишлисең юлда? Арбагыздагы хатын-кыз нишләп елый, ник ярдәм сорый?
Ибәтулла арбада тагын бер таныш түгел егетнең өстенә сырган юрган ябып, бер хатын-кызны тотып утырганына игътибар итте.
– Йәле, Хамис энем, нинди хәзинә икән арбагызда, карап карыйк, – дип, ир арбадагы егетнең кулын тартып алды да, юрганны күтәрде. Анда елый-елый күзләре кызарып, шешенеп беткән яшь кыз утырганын күреп, сүз кушты:
– Кайсы авылдан, сеңлем?
– Кормаштан. Абый, зинһар, мине бу бурлардан коткарыгыз! Ялгыз әниемне дә, мине дә күз-яшь түктермәгез!
– Төш арбадан, – диде Ибәтулла.
Егетләр Ибәтулла алдына сикереп, каршы төштеләр.
– Абый, безнең эшкә тыгылма. Бу кызны дустыбызга алып кайтабыз. Бар да килешенгән. Кул ялы алынган, юлга аркылы төшмә, абый. Үзеңә начар булачак.
Ибәтулла кикриге яңа бүрткән калай әтәчләрне акылга утыртырга теләп, Хамисны дилбегәсе белән әйләндереп, урап тотты да Гыйбадуллага эндәште:
– Гыйбадулла, төш, туган, тарантасыңнан. Кызны үз яныңа утырт! Бу әтәчләрнең бераз кикриген шиңдерәсе булыр, – дип, Ибәтулла көчле куллары белән Хамисны ураган дилбегәне үзенә тарта төшеп:
– Нәрсә, Хамис энем, икегезне бергә бәйләп арбага салыйммы, әллә яхшылык белән үзегез китеп барасызмы?!
Таныш егет әллә Ибәтулладан оялды, әллә көчләренең тигез түгеллеген чамалады, чак кына ишетелерлек итеп:
– Үзебез китәбез, Ибәтулла абый!
Ибәтулла кызлар янында гына гайрәтләнгән мондый яшь әтәчләрне күп күргәнгә, башка вакланып маташмады. Тарантаска утыргач та:
– Атың ничек? – дип кызга карады.
– Гөлҗиһан! – диде кыз акрын гына.
Ибәтулланың йөрәгенә ук кададылармыни – күкрәге сулкылдап чәнчеп куйды. Әтисенең итәгеннән дә төшмәгән яраткан кызы Гөлҗиһаны күз алдына килде. Унбер яше тулган булыр иде сабыйның. Нинди матур кыз бала булып үсеп килер иде. Әгәр аның кызын да шулай үз ризалыгыннан башка урлаган булсалар? Әнә Галимәсе дә шулай буй җитәр. Аңа да шундый язмыш туры килсә?
Ибәтулланы кызның:
– Абый, сез мине кая алып барасыз инде хәзер? Әнием ялгыз минем, мине бөтен авыл буйлап бетереп эзлидер. Абый, мине авылга кайтармассызмы? Мин бит ярәшелгән кыз. Булачак киявемә бу хәбәр җиткәнче, өйдә булуым хәерле, бәхетсез итмәгез инде, – дип ялваруы айнытып җибәрде.
– Илтәбез, сеңлем. Гыйбадулла, синең дә кызларың бар бит! Илтәбезме Гөлҗиһанны Кормашка?
– Калган эш калган, әйдә булмаса! – дип, Гыйбадулла дилбегәне тартты.
Гөлҗиһаннар авыл башында гына торалар икән. Ай инде авыл урамнарына нурлы елмаеп, сәлам бирсә дә, әни кеше урамда кая сугылырга белмичә аптырап басып тора иде. Капка төбенә җигүле ат килеп туктагач та, ни уйларга белмичә, яшьле күзләрен сөртеп алды.
– Әнкәем, мин исән, менә бит кайттым, – дип, тарантастан атылып төшеп үзен кызы кочаклагач та, ана озак тынычлана алмады.
– Кое янында синең көянтә-чиләкләреңне күргәч, ни уйларга да белмәдем, кызым.
Хатын Ибәтулла белән Гыйбадуллага борылып:
– Кайсы авыл, оланнар?
– Мин Болын-Балыкчыдан, икенчебез – Шәмбалыкчыдан! Китик без булмаса. Йә, хәерле төннәр сезгә, – дип, Ибәтулла кузгалырга кирәген аңлатты. Ана белән кыз капка төпләрендә аларга кул изәп, бик озак басып тордылар.
Ибәтулла өйгә кайтып кергәндә, бәләкәй Галимә мыш-мыш килеп тәмләп йоклый, Нәгыймә җәймә чигеп утыра иде. Соңарып кайтуының сәбәбен хатынына аңлаткач, Нәгыймә түзмәде:
– Ибәтулла, син бигрәк киң холыклы инде. Берәү булса, атын да туктатмас иде, – диде.
– Уңганым, үзебездә дә кыз үсә! Менә буйга җиткәнен күрми дә калырсың! Без дә якламасак, кем яклар сезне? – дип, хатынын салмак кына иң башыннан кочып куйды.
Ибәтулланың аруы ару булган, күрәсең, башын мендәргә төртүгә йоклап китте. Нәгыймә ара-тирә иренең: «Менә монда, монда салабыз, әнисе!» – дип төшләнүе бераз сәерсендерсә дә, ирен уятмады. Иртән йоклап торгач, вакыты булса, үзе дә сөйләр әле.
Ташчы, чыннан да, бик матур төш күрде. Җәплекүл буенда меңләгән кирпеч суга, имеш. Куеныннан күн тышлы кечкенә дәфтәрен ала да авызында кечкенә карандашын төкерекләп саный да саный. Тәк-тәк, 15 мең дә 10 мең була сиңа 25 мең. Кәкре күл буенда тагын 5 мең кирпече бар, була сиңа 30 мең. Берничә олау ак ташны каян ташырмын икән?
Ул да түгел Ибәтулла болын буйлап Акбүз атта җилдереп йөри дә, урман буйларын әйләнә. Их, әнә тегендәге унлап корыган агачны кисеп алып кайтып, яндырырга яраса икән?! Ярамас шул, урманны стрелоклар көн-төн саклый. Ә бу ике ызбаны сүтеп яксаң?
Ибәтулла шулчак уянып китте. «Төш димәсәң, хәтере калыр, алай да уңганыма әйтеп карыйсы булыр. Бу ике йортны сүтеп ягарга, известь яндырырга бер дигән чимал», – дип, ир кече якка чыкты.
– Карале, әнисе, бу урын үземә дә ошамый, сазлыклы, әллә мәйтәм паҗмасы белән Шәмсетдин картның ызбасын сатып алабызмы? Кирпеч йортны да шул нигездә төзер идем. Урыны да матур, Зөягә дә якын.
Чәй өстәле әзерләп йөри торган Нәгыймә иренә борылып кына карады да:
– Сиңайтәм, синең үз башың да губирнатырларныкыннан ким түгел. Минем белән киңәшеп торуың өчен рәхмәт инде, Ибәтулла!
– Соң синең белән киңәшми, күрше белән сөйләшмәм. Ул паҗмада безгә бергә яшисе ләбаса! Бүген үк, Хаммат байга китешли Шәмсетдин карт малаена кереп нигезне сорап чыгам. Йорты бик беткән бетүен, әмма урыны матур. Күп сорамас дим. Иске йортта әллә ничә кыш чыгарга җыенмыйм ла мин. Үземнең йортны озакка сузмый өлгертеп керәсе булыр. Сафиулла абзыйны, Галиулла белән Галимулланы да кул алмашка чакырырбыз, шулай бит, Нәгыймә?! Бәлхис апаның уллары да үзенә охшаган шул, эшкә куллары ята. Авылда атаклы бит инде, уңганым, сезнекеләр!
– Сафиулла абзыйның куллары алтын аның! Булышыр, булышыр, сүзеңне кире какмас, измә изәргә җизнине дә чакырырбыз, яме, Ибәтулла, – дип, хатын иренең сүзләрен җөпләп куйды.
Иртәнге чәйне эчкәч, Ибәтулла эссетми-суытмый Шәмсетдиннәргә юнәлде. Йортны сатып алу турында кул бирешеп, бәясен килештеләр дә, ир Түбән Балтайга юл алды. Аның ничек тә Хаммат бай йортының эшен тизрәк тәмамлыйсы килә, уйлары белән күңеленнән яңа урында инде үз нигезен кора. Бер имана паена гына гаиләне бик туйдырып булмас, кирпечләрне күбрәк сугарга, келәт, йортларны күбрәк өяргә кирәк булыр.
(Дәвамы бар: http://www.syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech-11
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Котеп алам дэвамын. Халыкчан эсэр. Гади,анлаешлы итеп язылган. Вакыйгалар акрын гына тезелеп бара. Тизрэк алда нилэр булганын белэсе килэ. Менэ буген дэ укыдым да,алдагысы кайчан басылыр микэн дип котэм. Бик зур рэхмэт Голнур ханыма.Укучыларга зур булэк бу!🙏
0
0