Логотип
Проза

Баллы кирпеч -11

Җәй бик матур килде. Ибәтулланы бәхет екты бу елны: Хаммат белән Хәлил бай йортын, берничә Шунгаты урысына келәт эшләп чыга алды.

Тарихи-биографик повесть

(Дәвамы. Башы: 

 http://syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech

http://syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech2

http://syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech3

http://syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech-4

http://syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech-5

http://syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech-6

http://syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech-7

http://syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech-8)

http://syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech-9)

http://syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech-10)

 Җәй бик матур килде. Ибәтулланы бәхет екты бу елны: Хаммат белән Хәлил бай йортын, берничә Шунгаты урысына келәт эшләп чыга алды. Күкрәк кесәсендә йөри торган теге бишни карандаш та күн дәфтәргә саннарны төшереп кенә торды. Бәлхиснекеләр кияүгә ике ызбаны сүтеп, Җәплекүл буена ташып та куйдылар. Яңа урындагы Шәмсетдин ызбасын бераз сипләп җибәргәч, кыш чыгарлык булды. Яңа урынны кечкенә Галимә аеруча яратты, көннәр буе урамдагы малайлар белән балчыктан чуерташ әвәләп уйный. 

 Ибәтулла өйдә чакларында кечкенә кызының шактый гаярь холыклы булуына кайчак сөенеп тә куя. Галимә урам малайларына бирешми, елап аптыратмый. Тик ирнең күңел читендә малай турындагы татлы хыял тамыр җибәрергә генә тора. Кул арасына керерлек ир малай кирәк шул әти кешегә. 

 Көз җылы килде. Теге чакта күргән төше рас булды: Ибәтулла Түбән Биябашы авылы янындагы чокырдан ак таш алып, пар ат җигеп ташыды да, күпләп известь яндырды. 30 мең кирпеч. 10 лап олау ак ташны яндыру өчен, ике дә уйлап тормыйча, каенэнеләре белән сүтеп ташыган ике ызбаны якты. Алар гына җитмәгәч, Бәлхис апасы белән киңәштеләр дә, күпләп корыган әрем, шайтан таягы, алабута, нарат энәсе җыйдылар. Тәмте күле, Кече күл, Келәү күлләре буендагы кечкенә тал чыбыклары да кирпеч яндырырга бер дигән ярап куйды. 

 Тәвәккәл, батыр йөрәкле Ибәтуллага авыл халкы аптырап та карады. Ике ызбасын, келәтен, сараен кирепч, известь яндыруга тоткан ирне авылдашлары берничек тә аңлый алмады. «Җүләрләнгәндер бу Ибәтулла! Кем инде ызбасын яндырып, кирпеч ясый?!» – дип, бераз сагаеп та, бераз көлемсерәп тә күзәттеләр. Шымыршыдан алып кайткан 8 метрлы матчалык нарат бүрәнәләрен турап, Тоба күле читенә атлары белән ташыганын күргән Балыкчы кешеләре Ибәтулланы гына түгел, Нәгыймәне дә беррәттән кызганып: «Әрәм булды Бәлхиснең алма кебек кызы, бу тиле Ибәтулла белән ничек гомер кичерер инде?» – дип, артыннан иргә ишетелерлек итеп әйтеп кала башладылар. 

 Ибәтулла авылдашларына ачуланмады да, үпкәләмәде дә. «Менә шул тиле Ибәтулла кирпечтән салынган йортына быел кереп утыргач, ни әйтерсез?!» – дип, үз эченнән көлемсерәде генә. Сүзендә тора белгән иренә ышанган Нәгыймә кирәкмәгән гайбәт сүзләрен ишетмәскә тырышты. Ире, ни генә әйтсәләр дә, алар өчен тырыша бит! 

 Үзсүзле Ибәтулла 1899 елның яз башында авылдан тагын үзенә ярдәмгә өч кеше яллап, ташпулат салырга тотынды. Озынлыгы 9,5 метр, киңлеге 5,5 метр, дивар калынлыгы 70 сантиметрлы йортны бер ай ярым эчендә өеп бетереп, яңа өйгә Коръән укытканда, күңелендәге уйларын Бәлхис белән Нәгыймә абыйсы Сафиулла ирештерде: 
– Кияү, без дә синең бу йортны салып чыга алуыңа бик ышанып бетмәгән идек әле. Булдырдың, кияү! Бәлхиснекеләрчә булды бу эш! – дип икәүләшеп Ибәтулланың аркасыннан кактылар. Болын-Балыкчыда йорт астында подвал калдырып эшләнгән йорт булмаганга, авылдашлары да юк-бар сәбәп табып, Ибәтулланың йортын карарга килә башладылар. 2,5 метр биеклектәге подвалы булган бердәнбер йортка тирә-як байлары да ешлатты. Аларның да шундый ызба буе подвалы булган шәп йорт төзетәселәре килә иде. 

 Ибәтулланың күңел читендәге яшерен хыялы һаман бөреләнергә тора. Бу хакта ул хатынына да әйтмичә булдыра алмады. 40 яше тулган көне иде. 
– Нәгыймә, уңганым, бу матур яңа йортка бер малай алып кайтсак ничек булыр икән? Рәхмәтуллин фамилиясе күчәрлек бер терекөмеш кебек җитез малай! Әле кулда егәр барда мин аңа да үз һөнәремне өйрәтер идем. Эшләргә иренмәсә, тамагы ач булмас, торыр җирен үзе дә эшләп керә алыр. Йә, Нәгыймә, син ни диярсең? 

– Ни бит, сиңайтәм, үзем дә сиңа әйтергә йөри идем. Йөккә уздым бугай мин, бик тә тозлы кәбестә ашыйсым килә, менә үтереп ашыйсы килә. Сине борчыйсым килмәгәнгә генә әйтергә кыенсынып йөрим. Күз алдымда табагы белән гел тозлы кәбестә тора. Көнгә чыксам, гел шул кәбестәне уйлап, авыз суы агызып йөрим. 
– Йә ни әйтәсең инде бу хатынга?! Синең өчен мин ул кәбестәне җир тишегеннән дә табып кайта алам. Тә-ә-әк, бүген атна кич ләбаса! Пүчинкәдә һәр атна кич зур базар була. Акбүз атың булганда 21 чакрым ара безнең өчен чүп кенә! 

Ул да булмый, әтисенең муеныннан кочакларга дип кечкенә Галимә дә йөгереп килеп җитә: 
– Әттәм, миңа тәти буламы? 

Ибәтулла йомшак кара чәчләре җилдә җилфердәп торган өлгергән алма төсле алсу битле Галимәне күтәреп иңбашына утырта да ишегалды тирәли берничә кат әйләнеп чыга. Үзе ара-тирә Акбүз ат кебек кешнәп тә куя. Галимә әтисенең иңбашында сикерә-сикерә: 
– Әттәм ат булган! Тәти ат! Чаба. «На-на!» дип тәтелдәп, үзе чырык-чырык көлеп бара. Төрле авылларның байлары белән сөйләшкәндә кайчак чыраена бер елмаю төсмере кертмәгән ирне Нәгыймәсе аптырап күзәтә. Үзе шундый ире булу белән горурланып, күкрәк астында типкән сабыен сыйпап куя. «Әй, Ибәтулламны сөендереп, бер малай алып кайтсам икән?!» – дип хыялланып куя. 

Ибәтулла ишегалдын берничә кат кешнәп-пошкырып әйләнгәч, Галимәне әнисе янына төшерә дә: 
– Әнисенә тозлы кәбестә, Галимәгә ни кирәк икән? – дип рәхәтләнеп елмая. 
– Әттәм, миңа ат алып кайт, җәме! 
Ир аптырап кызына карый. 
– Тәти ат, кечкенә генә матур ат, менә монда куя торган, дип, – Галимә күлмәк кесәсен күрсәтә. 

И сабый, уенчык ат сорый икән бит, шуны да аңламыйча тора әтисе дә инде! 

Ана белән кыз капка төбенә үк чыгып Ибәтулланы кул болгап озатып калдылар. 
Каш урманына җитәрәк Ибәтулла хатирәләргә бирелеп алды. Шушы Каш урманыннан Гайникамалга бер бәйләм җиләк җыеп чыкканы, җырлап кайткан чаклары бермәл хәтер төпкеленнән давылланып күтәрелделәр дә Зөя өстендәге кояш белән качышлы уйнаган дулкыннарга сыенып, агып та киттеләр. Наратлардан алда бер зур ак каен. Аның янындагы кечерәк ике каен бер мәл Ибәтуллага Гайникамалы белән кызлары Гөлҗиһан һәм Нурҗиһан кебек күренде. Хәтта Гайнүшенең тавышы да ишетелгән төсле тоелды: 
– Ибәтуллаааааа, нихәл! Кая юл тоттың? Безнең якларгамы? Нәгыймәне яратасыңмы соңңңңң? 

Ибәтулла каеннарга карап җавап бирми булдыра алмады: 
– Гайнүшем! Син миңа рәнҗеп ятма инде... Нәгыймә бик тырыш, уңган хатын. Йортны синең кебек бик чиста тота... Тәмле пешерә дә. Әле менә аңа тозлы кәбестә алырга базарга барам. 
Ак алъяпкыч япкан Гайникамалны хәтерләткән зур каенның яфраклары лепердәшеп эндәшкән төсле тоелды иргә: 
– Исән-имин йөр, Ибәтуллаааааа! Безне онытмааааа! 

 Ибәтулла шул чакта күзләренең дымлануын сизеп, кул аркасы белән сөртеп алды да Акбүз атны куәтлерәк юыртып китеп барды. 

 Ибәтулла Пүчинкә базарына килеп җиткәндә, халык гөж килә иде әле. Монда Ишеево урыслары да, татар Пүчинкәсе татарлары да үз товарын мактап сату итәләр. 
– Ибатулла! Иди к нам, зачем приехал? – дип, үз исеме белән эндәшкән якка караса, әле кайчан гына бергәләп Ишееводагы Могҗизалар тудыручы Николай Чиркәвен (1795 елда төзелгән) карап йөргән Иван дәдәйне күреп алды. Иван дәдәйгә узган ел ике мич чыгарып биргәндә дуслашкан иделәр. Күңеле белән бай, аягында нык басып тора торган урыс крестьяны. 

– Здраствуй, Иван дәдәй! Жена ждет ребенка… Хочет соленую капусту. 
– Ибатулла, оказывается ты нас хвалишь! Как раз сегодня есть хорошая капуста! Сашук, иди-ка к нам, принеси капусту для друга. 
 Ибәтулла чуены белән тозлаган кәбестә алып, абыйлы-энеле дуслары белән кул биреп саубуллашты да, төзелеш вакытында кияргә бер кием галош, күн алъяпкыч, Галимәсенә балчыктан катырган сызгыра торган уенчык ат сатып алып, кайтыр юлга кузгалды. 

 1901 ел Ибәтулланың малай турындагы хыялларын акламады. Ир малай кебек каты тавышлы кыз туды. Галия! Биш яшендәге Галимә апасы да бу елак кызга яратып карамады. Сабый ник яратмавын үзе дә аңламады: әллә әтисен көнләде, әллә әнисенең гел шул елак кызны күтәреп йөрүен өнәмәде. Әтисе өйдә юк чакларда, әнисе бәләкәй Галимәне бишек янында утыртып калдырып, тышта эшләгәндә дә, кызчык бер генә тапкыр да бәбинең кулын тотмады. Нәгыймә генә үзен тагын кыз табуда гаепле санап, эчтән янды. 

 Ибәтулла ачыктан-ачык хатынына сыңар авыр сүз әйтмәде, бу баланы да Аллаһ Тәгалә биргән бүләк итеп кабул итте. Бирер, Алла теләсә, ир баласын да бирер! 

 Галия тәпи йөри башлаганчы, ир ерак араларга китеп эшләмәде, үз йорт тирәсен тәртипкә китерде. Терлек-туар тотар өчен сараен эшләде. Яңа йортка тактадан чолан эшләтте. Җигүле ат белән кереп йөрерлек итеп олы капка ясатты. Капка баганаларын кирпечтән өяргә уйласа да, уеннан кире кайтты. Торсын әле булган кирпечләре, бәлки кечкенә генә булса да келәт салып куяр. 

 Яңа кырыгын тутырса да, ир бәләкәй генә сакал җибәреп, авыл мәчетенә җомга намазларына да баргалый башлады. Аның бу гамәлен аеруча Бәлхис ошатты. 
 – Кызым, иреңә сыңар сүз дә әйтмә, мәчеттә яхшы сүз генә тыңлап кайтыр. Җомга көнне син аның үзе өчен калдыр. Ул да күңеле белән ял итәргә тиеш бит. Гел эш тә эш. Кулыннан кирпече төшкәне юк. Йортын ясап керде. Кызларыгыз үсеп килә, тамагың тук, өстең бөтен. Мондый ирне көндез чыра яндырып эзләсәң дә таба алмыйсың, – дип үгет-нәсыйхәтен бирде. 

Галия тотынып тәпи йөри башлагач, Ибәтулла хатыны белән киңәште дә җыенып, Тәтешкә чыгып китте. 
– Көн дә кайтып йөри алмам. Ике атнадан соң әйләнермен, яме, уңганым.

Тәтештә зур эшләр көтеп тора мине. Ике йорт, берничә лавка өясе бар. Тәтешнең үз ташчысы Прокофий белән узган Шунгаты базарында сөйләшеп, бергә эшләргә килештек, тизрәк тә булыр, кул алмашка берничә кеше алырга уйлыйбыз. 
– Ибәтулла, сиңайтәм, кирпеч каян ташыйсыз, үзегез яндырасызмы? 
– Нишләп үзебез яндырыйк, Зеленовкадан Балмасовлар китертә. Аларның үз кирпеч заводлары бар. Шәп сугалар кирпечне. Карап торганым бар. Минекеләр дә шәп шәбен, әмма заводта меңләгән кирпеч бит, теләсәң кайсын кулыңа ал да патша сарае төзе. 
– Әй, сөйләп тә күрсәтәсең инде, патша сараен төзүчеләр башка төсле буладыр ул, сиңайтәм? 
– Ник без дә патша сараен төзер идек кирәксә! Әле менә сезне генә калдырып китүе читен. Ярар. Тәтеш бик ерак ара түгел. Бик сагынсам, Балмасовлар белән килешермен әле. Кайтып килергә, дим. 

– Ул баллы кеше кем тагын, Ибәтулла? 
– Баллы түгел, уңганым, Балмасов! Шул кирпеч заводы хуҗалары алар. Лавкалар өчен кирпечне алар бирәчәк. Йә, хәерле сәфәр телә миңа. 
 Нәгыймә Галияне җитәкләгән килеш, иренең кулына яңа пешкән икмәк салган төенчеген тоттырды. 
– Исән-сау эшләп кайт, сиңайтәм. Без әйбәт кенә торырбыз әле, ярдәм кирәк булса, әнкәй белән сөйләшермен, туганнарым да ерак түгел. 

Нәгыймә дә, терекөмеш Галимә дә ике көннән соң ук Ибәтулланы юксындылар. Галия генә әле кемнең озак юк булып торуын аңлар дәрәҗәдә түгел иде. Эче пошкан чакларда Нәгыймә Галиясен күмәгә утыртып, Галимәне җитәкләп, әниләреннән әйләнә торган булып китте. Туган йортында рәхәт иде хатынга, әмма берәр сәгать утырганда да, Ибәтулла белән үзләре салган өйне сагынып кайта торган булды. Иренең күңел җылысы кергән шул ул өйгә. Һәр кирпеченә маңгай тире тамган. 

 Ибәтулла Тәтештә озак тоткарланды. Сигез төзелеш сигез көндә генә салынмый шул, бик аңлый хатын. Ире атнага бер мәртәбә кайтып киткәндә, йортта үзе генә башкара алмаган эшләрен карап кала. Бер кайтуында Ибәтулла Зөядә бөтенләй булмый торган өч зур балык алып кайтты. Нәгыймә бу балыкларны нишләтим икән дип аптырап торганда, ире балыкларны чистартып, казанга шулпага салды. 

– Туганнарны чакырып, Идел балыгыннан уха белән сыйлыйк, Нәгыймә, – дип, хатынны аптырашка калдырды. Әллә уха исен сизеп, әллә киявенең кайту-кайтмавын белергә теләп Бәлхис тә килеп керде. Кияү белән әбисенең серләре бик килешә шул. Нәгыймә бөтенләй ишетмәгән, күрмәгән, белмәгән кешеләр, хәлләр турында сөйләшәләр алар. 

Ибәтулла бу юлы да әбисенә ниндидер Тәтеш купецлары, товарның иң арзан була торган чагы – Казан ярминкәсе турында дәртләнеп сөйләде. Тәтешнекеләр генә түгел, тирә-як авылларының гади крәстияннәре дә күп килә икән Казан ярминкәсенә. Һәркем нидер сатып калырга, алырга тырыша икән анда. 
– Бу атнада ике лавканы өеп бетерә яздык. Балыкчылар өчен. Балык Тәтештә иң арзан товар инде, Бәлхис әби. 
Аннары ир казандагы балыкларның пешү-пешмәвен тикшерде дә зур-зур берничә балык кисәген табакка алып, шулпасын өстәп, башлап әбисенә сузды. 
– Гел үзең генә пешергән азыкны ашап арыгансыңдыр, йәле, киявең пешергәнне ашап кара, әби, – дип, Ибәтулла кеткелдәп куйды. 

Ни гомер Зөя буенда яшәп, бер мәртәбә дә уха пешермәгән хатын уханың шактый тәмле икәнен чамалап, Ибәтулланы мактап алды: 
– Уңды Нәгыймәм ирдән, уңды! Мәңге ачка үтермәс бу кияү! Карале, балык шулпасы бигрәк тәмле була икән бит, кызым! – дип, Нәгыймәгә эндәште. Хәл белергә дип килгән Зәйнәп апасы да Ибәтулла ашын мактап туймады. 
Әтисен сагынып көтеп алган Галимә Ибәтулланың итәгеннән дә төшмәде. Кылчыкларыннан арчып биргән балыкны сабый да теле белән иреннәрен ялый-ялый ашады. Өйгә чын бәйрәм төсе керде. 

Ирнең бик күңеле булды. 
– Болай мактагач, киләсе атнага да балык алып кайтып, сезне сыйларга туры килер, – дигән нәтиҗә чыгарды. 
 Киләсе атнада оста бик тырышса да, өенә кайта алмады. Сандр дәдәй дә үзенең лавкасын тизрәк эшләтеп бетерү ягында иде. Көзге яңгырлар башланганчы, лавканы өйдереп, башын ябып, эчтәге эшләрен дә бетерәсе бар. Ибәтулла бер башлаган эшнең ахырына җитми торып, вакытын юлга бүлмәскә булды. Нәгыймәсе ничек тә аңлар, акыллы хатын. 

Тәтешкә эшкә килүгә, Прокофий аңа торыр өчен йорт белешеп куйган иде. 
Идел елгасы ярындагы кечкенә генә агач өйдә тол татар хатыны Сафура яши икән. Ире баржага бүрәнәләр төягәндә, агач астында калып вафат булган. Ире үлгәннән соң, хатын Тәтеш байларына кер юып тамак туйдыра башлаган. Өе ике кечкенә бүлмәдән тора. Сафура йортка вакытлыча эшкә килүчеләрне зур ягына керткәли, үзе кече яктагы агач караватта йоклый икән. Ибәтулла бу йортта күпме торачагын белмәгәнгә, кул ялына дип Сафурага 5 сум акча тоттырды. Сафураның моңа бик күңеле булганы йөзенә чыкты: 
– Рәхмәт яусын, Ибәтулла абый. Бүген үк 1 сумына он, ярма, тоз, шикәр, суган алып кайтам. Караватка кайтып йоклаган өчен миңа берәүнең дә болай түләгәне булмады. Нинди генә яхшылыклар эшлим икән сезгә? Керләрегезне юармын яме, – дип өтәләнде яшь хатын. 
Ибәтулла анысына ризалашты. Ике атна тоташ эшләргә туры килсә, күлмәкләрен сыгып куймыйча ярамас. 
Ир, килешкәнлеген белдереп, баш какты. 

Шулай итеп Ибәтулла оста иртәдән кичкә кадәр Тәтеш купецларына лавкалар төзелешендә. Сирәк кенә кичен кайткач, Сафураның әле суынырга өлгермәгән кечкенә җиз самоварыннан чәй эчеп куя да йокларга ята. Кайсы көнне, иртәрәк кайтканда, ташчы бу кечкенә йортка ир-ат кулы тимәгән урыннарын тазарткалап куя. Җәй көне аш-су әзерләр, су җылытыр өчен кечкенә казанлык мич тә чыгарып бирде. Сафура ул көнне ир тирәсендә очып кына йөрде, әле күлмәк-чалбарларын юып, вәләкләп (үтүкләп) киптерде, әле казан төбендә генә булса да, базардан килограммын 12 тиенгә алган карабодай ярмасы боткасын пешерде. 
 Ибәтулла Сафураның бит алмалары елмайганда, матур мәхәббәт чокырлары чыгаручы йөзенә, кызу атлап йөргәндә, иңбашларыннан биленә кадәр уйнаклап баручы кара толымнарына, җәйге болын төсле яшел күзләренә карап, бу яшь хатынны кызганып та куйды. «Җиләк кебек чагы бит» дип, Сафурага ниндидер яхшылык та эшлисе килде. Сафура ирнең бу мөнәсәбәтен сизде, шул җылы мөнәсәбәтне озаккарак сузасы, башын шушы нык беләкле, кайнар йөрәкле ирнең күкрәгенә куеп торасы килә...

Кояшның эше эшләгән, офыкта алсу нурларын чәчеп бер балкып алды да, йокларга качты. Ибәтулла кояштан калышмаска тырышып: 
– Сафура, син дә арыгансыңдыр, миңа да иртән үк Сандр дәдәйләргә торып китәсе, – дип, махоркасын соңгы тапкыр суырды да өйгә кереп китте. 
Йокы үзенекен итте, ир көннәр буе авыр хезмәт ваткан гәүдәсен юка юрган кочагына атты. 

Айлы төн ирне чак кына хыянәткә этәрмәде. Ай өй түбәсе өстенә үк менеп беткәч, Ибәтулла алай пошырынды, болай пошырынды, соңгы вакытта сыңар тапкыр да кереп аптыратмаган төш ирнең башын катырды. Имеш, Нәгыймәсе Ибәтулланы сагынып килгән. Гомер булмаганны, изүе яртылаш ачык юка сатин эчке күлмәк кенә кигән. Башы да яланбаш. Ибәтулла хатынының болай йөргәнен күргәне булмаганга аптырады. 
– Нәгыймә, уңганым, нишләп болай гына киенеп килдең? Салкын бит, өшерсең! 

Хатыны чытлыкланып: 
– Туңсам, син бар бит, җылытырсың, – дип, ирнең кочагына керә бара...

Ибәтулла Нәгыймәнең тузгыган чәчләренә иреннәре белән кагылды. Нишләп соң хатынының чәчләреннән Гөлҗиһан сабыны исе килми? Ниндидер ачы әйрән исе килгән чәчләрдән Ибәтулла аптырап калды. «Нәгыймә, бу син түгел бит, түгел!» – дип, ир күзләрен ачты. Ләкин өнендәге манзара төшендәгедән дә сәеррәк иде. Ир караватында ачык күлмәк изүеннән күренеп торган тыгыз күкрәкләрен үзенең беләгенә үк терәп, чәчләрен Ибәтулла күкрәгенә таратып туздырган, битен ирнең яңагына ук куйган Сафураны күреп сүзсез калды. 

– Сафура, – дип кычкырып җибәргәнен үзе дә сизми калды. – Нишлисең син монда? Нишләп үз ягыңда түгел? 
– Ибәтулла абый, Алла хакы өчен кума мине! Мин ел артык ирсез яшәдем. Мин... мин... – хатын сулкылдап елап җибәрде. – Мин зиначы түгел, начар уйлама, Ибәтулла абый. 

– Соң бит, Сафура, мин семьялы кеше, хатыным, кызларым бар. 
– Беләм, беләм. Миңа бит синнән берни кирәкми, Ибәтулла абый. 

Ир хатынның кулларын үзенең баш өстеннән алып, караватыннан торып ук утырды. 
– Сафура, син әле яшь. Үз бәхетеңне табарсың. Болай чит ирләргә сарылып тәнеңне пычратма. Мине дә гөнаһлы итмә. 
– Ибәтулла абый, минем дә синең шикелле таза бәдәнле малай үстерәсем килә, бары шул гына... Мин сине артыңнан эзләп бармам. Шушы бәхетле төнем белән гомер буе яшәрмен. 

Сафура, кулындагы кәнфитен ычкындырасы килмәгән сабый кебек, кабат ирнең муенын кочаклап алды. 
– Телисеңме, Ибәтулла абый, мин бары тик синеке генә булам. Башка бер иргә дә карамыйм, телисеңме? Бер генә төн синең яныңда йокларга рөхсәт ит! Бер төн генә, Ибәтулла абый! 
(Дәвамы: http://www.syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech-12)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар