Улым

Улым
Эчем тулы ут бит минем,Эчем тулы яра.
Тән ярасы - ярамыни?
Җан ярасы - яна!
Төнге кара сискәнүләр
Йөрәгемне яра.
Бар шәмдәлләр сүнеп беткән
Өмет утым яна...
Шул утымның яктылары
Төшсен улкаема.
Мин сискәнеп карап үтәм
Һәрбер ак каенга.
Куркып китәм аклыгыннан,
Куркам синнән, аклык.
Улым туды...
Аһ улкаем,
Кайгыммы син...
шатлык?
Эчем яна,
Җаным яна,
Яна бөтен дөнья.
Яшәү уты сал, Ходаем,
Улым, улкаема...
1996 ел, 5 декабрь.
Өмет
Ике-икең биш булганны көтәм -Төш булганын көтәм өнемнең.
Шәфәкъләрдән өмет нуры эзләп,
Көн булганын көтәм төнемнең.
Салкын карлар гөрләвекләр булып,
Агып китәр төсле шау килеп.
Кайгыларны безнең,
Әрнүләрне
Алып китәр төсле дау килеп.
Хыялларның чын булганын көтәм,
Таң булганын көтәм кичләрнең.
Ике икең биш булганны көтәм.
Ә дүрт кенә булса... нишләрмен?!
1996 ел, 18 гыйнвар.
* * *
Урамнарда йөрдем авыр сулапБаласын җуйган болан эзеннән...
(Халык җыры)
Күз яше күк язгы сулар төшәр
Болан белән минем эземә.
Качып китмә,
Китмә ешлыкларга!
Мин кычкырам шулай үземә.
Мин үземнән үзем качып барам.
Һәм туктата алмыйм үземне.
Боланкаем,
Кайтмас колынкаең
Өзелсә дә җаның, түз инде.
Һәр яз саен эзгә сулар төшәр,
Мөлдерәмә торыр күзләрең.
Түзмәгәннең тамар ачы яше,
Бәгырьләре өзелер түзгәннең.
Түзә-түзә эзләреңнән атлыйм,
Колыннарын җуйган болан без.
Уймак-уймак тояк уемына
Язгы сулар булып тулганбыз.
1997 ел.
* * *
Ап-ак ташың.Ап-ак кабер ташың.
Яшәлмичә калган гомеркәең.
Ак ташыңа авыр башым куям,
Аһ, улкаем минем, бәгырькәем!
Ап-ак юллар,
Ап-ак юллар чәчтә —
Син үтмичә калган юллар сыман.
Мин еламыйм инде,
Минем өчен.
Һәр көз ак каеннар елар сыман.
Ап-ак өмет,
Ап-ак өмет идең.
Өметләрнең булмый каралары.
Кара упкын булып убыла тик
Төзәлмәслек йөрәк яралары.
Ап-ак ташың.
Ап-ак кабер ташың.
Яшәлмичә калган гомеркәең.
Минем җанымның да бер өлеше
Синең белән китте, бәгырькәем.
1997 ел, май.
* * *
Бүген синең туган көнең, улым.Кулларыма алып сөяр идем,
Бәхетле бул, балам, дияр идем,
Почык борыныңнан үбәр идем,
Идем, идем, идем...
Юк шул син.
Аһ, улкаем,
Оҗмах кошым минем,
Очрашырбыз башка киңлекләрдә.
Оҗмах ишекләре ачык, диләр,
Җирдә янган минем кебекләргә.
Тәмуг утларының ялкыннары К
апкан инде йөрәгемә минем,
Күрешербез башка киңлекләрдә...
Бәхил, улым!
Бүген туган көнең...
1997 ел, 25 ноябрь.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
Соңгы комментарийлар
-
16 гыйнвар 2021 - 17:49Без имениЭнвэр бик вакытлы гаилэ корган. Кулдан кулга йоргэн хатын-кыз ана тин була алмас иде дип уйлыйм.Тиң ярым һәрвакыт янымда булган
-
17 гыйнвар 2021 - 17:20Без имениСабыр тобе сары алтынРәфинә Ганиуллина: “Без бала чакта бөтен нәрсә “тәмле” һәм тансык иде”
-
18 гыйнвар 2021 - 19:50Без имениСезнең хикәяләр , шигыйрьләрегез күпләрнекеннән өстен , бүген яза торганнардан ! Яңа үрләргә менәргә насыйп булсын . Илһам чишмәседәй челтерәп аксын иҗатыгызАлсу күзлек
-
18 гыйнвар 2021 - 21:54Без имениЖинел укыла, табигатнен матурлыгын Бик оста тасфирлагансыз, унышлар телимен!!!Ник ашыктың?
-
20 гыйнвар 2021 - 15:10Без имениГаеп итмэгез яратмаган ул сезне , яраткан яры булса гафу итэ ул, чын хэл булсада.Хатыгызны укыгач уз хэллэрем исеиэ тошеп ярсуландым, минем ирем улгэндэ эйтте мин сине яратмыйча яшэдем дип ,эле ничек аны искэ алырга яхшы иде диеп,нибар яхшы лыкларын оныттыды.Яратса кеошедэндэ суз тидертми, узе дэ эйтми.Нишлэргэне узегез хэл итегез гонахка баьмагыз, кын,гыр эш бик тиз беленэ ул.Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.