Логотип
Күңелеңә җыйма

Урланган бәхет 5

Әти-әнисе Сафияне киләчәктә табиб булыр дип хыялландылар. Югары уку йортын тәмамлап, кулга диплом алгач, газиз балалары өчен махсус шәхси медицина үзәге ачып бирү дә планнарында бар иде.

(Дәвамы. Башы: https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/urlangan-baxet

                            http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/urlangan-baxet-2

                            http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/urlangan-baxet-3

                           http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/urlangan-baxet-4 )

Моның өчен Ранель Юсуповичның материаль базасы да, хакимият органнарында саллы танышлары да җитәрлек. Шәhәр үзәгендә ике катлы офис бинасы уңышлы гына эшләп килә, гаилә бюджетына арендаторлардан ай саен миллионнан артык акча кереп бара. Бердәнбер кызларының киләчәген күздә тотып  махсус төзетте бу бинаны Ранель әфәнде. Киләчәктә кызлары исемен йөрткән  бик дәрәҗәле медицина үзәгенә әверелер дип хыялланды. Ләкин бөтен нәрсә дә ата-ана теләгеннән генә тормый шул... Сафия табиб hөнәре турында уйлап карарга да теләмәде. Кан күргәч тә укшый торган кыз нинди табиб булсын инде. Теш дәвалаганда да зур скандал куптара иде Сафия. Шәhәрнең иң дәрәҗәле табиблары иркә кыз каршында хезмәтчеләргә әйләнәләр иде. Хезмәтләренә яхшы итеп түләгәч, фән кандидатлары, профессорлар бай гаилә каршында башларын ия иделәр.

Сафия 11 нче сыйныфта укыган чагында ук, нинди вузга барачагын белә иде. Ул, әлбәттә, сөйгән яры белән бер югары уку йортында укыячак, аның кебек юрист булачак! Кыз егетне үзе яныннан еракка җибәрергә теләми. Илдарны үзенеке итәр өчен дөньяны астын-өскә китерергә әзер ул! Сафия ничек итсә дә итәчәк, Илдарны үзенә өйләндерәчәк! Егет турында уйлаганда кызның йөрәге чабыш аты шикелле тибә, күз алмалары зурая. «Син бары минеке генә булачаксың!» – дип кабатлап йөри Сафия...

Мажор балалар укыган шәхси мәктәптә чыгарылыш кичәсе бик матур, күңелләргә кереп калырлык булып узды. Бәйрәмне алып барырга Мәскәүдән махсус шоумен чакырдылар, хәтта данлыклы эстрада йолдызы килде. Кич белән ата-аналар, укытучылар, укучылар пароход белән елга буйлап кичке круизга чыктылар. Затлы ризыклардан өстәлләр сыгылды, фотографлар, операторлар бәйрәмнең hәр мизгелен экранга төшерә бардылар. Таң атканда салют аттырдылар.

Сафия көткән мизгелләр килеп җитте: кызның документларын шәhәрнең юридик институтына илтеп тапшырдылар. Ранель Юсуповичның кадерле кызына бу уку йортына керү кыен булмады. Мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган Сафия бердәм имтиханнарда югары баллар җыйды. Институт ректоры Геннадий Иванович Ранель Юсуповичның бик яхшы танышы. Ул Сафияне атасы белән бергә эш кабинетына чакырды, кунакларны кайнар кофе белән сыйлады, Сафиягә укуында уңышлар теләде, истәлеккә үзе язган китапны бүләк итте.

Менә Илдар белән Сафия бер уку йорты студентлары: бер бинада, бер кафедрада белем алалар. Бик еш кына коридорда, китапханәдә очрашалар. Сафия җае килгән саен егет янына йөгерә, кинога, кафега чакыра. Илдар, әлбәттә, кызның теләгенә каршы килми. Ул үзен Сафия каршында абыйларча тота. Аның өчен Ранель Юсуповичның кызы иркә, көйсез бер матур кыз булып кала. Илдарның яраткан кызы барлыгын Сафия башына да китереп карамый иде әле...

Туган көн мәҗлесеннән соң Илдар Ләйлә белән еш очрашалар. Алар җитәкләшеп паркта йөриләр, кафега кереп утыралар, кинога баралар. Илдар Ләйлә белән булган мөнәсәбәтен яшерә, чөнки әти-әнисе Ләйләне кабул итмәячәкләрен белә. 

Сафиянең кирелеге кайчакта Илдарның ачуын да чыгара. Ялкынлы күз карашы, томырылып караулары егетне каушата, хәтта куркыта да. Ике йөрәк арасында хисләр ташкыны уртак булмаса, бәхетле мәхәббәт турында сүз дә булуы мөмкин түгел. Илдарның битарафлыгы Сафиянең хисләрен сүрелдерми, балачактан «юк» дигәнне ишетмәгән кыз чигенергә уйламый. Ул төрле сәбәпләр табып хисләрен белдерергә ашкына: чит илләрдән төрле сувенирлар алып кайта, бәйрәмнәрдә бүләк бирә. 

 Сафиянең Илдарга гашыйк икәнен кызның әнисе Луиза ханым да бик яхшы белә. Ул кызының сайлавы белән тулысынча килешә. Илдар бар яктан да аларга туры килә: акыллы, чибәр, бай гаиләдән, белемле, перспективалы. Луиза ханым иренә дә Илдарны гел мактап тора. Ранель Юсупович эшендә бик җитди булса да, гаиләдә бик басынкы, хатыны сүзеннән чыкмый торган ир. Урыслар андыйлар турында «подкаблучник», диләр. Гаиләгә кагылышлы мәсьәләләрдә Луиза ханымның сүзе беренче урында тора. Кунак каршылау, йортка җиhаз сатып алу, ризык мәсьәләләрендә Луиза ханым хәл итүче. Бәлки, шуңа да ире белән аларның тулы гармония. Сафия әти-әнисенең тавышланышканнарын беркайчан да ишетмәде. Рәхәт,  тыныч тормышта үсте ул. 

Луиза ханым иренә Сафиянең Илдарга карата хисләре барлыгын, яшьләрне кавыштырырга кирәклеген аңлаткач, Ранель Юсупович хатынының hәр сүзе белән килешеп, баш кагып торды. Сафияне Илдарга кияүгә бирү турында үзе дә күптәннән хыяллана иде ул. Кызлары бик чибәр, акыллы, зур капитал варисы. Әгәр дә Сафия Илдарга кияүгә чыкса, бизнесларын берләштереп, яңа мөмкинлекләр тудырырлар. Оныклар туса, дөнья түгәрәкләнер. Ранель Юсупович малай турында бик хыялланды. Ләкин хатыны гына башка бала табарга теләмәде, фигурасы бозылудан курыкты. Яше 50 гә җиткәндә Луиза ханымның психикасы нык үзгәрде: еш кына депрессиягә бирелә, картаерга курка. Атнасына ике-өч тапкыр психологка мөрәҗәгать итә. Битенә ботокс кадата, косметологтан кайтып керми. Луиза ханым, «яшәрәм» дип, үзенә  охшамый башлады: иреннәрен кабартты, тешләренә винирлар куйдыртты, кашларын ясатып, керфекләрен үстереп йөри. Әле Ранель Юсуповичны да спортзалга куа, «корсагың үсте, чәчләрең пеләшләнде», – ди. Их, бәхетнең асылы байлыкта да, матурлыкта түгел шул. Шау килеп балалар чапкан өйдә бәхетле бабай булып утырсаң, башка бернәрсә дә кирәкмәс иде аңа. 

(Дәвамы бар.)

Изображение от Freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар