Сафия иренең аны яратмаганын белеп яши. Урыслар мәхәббәт булмыйча, мәнфәгатьләрне күздә тотып туган гаиләләрне «брак по расчету» дип атап йөртәләр, ләкин бу гыйбарә Сафия белән Илдар мөнәсәбәтләренә бик туры килеп бетмәс иде...
Сафия иренең аны яратмаганын белеп яши. Урыслар мәхәббәт булмыйча, мәнфәгатьләрне күздә тотып туган гаиләләрне «брак по расчету» дип атап йөртәләр, ләкин бу гыйбарә Сафия белән Илдар мөнәсәбәтләренә бик туры килеп бетмәс иде. Чуалган, буталган, ятьмәгә уралган никах ята алар арасында. Бәлки, ире Сафияне ташлап та китәр иде, кечкенә балалары үсеп килә. Уллары Айратка августта 5 яшь тулачак. Айрат – Илдарның копиясе: әтисе кебек кара бөдрә чәчле, зур кара күзле, елмайганда ике як биттә чокыр хасил була. Охшаса да охшар икән бер-берләренә адәм балалары. Юкка гына дөньяга килгән сабыйны фәрештәгә тиңләмәгәннәр. Ана кеше дәвамын тудыргач, тормыш 180 градуска үзгәрә, яшь вакыттагы ваемсызлык болытлар шикелле таралып юкка чыга, балаң өчен яши башлыйсың, йөрәгең дә дөньяга туган сабый өчен тибә башлый. Айрат Сафиягә иреннән ала алмаган мәхәббәтне алмаштырды, хатын Илдарга бирә алмаган назын, игътибарын бәләкәй улына бирә. Бәлки, шуңа да Айрат капризрак булып үсә, «юк» дигән сүзне ишетмидер. Йорттагы иң зур, кояшка карый торгын иркен бүлмә дә Айратныкы, проектын шәhәрнең танылган дизайнерлары эшләп бирде, җиhазларны да Италиядән махсус заказ белән кайтардылар. Уенчыкларның ниндие генә юк: пульт аша идарә ителә торган вертолет-самолетлар, рельсларда «ду-ду» дигән тавыш чыгарып хәрәкәт итүче паровоз-поездлар, машина, танклар... Күп баланың төшләренә дә керми бит мондый уенчыклар! Бай гаиләдә бүләкләр дә затлы: балага бер яшь тулган көнне бабасы Рабит Хатипович оныгы исеменә Мәскәү үзәгеннән ерак түгел яңа төзелгән бизнес-класслы йорттан фатир алып куйды!
Онык дигәндә кодалар арасында ярыш бара. Бүләкне дә бер-берсен уздырып алырга тырышалар. Бизнеслары уртак булса да, бабайлар арасында уртак оныклары өчен җитди конкуренция. Рабит Хатипович Мәскәүдән фатир алып оныгына яздыргач, Сафиянең атасы көнләшүдән бер атна йоклый алмаган. Икенче елны ул, кодасының борынына чиертергә теләп, Төркиянең Анталиясендә пентхаус сатып алып Айратка яздырып куйды.
Сафия бик бай гаиләгә килен булып төште. Гомумән, яшьләрнең бергә буласын Илдарның атасы улыннан башка гына хәл итеп куйды. Кызның атасы Ранель Юсупович – Рабит Хатиповичның компаньоны; җитмәсә, яшь вакытларда бер институтны тәмамлаганнар, студент вакытта тулай торакта бер бүлмәдә яшәгәннәр. Мәҗлесләрдә кодалар бераз коньяк эчеп алсалар, каннары куерып китә: бәхәсләшә башлыйлар, кызып-кызып яшь вакытларын искә төшерәләр. Заманында алар икесе дә группаларының иң чибәр кызы, комсорг Галяга гашыйк булып йөргәннәр. Барлык егетләрнең һушын алырлык гүзәл булган кыз: озын аяклы, талдан нечкә билле, зәңгәр күзле, сары бөдрә чәчле, йомры күкрәкле. Чибәркәй ике егетнең дә башын әйләндергән: бер көнне берсе белән кинога барса, башка вакытта икенчесе белән паркта йөрергә чыга торган булган. Галя аркасында егетләр арасында бәхәсләр чыккан. Бервакыт тулай торак коридорының караңгы почмагында ике дус егет Галяны бүлгән. Сүз артыннан сүз китеп, кызу канлы Ранель дускае Рабитның күз астына авыр йодрыгы белән китереп суккан. Моңа каршы Рабит та буш калмаган: бар көченә кизәнеп дустының борынына менеп төшкән, авыл егетенең кулы бик каты булгандыр, мескен борын сынган да, шаулап кан киткән. Бу хәлне күзәтеп торган тулай торак кызлары чыр-чу килеп телефон аппараты янына йөгергәннәр. Ул вакытларда аппаратларга 2 тиен тимер акча салып сөйләшәсе иде бит...
Студентлар чакырган «Ашыгыч ярдәм» машинасы килеп җиткәндә «калай әтәчләрнең» кызуы сүрелгән була инде. Ике дус медицина хезмәткәрләренә ияреп сырхауханәгә китә. Хирурглар наркоз астында Ранельнең борынын ямыйлар.
Берсе – сынган борын, икенчесе күз астына ялтырап чыккан фингал белән институтка килеп кергәч, студентлар «шау» иткән. Егетләрнең тәртипсезлекләре деканатка да барып ирешкән, хәтта икесен дә юридик факультеттан куасы булганнар. Авылда хәлле тормыш алып баручы ата-аналар проблеманы хәл итмәсә, институттан «очып» чыгасы булган егетләр. Рабит Хатиповичның атасы симез сарык суеп проректорга килеп җиткән, икенчесенеке деканга ике тәпән яңа аерткан бал керткән.
Ике егетнең башын әйләндереп йөргән Галя шушы хәлләрдән соң калай әтәчләрне ташлап, башка егет белән йөри башлаган. «Авыл гыйбатларыннан гарык», – дигән ул аларга. Ул вакытта кызлар күн куртка кигән «Моторолла» маркалы телефоны булган «кәттә» егетләргә кызыгалар иде бит. Урамнар бүлешеп йөрүче, группировкалар атаманы булган Сашаны сайлаган Галина.
Егетләр чибәр кыздан коры калгач, бик көенсәләр дә, бераздан тынычланганнар. Югары курсларда инде икесе дә башка кызлар тапканнар. Их, шул вакытта акыллырак булган булса Галина! Авыл гыйбатлары институтны тәмамлап, акчалы эшләрдә эшләгәннәр, карьера баскычыннан күтәрелеп киткәннәр. Тора-бара үз оешмаларын ачып, дәрәҗәле җитәкчеләргә әверелгәннәр. Шәһәрнең элитасында тора алар хәзер.
Ә Галинаның тормышы барып чыкмаган, ире бер җирдә дә эшләми, аракы белән дус икән. Яшәүләре дә – иске микрорайонның авария хәлендәге йортларның берсендә.
Их, ул вакытта белгән булса Галина авыл мокытларының шәhәр элитасына әвереләчәкләрен. «Егыласымны белсәм, салам салып куяр идем», дип юкка гына әйтмиләр бит халыкта...
Ике кода бүген дә Сафияләргә төшке ашка кереп чыктылар. Токмачлы аш ашап, әрмән коньягы салып куйгач, күңелләре күтәрелеп китте. Йөзенче тапкыр беренче мәхәббәтләре Галяны искә төшерделәр. Ранель Юсупович гитара сорап алды да, диварларны яңгыратып җыр сузды:
«Их, Галя-Галина,
Нигә шундый чибәр син?
(Дәвамы: https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/urlangan-baxet-2.)
Изображение от Freepik
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк