Логотип
Күңелеңә җыйма

Уйнаштан туган 5

Авыл егетләре кызның күңелендә йөрткән образга туры килми: иртән торып бакчада эшлиләр, тузанга батып кырда кайнашалар, тирес түгәләр. Куллары да дегеткә батып, сөялләрдән генә тора...

(Дәвамы. Башы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/uinastan-tugan

                            http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/uinastan-tugan-2

                           http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/uinastan-tugan-3 

                          http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/uinastan-tugan-4 )

Әби сөйләгән тарих Регинаның күз алдына кино кадрлары шикелле килеп басты. Карчыкны сораулар биреп бүлдерергә базмады ул. Озак авырудан хәлсезләнеп, бөрешеп калган Гөлҗамал гомеренең санаулы минутларын яши: күзләрендә яшәү нуры сүнгән, ябыгып шыр сөяккә калган, сулышын көчкә ала... 

Кайчандыр Регинаның әбисе авылда иң уңган, иң усал апаларның берсе иде. Гомере буе колхозда сыер савучы булып эшләде, йорт тутырып терлек асрады, бакча тутырып бәрәңге, суган, башка яшелчәләр утыртты. Ире үлеп тол калгач, берьялгызы өч баланы тәрбияләп үстерүе җиңел булмагандыр. Гөлҗамалның күз карашыннан балалары, оныклары, хәтта кияүләре дә куркып торалар иде. Кайчандыр ашлык тутырган капчыкларны җилкәсенә салып ташыган карчык бүген үлем белән көрәшеп ята. Регинага да кырыс булды ул, бервакытта да ягымлы сүзләр белән эндәшмәде. Кыз йөрәге белән тоя: аның тууы әбисенә дә әнисенә дә, туганнарына да шатлык алып килмәгән, бу турыда сүз белән әйтмәсәләр дә, сөзеп карауларыннан үзенең гаиләдә көтеп алынмаган кирәксез бала булуын аңлый. 

Карчыкның тавышы да ишетелер-ишетелмәс чыга: бер-ике җөмлә әйтүгә, күзләрен түшәмгә төбәп озак кына дәшми тора. Бу вакытта кызның йөрәге тагын да катырак тибә башлый: әби сөйләп бетермәстән җан-тәслим кылса, кыз әтисе турында да, әнисенең яшьлек хатасы турында да берни белми калачак бит...

Әби сөйләгәннәрдән Регина әнисенең яшь вакытта ут кебек чая, күз алмаслык чибәр кыз булуы турында белде. Әтисенә охшап сары чәчле, зәңгәр күзле, сызылып киткән нечкә кашлы булып туган ул. Авылда кызларның күбесе кара чәчле, кара күзле. Ә Сания аларга охшамаган, әйтерсең ул бу авылдан түгел, каяндыр чит яктан күчеп килгән. Үсеп, балигъ булгач, чибәркәйгә сүз кушучылар, очрашырга теләк белдерүче егетләр саны да арткан. Тик кыз гына сайланган, гашыйк егетләрдән йөз чөергән. Сания бай, чибәр, бер күрүдә гашыйк итәрлек егет турында хыяллана. Авыл егетләре кызның күңелендә йөрткән образга туры килми: иртән торып бакчада эшлиләр, тузанга батып кырда кайнашалар, тирес түгәләр. Куллары да дегеткә батып, сөялләрдән генә тора... Гөлҗамал кызы белән егетләр хакында сөйләшеп карый. Авыл тәртибе бит шулай: 18 яшен тутырган кызлар тизрәк кияүгә чыгу ягын карыйлар, гаилә корып, бала үстерәләр. 20 яшен тутырган кызларны «карт кыз» диеп йөртә башлыйлар авылда. Саниягә дә 16 яшь тулып килә – гомер көттерми: сайланып йөрсәң, сазаган кыз булып утырып калуың да бар! Гөлҗамал кызы өчен бик борчыла, күңелдән генә авылдагы егетләрне барлый: менә күрше Самат бик акыллы, Түбән очта яшәүче Рабига малае Рәис тә төшеп калганнардан түгел... Тик Сания әнисе әйткәннәрне колагында да элми, үзен озата кайткан егетләрдән йөз чөереп, капканы артларыннан «шалт» итеп ябып, тизрәк өенә кереп китү ягын карый. Ул мәктәпне тәмамлагач Казанга китү турында хыяллана, авыл пычрагында батып яшисе килми аның... Чибәр кызның шәһәр урамнарында биек үкчәле туфлиләр киеп йөрисе, матур фатирда яшисе, ирен култыклап кино-театрларга барасы килә... Әмма кызын авылдан чыгарып җибәрәсе килми Гөлҗамалның, картлыгын уйлый. Ана кеше күреп тора: шәһәргә киткән кызлар авылга кунакка гына кайтып йөри, әниләребезгә булышабыз, дип, чиләнеп ятмый. Кечкенә сумкаларына 5 тиенлек кибет күмәче салып кайталар, итен, бәрәңгесен төяп китәләр... Гөлҗамал кызын кунакка кайтып йөрер өчен табып үстермәде, картаймыш көннәрендә үзенә терәк, ярдәмче булыр дигән өметтә тәрбияләде...

Саниянең классташ кызларының күбесе егетләр белән очраша. Армия сафларыннан сөйгәннәрен көтүчеләр дә бар: андыйлар авыл почтасыннан кайтып керми: зарыгып язган хатларына җавап көтә. Гөлҗамал да кызын яхшы егеткә кияүгә бирү турында хыяллана. Кияүдән уңса, тормыш алып барырга җиңелрәк булыр иде. Кияүләре тракторист булган гаиләләрдән көнләшә: андыйларның бакчалары вакытында сөрелә, җәй буе ихатага печән, силос кайтып тора. Ә Гөлҗамалга бар нәрсә өчен дә чабарга туры килә, тормыш йөген берүзе тартып бара. Иреннән уңмады ул: Сафа бер йомыкый кеше булып чыкты, фермада каравылчы булып эшләп, бернәрсә дә урлап алып кайта алмады. Ә башка каравылчыларның йортларында терлек саны артып тора. Авыл зур булса да, халык бар нәрсәдән хәбәрдар: кәкре куллылар колхоз малын үзләштерү җаен яхшы белә: бозавын да, сарыгын да үзләренә алып кайту җаен таба... 

Халыкта «Матур булып тума, бәхетле бул», «Чибәрлек туйда кирәк», дип әйтәләр... «Күп сайланган, сазлыкка очраган» дигән әйтем дә яши. Тәкәбберлек аркасында ярык тагарак янында утырып калганын белсә, Сания әнисен тыңлаган булыр иде, бәлки…

Җылы май ае, табигатьнең яшәргән мәле: алмагачлар, чияләр шау чәчәктә, дөнья бетереп кошлар сайрый. Авыл урамнарына яз исе таралган, яшьләр клубка агыла. Күрше кызларына ияреп, Сания дә күңел ачарга чыга. Яшьлекнең иң матур чагы – йөрәкнең ашкынып типкән мәле. Саниягә мәктәпне тәмамларга бер ел гына кала, аннары ул күптән хыялланган Казан каласына китәчәк, документларын экономистлар әзерли торган институтка илтеп тапшырачак. Мәктәптә тырышып укый ул, отличник булмаса да, ударниклар рәтендә бара. Ул көнне авылга Казаннан кунак егет кайтканын белсә, бәлки, Гөлҗамал кызын клубка җибәрмәс, капканы да бикләп тоткан булыр иде. Ләкин кешедән алда киләчәк йөри, диләр бит. 
Клубка килеп кергән бер төркем авыл егетләре арасында шомырттай кара күзле, бөдрә чәчле, елмайганда ияге чокырланып, энҗедәй ак тешләрен балкытучы Әнәс тә була. Казанга китеп электрик булып эшләүче Айрат исемле егеткә ияреп кайткан шәһәр егете ул. Авылны гомер күрмәгән шәһәр егетенең мунчада чабынып карыйсы, елгада балык тотасы, тракторда утырып йөрисе килгән. Шәһәр кызларының башын әйләндергән егетнең самими авыл кызларының күңелен яулаячагы сер түгел инде... Әнәсне күреп таң калган кызлар да чыш-пыш килә, танышырга хыялланалар. 

Әнәс авыл егетләреннән нык аерыла: бик модалы киенгән, матур прическалы. Егетләр-кызлар түгәрәккә басып биегәндә, Әнәс зал уртасында урнашкан бильярд өстәле янында басып тора, биегән кызларны күзәтә. Ул вакытларда шулай булган: дискотека тәмамлангач, гашыйк егет кызны өенә кадәр озата кайта. Бу кичне Сания артыннан Әнәс иярә.

(Дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/uinastan-tugan-6

Фото: Изображение от Racool_studio на Freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар