Логотип
Күңелеңә җыйма

Уйнаштан туган 4

Регина күп тапкырлар әнисеннән, әбисеннән чын әтисе турында белешергә талпынды, ләкин сорауларына төгәл җавап ишетә алмады.

(Дәвамы. Башы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/uinastan-tugan

                            http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/uinastan-tugan-2

                           http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/uinastan-tugan-3 )

Регина күп тапкырлар әнисеннән, әбисеннән чын әтисе турында белешергә талпынды, ләкин сорауларына төгәл җавап ишетә алмады. Өлкәннәр, әйтерсең, үзара сүз берләшеп куйганнар: бу теманы кузгатуга корт чаккандай сискәнеп куялар, юктан кызып китеп, сүзне икенчегә боралар иде. Регина үскән саен, кызыксынуы артты гына. Язмышлар аяныч, ялгышлар никадәр ачы булмасын, дөреслекне яшереп калдырып булмый. Регинаның әтисе турында белергә хакы бар, һәм ул аны беләчәк. Ата-ананың яшьлек хаталары өчен бала газапланырга тиеш түгел. Өлкәннәр кистереп «юк» дип әйткәч, кыз әтисе турында сорап интектермәсә дә, сабырлык белән көтте: килер вакыт, дөреслек өскә калкыр, әтисенең кем булуы ачыкланыр!

Менә бүген Регина үз күзләренә үзе ышанмады: фотодагы егет – аның әтисе, чын әтисе! Әнисе, бәлки, бу фотоларның дөньяда барлыгын да оныткандыр, шулай булмаса, күптәннән бу сурәтләрне вак кисәкләргә тураклап, ерткалап ташлар иде. Ярый әле фотолар үги атасы кулына эләкмәгән, эләксә – эш харап: Саниягә дә, үги кызына да көн бетәр иде. Болай да бәйләнергә сәбәп эзләп тора... Ә фото, чыннан да, компромат тудырырлык: әнисе егет кочагына кереп беткән, йөзендә шатлык, күзләрендә очкыннар бии. Саниянең егеткә үлеп гашыйк икәне бер карауда күренә. Яшьләр заманына күрә мода буенча киенгәннәр: Сания – кара тукымага ак борчаклар төшерелгән кыска күлмәктән, платформа үкчәле босоножкилар кигән. Аңа 18-19 яшьләр чамасы: аяклары төз, озын, билләре талдан нечкә, күкрәкләре, ике алма шикелле түгәрәкләнеп, кабарып тора. Озын бөдрә чәчләре, тузгып, җилкәләренә яткан. Сания янында басып торган егет тә бик чибәр, чая күренә: кара мыеклы, озын буйлы, күзләре каймак урлап ашаган мәченеке кебек майланып тора. Ул киң балаклы чалбар кигән, кулдан бәйләнгән свитердан, култык астына гитара кыстырган, сул кулы белән Саниянең биленнән кысып кочаклаган. 

Еллар узса да, бу фотосурәтләр саргаймаган, әле кичә генә ясалган шикелле ялтырап торалар: алардан гашыйкларның эчке кичерешләре, ташып торган энергияләре чагыла. 

Открыткаларга почта маркасы ябыштырылган, анда котлау сүзләре кулдан язылган, яшәү урыннары күрсәтелгән. «Сания, сине чын күңелемнән якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбрик итәм. Тормышыңда зур уңышлар, ак бәхетләр телим. Сине яратып, Гарипов Әнәс», – дип язылган иде аларның берсендә. Открыткада түгәрәк шарлар эленгән чыршы сурәтләнгән, урман җанварлары, кош рәсемнәре ясалган. Регина котлаучының адресын күздән кичерде: «Казан шәһәре, Гагарин урамы, 13 нче йорт, 7 нче фатир». Димәк, әтисенең исеме Әнәс, фамилиясе Гарипов булып чыга. Әнисе бу егеткә кияүгә чыккан булса, Регинаның фамилиясе Саматова түгел, Гарипова булыр иде. Открыткаларда күрсәтелгән адрес – Регинаның әтисе Әнәснеке була инде. Менә сиңа, мә! Зәңгәр төстәге түгәрәк мөһер сугылган открыткалар кызга һич көтмәгән җирдән зур сюрприз, яңалык алып килде бит әле. 

Бу фотосурәтләрнең исән калуы үзе зур бер могҗиза инде: Ходай Тәгалә Регина өчен саклагандыр аларны! Кыз күпме Аллаһы Тәгаләгә ялварды, чын әтисен күрергә хыялланды! Фотосурәттәге егет төшендә күргән иргә охшаган бит: шул ук буй, шул ук елмаю! Күңелендә аның чын әтисе булуына бер бөртек шик калмады.

Халыкта «җан тартмаса, кан тарта», диләр, кыз эчке интуиция белән тойды: аңа фотосурәттән үз әтисе елмаеп карап тора иде.

Кыз чормага ни өчен менгәнен дә онытты. Калтыранган куллары белән каршысында таралып яткан фотосурәтләрне кулына алып, берәмләп сыйпап, озак утырды. «Исәнме, әти! Ниһаять, сине күрү бәхетенә ирештем. Мин сине бик озак эзләдем!» – дип кабатлады кыз яшь аралаш.

Күзләреннән чыккан яшьләр алсу яңаклары буйлап агып, фотоларга тамды. Кыз күз яшьләрен җиң очы белән сөртеп алды да, открыткаларны, фотоларны изүенә яшереп, баскычтан аска төшеп китте. 

Шул көннән Регина өчен тормыш 180 градуска үзгәрде. Уйлары белән ялгыз түгел иде ул, күңелен биләп алган татлы өмет кызга яшәргә көч өстәде. Фотолар аша булса да ул чын әтисен күрү бәхетенә иреште, яшәгән адресын белде! Казан каласында, Гагарин урамында яши аның әтисе! Акча туплап, беренче мөмкинлек чыгуга, әтисен эзләп китәчәк ул, табачак, барысын да түкми-чәчми сөйләп бирәчәк. Үги атасының явызлыкларын, «уйнаштан туган» дип кимсетүләрен җиткерәчәк. Барысы да белсен: кызның хәзер үз әтисе, яклаучысы булачак! Атасы белән очрашу мизгелләрен күз алдына китерде: менә Регина Казан каласына килеп төшә, Гагарин урамын эзләп таба. Әтисе яшәгән йортның ишеген ачып, баскычлар буйлап өске катка күтәрелә, 7 нче номерлы фатирның кыңгыравына баса...
 
Регинаны күреп әтисе аптырап калачак, әлбәттә, нәрсә дип әйтергә дә белмәс инде... Бераз дәшми торгач, дулкынлануы басылыр, көчле куллары белән кызын кочагына алыр. «Кызым, килдеңме?! Мин синең килүеңне көттем», – дияр. Регина әтисенә күңелен тырнаган үпкәләрен дә җиткерер: «Әти, ни өчен мине эзләп килмәдең, мин бит сине көттем! Үги ата мине яратмады, «уйнаштан туган», дип кимсетте», – дияр. Регинаның бу сүзләренә нәрсә дип җавап кайтарыр икән әтисе? «Кызым, әниең бит кияүдә, мин синең янга ничә тапкыр килергә омтылып карадым, ләкин тормышыгызны бозармын дип курыктым», – диярме? Шулай диячәк инде әтисе, нәрсә әйтсен? Бәлки, Әнәс кызының дөньяда яшәвен дә белмидер? 

Регина хәзер элеккеге кебек куркак кыз түгел инде, вакыт узган саен, үзенә ышанычы арта бара, үзәктән ныгый. Үги атасының мыскыллы сүзләренә дә игътибар итми. Гаяз үги кызының бу халәтен сизде булса кирәк, аңа куркыбрак, шикләнебрәк карый шикелле. Регинаның әтисе белән әнисе төшкән фотосы исә талисманга әверелде, яшеренгән җирдә кызны үги атасының усаллыгыннан саклый кебек.

Көн артыннан көн узды, Регина 8 нче сыйныфка күчте. Ул Әнәскә охшап, озын буйлы булып үсте, усаллыгы да бар, сүзгә кесәгә керми. Мәктәптә яхшы билгеләргә генә укый, җәмәгать эшләрендә дә теләп катнаша. Регина үзенең копилкасын булдырды, кулга кергән акчасын җыеп бара, Казан каласына сәфәр чыгарга әзерләнә. 

Көннәрдән бер көнне Сания күз яшьләренә буылып өйгә кайтып керде. Аның анасы – 75 яшен яңа тутырган Гөлҗамал карчык – баскычтан егылып төшеп, оча сөяген сындырып, ике ел урын өстендә ятты. Карчык ялгыз яшәмәде, килене тәрбиясендә булды. Хәзер хәле авырайган. Табиб: «Озак яшәмәс, бер атна гомере калган», – дип әйткән, ди. Гөлҗамал карчыкның усаллыгы бөтен тирә-якта билгеле иде, кушаматы да «Уттан туган»! Бүген үз балаларына, оныкларына салкын булган карчык, Регинаны күрергә тели икән, нәрсәдер сөйләргә, үләр алдыннан нидер әйтеп калдырмакчы була икән. Кыз, идән юган җиреннән чиләкләрен ташлап, әбисе яшәгән өйгә чапты, эшен ахырына җиткермәгәнгә ачуы чыккан үги ата артыннан сүгенеп калды. 

– Килдеңме кызым, яныма утыр, – дип каршылады оныгын хәлсез карчык. Мин сиңа әтиең турында сөйләмичә үлә алмам инде. Ничә тапкыр сорасаң да, атаң турында сөйләмәдек, сөйләмәскә әниеңә вәгъдә бирдек», – диде карчык. Утыр, тыңла...

(Дәвамы бар: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/uinastan-tugan-5 )

Фото: Изображение от Racool_studio на Freepik

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бер Тында укыдым,дэвамын котэм

    Хәзер укыйлар