Логотип
Күңелеңә җыйма

Уйнаштан туган

Регина үги әти белән үсте. Чын атасының кем булуы турында әнисеннән ничә тапкыр сораса да, ачык җавап ишетә алмады. Кызының кызыксынуына Саниянең ачуы чыга, җилкәләрен сикертә, дәшми. Регинага 15 яшь чагында беренче hәм соңгы тапкыр кистереп әйтте: – «Миннән атаң турында башка сорама, ул минем яшьлектәге ялгышым».

Регинаның үги атасы Гаяз машина йөртүче – дальнобойщик булып эшли. Әнисе кияүгә чыкканда Регинага бары өч яшь кенә тулган булган. Яңа никахта Сания икенчегә малай тапкан, аңа Фоат исеме кушканнар. Әтисе Гаяз түгел, башка кеше булганлыгын Регина бала чагында олылар сөйләшүеннән ишетеп калды. Бала йөрәге сәерсенде, бу хәбәрне күңеле кабул итә алмады. «Ничек инде аның әтисе башка кеше?» – дип, үз-үзенә сөйләнеп йөрде ул. Ул көнне Регина төн буе йоклый алмады, шомлы уйларга бирелеп, саташып чыкты. Төшендә үзе төсле кара бөдрә чәчле, кап-кара күзле чын әтисен күрде. Кыз, кулларын җәеп: «Әти, әти», дип кабатлап, шушы ир каршына чаба, имеш ... Тик әтисе генә, кыз якынайган саен, ерагая бара...

Регина шабыр тиргә батып уянып киткәндә, бүлмә тәрәзәсеннән таң атып килгәне беленә иде. Өй диварындагы сәгать телләре иртәнге 4 тулганын күрсәтеп, даң-доң суга башлады. Кыз ничек кенә күзләрен йоммасын, кабаттан йокыга китә алмады. Әтисенең төштәге сурәтен күз алдына китерергә тырышты, образ хәтердә яңармады. Төшкә кергән ир кеше кара силуэт икәнен генә төшенде кыз. Регина әнисенә бер дә охшамаган шул: кара бөдрә чәчле, кабарынкы иренле, шомырттай кара күзле. Әнисе Сания исә – сары чәчле, күзләре дә зәңгәр төстә. Регина, бәлки, дөньяга тудырган – биологик әтисенә охшап кара чәчледер? Их, ерактан гына булса да бер күрәсе иде чын әтисен! Ул, бәлки, дөньяда кызы барлыгын белми яшидер, белсә, бик шатланыр иде, янына бүләкләр белән очып килеп җитәр, Регина белән танышыр иде. Бала күңеле бу тормышның җитди кануннарын аңлап бетермәде: уйлары да үзе кебек самими, гөнаhсыз, ихлас иде...

Регинаның үги әтисе – Гаяз эшкә уңган-булган булса да, гаиләдә бик коры кеше булды. Алкогольдән баш тартмый, командировкадан кайткан вакытларында аш алдыннан бер-ике рюмка аракыны бушатып куя. Улын бик ярата, кулыннан төшерми. Үги әтисенең ерак юллардан әйләнеп кайткан вакытлары кызның күңелендә онытылмаслык булып хәтердә калды. Капка янына зур КамАЗ машинасы килеп туктагач, балалар әтиләрен каршы алырга өйдән урамга атыла. Аяз янына иң беренче булып Регина йөгереп килсә дә, үги ата кызны кулына алырга ашыкмый, кечкенә улы – Фоатка үрелә. Көчле куллары белән малайны күтәреп болытларга кадәр чөя. Регина бу күренешне көнләшеп карап тора: күзләреннән яшь тамчылары бәреп чыга. Аның да үги әтисенең көчле кулларында күкләргә чөеләсе килә... Ләкин ир кеше үги кызга назын күрсәтми, бары башыннан гына сыйпап ала.

Гаяз улы Фоатны җилкәсенә утырткан килеш өйгә юнәлә. Ирен каршыларга дип чыккан хатынының аркасына уң кулы белән суккалап ала, сул кулы белән Фоатның кулларын ныклап тоткан. «Ничек хәлләр?» – дип, салкын гына эндәшә ул Саниягә. Ирен күргәч, Саниянең йөзе нурга күмелә, иелгән башы турая. – «Аллага шөкер. Ничек йөреп кайттың?» – дип җавап бирә ул иренә. Күзеннән күренә: ярата ул Гаязны, бик сагына. Ире генә хисләренә юл куймый. Ир-ат җебек булырга тиеш түгел, дип уйлыйдыр инде.

Гаяз кайтыр алдыннан Сания мәш килеп кухняда кайнаша. Идән астына Регинаны төшереп, чиләккә бәрәңге тутырта. Кухня ягындагы акшарга буялган мич ягыла, бәлешкә бәрәңге ваклап турала. Хәзинәдә булган сый өстәлгә тезелә: тозланган кыяр тутырылган банка ачыла, келәттән ысланган каз чыга. Кыяр-помидор вак итеп туралып, тәлинкәләргә тезелә. 

Гаяз юлдан бик ачыгып кайта. Регина 7 нче сыйныфта гына укыса да, зурлар белән беррәттән эшли: кисмәктән зур чиләкләр белән мунчага су ташый, утын пүләннәрен ташып, мунча мичен кабыза. Ләкин бу эштә аңа озак азапланырга туры килә: газета кәгазьләренә элдергән ут утынга күчми. Регина мунча миче идәненә җәелгән калайга тезләре белән таянып, кабаттан шырпы кабыза, мичкә ташланган йомычкаларга иелеп, кат-кат сулышын өрә. Кызның бите корымга буяла, әйтерсең ул үзе мунча пәрие. Ниhаять йомычкага кабынган ут пүләннәргә күчә. Регина, җиңел сулап, мичнең тимер ишеген ябып куя, мунча кендегенә тыгылган иске чүпрәкне тартып ала. Хәзер аңа мунчада калу кирәкми, бераздан мичкә утын өстәргә дип кенә килер.

Сания исә башына ак яулыгын кысып  бәйләп, кухняда токмач кисә. Кулларына күз иярми: үткен пычак теле җәелгән токмач камырын кисми, бии сыман. Киселгән токмачлар нечкә буразналар булып куна тактасына ята бара. Өй өченә тәмле бәлеш исе тарала. Газ плитәсендә зур кәстрүлдә иртән генә суелган өй тавыгыннан шулпа кайный. Өстәл түрендә җиз самавыр пыш-пыш килеп пар чыгарып утыра. Гаяз Чиләбе якларыннан алып кайткан ак төстәге фарфор чәйнектә кара җимеш белән hинд чәе пешә.

Гаяз өйгә килеп керүгә, умывальникта сабынлап дегеткә баткан кулларын юа. Юлга кырынып чыгып киткән ир, бер-ике атна командировкада йөреп, танымаслык булган: чәчләре майланып каткан, сакалы үсеп, Будулайга охшап калган. Арыган булса да, дәрте ташып тора: күзләре белән хатынының сылу гәүдәсен бораулый. Ятакка сузып салыр иде, өйдә үги кызы, кечкенә улы. Мичтән чыккан кайнар бәлешне тиз-тиз генә капкалап, үз куллары белән куган самогонны бер-ике касә эчә дә, хатынын мунчага ашыктыра башлый.

Кет-кет көлеп мунчага ашыккан әнисе белән үги әтисен Регина карашы белән озатып кала. Эшләп арыган кызга ял юк: тау хәтле җыелан табак-савытларны юасы, дәрес хәзерлисе. Мунчага киткән әнисе белән үги әтисе озак кайтмый: өч сәгать буе нәрсә эшләп бетәләрдер кайнар мунчада...

(Дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/uinastan-tugan-2)

Фото: Изображение от Racool_studio на Freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Алдагы комментарийны бастыру өчен түгел, төзәтү өчен җибәрдем

    • аватар Без имени

      2

      0

      Дәвамы кайчан була?

      • аватар Без имени

        4

        1

        Давамын көтәбез)

        • аватар Без имени

          0

          0

          иң кызыклы язмаларның берсе, күзне алмыйча укып чыктым, дәвамын да таба алсам

          Хәзер укыйлар