Логотип
Күңелеңә җыйма

Ватык компьютер һәм батарейкалар. (Көндәлек.) Дүртенче көн: 31.03.2020

«Сөембикә» журналы редакциясе хезмәткәрләре дә алдагы атнадан өйдә эшләүгә күчә. Эш тукталмый: апрель саныбыз инде басылып ята, бу көннәрдә май санын әзерлибез. 

«Сөембикә» журналы редакциясе хезмәткәрләре дә алдагы атнадан өйдә эшләүгә күчә. Эш тукталмый: апрель саныбыз инде басылып ята, бу көннәрдә май санын әзерлибез. 
Өйдән чыгарга ярамый торган атнаны без инде дүшәмбене көтмичә, шимбәдән үк башладык.  
Аны ничек җиңелрәк уздырырга, өйдә утыруны, өйдә эшләүне ничек оештырырга, аның өстенлекләре һәм кимчелекләре, коронавирустан ничек сакланырга – безнең журналистлар бу көндәлектә шул хакта язачак. 

 

Өйдә утырып эшли башлавыбызга дүртенче көн. Әйе-әйе, дөрес әйттем, күпләр анда эшсезлектән түшәмгә менәрлек булганда, безнең эштән күп нәрсә юк. Шушы күнегелмәгән шартларда бик тиз генә журналыбызның май санын тапшырырга кирәк. Май саны эшләнә, ә июнь инде күзаллана. Журналда эшләүчеләр башкалардан әнә шулай бер-ике ай алдарак яши. Менә хәзер дә күп җирдә кар да эреп бетмәгән, ә сез кулга аласы яңа саныбызны инде яшел чирәм, язның беренче гөлләре төшерелгән матур фотолар бизәргә тиеш. Ярый, монысы болай, бераз гына «пәрдә читен» күтәрү иде. 
Бүген мин видеоэлемтә аша Түбән Камада яшәүче героиням белән «очрашырга»  тиеш. Моның өчен интернеты яхшы телефон һәм диктофон кирәк. Моңарчы очрашуларда диктофон вазыйфасын телефоным үтәп килде. Ә бүген менә икесе дә булу мәҗбүри. Телефоннан берьюлы сөйләшеп тә, яздырып та барып булмый бит (кайбер телефоннарда андый функция дә бар икән үзе). Элемтәгә кергәнче диктофонымны эшләтеп карыйм, дисәм, батарейкасы утырган! Дөресен әйтим, ул күптән утырган иде инде, әмма мин ул турыда бик уңышлы гына итеп онытканмын...
Битемә – битлек, башыма – яулык, кулларыма перчаткалар киеп, тиз генә якындагы азык-төлек кибетенә йөгердем. Әлегә кадәр ул коронавирус дигән зәхмәт ничектер бик-бик тә еракта, безгә тимәс иде шикелле. Хәзер барыбер дә сагайта, күңел үзеннән-үзе саклык чараларын күрергә куша. 
Кибеттә алай кеше күп күренми. Әмма, миңа кирәкле кечкенә батарейкалар монда юк булып чыкты. Зурраклары бар, ә менә «чәнти»ләре – юк. Ярый соң, монысында булмаса, безнең янда тагын бер зур гына азык-төлек кибете эшләп тора. Тиз генә шунда йөгердем. Әмма... Өйгә кайтышлый үземә сүз бирдем: карантин бетсә, бер уч, юк, ике уч! бәләкәй батарейкалар алып куячакмын!
Диктофонны кабыза алмагач, кызымның телефоныннан файдаланып торырга туры килде. Әңгәмә кызыклы һәм бик җанлы үтте безнең. Героиням – мине, мин героинямны гомеребездә беренче тапкыр гына күреп, очрашу видеоэлемтә аша гына узса да, саубуллашканда без дуслар идек инде. 
Хәзер инде шушы әңгәмәбезне язма итеп язарга кирәк. Процессоры көчлерәк булган ноутбукны студент улым үзе белән авылга алып кайтып киткән иде. Кызым белән икебезгә инде шактыйны күреп, үзем белән бергә картаеп килүче компьютер калды. Олы кешенең аздан да хәтере калган шикелле, соңгы араларда ул компьютер да бераз үпкәләгән шикелле, кабынасы килми башлаган иде. Сабырың җитеп, бераз көтә алсаң, кабына иде әле үзе. Ә менә бүген – кабынмый! Иң кирәкле көнне! 
Тиз генә таныш мастерның номерын җыям. Алар да өйдә икән. Компьютерны алып, өйләренә очам (машинада!) Үзара күрешмичә, компьютерны ишек төбендә генә калдырырга килешәбез. Ни әйтсәң дә, коронавирус шикләндерә. 
Юк әле, бу язманы ул компьютердан язмыйм, ноутбукны алып авылга кайтып киткән студент улыбыз килеп җитте. Өйдә утырырга дигәннәр икән, өйдә утырсын! 

 

Беренче көн: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/saklanganny-saklarmyn

Икенче көн: http://syuyumbike.ru/news/arabyzdan-berebez/koronavirusly-tormysh-yaa-chynbarlyk-kndlek-ikenche-kn-29032020

Өченче көн: http://syuyumbike.ru/news/arabyzdan-berebez/avyl-bakcha-izolyatsiya-kchya-kndlek-ochenche-kn-30032020

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар