Логотип
Күңелеңә җыйма

Көндәлек

Вак кына хәрефләр белән юл арасын да калдырмыйча язган  көндәлек дәфтәрен Сиринә безгә үзе китерде. Үз гомерендә беренче тапкыр гашыйк булган кыз баланың күңел .дәфтәре... Самими хисләр, керсез күз яшьләре, тәүге үбешүләр... Аның, синеке генә булган Ярның, башка берәүгә сүз дәшүе, ниндидер бер кунак кызын озата китүеннән дә зуррак фаҗига дөньяда бармы икән?! И-и, ул вәгъдәләрнең сафлыгы, сагынуларның яктылыгы!
Ә хыяллар, хыяллар... Сиринәнең көндәлегендә дә бар болар. Тик яратканы янәшәсендә, сөю канатларында тирбәлгәндә дә күзендә нигә яшь соң аның? Арага ятлар керүеннән курка дисәң...
Кайгы ул кешегә гел көтмәгәндә килә бугай. Сиринә белән Зөфәрне чит-ятлар түгел, мәрхәмәтсез үлем аера.
Япь-яшь    җан  дөньяның мондый хәсрәтләрен күрергә иртәрәк тә бит соң!.. "Тәүге мәхәббәтләрен" югалтканнар бәхетле булмыйлардыр”, — дип өзгәләнә кыз.
Алай димә, Сиринә! Бәхетләрең алда әле синең! 


***
Зөфәр! Сине өзелеп яра­тудан һәм бик сагынганнан башланган дәфтәр бу. Көн артыннан көн уза, ә мин синең кайдалыгыңны да бел­мим. Казанга, больницага киткән дип, ишеттем-ишетүен... Беркем белән дә сөйләшәсем килми, үзем генә калуны көтеп йөрим дә, аннан рәхәтләнеп елыйм. Көнгә ничә мәртәбә елыйм икән мин, үзем дә белмим. Ә төн миңа елар өчен генә бирелгән диярсең, мендә­рем шаһит — елый-елый йоклап китәм, күз яшьләрем белән уянам. Әллә яратуым­ның зурлыгыннан, әллә күңелдәге үзем дә аңлама­ган шомнан куркып елыйм...
Барысы да төш кебек булды бит. Гөлнара белән йөргәнеңне белгән килеш, мин синең белән очрашулар көттем. “Ул кыз бу атнага кайтмаса ярар иде”, — дип, бертуктаусыз теләк тели идем.
1 Май бәйрәмендә мин сезнең икегезне бергә күрдем. Мине әллә яшен бәрде, әллә өстемә ком-таш ишелде... Кеше күзеннән югалыр өчен тузан бөртек­ләренә әйләнердәй булдым. Тауга менгәч, барысы да күңел ачтылар, биеделәр, җырладылар. Ә мин менә- менә хәзер кем дә булса яныма килер дә: “Күрдеңме, ул бит синнән көлеп кенә йөри”, — дип әйтер дип көттем.

***
- Безнең очрашкалаганны ишетеп Гөлнара кара та­выш чыгарды. Мин аның янына башка бармыйм”, — дип, яныма килдең. Азрак ялындырсам да ярар иде дә, ә мин гафу иттем...
Матур гына йөри башла­ган идек, Казан Сабантуена киткәч, тагын бер атна кайт­мый яттың. Бөтен күңелем белән сиздем — син тагын Гөлнара белән идең... Ай буе урамга чыкмыйм дип, үз- уземә сүз бирдем. Унынчы ярты җитүгә йокларга ятам хәзер. Күзгә йокы гына кер­ми...

***
Ике көн Черкендә кунган идем. Син күршедәге дус кызым Гөлнара янына төшеп озак кына сөйләшеп утыргансың. Мине бик тә күрергә теләвеңне әйткән­сең. Ул мине йокларга яткан җиремнән сөйрәп диярлек торгызып урамга алып чыкты. Без бик озак сөйләштек, аңлаштык һәм... мин сине тагын гафу иттем. Күз тимә­сен, июнь ахырыннан бирле әйбәт кенә йөреп торабыз.
Тик менә укырга китәргә генә вакыт килеп җитте. Синнән соң ничек аерылыр­мын?!

***
Авылга кайтасым килми, чөнки мин синең монда больницада ятуыңны ишет­тем.

***
Ниһаять, бүген сине эз­ләп таптым. Шундый үзгәр­гәнсең, ябыккансың. Минем килүемне дә көткәнсең бу­гай. Яныңнан кайтасым да килмәде. Күңелем тыныч­ланды, хәзер инде еламыйм. Исән-сау терелсәң, унбиш көннән артык ятмассың да, Алла бирсә.    

***
Дәресләр бетүгә бүген дә синең янга киткән идем.
Өйгә җиденче яртыга гына кайтып җиттем. Иртәгә бар­мам дип уйлап торам. Ә бер­секөнгә синең туган көнең.
Берәр нәрсә пешерермен.
Син быел туган көнеңне больницада гына үткәрәсең инде. Ярар ла, аптырамыйк, соңгысы түгел бит!..

***
Килсәм, син палатаңда юк. “Матур апаларына чыгып китте ул”, — диделәр. Гөлинәләргә керер идем, әниең­нең анда икәнлеген беләм, сине күрмичә кайтып та ки­тәсем килми. Караңгылана башлагач, бөтен көчемне җыеп алай да кердем. Илһам абый аша дәшеп кенә чыгарган идем сине, сөйлә­шербез дә китәрмен дип уй­лаган идем, ә син, юк, болай гына җибәрәсем килми дип, алып ук кереп киттең. Әниең мине күргәч, аптырап калды.
Ә мин комач кебек кызар­дым бугай.

***
Бүген яныңа бармадым. Берсеннән-берсе шомлы­рак төшләр күрүемнең сәбәбен һич аңламыйм.

***
Икенче катта “пропуск” алып тора идем, Айдар оч­рады. Ул сине бүген үлем­нән алып калуларын, башка палатага күчерүләрен әйтте. Елый-елый бишенче катта­гы 14 нче палатаны эзләп киттем. Яныңа да керт­мәсләр дип курыккан идем, рөхсәт иттеләр тагын. Ике кулыңда — ике “система”, йөрәк тибешен тыңлый тор­ган тагын ниндидер прибор. Сәгать икедә кинәт хәлең авырайган. Дүрттә генә аңыңа килгәнсең. “Бик озак үземнең кайда ятканымны аңламадым”, — дисең.
Төнге унберенче яртыга кадәр Гөлинә белән теле­фоннан хәлеңне сорашып тордык. “Йоклый”, диделәр. 

***
Укуым — уку булмады бүген, уемда — син. Табиб­лар ярдәм итәргә өлгермәсәләр, мин синсез ниш­ләр идем икән дим дә, ике күземә мөлдерәп яшь тула... 

***
Яңа гына укырга килгән идем кебек, баксаң, бүген ноябрьнең дүрте икән инде... Дәресләр бетүгә, больницага киттем. Башта Гөлинәнең хәлен белеп чы­гыйм дип кергән идем дә, ул бөтенләй кәефемне төшер­де. Хәер, мин инде үзем дә сизенә идем. Синең белән ачыктан-ачык сөйләшергә кыюлыгым гына җитми. Мин бит авыру, Сиринә мине ташлар, дип уйлыйсыңдыр инде. И-и, җүләрем минем, авыру бүген синдә булса, иртәгә миндә бит ул (Аллам сакласын!). Миңа беркем дә кирәкми, син генә исән бул! 

***
Сине ташлап китәсем килмәсә дә, бәйрәмгә өйгә кайтмыйча булмады инде. Бер атна буе очрашмадык!
Дәресләрнең бетүен көч­кә көтеп җиткездем. Юлда ук Гөлинәне күрдем. Ул сиңа икенче тапкыр приступ бул­ганын әйтте. Өстемә бозлы су кою белән бер булды бу... Яныңа ашыкканда өченче катта палатагыздагы бер абзый очрады. “Киләсеңме, кызым? Зөфәр сине бик са­гынды, бик көтә инде”, — ди. Мин дә өзелеп сагындым шул, дип кычкырып әйтә генә алмадым.

***
Дилә апа Ләйсән белән миңа дискотекага чакыру билеты алып кайткан. Шәһәр дискотекасында булганым юк иде әле. Монда шундый рәхәт, беркем бер­кемне белми, ничек телисең шулай биисең. Менә дигән музыкалар, үзеңнән үзең тыпырдый башлыйсың. Икенче көнне аяклар авыр­тып аптыратты.

***
Кичәге көнне көндәлеккә зур хәрефләр белән язып куярга инде. Өченче де­кабрьдә син, ниһаять, боль­ницадан чыктың!

***
Бу шимбәне без авылда казлар суйдык. Көн шундый тиз үтте, сизелмәде дә. Ки­чен безгә кунаклар килде, ә мин клубка чыгып киттем. Син инде анда идең. Дискотекадан соң бозда шуарга бардык. Рәхәт булды да соң! Синнән аерылгач кына күңелсезләндем. Өйгә кергәч, тагын еладым. Әйтерсең, гомерлеккә аеры­лышабыз.

***
Өйгә кичке бишкә генә кайтып җиттек. Ашап-эчеп алгач, көлә-көлә телевизор карарга утырдык. Шул вакыт ишек шакып вахтер килеп керде һәм Дилә апага теле­грамма тоттырды. Ул исә аптырап, телсез калып миңа борылды. “Умер Зуфар, по­хороны 20”. Кат-кат  укыйм, аңламыйм. Бәлки ялгыштыр, бәлки ул башка кешегәдер? Юк, минем адрес, минем исем язылган...
Калганын томан эчендә генә кебек хәтерлим. Мине ниндидер төнге поездга утыртып җибәрделәр. Юл буе еладым бугай, нәрсәләр уйлаганымны да белмим. Кайтышлый бабайларга ке­реп Яшь әбине күрмичә, бу хәбәрнең чынлыгына бары­бер ышанмадым. Ул елый, мин елыйм...
Инде сезгә менәргә кирәк иде... Мин ишектән керүгә Рузалия апа кочаклап алды да, тыела алмыйча, елый башлады. Түр якка, синең янга уздык. Битеңә япкан яулыкны мин үзем ач­тым... Берни булмагандай, йоклаган кебек кенә ятасың. Эчемнән сиңа ялварам: “Йә, шаярма, җитәр. Ач күзеңне, мин килдем ич яныңа!” Әй, Сиринә, Сиринә, үлем белән шаяралармыни?!
Син 18 гыйнвар көнне төнге беренче яртыда үлгәнсең. Казаннан унтугы­зы алып кайтканнар. Бары­сы да: “Аның күңеле нидер сизенде”, — дип сөйли. Яңа ел алдыннан гына миңа әйткән сүзләреңне искә төшерәм. “Сиринә, син ми­неке булмассың инде. Авы­ру кеше белән торасың килмәс, мине әкренләп оны­та башла”, — дигән идең. “Үзең ташламасаң, мин сине ташламам!” — дип җавап бирдем. Бер сүз дә дәшмәдең. Үз хәлеңне үзең белгәнсеңдер, күрәсең.
23 яшеңдә юк булдың да куйдың...
Мин сезгә өч тапкыр ке­реп чыктым. Чәчләреңнән сыйпадым, кулыңны, битең­не тотып карадым. Син шун­дый салкын идең... Рузалия апа: “Минем улым шикелле кеше тап. Кияүгә чыгып ир балаң туса, исемен Зөфәр дип кушарсың”, — ди. Сине алыштырырлык кешене каян алыйм инде мин?! Беренче мәхәббәтләрен югалткан­нар бәхетле булмыйдыр инде алар...

***
Сине күмгән көнне миңа бик-бик авыр булды. Әниең­нең мине яныннан җибәрә­се килми: “Кайткан саен безгә мен, Сиринә. Сине күргәч, Зөфәремне күргән­дәй булырмын”, — ди.
Яшь әби: “Кызым, елама, Зөфәрне тилмертеп суда яткызырсың”, — ди. Бер дә тилмертәсем килми, тик
яшьләрем бит үзләреннән- үзләре агалар...

***
Казанда, кеше арасында җиңелрәк. Авылга кайткач, тагын еларга тотындым. Иртәгә инде синең җидең­не үткәрәләр. Әниең мине кочаклый да елый, кочаклый да елый...

***
Авылга кайтмаганыма өч атна. Син анда булсаң, ка­натланып очар идем бит! Клубка да чыгасым килми. Ул миңа хәзер буш булып тоела. Дөньяның бөтен ма­турлыгын үзең белән алып киттең... Туган көнемә бүләк иткән сәгатеңне истәлегең итеп саклармын.
***
Матур җәйләр җитә, Зөфәр! Син көткән җәйләр. Без, бәлки, бу җәйдә син хыялланганча кушылган булыр идек дип уйлыйм да, үзәгем өзелә.

***
Бер елдан артык вакыт үтеп китте. Синең юклыгыңа мин әле дә ышанмыйм. Авы­лыбызның кайсы почмагына гына күз салсам да, син ки­леп чыгарсың төсле. Мине ташлап башка кыз белән йөрсәң, меңгә бер булса да, күрер идем үзеңне. Сагы­нуыма чик-чама юк.

***
Башымда гел бер уй ми­нем. Менә бу минутта кар­шыма син килеп чыксаң, нишләр идем икән, дим? Әллә җүләрләнәм инде?
Күреп, сизеп, бәлки, үпкәләп үк ятасыңдыр. Си­ринә егетләр белән йөри, дисеңдер. Оныта алсам икән мин сине?! Үзем дә сизмәстән синең белән бул­ган бәхетле минутларымны сөйләп җибәргән чаклар әллә ничә булды инде. Синнән, беренче мәхәббә­темнән, мин беркайчан да ваз кичмәм!
Син миңа бәхет телә, иманлы, тәүфыйклы бәндә­ләр насыйп булсын дип телә.
Аннан... сирәк кенә бул­са да төшләремә кергәлә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Тошлэрдэ генэ керэлэр шул мэнгегэ киткэн сойгэн ярлар....

    • аватар Без имени

      0

      0

      Ә төштә дә күрмәсәң ничек түзәргә?

      • аватар Без имени

        0

        0

        Гел минем хакта язылган кебек.

        Хәзер укыйлар