Редакциягә төрле хатлар килә. Әмма мондыен... дөресен генә әйткәндә, аны укып чыгуга ук, юлга кузгаласы, андагы хәлләрне барып үз күзләребез белән күрәсебез килде. Беренче тәэсирдән сүрелә төшеп, ул хатны кат-кат укып чыктык та, уйга калдык. Инде нишләргә? Тормышыбызга үзенең законда язылмаган хокукларын көннән-көн алгарак һәм бер дә тарсынмыйча куя барган ул күренешкә карата безнең — фикергә иҗтимагый яңгыраш бирүче журналистларның сүзе нинди булырга тиеш? Әлеге сораудан берничек тә кача алмыйбыз. Чөнки язма ул—укучыны шаккатырыр өчен генә язылмый. Ул йә гыйбрәт өчен, йә үрнәк итеп, йә булмаса, кисәтү өчен языла. Без бу язмабыз белән укучыбызны кисәтергә, сагайтырга булдык. (Язмада куелган мәсьәләнең гаять дәрәҗәдә четерекле булуын искә алып, исемнәр үзгәртеп бирелә.)