Ул үзе дә Көз кызы. Дөньяны, тормышны, матурлыкны җетерәк буяуларда тоя торган... Шуңа аның хисләре дә кайнаррак, моңнары да сагышлырак, сөенечләре дә самимирәк, яктырак... Шигырьләре күңел кылларына чиртеп-чиртеп ала – эзләп табып, юллап алып укыйлар. Хикәяләре – уйландыра, яраттыра, борчылдыра – берничек тә битараф кала алмыйсың. Аның журналист язмалары исә һәрчак үтемле, тирән, гел яңа, гел очышта!.. Көз кызын – укучыларыбызның яраткан авторы Асия Юнысованы матур бәйрәме белән ихластан котлыйбыз!