Логотип
Шигърият

Ап-ак кош төркеме

Музыка
(Д. Д. Шостаковичка)

Анда ниндидер могҗиза яна –
Күзләргә күчә сихри балкышы. 
Сердәшем булып калды ул гына 
Йөз чөергәндә куркып бар кеше.

Иң соңгы дус та күзен яшергәч,
Ул минем белән кабремә керде.
Тәүге күкрәү булып җырлады, –
Әйтерсең бөтен гөлләр терелде.
1958


* * *
Мәхәббәт хәтере, авыр син, –
Гел синең төтендә янасы! 
Кемгәдер бу бары бер учак –
Дәвалар җылытып ярасын.

Җан түгел, тәннәрен җылыта 
Минем күз яшьләрем нурында. 
Йә Ходам, мин шулар өченме 
Сөюгә табындым җырымда?!

Коткар бу газаптан, телсез ит! –
Бир миңа, Яраббым, бер агу. 
Һәм минем шөһрәтсез данымны 
Нур чәчеп онтылу белән ю.
1914

* * *
Киң һәм сары кичке ут яктысы. 
Дымлы апрель тыны, аһ, назлы. 
Син күп еллар соңга калып килдең, 
Бүләк итеп миңа бу язны.

Яннарыма утыр... якынрак, 
Шат күзләрең белән иркәлә. 
Балачагым шигырьләре тулы 
Зәңгәр дәфтәрем бу – иркәмә.

Кичер минем әрнеп яшәвемне 
Кояшка да бик аз сөенеп. 
Кичер, кичер. Бик күпләрне ялгыш 
Кабул иткәнмен мин син диеп.
1915

* * *
Ятларның әсире! 
    Кагылмыйм читләргә. 
Үземә тигәнен санап та арыдым. 
Тик нигә бу чия иреннәр уята 
Яшерен шатлыгын ьанымның?

Сүзендә 
басынкы бер тойгы сулкылдый 
Ул мине хурлаган, 
    тиргәгән чакта да. 
Беркайчан да мине 
    ышандыра алмас 
өзелеп гашыйк дип башкага.

Илаһи яшерен сөюне татыгач, 
Ышанмыйм, яңадан көләргә, еларга, 
Каргарга мөмкин дип 
    минем үбүләрем –
Бирелеп тәшвишле уйларга.
1917


* * *
Сер түгел, сагыш та түгел, –
Язылган язмыш түгел, –
Калды бу күрешүләрдән
Тик бәргәләнгән күңел.

Килер минутыңа кадәр 
Тоеп иртәнге таңнан, 
Булды бармак очларыма 
Чаклы калтырау алган.

Ашъяулык читен бөтерде
Кипшенгән бармакларым.
Бу җир никадәр кечкенә! –
Шул чакта ук аңладым.
1915

* * *
Син исәнме? Әллә инде үлдең? 
Миңа сине җирдән эзләргәме? 
Әллә якты сагышларга тарып 
Кичке шәфәкъларны күзләргәме?

Бар да сиңа! Таңгы догаларым, 
Утка салган төнге йокысызлык. 
Шигырьләрем – ап-ак кош төркеме, 
Күз нурларым – зәңгәр йолдызлык.

Бер син генә минем якты серем, 
Башка беркем болай тилертмәде. 
Хәтта газапларга салганнар да 
Бу кадәрле мине тилмертмәде.
1915

* * *
Кое төбендәге ак таш төсле 
Бер хатирә яши бу җанда. 
Мин теләмим аны онытырга –
Үзе – шатлык, үзе – бер җәза.

Күрә алыр кебек аны һәркем 
Күзләремә минем караса. 
Моңсуланып, уйчанланып калыр 
Сагыш хикәятем тыңласа.

Төгәл беләм! Күкләр кешеләрне 
Җисем иткән, саклап хәтерен –
Яшәсен дип сокланырлык сагыш. 
Син булгансың минем хатирәм.
1916

* * *
Изрәп тора иде җирдә сихри яз,
Тауда йөри үтә күренмәле җилләр.
Гыйбадәткә оеп киткән изге ханә.
Зәңгәр-зәңгәр 
тирәнәеп калган күлләр.

Мин ялвардым сорап 
    кабат очрашулар, 
Син калганда куркып 
    тәүге күрешүдән. 
Менә бүген җәйнең 
    тып-тын эссе киче, –
Таулар итәгенә ал кояш эленгән.

Син еракта. 
Тик аерылу түгел бу, юк. 
Һәр мизгелдән тантаналы 
    хәбәр көтәм. 
Мин бит беләм, 
син дә шулай тилмерәсең, 
Һәм бу газап сине 
    телсез-өнсез иткән.
1917


Мәскәү дәфтәреннән өч шигырь

Альбом өчен генә диярлек
Күкрәү ишетсәң, төшәрмен исеңә, 
Уйларсың: ул кабат 
    яшеннәр чакыра. 
Нәкъ теге чактагы ут алыр йөрәгең, 
Ал тасма сузылыр офыклар чатына. 
Мәскәүнең гадәти 
    бер көне булыр ул 
Шәһәрне мин ташлап 
    китәрмен мәңгегә, – 
Кушылып күп еллар 
    омтылган агымга. 
ә сезгә күләгәм калыр тик әлегә.



Исемсез
Бәйрәмчә киенгән Мәскәүнең 
Без аерылган суык көнендә, 
Укырсыз хушлашу җырымның 
Беренче басмасын күңелдән.

Күзләрдә беркадәр аптырау: 
«Ни?» «Нәрсә?» «Юк, булмас!»
    «Билгеле!..»
Самими фирүзә аяз күк, 
Хозурлык биләгән бар җирне...

Юк, болай аерылмас беркем дә 
Беркайчан. Бу бүләк – тик безгә. 
Каһарманлыгыбыз өчен.



Кабат тост
Синең өмет өчен! Минем тугрылык! 
Икәү булган өчен без бу серле илдә. 
Бөтенләйгә безне 
алсын әйдә сихер! –
Моннан гүзәл кышның 
    булганы юк ьирдә. 
Булмагандыр күктә мондый 
    бизәкле хач, 
Мондый озын күпер, 
    өрфиядәй гөлләр. 
Шуып киткән өчен 
аяк астыннан ьир, 
Ярамаган өчен безгә күрешүләр.
1961–1963


* * *
Минем арттан ьибәрмәде микән 
Ул бер аккош? 
    Көймә? Кара сал? –
Уналтынчы елның язында ук 
үзем киләм дигән сүзе бар.

Уналтынчы елның язында ук,
Очып киләм, диде, кош булып.
Караңгылык аша иңнәренә 
Канат очы белән кагылып...

Әле һаман, уналтынчы язда –
Көлә миңа аның күзләре. 
Ниләр эшлим! 
    Таңга кадәр тыңлыйм 
Төнге фәрештәнең сүзләрен.
1936

* * *
Сөйгәннәргә хәвеф юрадым мин, –
Һәлак булды алар берәм-берәм. 
Ничек авыр миңа! Бу каберләр 
Калыктылар минем сүзләремнән. 
Тоеп яңа тамган кайнар канны 
Әйләнгәндәй кара козгыннар, –
Бөтерелде, минем мәхәббәтем 
Очрып торган сәер ул ьырлар. 
Синең белән шундый рәхәт, ьылы, 
Син йөрәгем төсле якын миңа. 
Ялварыплар сорыйм: 
    кит син, кит син. 
Бир кулыңны, тыныч кына тыңла. 
Кайдалыгың белми гомер кичим, 
Илһам хисем чакырмасын сине. 
Яшә генә! ьырларыма керми, 
Татымыйча минем сөюемне.
1921

Илсөяр ИКСАНОВА тәрҗемәләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар