Шигърият
Янар гөл яктысы
Көчсез
Көчлеләр җиңәләр һәркайда.
Җиңсеннәр.
Кызыкмыйм кешенең көченә.
Мин — көчсез.
Елыймын елыйсы килгәндә,
Елыймын иртә дә, кичен дә.
Мин көчле булалмыйм.
Нык йөрәк, таш бәгырь
Табигать, нигәдер, бирмәгән.
Һәркемгә мускуллы
баһадир, пәһлеван,
Саф акыл булырга димәгән.
Син — көчле. Миңа шул
бик җиткән. Үртәмә —
Юк миндә мускул да,
көчем дә.
Мин синең кочакта көчлемен, ә болай —
Бәхеттән елыймын иртә дә,
кичен дә.
Нәрсә диим?
Нәрсә диим? Бу мизгелдә
Эндәшмәвем үзе алтын.
Бар дөньяга кулны селтәп,
Мин бит синең
белән калдым.
Купшы-бәрхет сүзләр белән
Төчеләнеп тормыйм, кичер.
Тоя алсаң җан тибешен,
Ишетерсең — синең өчен.
Бәлки бераз корырактыр
Холкым, сүзем, хәтта назым.
Мин бит кайнар хисләремне
Чокып-бизәп җанга яздым.
Кочагыңа кысасың син, —
Сөйләшәләр тын белән тын.
Нәрсә диим? Бу мизгелдә
Эндәшмәвем үзе алтын.
Аллам
Күземнән түгелгән моңымны
күтәреп алалсаң,
Күңелем елгасы агышын
кирегә боралсаң,
Җандагы яраның нәкышен
берсүзсез аңласаң,
Газаплы җанымны юатыр
сүзләрен табалсаң,
Нәзберек бәхетне югалтмый
янәшә баралсаң —
Бүгеннән — мәңгегә —
син генә
табыныр бер Аллам!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Үзенчәлекле . Бик охшады . Уңышлар сезгә !
0
0