Логотип
Проза

Куласа 4

Усман төрмәдән чыккач, рәтләнер сыман иде, Рәзилә әйткәннәр рас чыкты. Усман фатирда яшәргә теләмәде, Тәслимә кайнана янына сыймады...

Дәвамы. Башы: https://syuyumbike.ru/news/proza/kulasa

                           http://syuyumbike.ru/news/proza/kulasa-1757921180

                          http://syuyumbike.ru/news/proza/kulasa-3

Завод проходноенда аны Асия апасы көтеп тора иде. 

– Нихәл, кыз?

– Әйбәт, Асия апа, бер-бер хәл булмагандыр бит?

– Булырга тора. Усман дивана аркасында сезне фатир чиратыннан сызып атканнар иде бит, тәк? 

– Ярар инде, Асия апа, тумаган тайны...

– Тыңлале син! Заводта бармагыңны өздердең, производственный травма оформить итмәдең. Ә итәргә иде! Хәзер кер кадрлар бүлегенә, үзеңне фатир чиратына куйсыннар. Син монда Усманга хәтле дә эшләдең, аннан соң да эшлисең. Җыелышта бар да сине яклап чыгар, кемгә зыяның тигәне бар? 

Асия сөйли-сөйли Тәслимәне беләгеннән тотып, кадрлар бүлегенә таба алып китте. Кызга ияреп үзе дә керде, мәсьәләне хәл итеп тә куйдылар. Бер караганда, әллә ни хәл итәсе дә булмаган. Тәслимә эшкә урнашу белән исемлеккә кертелгән, шуны эзләп табып күтәрәсе генә калган. Кадрлар бүлегендәге хатын да аның хәлен бик яхшы белә икән. Әллә мәрхәмәтле чагына туры килделәр, әллә сәбәбе башкада, ул болай диде:

– Чиратта син бар. Хәзер болай итәсең. Киләсе ай башында Кипячев йортыннан Громовлар зуррак фатирга күченә. Син артларыннан ук фатирга кереп утырасың, әйберләреңне китереп куясың. Ишекне шакысалар да ачма. Тора-бара документларын да эшләтербез. 

Тәслимә шулай итте дә. Әмма документларын эшләтергә өлгермәде. Бармагы тагын да шешеп, операциягә кереп ятарга туры килде. Тагын бер буынын кисеп алдылар. Шуннан саулыкка мантымады инде ул.

Усманны төрмәдән каршы алырга Тәслимә сеңлесе Рәзиләне дә ияртеп барды. 

– Кая яшәрсез икән, апа?

– Кая дип, фатирда инде. 

– Аһ-һай, риза булырмы икән Усман? Фатирны син алдың бит, ул түгел. 

– Авызың нәрсә әйткәнне колагың ишетәме, Рәзилә? Фатирны икебез эшләгән завод бирде. Димәк, икебезнеке дә.

Рәзилә апасын башкача борчымады, поездда барган кешеләрне күзәтергә кереште. Тәслимә тәрәзәгә карап барды. Юк-юк та бер-берсенә сораулар биргәләп алалар иде. Анысы да инде, сүз юктан сүз булсын өчен генә. 

– Усманга свитер алдыңмы, апа? Бүген суыткан. 

– Алдым инде, алмыйча. Үзең дә юка киенгәнсең әле. 

Авызлары берне сөйли, күңелләре икенчедә иде аларның. Инде яшьлектәге шуклыклар да киткән. Икесенең дә чәчләре чалара төшкән. Икесенең дә йөзләренә арыганлык чыккан. Рәзилә әле чәчләрен килешле кистереп, буятып йөри. Араларында иң зә-выклы киенүче Тәслимә бетереште, чәчен дә, үзен дә карамый башлады. Чире дә азганнан-аза, инде уң кулы күтәрелми башлады, уң аягы да өстерәлеп кенә йөри. Паралич дисәң, табиблар андый диагноз да куймый. Тормышлары да һаман көйләнеп китә алмый бит әнә.

Усман төрмәдән чыккач, рәтләнер сыман иде, Рәзилә әйткәннәр рас чыкты. Усман фатирда яшәргә теләмәде, Тәслимә кайнана янына сыймады. Ике арада йөреп яши башладылар. Тәслимә улын фатирга якынрак мәктәпкә бирде. Алия дә шул тирәдәге бакчага урнашты. Тәслимәгә фатирыннан чыкмыйча яшәсә дә була иде анысы. Алты елда ирсез дөнья көтәргә өйрәнгән иде инде ул. Тумыштан салынган шәфкатьлелек Усманны, бигрәк тә атасы Равилне ташларга ирек бирмәде. Хәер, Сатирәне дә аңлый башлаган иде инде ул. Сатирә карчык тормышта алдан чабарга яратучан. Планны алдан корып куя да, ул барып чыкмаса, дөньясын каргый. Мөгаен, кияүгә бер кешегә чыккандыр, ә икенче кеше белән яши башлагандыр. Равилне күршеләр акыллы иде дип сөйлиләр бит әнә. Аннары мунчалары яна аларның, шуннан авыруы кузгала. Тәслимә кара акылы белән: «Равил әти балачакта янгында калмадымы икән?» – дип уйлый. Әмма сорарга җае гына чыкмый. Хәер, сораса да җавап бирмәс иде ул. Дөньялык сорауларын ишетмәгәнгә салышып үткәрә Усманның атасы.
Бәлки, ишетмидер дә, ә бәлки, ишетсә дә аңламый торгандыр. 

Тәслимә белән Равилне уртак бер нәрсә берләштерә. Алар икесе дә бәйрәмнәрне яратмый. Өйдә бәйрәм дип ыгы-зыгы купса, Равил бүлмәсенә кереп бикләнә дә төн җиткәнче шуннан чыкмый. Тәслимә исә йөрәген учларына кысып кич җиткәнне көтә. Бүген 23 февраль. Усман эшендә бәйрәм итәр, Ходаем, зәмзәм суына алданып тагын мөгез чыгармаса ярар иде. Тәслимә ваннада җебетеп куйган керләре барлыгын исенә төшерде. Сыңар кулы белән бармак тиреләре уелып чыкканчы кер сабыны белән берәмтекләп ышкыды. Мавыгып китеп кичке тугыз тулганны да сизми калган икән. Усман һаман юк. Азат мәктәптәге «Аҗаган» уеныннан алҗып кайткан, иртә йоклап китте, Алиясе дә абыйсының аркасына башын төртеп йокыга талган. Тәслимә киенеп, кайнаталары яшәгән бистәгә барып килергә булды. Ике урам арасын ничек тә узар әле. 

Сәламәт кеше 20 минутта барып җитәр араны Тәслимә бер сәгатьләп үтте. Менә ул борыласы тыкрык, уңнан икенче йорт. Алар салып чыккан верандада гөлт итеп ут кабынган. Матур Усманнарның нигезе! Чү, капка шар ачык түгелме соң? Усман тәки шунда кайткан икән. Фатирга кереп балаларның хәлен белеп чыкса да була иде юкса... Тәслимә ашыгарак төште. Йортка якынайган саен аяклары авырайды, йөрәге кысылып куйды. 

Капка шар ачык, йорт ишеге дә ябылыр-ябылмас. Ихата сәер тынлыкка чумган. Тирә-якка көйгән ис таралган. Болдыр идәне пычрак. Чү, кан эзләре түгелме бу? Идәндә дә, ишегалдыннан капкага бара торган сукмакта да кан эзләре ярылып ята. Тәслимә бар көченә: «Усма-ан!» – дип кычкырды. Әллә тавышы зәгыйфь чыкты, аңа дәшүче булмады. Тәслимә чигенә-чигенә капкадан чыкты, аны яхшылап япты да, сеңелләренә чапты. Әйе, курку аяклары тыңламас Тәслимәне дә чаптырды. 

– Рәзилә, син өйдәме?

– Төн ката нишләп йөрисең, апа? 

– Чык әле, Рәзилә. Әйдә, безгә барыйк әле. Анда нәрсәдер булган, өйгә үзем генә керергә курыктым. Кияү кайтмагандыр?

– Юк, командировкада, беләсең ич. 

– Ярар, әйдә безгә барыйк әле. 

Рәзилә йортка беренче барып керде. Барып та керде, матчада бауда асылынып торган Усманның аякларына ябышты. Җизнәсен апасы кергәнче күтәреп торды ул. 

– Апа, пычак китер, тиз!

Апасы сеңлесе нәрсә әйтсә, шуны үтәде. Аның ни кайгырырга, ни уйларга кодрәте калмаган иде. Алар башта «ашыгыч ярдәм» машинасын чакырдылар. Табиблар Усманның үлгәнлеген раслады. Күрше бүлмәдә кан эчендә Равил ята. Ул исән, әмма хәле авыр. Башы тоташ җәрәхәт, кабыргалары сынган. Аны хастаханәгә алып киттеләр. Табиблар милиция чакыртты. 

Өйдә кыямәт купкан диярсең. Идән тулы чүпрәк-чапрак. Аның яртысы мичтә. Тәслимә янып бетмәгән чүпрәкләрнең бала киемнәре икәнен шәйләде. Азатның башлыгы, Алиянең көзге курткасы... Пычрак белән бергә буталган киемнәр юеш. Күрәсең, кайнатасы су ташыган. Урын-җирдән дә, кием элгеченнән дә тып-тып тамчы тама. 

* * *
– Куеныңа килеп кергән кошны ычкындырасыңмы, Усман? 

– Мыркый, котыртма, кайтам. Миңа ярамый, аңлыйсыңмы? 

– Да, брат, условка...

– Болай да артыгын «каптым». Кара, иртәгә синме каравылда, минме? 

– Асыл кош белән шушында гына кунарбыз, иртәгә килеп йөрмә. 

– Давай, брат, артыгын нитмә, барыбер. 

Усман районның «Пищепром» оешмасы бинасыннан яхшы кәеф белән чыкты. Куенына бер төргәк ширбәт тә тыкты. Тәслимә ширбәт ярата. Болай гына алганын белсә, чәпчеячәк инде, ну ярар, түзәрбез. Эш урыны тыныч аның, эшләргә дә эшләргә генә. Яшәргә дә, яшәргә генә.
Йортка якынлашкан саен, Усманның йөзендә болытлар куера барды. Тәслимә хәзер фатирда инде. Көтми инде ул аны төп нигездә. Капканы иңбашы белән генә төртеп ачты да, итеген дә салмыйча өйгә узды. Ишекне ачуга күзен төтен кисте, яшь тамчылары тәгәрәп төште. 

– Нишлисең, әти?

Равил аны ишетми иде. Шкафта күпме кием бар, шуны мич каршына китереп өйгән дә, берәм-берәм утка ыргытып маташа. Ичмасам, морҗаны да ачмаган. Өйдә сасы синтетика исе, төтен. Усман ишекне каереп ачты, кызулык белән атасына берне китереп ямады. 

– Гомер-р ррәхәт күрсәтмәдең, сс..ка, гомерр ррәхәт күрсәтмәдең... 

Кул астында сулы чиләк тора иде, аңышмыйча аны мичкә томырды. Тагын да зәһәррәк төтен исе чыкты. Капшанып барып морҗаны ачты. Равилгә әйтерсең команда гына кирәк булган, көне буе ташып куйган суларын өй буенча сибә башлады. 

– Су кирәк! Кү-ү-үп су кирәк! Хәзер бетә!

– Бетерәм хәзер мин сине, дивана, суың-ниең белән бетерәм! 

Усман үзен-үзе белештермичә атасына ташланды. Дөньяга булган бөтен ачуын атасыннан алды. Битен изде, атланып утырып күкрәген тукмады. Равил башта куллары белән битен каплап маташты. Аннары каршылык күрсәтмәде. Ул елмая иде. Әллә котылам дип шатланды, әллә... Белмәссең. 

Усман айныганда атасы хәрәкәтсез иде. 

– Нишләдем мин?..

Ул аны күтәреп караватка салды. Үзе янына утырды. 

– Гафу ит мине, әти...

Ул бераз сулышы тигезләнгәнен көтте. Аннары атасына борылып:

– Тагын анда барасым юк, без лутчы тегендә икәү китәрбез, әти... – диде. 

Авыр атлап тышка чыгып китте. Кергәндә кулында кер бавы иде. Атасы яткан карават турында бишек элмәге бар, ул бауны шунда элде. Туганда тибрәткән элмәк җан чыкканда да тибрәтергә тиеш иде. Матча авыр ыңгырашты. Ир сулкылдап караватка утырды.
Күз алдыннан яңгырлы көн, җыйнак гәүдәле кыз, улы Азат, кызы Алия узды. 

– Тәслимә, кем идең син?.. Минем фәрештәм идең. Соңга калган фәрештәм...

IV
– Әни, әти нинди кеше иде?

Аз сүзле Азат әнисенә сораулы карашын текәгән дә, иреннәрен кысып, җавап көтә иде. 
Тәслимәгә аның кыяфәте әллә ничек кызык булып китте, һәм ул иңнәрен сикертә-сикертә рәхәтләнеп көләргә тотынды. Малай анасына аптырап карады. 

– Әйбәт кеше иде, улым, әйбәт кеше. Син тач атаңа охшагансың. Кыяфәтеңне әйтәм. Ул да коңгырт күзле, коңгырт чәчле, матур егет иде. Бер күрүдән... 

Яраттырды. Монысын Тәслимә күңеленнән генә әйтте. 

Улының җаваптан күңеле булды. Киеренкелек китте, хәзер инде әнисенең команда бирүе кирәк. Велосипеды буена карата зур, алай да иярлисе иде бит аны. 

– Улым, синең хәлеңнән килә, курыкма. Иң мөһиме – тигезлекне сакларга кирәк. Мин этеп кенә җибәрәм, кара аны! Анаң гомер буе артыңнан чабып йөрмәс!

Соңгы җөмләсен таләпчән һәм кырыс итеп әйтергә тырышты. Азатның тагын иреннәре кысылды. Бусы бөтен игътибарын юлга бирүдән иде. 
Һәйт! Әнисе булдыра алганча йөгергән дә булды, әмма хәле тиз китте. Гәүдә тигезлеген саклый алмаганда кая инде ул велосипедка тагылып йөгерү?! Ә Азат нәрсә кирәген бик тиз шәйләде. Күпмедер барды да, аяклары белән велосипедны туктатты. Аннары күпмедер барды да, педаль белән туктатып карады. Булдыра алган саен, авызы ерыла барды. Тәслимә бәхетле иде. 
Каяндыр Алиясе килеп чыкты. Күбәләктәй җилпенеп абыйсына таба йөгерде. Бигрәк мәхәббәтле бу бала. Абый дип өзелеп тора. Әни дип юмалана да белә.

– Ходаем, бергә булсыннар, бер-берсенә ярдәм итешсеннәр, – Тәслимә аларга карап теләк теләде. 

– Әтиең яхшы кеше иде, улым. Куркуларын җиңәргә көче генә җитмәде... Кыюлык өчен дип авызына койган хәмер генә хәлен алды... Яхшы кеше иде!

Тәслимә узган гомерен күз алдыннан үткәрергә тырышты. Күп хатирәләрнең төсе уңган, күбесе инде онытылган да иде. Шулай инде, давыл бит ул башта гына куркыныч, үткәреп җибәргәч, искә дә алып тормыйсың. Хәтта ки аның кайчан тынганын да искәрмисең. Ә тынганмы соң ул, гомумән? Шунысы бәхәссез: син бүген бүтән кеше. Мәктәпне тәмамлап авыл капкасыннан чыккан Тәслимә ул бүген юк инде. Кайчан югалды ул, кайсы мизгелдә – хәер, моның әллә ни әһәмияте дә юк инде. 
Ә дөнья куласа…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар