«Гомерем буе бары бер генә хыял белән яндым – әни буласым килде. Күпме уңышсызлыкларга очрасам да, башыма «булмый икән инде» дигән уй да кереп карамады. Кыз бала әнисе буласымны белеп яшәдем», – дип сөйли Оля.
Хатын-кыз спа-процедураларга баргач, гадәттә, бушанып кайта. Йә беркемгә дә сөйләргә кыймаган сере ачыла, йә ирен хурлап кайта (якын дусларыңа да бергә яшәгән иреңне ничек хурлап торасың инде?), йә баласы белән булган проблемаларын сөйли. Хәтта бер сәгатьлек маникюрда да сөйләргә вакыт табыла. Маникюр салонында тынычлык хакимлек иткәнен беркайчан да ишеткәнем юк. Һәркем нидер сөйли. Ә мин мастерларны үзем сөйләтеп кайтам. Һөнәри кызыксынучанлыгым үзенекен итә бары. «Бер сүз эндәшмим, сораулар бирмим», – дип антлар эчкән идем өйгә килеп массаж ясаган мастерга бу юлы. Яңа ел алды. Бүләкләр җыя торган чак. Балаларга бүләкләр турында сөйләшә башладык. Оля кечкенә балалар кызыксынып уйнаган уенчык эзләвен әйтте. «Оныгыгызга эзлисезме?» – дим. «Юк, кызыма. Минем кечкенә кызым бар. Балалар бакчасына йөри», – диде ул.
Бик уңайсызланып, гафу үтендем. «Борчылмагыз, шулай дип әйтүче бер сез генә түгел. Минем исем дә китми. Гомумән, мин кеше сүзенә игътибар итмим. Алар бит минем тормышны яшәми, мин генә яшим. Беркемнең дә кешене тәнкыйтьләргә яки аннан көләргә хакы юк», – диде Оля бик фәлсәфи итеп.
Беләсе килә бит инде Оляның тарихын. «Юк, Галия, син сорамыйсың», – дип, үз-үзем белән көрәшеп массаж өстәлендә ятам. Ул көнне түздем, әмма икенче көнгә кабул иткән бөтен антларым онытылган иде инде. Оля үз тарихын сөйләде:
– Әни булу турында мин үземне белгәннән бирле хыялландым. Курчаклар яраттым. Гел үземне кыз әнисе итеп күрдем. Теләгем шундый көчле иде, 19 яшемдә үк кияүгә чыктым. Ир белән яши башлауның икенче аеннан ук бала көтә башладым. Әмма ай саен өметем акланмады. Дөрес, ирем дә бик кызу канлы иде. Яхшы яшәдек дип тә әйтеп булмый. Эшсезлек, акчасызлык. Ике елдан соң авырга уздым. Ул чактагы шатлануларымны белсәгез икән! Миңа башка берни кирәкми иде бу дөньяда. Көмәнем ике айлык иде, ирем белән чираттагы тапкыр сүзгә килдек. Аның миңа кул күтәрүе гадәти хәлгә әйләнгән иде. Дөресен генә әйткәндә, ачу килгән минутта кара-каршы торып сугыша идек. Ул мине этеп җибәрде дә мин егылдым. Торып басып, «җавабын» да кайтардым. Әмма берничә минуттан кан китүен тойдым. Ирем шундук ашыгыч ярдәм машинасы чакырырга чыгып чапты...
Көмәнем төште. Ә ике көннән иремне урамда бандитлар кыйнап үтерде. Кызу канлы кеше иде шул...
Тормышны алып барырга кирәк. Минем шәфкать туташы акчасы гына җитми, җитмәсә, хезмәт хакын да тоткарлыйлар. Шул чакта: «Нигә әле мин массаж ясау курслары узмыйм?» – дигән уй килде. Ул яктан мин бик тәвәккәл. Уйладым да, укырга кердем. 22 яшемнән массаж ясый башладым. Шул массаж белән онытылып яшәдем бугай инде. Очрашып караган кешеләрем булды, әмма мөнәсәбәтләребез җитдигә күчә алмады. Минем тизрәк бала турында сөйли башлавым да аларны куркыткандыр. Үзем өчен генә бала табарга теләмәдем. Ул – эгоистлык. Бала гаиләдә үсәргә, аның әтисе дә, әнисе дә булырга тиеш. Хәзер уйлыйм: баламның әтисе булырдай кешене очратмаганмындыр инде.
Ә Василны 28 яшемдә очраттым. Бер микрорайонда яшибез булып чыкты. Очраклы гына кибеттә сөйләшеп киттек. Ул миннән унөч яшькә олырак иде. Элеккеге хәрби. Гарнизоннарда йөри-йөри гаиләсез калган. Инде пенсиядә, бизнес белән шөгыльләнә иде. Ике арада ялкын бик тиз барлыкка килде. Озак очрашып та йөрмәдек, бергә яши башладык. Аның инде ике улы бар иде, зурлар иде инде. Бергә яши башлаганчы ук бала турында сүз каттым. Бик тә кыз теләгәнемне әйттем. Башта ул куркып калыр, аңа бала башка кирәк түгелдер дип уйладым. Әмма Васил: «Минем бит әле кызым юк, кыз кирәк», – диде.
Бергәләп бизнесын алып бара башладык – Владивостоктан машиналар куып алып кайтып саттык. Үз гомеремдә ничә машина алып кайтканымны санамадым да. Минем өчен тәүлегенә мең чакрым узу берни тормый иде. Әле бит юллар да тыныч түгел: бандитлар, рекетлар... Анысы турында аерым китап язарлык. Әмма мин «утны да, суны да кичкән хатын», дим үзем турында. Шулай булса да, холкым кырысланса да, кыз әнисе булу хыялым онытылмады. Ике-өч ел болай гына көттем, аннан соң табибларга йөри башладым. Иремне дә тикшерттек, аның проблемалары юк иде. Ә миндә – киресенчә. Күп дәваландым, операцияләр кичердем. Табиблар миңа ЭКО ясатырга киңәш бирде. Мин ЭКОны бер тапкыр ясаталар да бала алып кайталар дип уйлаган идем, юк икән. 12 тапкыр ЭКО ясаттым! Дәүләт программасы буенча бушлай да, түләп тә ясаттым. Кабат уңышсыз икәнен белгәч, артык борчылмый да башладым. Бары тик: «Мин кыз әнисе булачакмын», – дип кабатлый идем.
40 яшемә җитеп тә бала булмагач, әнием: «Кызым, организмыңны көчләмә, Ходай сиңа бала язмаган, оныт ул хыялларыңны. Әнә иреңнең оныклары бар, шуларны рәхәтләнеп сөй. Бу яшьтә бала мәшәкате бик авыр инде ул», – диде. Мин шунда беренче тапкыр әнигә кычкырдым. Аның минем хыялларымны юкка чыгарырга хакы юк иде. «Телисеңме син аны, юкмы – мин барыбер кыз алып кайтам!» – дидем. Кеше каршында елап тора торган гадәтем юк иде, әмма бу юлы бирештем, әни каршында елап җибәрдем. Ул миннән гафу үтенде.
Ирем белән бу темага сөйләшми идек. «Барырга кирәк», – дип әйткәч, башка сораулар бирмичә клиникага бара иде. 44 яшемдә балага уздым. Бу хакта беркемгә дә әйтмәдем, хәтта иремә дә. Баланы бернинди авырлыкларсыз күтәрдем. «Син тазарып киттең», – ди ирем берчакны. Шунда гына барысын да сөйләп бирдем. Аптырап калды дип әйтү бик гади булыр иде. Ул бу хәбәрне башына сыйдыра алмый интекте бугай. 57 яшьтә бит! Ул минем аякларыма егылыр дип көтмәгән дә идем. «Борчылма, сиңа авырлык тудырмам. Курыксаң, әйдә, аерылышабыз, әмма мин гомерем буе хыялланган баламнан баш тартмыйм», – дидем. «Без аны бергә тәрбияләячәкбез. Аллаһ саулыкны гына бирсен, әле туенда биербез», – диде ул.
Казаннан хәтсез ерак бер бистәдә йорт сала идек. Ирем тизрәк йортны өлгертергә кереште. Ул хәтта яшәреп киткәндәй булды. Мин дә үземне башкача тойдым. Бәхетемә күз тидермәм дип, шатланырга да куркып йөрдем. Әнине үзебезнең янга алырга уйладык, ул миңа бала тәрбияләшергә ярдәм итәчәк. Ирем инде күптән бизнестан киткән иде, гаиләдә төп туйдыручы – мин. Ә миңа клиентларымны югалтырга ярамый иде.
Кызымны үзем таптым. Табиблар ярып алырга үгетләсәләр дә, бирешмәдем. «Үзем табачакмын», – дидем. Бернинди проблемаларсыз таптым. Ике көннән баламны кочаклап өйдә утыра идем инде. Ул көннәрдәге һәр минут әле дә хәтердә. Өчебезгә бер бала булгач, карарга да авыр булмады. Кызыбыз чиста һавада, экологик азык-төлек кенә ашап үсә. Әтисе кызы инде ул. Мин эштә булгач, күбрәк әбисе һәм әтисе белән була. Бакчага да аны әтисе генә алып барырга, илтеп куярга тиеш. Юк, артык иркә дип әйтмим. Алты яшьлек кызымның өйдә үз бурычлары бар инде: мәсәлән, бөтен чынаякларны ул юа, гөлләргә су сибә. Эшнең нәрсә икәнен кечкенәдән белеп үссен, дим. Ә мин аның киләчәге өчен тырышам. Менә әле бер яхшы мәктәп яныннан фатир алдым, тиздән ремонт ясата башлыйм. Кызым мәктәпкә йөри башлагач, шунда күченербез, ялларга өебезгә кайтырбыз дип уйлап торам. Киләчәктә үзенә аерым фатиры булыр. Көн саен Аллаһка рәхмәт әйтәм, хыялымны чынга ашырды бит. Мин бик бәхетле әни. Хыялланырга курыкмагыз, хыяллар чынга аша ул. «Бик нык теләсәң, Галәм булышмый калмый», – диләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк