Логотип
Проза

Куласа 3

Әгәр белгән булсам, Әгәр белгән булсам Бу дөньяда синең барлыкны... Шәриф Биккол

Дәвамы. Башы: https://syuyumbike.ru/news/proza/kulasa

                           http://syuyumbike.ru/news/proza/kulasa-1757921180

III бүлек

Радиодан ял концерты бара. Тәслимә аңа кушылып җырлый. Үзе җырлый, үзе елый.
Бер бүлмәле фатирында җырлап елаудан башка чара калмаган иде бугай. Бәхетсезлекнең башы кайда? Теге яңгырлы көндәме? Иренә кул уйнатырга ирек бирүдәме? Артык сабыр булудамы? Кайда? 

Сабырсыз дип аңа беркем дә әйтә алмас. Иренең Рәфидәләр йортына ияләшкәнен белеп тә түзеп яшәгән хатын турында йә тагын ни дип әйтеп булсын? Пешмәгән! Шулай дисәң дә була икән шул. Беренче очрашкан көнне үк Усманның авызыннан теге ис килгәненә күз йомуны ничек бәяләргә? Тагын бер кат пешмәгән дипме? Ә завод биләмәсеннән машина-машина жом урлап сатуны? Белә иде бит юкса, ник каршы төшмәде? Тәслимә торып утырды да үзе белән үзе кычкырып сөйлә­шә башлады. 

– Дөньясы урлашканда мин ничек берүзем саф калыйм? Ә?.. Ниче-е-е-ек? 

Ә беркөнне Усман тотылды. Каршына цех начальнигы килеп чыккач, баш иеп ялгышын таныйсы урынга, син дә урлашасың бит, белми дисеңме әллә, дип, күз төбенә берне кундырган. Урлашкан, өстәвенә, кыйнашкан Усман­ны алты елга утыртып та куйдылар. Шундый чакта гаиләне бер йодрыкка туплар урында, Сатирә киленнең күзен ачырмады, син генә харап иттең улымны, дип, бертуктаусыз тавыш чыгарды, ике бала белән ирсез калган хатынны туктаусыз өйдән куды. Равил генә ара-тирә, акырма киленгә, дип яклагандай итенде. Өйдә бердәнбер ир булгангамы, әллә ычкынып китсә харап итәр дип курыккангамы, ире киленне яклаганда Сатирә тына иде. Тик бик азга гына. 

Тәслимә өчен йокысыз төннәр башланды. Иртәнге биштән заводка чаба. Малае бакчада, кызы Алия Сатирә каравында кала. Кыз чая, әбисенең күңелен күрә белә иде. Бәлкем шул терекөмештәй тере бала гына ике хатынны бер йортта бер-берсенә түздереп яшәтәдер дә әле.

Тәслимә чүпрә киптерү тасмасы янында торганда да шуларны уйлый, уйларының очына чыга алмый онытылып та китә иде. Онытылуның ахыры хәерле бетмәде, көннәрдән бер көнне чүпрә белән Тәслимәнең бармагы да туралды. 

– Йә Ходаем, тагын ниләр күрсәтерсең?..

 Бармакның бер буыны гына киселгән, дип тынычландырдылар перевязочныйда. Табиблар белә торгандыр дип, Тәслимә дә артык кайгырмады бугай. Юкка булган икән. Ай узды, җәрәхәте төзәлмәде. Гел суланып интек­тергәч, өшкертеп караргамы соң, дигән уй килде башына. Өшкертү дигәндә ул бер кешегә генә ышана иде. 

– Әти, өшкереп карыйсыңмы әллә? Төзәлми бит...

Ишегалдында кабынмыйча интектергән мотороллерын сүтеп ташлаган ир тавышка борылып карады. Исеме холкына туры килә иде аның, тик менә бу күре­неш тышыннан тимер салкынлыгы бөркелеп торган ирнең күңелен чайпалдырды. Аларның беренче нарасыйлары, акыллы, сабыр Тәслимәсе аңа тилмереп карап тора. Ничек чайпалмыйсың?.. Ир дәшмәде. Дәшсә, тавышы дерелдәр иде, аның күңел халәтен сатар иде. Кулын юды, аны озаклап сөртте, аннары баласына борылды. 

Халатчан чыккан яшь ана дер-дер килә иде. Юк, салкыннан түгел, көннәр көзгә авышса да, җылы әле. Тәслимә атасыннан килеп бәрелгән дулкыннан дер-дер калтырый, чөнки ата белән бала җаны тавыш-тынсыз аралаша иде:

– Гомергә сездән игътибар җитмәде, әти. Хет хәзер күр мине...

– Алай түгел ул, бала. Мин гомергә сез дип яшәдем. Без чут-чут үбешә, кочаклаша, авызга-авыз куеп ләкәтә сатып утыра торган нәсел түгел. Без – эш кешеләре. Безнең хисләребез эшебезгә салынган. 

– Бишәр гектар чөгендер алдыртуың, икешәр сыер асравың, ярты ферма чаклы сарык тотуыңмы игътибар, әти? Безнең баш эштән чыкмады, кара көздә карга тезләнеп чөгендер кискәндә аякларга салкын тиде. Эш дип җафаладыгыз безне...

 – Шул эш бәрабәренә авылда иң зур йорт безнеке, машинаны да беренче без алдык, төсле телевизорны да...

– Аңа карап безгә рәхәтлек килсә икән...

– Сез нык нәсел кешеләре! Бирешмә! 

– Миңа кайвакыт баштан сыйпап кую да җиткән булыр иде...

«Әшһәдү әллә илаһә иллаллаһ вә әшһәдү әннә Мөхәммәдән габдуһу вә рәсүлүһү...» Аларның сүзсез аңлашуы шунда өзелде. Тимершәех моңлы мәкам белән кызын дога укып өшкерә башлады. 

«Куль әгүдү бираббин нәәәәс, мәликин нәәәс, иләһин нәәс...» Монда инде Тәслимә түзмәде, бөтен күргән авырлыкларын күз яше белән агызды. Күңел капкалары киерелеп ачылды, бу юлы атасыннан да оялып тормады. 

Тимершәех баласын өшкереп, хата-кимчелекләрен үзеңнең киң рәхмәтең белән гафу ит дип күңеленнән сорап, Тәслимәнең бармагын солидол сөртеп бәйләп куйды. Җәрәхәт сулкылдый, алай да җанга тынычлык иңгән иде инде. 

– Кичкә «Йәсин» чыгарбыз.

Тимершәех шулай диде дә, ярты юлда бүленеп калган эшенә кереште. Берни булмагандай йөрсә дә, аның да күңеле тулган иде. 
Үзем булдыралганча. Тормышыма берәүне дә кысылдырмыйча. Тимершәех шулай уйлады. Ул унбер балалы гаиләдә тугызынчы бала. Бердәнбер ир угълан! Хәер, башта ике ир бала туган, әмма алар озын гомерле булмаган. Атасы каты куллы. Дүрт класс укыганнан соң башка мәктәпкә җибәрмәде, малай моңа бик гарьләнде. Җиде класс белемне ул армиядә алды. Аның уңышлары турында хәтта газетага да язып чыктылар. Матбугат кадәр матбугатта үзен мактап язуларын укыгач, бер башка үсеп киткәндәй булды ул. Кулына хат китереп тоттыргач, янә җиргә төште. Армиядән кайткач өйлә­нер­сең, дип язган анасы. Егетнең үзенең дә планнары шундыйрак, ләкин башта күңелгә ошаган кызны табасы бит әле. 

Ата-анасы бу мәсьәләне үзенчә хәл иткән булып чыкты. Аны капка төбендә булачак хатыны Гөлсирин каршы алды. Тимершәех каушап калды. Кыз начар түгел, ләкин бит тагын атасы аның язмышын хәл итте. Ул арада кодалар килеп төште, никахны иртәгәсен үк укытырга булдылар. Тимершәех сүз әйтә алмады.

Мәгәр никахтан соң атасына, үзең йоклап та бирәсеңме, диде. Ачуыннан чырае зәңгәрләнде атаның, инде һушын җыеп алгач, күзләренә туп-туры карап торган малаеның яңагына берне орды. 

Шуннан тыныч кына яшәп киттеләр. Хәер, тыштан гына тыныч күренә. Эчтән һәрберсе үз фаҗигасен киче­рә. Әйтик, килен һәр иртәдә сыер саварга елап чыгып китә. Аның мышык-мышык килүен башта ишет­мәмеш­кә салыштылар, аннары жәлләделәр, тора-бара ачулары чыга башлады. 

Ниһаять, Тимершәех моңа нокта куярга булды. Гөлсиринне таң беленер-беленмәс уятты да, әйберләрең­не җый, мин сине капка төбендә көтәм, дип чыгып китте. Гөлсирин кулына ни эләксә шуны бер төенчеккә төйнәп, ире янына чыгып басты. 

– Киттек. 

– Кая барабыз?

– Күрерсең. 

Урам буйлап аска таба төшеп киттеләр. Менә Гөлсириннәр турына җиттеләр. Тимершәех хатынының беләгеннән тотып, шунда әйдәкләде. 
 Капканы шакырга туры килмәде. Гөлсириннең анасы Гөлсәрвәр чыгып килә иде.

– Таң зәрәсеннән нишләп йөрисез, кияү?

– Кызыңны китердем, әби. Син ачуланма, яшәп китә алмадык. 

Гөлсириннең сыны катты. Аның күңеле Тимершәехкә төшкән, аны болай гына җибәрәсе килми иде. 

– Әби, кызыңа бармак очы белән дә кагылмадым, кияүгә бирә аласың. 
Ике хатын кияүне сүзсез генә озатып калдылар. 

Әллә шуларның каргышы төштеме икән? Тимершәех урам башында гына яшәүче беренче хатынын уйлый иде. Әллә шуның ачы күз яше минем балама төштеме икән? Юктыр ла. Мин бит аны рәнҗетмәдем. Кысылмасалар, үзем дә шуны сайлаган булыр идем әле. Хәзер менә икенче хатынга тора салып кычкырасы килә. Һәм андый вакытлар бик еш була. Чагыштырыр-лыгы бар чөнки. Хәер, начар хатын булмады Рәйсәсе. Тырыш, терекөмештәй тере, итәк тутырып бала тапты. Нәкъ Тимершәех теләгәнчә. Алайса ник күңел тынычланмады икән? Гомер узып бара, ә күңел дигәнең урынына утырмады. Акылы белән кыз баланы рәнҗетмәдем дип уйлады ул, күңеле генә моңа ышанмады.
Вакыт-вакыт ычкынып китүләре дә шуннан түгелме икән әле? Хәер, Тимершәех монда да сынатмады. Шешәгә үрелүләр ешая башлагач, үзлегеннән догалар өйрәнде, намазга басты. Күңелен фәкать шул юл белән генә тышаулап булганын аңлаган иде инде. Соңгарак калып булса да. Бу вакытка өлкән балалар төрлесе-төрле якка таралган, сәрхуш әти дуамаллыгын төпчек кызы белән аяксыз калган Рәйсәсе генә күтәрә иде. 

Тимершәех берәгәйле эшләргә күнеккән. Бу юлы да шулай булды. Ата башта гарәпчә хәреф танырга, аннары укырга өйрәнде. Гарәпчә уку – бер хәл, аңа мәгънәсенә төшенергә кирәк иде. Тимершәех тасмалы магнитофон алып хәзрәтләрнең укуын яздыра, шуны тыңлап, Коръәннән бармак төртеп укый, русча-татарча-гарәпчә сүзлектән чагыштырып, сүзләрнең тәрҗемәсен язып бара. Гади дәфтәргә ачылган сүзлек калыная барган саен, зиһене дә ачыла, гыйлеме тирәнәя бара иде. 

– Күпме гомер үткән диген...

Тимершәех тирән итеп көрсенде. Хәзер инде аның да, Гөлсириннең дә ата-аналары гүр иясе, кыз үзе каядыр күченеп китте. Коймага ике куллап тотынып, ир бик озак басып торды. Карашы Гөлсириннәр ягына текәлгән иде. 

– Тәвәккәлләргә булыр. 

Шулай диде дә, өйгә атлады. Кызына «Йәсин» чыгасы булыр. 

Ул кичтә ата ике мәртәбә «Йәсин» укыды. Берсен кызының баш очына утырып, икенчесен караңгы төшкәч Гөлсириннәр нигезенә барып. Укып, шушы нигез әрвахлары рухына багышлагач, кат-кат гафу үтенде. Үтенерсең дә, балалары тормыш авырлыгына чыдый алмыйча бер-бер артлы сына башладылар түгелме? Тәслимәсе, Рәзиләсе... Берсенең бер тормышлары мантып китә алмый. Рушад бөтенләй юкка чыкты. Милициягә әйтеп эзләттерергәме икән әллә дип уйлаган чаклары да булмады түгел, булды. Ул малай бер-ике айлап юкка чыгып тора да, нигезгә кайтып егыла иде үзе. Бу юлы гидайлыгы озаккарак китте. 

Ә Тәслимә туган нигезендә бер кич кунганнан соң район үзәгенә, кайнана йортына юл тотты. Атасының тыны шифалы булдымы, тәне сызланмый, тормышта да ниндидер өмет уянды.

(Ахыры: http://syuyumbike.ru/news/proza/kulasa-4)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар