Узган атнаның җомга киче кайгылы хәбәр алып килде: Газинур вафат...
«Сөембикә»нең элеккеге фотографы ул Газинур. Редакциядән китүенә 10 елдан артык иде инде, әмма районнарга баргач: «Газинурыгыз эшлиме әле? Сәлам әйтегез үзенә!» – дип һаман да сорыйлар.
Газинур белән бер очрашып сөйләшкән кеше аны онытмый!
Мин олы улым белән декрет ялында утырганда безгә фотограф булып урнашкан иде Газинур. Декрет ялында вакытта ук «Сөембикә»нең ул елларда чыккан кушымталарының берсе өчен язмалар әзерли башладым. Шул көннәрнең берсендә мин – яңа язма әзерләргә, ә Газинур фотосурәткә төшерергә Гаиләне планлаштыру үзәгенә килдек. Без шунда таныштык һәм... шунда ук бер-беребезне әллә кайчан белгән кешеләр кебек сөйләшеп киттек.
Газинур теләсә кем белән уртак тел таба белә иде. Әңгәмәдәше – җитәкчеме, әллә гади кешеме, һәркайсы белән сөйләшер сүзе бар иде аның.
Без ул елларда татарлар күпләп яшәгән төбәкләргә командировкаларга бик еш йөрдек. Газинур белән бергә ничәмә-ничә мең чакрым юл уздык икән! Әмма ул юлларның озынлыгын сизми идек: Газинур аны сүз белән кыскарта белде. Әле машина йөртүчебез Илдар Фәизов, әле мин берәр сорау биреп куябыз – шул җитә: Газинур янә тәмләп сөйләргә керешә... Бер сөйләгәнен кабатлаганын да хәтерләмим. Күзәтүчән кеше иде Газинур, бик күп нәрсә белән кызыксына, укыганнарын, каяндыр ишеткәннәрен яхшы хәтерли, шуларны нечкәләп сөйли белә иде.
Эшен ярата иде ул.
Журналның йөзе – тышлык. Ул матур булырга, укучыны үзенә тартып торырга тиеш: шул очракта гына аны кулга аласы, битләрен актарасы, укыйсы килә. Ә тышлыкның ничек килеп чыгуы – Газинурга бәйле. Дөресрәге, беренче чиратта, аңа бәйле, әмма героинялардан да бик күп тора. Ә аларның фотосурәткә төшәргә яратканнары бар, кирәк өчен генә төшкәннәре, бөтенләй яратмаганнары бар. Һәркайсын Газинурга көйлисе. Фотограф кушканны шунда ук үтәүче модельләр белән эшләмибез бит.
…Пенза дәүләт педагогика университеты укытучысы Наилә ханым Нагаеваны төшерәбез. Җәй иде ул, җир җиләкләре пешкән вакыт. Лермонтовларның музей-утарына – Тарханга килдек. Газинур шунда ук эшкә кереште. Аларга комачауламаска тырышып, без Илдар белән читтәрәк йөрибез – җиләк җыябыз. Әмма күреп, сизеп торам – эш бармый. Фотограф бер-ике тапкыр төшерер дә, туктар дип уйлаган булган, күрәсең, Наилә ханым. Сәгатьләр буе камера каршында эшләүгә бөтен кеше дә әзер булмый шул... Ике сәгать узгач, туктадылар. «Ничек, бармы тышлыклык берәр фото?» – дип сүзсез генә Газинурның күзенә карыйм. Ул, «юк» дип, мин сизәрлек итеп кенә башын селки... Ә Наилә ханымның күзләрендә яшь! «Кешене болай газаплыйлармыни?!» – ди. «Ул газапламый – сез матур чыксын өчен тырыша. Сез дә аңа булышырга тиеш бит», – дим. Бераздан алар тагын эшкә тотындылар...
Газинур төшергән иң матур тышлыкларның берсе иде ул: кыр чәчәкләре тоткан Наилә ханым шундый матур итеп елмая анда. Аның ул сөйкемле елмаюын тәки «тотты» Газинур!
Соңыннан: «Минем иң матур фотосурәтемне Газинур төшерде», – дип әйтүләрен бик күпләрдән ишеттем. Фотога беркайчан матур төшмим, дип уйлаган (ә безнең һәркайсыбыз шулай уйлый) хатын-кызлар әйтә моны!
...Командировкадан Газинур беркайчан хатынына күчтәнәчсез кайтмый иде. Барган җирдә кибеткә керергә җаебыз булмаса, юлда туктап булса да Әлфинурга шоколад алып чыгабыз. Күпме командировкага йөрдек – гел шулай булды.
Әлфинурының туган көненә ел саен пионнар бүләк итә иде ул. Берсендә командировка көне туры килде. Әлмәт ягыннан кайтабыз. Караңгы төшә башлады. «Кайтышлый тукталыш янындагы кечкенә базарга керәм, анда әбиләр гел сатып тора – шулардан алам пионны», – дигән иде Газинур. Ул борчыла, аннан артык Илдар белән без борчылабыз: чәчәкләр алырга өлгерерме, юкмы?.. Икенче көнне иртән эшкә килүгә исәнләшкәнче үк Газинурдан шул хакта сорыйм. Өлгергән!
Әлфинуры көн саен төшке аш тутырып җибәрә иде Газинурга. Ашап бетерүгә ул хатынына шалтырата: «Тәмле булды, рәхмәт сиңа!» – ди. Бу – көн саен шулай кабатлана. Төшке аш вакытында берәребезнең туган көнен билгеләп үткән чаклар була: бөтен редакция белән җыелып чәй эчәбез. Кичке дүртләр тирәсендә булса да, Газинур өйдән алып килгән ризыгын ашап куя. «Әлфинур борчылыр... Ул бит аны тырышып әзерләгән», – ди.
Хатыны озак еллар китапханәче булып эшләде аның – эш көне соңрак тәмамлана иде: Газинур көн саен барып каршы ала!
И-и, алар гаиләсендәге ул матур мөнәсәбәтләрне сөйләп кенә бетерерлекме соң?!
«Аш-су» рубрикасы өчен журналга мастер-класслар төшерү бездә Газинур фотограф булып эшләгән чакта башланды. Нәрсә генә төшереп кайтсалар да, икенче атнада Газинур аны өендә пешереп карамыйча калмый иде – ял көнне өйдәгеләренә шулай бәйрәм ясый!
Газинур – менә дигән әти иде. Хатыны Әлфинур – Казан кызы, ул татарча бер сүз сөйләшми, ә кызлары Ләйлә дә, уллары Артур да татарчаны су урынына эчәләр. Бу, әлбәттә, Газинур тырышлыгы! Артурның зур сәхнәгә килүендә – җырлавында, җырлар иҗат итүендә дә әтисенең өлеше зур булды. Артур Хафизов башкаруында «Сине ясыйм», «Елмай», «Сугышка китәм» дигән җырларны күпләр хәтерлидер. Шулай килеп чыкты, тормышын сәхнә белән бәйләмәде Артур, әмма җырдан да аерылганы юк.
Оныклары өчен барысын да эшләргә әзер булган шәп бабай да иде Газинур. Иң беренче оныгы Карина аларда үсте: алар дәресләрне дә бергә әзерләделәр, класстан тыш чараларга да әзерләнделәр, тормыш мәктәпләрен дә бергә уздылар.
...Газинурның иң соңгы командировкасы минем белән булды. 2014 елның язы иде ул. Кыр казлары кайткан вакыт. (Юлда туктап карап торганыбызны хәтерлим.) Оренбургка бардык без ул чакта. Эшмәкәр, «Оренбург шәлләре» оешмасы генераль директоры Альбина Әбсәләмова турында язарга, аны тышлыкка төшерергә. Шул командировкадан без дә, Газинур үзе дә аңа операциягә керергә инде кирәген аңлап кайттык. Ул аны болай да булдыра алганча сузган иде инде.
Йөрәгенә ясаган ул операциядән без аның терелеп эшкә чыгуын көттек. Ул үзе дә моңа бик өметләнгән иде.
Соңгы елларда Газинур күбрәк авылда торды – олы яшьтәге әнисен карады. «Анда миңа суларга җиңелрәк», – дия иде. Тирә-күршеләре, үзләре урамын гына түгел, бөтен Саушны ямьләп яшәгәндер. Аның белән урамда, капка төбендә күрешү, авыл хәлләрен бер сөйләшү дөнья рәхәте булгандыр…
Инде менә ул үзе өчен бик кадерле җиргә – туган авылына – Теләче районы Сауш авылына мәңгелеккә кайтып китте. Авыр туфрагы җиңел булсын...
Ә безнең күңелләрдә гел яшәр ул. Без аны гел сагынырбыз...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк