Мин һаман да тынычлана алмый сулкылдап, бер кулыма төенчегемне тотып, икенче учымнан һаман да әбинең итәген ычкындырмыйча, аның белән янәшә атладым. Вокзалдагы теге кыз – бер миңа, бер әбигә аптырап карады:
Дәвамы. Башы: http://syuyumbike.ru/news/proza/kaitu-1770731948
Надя апа белән Айбулат абый эштән соң кайттылар. Кергәч тә мине аркамнан тупылдатып яраттылар да, өй мәшәкатьләренә чумдылар. Җаен табып Айбулат абыем янына килеп, пышылдап кына: «Ә кайда сездә Сакмар?» – дип сорадым. Башта ул аптырап калды, аннан шаркылдап көлеп җибәрде. Аның көлүенә башкалар җыелды. Аларга да минем сүзләрне җиткерде. Бергәләп көлештеләр. «Аның нәрсәсе көлке инде?!» Көлешеп туйгач, абый шаккаттыргыч сүзләр әйтте: «Кызым, монда Сакмар юк ул, бездә Сакмар акмый. Икенче елга бар, тик ул ерак һәм пычрак, өй алдында гына уйнап тор, яме». Башымда йөз төрле сораулар кайнады: «Ничек инде Сакмар юк?! Нишләп юк?! Ә кая булган?! Әтү шәһәрдә балалар кайда уйный? Җәй көне кайда су керә, кышын кайда шуа? Елгалары булмагач, алар ничек үлмиләр икән… уйнамыйча?» Бөтенләй кәефем төшеп йокларга яттым.
Икенче көнне теге икәүне уятып маташмадым – файдасыз икәнлеген аңладым. (Йокылары туймыйча аларны беркем дә, бернәрсә дә торгыза алмаячак.) Кран, балкон, кухня араларында йөреп, ничек тә вакыт үткәрергә тырыштым. Әлеге әйләндерелгән таз өстенә басып шәһәр торбаларыннан, биек йортларыннан да өскәрәк – ерак офыкка карап зарыктым, тавышсыз гына елап та алдым.
Үз вакытында уянып, мәшәкатьләрен тәмамлагач, Оксана бүген мине икмәк-сөт алырга ияртеп алып китте. Шау-шулы, этеш-төртешле азык-төлек кибетендә, яшелчә базарында кызык булды, әмма сасык исләр, тавыш, асфальтыннан эссе бөркелеп торган шәһәр урамнары мине тәмам хәлсез итте. Аяк буыннарым йомшарды, шыбыр тиргә баттым, күңелем болганды. Азакка табан бернигә игътибар итәрлек хәлем калмыйча, апаның итәгеннән тарттым. Хәлемне чамалап, эскәмиягә утырткан иде, актарып косып та җибәрдем. Оксана куркуга төште, кулъяулык белән авыз-борынымны сөрткәләде, квас алып эчерергә итте – эчә алмадым. Өйгә чак өстерәп алып кайтты. Көннең калганын мин ятып үткәрдем.
Өченче көннемнең яртысын – Оксаналарның торганын, калган яртысын кич җиткәнен көтеп уздырдым. Хәзер мине, авырып куюымнан куркып, тышка да чыгармыйлар иде. Урамны бары балконнан гына күзәтә алам. Шулай итеп, шөкәтсез зур шәһәрнең бәләкәй бер тоткынына әйләндем.
Эчемнең кайсыдыр бер җирендә – төптә, тирәндә ниндидер сулкылдап торган авырту барлыкка килде. «Кайсы җиреңдә?» дисәләр, төбәп кенә бер җиремне дә күрсәтә алмас идем, әмма ул авырту бер минутка да тынмый, онытылмый. Йоклаганда бетәр әле дигән өмет белән ятам да, шул ук авыру белән уянам. Монысына өстәп, елакка әйләнеп алдым. Авыл, әткәй-әнкәем, картәни, сеңелләрем яки авылга бәйле нәрсәне генә искә алсам да, күзләремнән челтерәп яшьләрем коела да китә. Мин хәзер күп уйлыйм, чөнки аз сөйләшәм. Дөресен әйткәндә, көннәр буена сөйләшми йөргәнем дә була. Моны берәү дә сизми. Оксана белән Кәрим башкортча аңламый, мин урысча сөйләшә белмим. Алар эндәшкәнне төшенсәм – төшенәм, төшенмәсәм – юк, башымны йә кагам, йә чайкыйм гына. Көннәр буена – балконда йә апаның бүлмәсендәге караватта авылда калган бәхетле тормыш, ахирәт кызларым, уеннарыбыз хакында уйланып утырам. Хәтта вакытында теңкәмә тиеп йөргән сеңелләрем, бертуктаусыз үчекләшкән аргы урам кызлары, еш кына сугышырга туры килгән кылый Самат белән кара борын Әптерәй, урамнан чыр-чу килеп үткәндә чыгып әрләп калырга яраткан Шәмсия әби, үзебезнең этебез, сыерларыбыз, чебешләребезне дә уйлыйм. Ул чакта әле моның сагыну икәнлеген белмим, әмма тоям. Балаларга хас сабырсызлык, чарасызлык, ачыргалану белән өзгәләнеп тоям ул сагышны. Бу тойгы мине хәлсез, көчсез, елак итә.
Бишенчеме-алтынчымы көнне, тегеләрнең уянганын көтеп балконда торганда, астан үтеп баручыларның сөйләшүе колагыма чалынды. Колагыма чалынды, чөнки алар кычкырып башкортча сөйләшә иде. Бар хәлемчә муенымны сузып, башымны аска салындырдым. Безнең балкон төбендә картәниемә охшаган бер әби белән яшь бер апа, сумка-төенчекләрен куеп, хәл алып тора. Әби кызга әйтә:
– Әнә шул читтәге кассага бар да Мулдакайга төшкегә дип сора пилитне, янындагы пасуда лафкасына кереп чыгып өлгерсәк – булды.
Кыз:
– Ярар, кайнәм, тик сиңа менә болары авыррак булыр инде, – ди.
Әби: «Йә, ярар, җайлап барып җитәрмен әле, син бар шәбрәк атлап бара тор, пилит бетеп куяр», – ди дә, яше ике төенчекне тотып, йөгерә-атый китеп тә бара. «Муллакай» сүзен ишетеп дулкынланган мин, үзем дә сизмәстән кычкырып җибәрәм:
– Әбекәй, син Муллакайга кайтасыңмы?!
Әби, дертләп китеп, күтәрелеп өскә карый, кулын каш өстенә куеп мине күрергә итә:
– Аһ-аһ, ни нәрсә ди шул?..
Баягыдан да әчерәк итеп кычкырам:
– Син Муллакайга кайтасыңмы?!
Әби мине күз карашы белән таба алмый, шулай да җаваплый:
– Кайтам дигән идем шул, пилит булса…
Йөрәгем атылып чыга яза, очып китердәй булып талпынам:
– Әбекәй, мин дә Муллакайга кайтам, мине дә алып кайт!
– Аһ-аһ, кайтасың килгәч, кайт соң… пилит булса ни…
Мин инде әбинең җавабын тыңлап тормыйм. Могҗиза белән элекке терекөмеш шикелле теремек, җитез кызга әйләнәм һәм уктай очып бүлмәгә кереп, өермәдәй йөгереп төенчегемә әйберләремне җыеп тутырам. Аннан өйдәгеләргә әйтеп торуны кирәк тә тапмыйча (аларны уята да алмас идем инде), ашыгып ишекне ачып чыгам, баскычтан аска очам һәм әлеге әбине тагын да куркытып, алдына килеп тә басам. Әби каш өстеннән кулын алып та өлгермәгән икән, шул килеш миңа текәлә:
– Аһ-аһ, син бала гына ласа…
– Мин дә Муллакайга кайтам!
– Кайтырсың да ул, балам, әниең кайда әле?
– Әнкәем Муллакайда.
– Монда кемгә килдең соң?
– Абый белән апага… алар өйдә юк… Мин кайтам!
Әби аптырауга кала:
– У-уй, балам, ничек була соң бу…
Чигенергә уем юк, әбинең дә кире уйлап куюыннан куркып, итәгенә чат ябышам:
– Әби-и! Мин кайта-ам!
Әби бөтенләй югалып кала:
– Ә-әй, колынчаккаем, нишлик икән…
Бу сүзләрдән соңгы түземлегем шартлап, буылып елап, әбинең итәгенә капланам:
– Ка-а-айтасым к-к-и-илә… Му-му… М-мул-ла-ла-ка-ай-га кай-кай-кайта-ам…
Эшнең мондый борылышы әбине бөтенләй аптырашта калдыра, ул кытыршы учлары белән бераз аркамнан кагып торгач:
– Куй, балам, алай нык елама, өзлегерсең, әйдә кайтыйк соң, – диде дә, – пилит булса ни… – дип өстәп куйды.
Мин һаман да тынычлана алмый сулкылдап, бер кулыма төенчегемне тотып, икенче учымнан һаман да әбинең итәген ычкындырмыйча, аның белән янәшә атладым.
Вокзалдагы теге кыз – бер миңа, бер әбигә аптырап карады:
– Монысы кем, кайнәм?
– Мулдакайга кайтам, ди бит, елый, нишләтим инде – иярттем…
– Адашып калган микән?..
– Әллә инде, кем белә… – әби (бәхеткә каршы) артыгын сөйләп тормады, – кайтам, дип ябышкан баланы селкеп ташлап китеп булмый ласа.
– Кемнәрнең баласы икән авылдан?
– Аһ-аһ, анысын сорамаганмынчы, – әби миңа борылды, – әти-әниең кемнәр?
– Әнкәем Гөлмәрьям, әткәем Сынтимер, – дип җаваплыйм. Әби дә, апа да уйга кала. Ахыр әби:
– Тәгаен белмим, балам, авыл зур бит хәзер, яшьләрне белеп буламы… – дип куйды да апага. – Син дә белмисеңдер инде, килен? – дип эндәште. Тегесе җилкәсен генә җыерды:
– Әллә… Килгәнемә бер ай, кемне беләсең инде…
Дөресен генә әйткәндә, мин дә бу әби белән апаны белми идем. Әмма әлеге мәлдә ул мөһим түгел. Миңа ничек тә боларга ияреп кайтырга кирәк. Бөтен мөһим, кирәкле, кызыклы нәрсәләр авылда гына, анда – Муллакайда! «Муллакай! Муллакай!» дип тибә йөрәгем дә.
Автобуска кереп, әбинең алдына йомарланып утыргач та йокыга талганмын, кемнеңдер беләгемнән сак кына селкеткәненә уянып киттем. Теге апа икән:
– Тор, килеп җиттек авылга, – ди.
Сискәнеп торып, әбинең алдыннан шуып төштем дә ашыгып тышка чыктым. Чыксам… «Бу Муллакай түгел!» Тавышымнан автобусның тәрәзә пыялалары зыңлап китте. Оеган аякларында әүпән-тәүпән килеп, әби артымнан чыкты:
– Мулдакай булмый, әтү нәрсә?
Котым очып пышылдауга күчәм:
– Кайда безнең урам? Кайда өй?!
– Өеңне дә белмисеңме әтүсә син? Менә хикмәт, – әби автобустан төшүчеләргә кычкырып эндәште. – Монавы бала кемнеке икән, җәмәгать, кем таный?
Мине берәү дә танымый булып чыкты. Хатын-кыз яныма җыелып, караштырып-сораштырып алгач, бу авыл баласы булмавым ачыкланды. Әби көяләнде-көяләнде дә: «Нишлисең, баланы урамда ташлап булмый инде», – дип, җитәкләп алып кайтып китте. Аптыравымнан аңгыра хәленә кереп, җитәктәге бәрәчтәй ияреп киттем.
Әбиләрнең өе зур гына, улы, килене (теге апа килене икән) белән генә торалар. Бәбәйләре юк. Бу бик сәер тоелды, чөнки безнең авылда мин барган өйләрнең барысында да бәбәй яки бәләкәй балалар бар. Бу сәер хәл тынгы бирмәде һәм ападан чәй эчкәндә: «Нишләп бәбәй сатып алмыйсыз, малай яки кызкай?» – дип сорадым. Апа кып-кызыл булды, абый да ипләп кенә көлеп, читкә борылды. Алар өчен әби җавап бирде:
– Алырлар, балам, алырлар, кызын да, малаен да. Җиңгәңнең үзен дә яңа гына алдык бит әле, ул пака үзе бәбәй.
«Бәбәй» «җиңгәмә» туры карап, бик белдекле итеп киңәш бирәм:
– Кыз бәбәй сатып ал, малайларга акча күп кирәк, ди әнкәем, ишшу алар ямьсез була, сугыша. Әнкәем өч кыз бала сатып алган: мин, Гөлчибәр, Гөлдәрия…
Тавышым нәзегәеп барып өзелә, тамагыма төер, күзләремә яшьләр тыгыла. Болар күмәкләп мине юатырга керешә, сөяләр, кәнфит бирәләр, сыйлыйлар.
Кичкә абый кеше кайдадыр йөреп кайта да хәбәр сала:
– Әнкәй, Сәрия, Муллакай авылы бер Архангелдә генә түгел, башка районнарда да бар икән. Бу бала кайсысыннан булыр?
Аннан яныма килеп чүгәли:
– Бәләкәч, син ниндәй районнан?
Мин «әллә» дигәнне белдереп, иңбашымны сикертәм.
– Яныгыздагы икенче авылларның исемен беләсеңме?
Тагын да иңбашымны сикертәм.
– Якындагы берәр шәһәр исемен ишеткәнең булмадымы?
Тагын да шул ук «җавап» абыйның тикшеренүләрен почмакка алып барып тери. Хәбәр алу туктатыла. Барысы да аптырашта.
Икенче көн абый булган кеше кайдадыр кырга куна ятып эшкә китте һәм мине сораулар белән борчучы булмады. Сагынудан тәмам саргайдым, шиңдем, сөйләшүдән, ашаудан калдым. Әби белән апа көйләп-чөйләп берәр касә сөт кенә эчерә ала иде. Ул бахырлар, мине җитәкләп, бәләкәй кызлары булган туганнарына, елга-күл буйларына, хәтта апа беркөн кинога да алып барып карады, тик болар миңа җан өрмәде. Шулай дүрт көн яшәгәннән соң абый эштән кайтты һәм болар киңәшләшеп алып, мине кире Магнитка алып барырга булдылар. Юлга абый белән чыктык. Теге әби күчтәнәчкә төенчегемә бер тәбикмәк, бер уч кәнфит, бер баш корыт салып җибәрде. Магнитка юл ерак кына икән, килгәндә ничек озак йоклап килгәнмен. Абый юлда да ипләп кенә авылым, әти-әнием, гаиләм хакында сораштыра. Тик сөйләгәннәрем аңа бернинди дә мәгълүмат бирми булса кирәк. Иң азактан туктаусыз «Муллакай, Муллакай», дип кабатлавымнан, авылларның аларныкы Мулдакай, минеке Муллакай булуын гына ачыклый алды.
Магнит шәһәрендә без арыганчы вокзал тирәсендәге урамнарны әйләндек, әмма ләкин мин Айбулат абыйларның йортын таный алмадым. Бик аптыранган абыйга мине вокзалның милиция бүлегенә кертеп тапшырудан башка чарасы калмады. Ул милициягә аңлатып, сөйләп, хушлашып чыгып киткәч, тырпайган мыеклы, зу-ур зәңгәр күзле милиция бабай мине каршысындагы өстәлгә күтәреп утыртты да: «Ну, малышка, давай знакомиться. Меня зовут дядя Сережа, а тебя?» – диде. Өстәл башында төенчегемне тоткан килеш ташкурчак булып тик утырам. Ни диям инде, нәрсә әйтә яки сөйли белим бу урыс кешесенә. Милиционер: «М-м-да…» – дип җилкәсен кашып торгач: «На, пока пожуй вот это, я тебе щас башкира найду», – дип, миңа төсле кәгазьгә төрелгән кәнфит тоттырып чыгып китә.
Сагыз кебек ябышкак кәнфитне тешләремнән бармакларым белән чокый-чокый чәйнәп, чәйнәү уңаена аякларымны болгап, ярты стенаны биләп торган зур пәрдәсез тәрәзәләрдән урамдагы кешеләрне күзәтеп утыра торгач, кинәт кенә бер таныш сынны шәйләп калдым. Бу кеше былтыр безнең өйдә мич чыгарган иде. Ул икенче авылныкы, шуңа бәләкәй өйдә яшәп эшләде. Картәни аны: «Әй шушы баланың кулы алтын, холкы ипле инде, кызлар кебек, әллә нишләп кәләшсез һаман менә», – дип, атлаган саен йә мактап, әй яратып кына орышып йөргән иде. Чынлап та, юаш, тыйнак кына абый аларга ял иткән арада балчыктан аю, куян сыннары әвәләп бирде, кыюсыз гына кагылып сөеп тә җибәргән була иде.
Мичче абыйны күреп-танып калган уңайга каушаудан ялгыш кәнфитемне йотып җибәрдем. Аннан бөке шикелле урынымнан ычкындым. Милиция бүлмәсенең ишеге эчкә-тышка ачылып-ябылып калды. Мичче (мин аның исемен белми идем) рюкзак асып алган, кулында билеты, автобуска керүчеләрнең чиратында койрыкка баскан. Мин йөгереп килдем дә аның кырына бастым. Аннан теге һаман күрмәгәч, кулына кагылдым һәм:
– Мич абый, син кая барасың? – дидем.
Абый сискәнеп китте, аннан бик сәерсенеп миңа иелә биреп карады да, танып алды:
– А-а, Сынтимер абыйның кызы түгелме соң син?
– Сынтимер абыйныкы.
– Кайчан килдегез? Кем беләнсең?
– Мин берүзем, миңа Муллакайга кайтырга кирәк, мине алып кайт, – азаккы сүзләремне көч-хәл белән әйтеп өлгердем, борынымнан да, күзләремнән дә шыбырдап агып та китте.
Мичче абый бертын сүзсез булып миңа текәлде, ул арада чират автобус авызына җитеп килә иде. Абый минем сүзләремә ышанмый, берәр танышын эзләгәндәй алан-йолан каранды, үзе сыңар кулы белән башымны сыйпап сөйләнде:
– Тәк-тәк, карендәш, тә-әк-тәк… Хәзер берәр нәрсә уйлап табабыз, хәзер, хәзер…
Тик абый бернәрсә дә уйлап табып өлгермәде, кызыл иренле, ак чәчле усал кондуктор әби каты гына итеп: «Гражданин с ребенком, вы едете или нет?» – дигәнгә: «Да-да!» – дип җаваплады да, мине сыңар кулына күтәреп алып, автобуска керде.
Автобуска кереп урнашкач, мичче абый борынымны, авызымны зур кулъяулыгы белән сөртә-сөртә сораша:
– Кем белән килгән идең шәһәргә?
Мин сулкылдый-сулкылдый ихлас кына җавапладым:
– Айбу-булат абый белән Надя а-апа апкилде.
– Алар кайда соң? Ничек вокзалга килдең?
– Мин Му-Муллакайга киткән идем, бер әби белән… Ул Муллакай бу-булмаган… юк, Муллакай булган ул, тү-түлке икенче, ямьсез Муллакай булган… Андагы абый мине монда ә-әпкилде, милисия киткән иде, мин дә киттем.
Мичче абыем минем сөйләгәннәремнән берәр нәрсә аңлагандырмы-юкмы инде, һәрхәлдә, хәйран калып башын чайкап утырды.
Ул чакта мин бу мичче абыйның кая юллануын да, автобусның кая баруын да сорамадым, әлбәттә. Хәлемне сөйләп бирдем дә, абыйның түшенә терәлеп, гадәттәгечә, тынычлап йоклап та киттем.
Йокым туеп уянып китсәм, һаман да юлдабыз икән. Минем, ниһаять, кая баруыбызны сорарга баш җитә:
– Кая барабыз?
– Тиздән Баймакка җитәбез.
– Нишәп Муллакайга кайтмыйбыз?
– Муллакайга автобус бармый бит. Башта Баймакка, аннан күз күрер.
– Күрмәсен, мин Баймакка бармыйм, кайтам… кайтасым килә…
Абый минем кабаттан балавыз сыга башлавымнан куркып, җәһәт кенә төзәтергә ашыга:
– Баймактан Муллакай ягына икенче автобус була, карендәш, шуңа утырырбыз.
– Эһе.
Баймак вокзалында төшкәч, абый мине бер эскәмия почмагына утыртып, йөгереп кемнәрнедер эзли, әле бер, әле икенче кешеләрдән нәрсәдер сораша. Шулай йөреп вокзалның эченә кереп китә һәм күпмедер вакыттан соң бер солдатны ияртеп килеп чыга. Минем янга килә болар. Мичче абыемның авызы колагына җиткән:
– Менә, карендәш, солдат абыең Муллакайга бара, син дә аның белән барырсың, яме, – ди.
– Ә син нишләп бармыйсың? – дим мин үзсүзләнеп.
– Соң мин, карендәш, икенче якта яшим бит, бу абый алып бара сине.
Кояшка каршы сыңар күземне кысып, башымны өскә күтәреп, сынаулы карашымны солдатка төбим.
– Саумы, – дигән була миңа солдат, – менә миңа да юлдаш булды.
Ул арада мичче абый солдатка кул биреп хушлашып, минем башымнан сыйпап, кабаланып китеп тә бара. Без солдат белән янәшә утырып автобус көтәбез. Минем ике күзем солдатта. Беренчедән, Муллакайга барам дисә дә, мин аны танымыйм; икенчедән, хәрби киемдәге, үзеннән тәмле ис (хушбуй дигәнне белү кайда?) бөркелеп торган абый миңа бик матур булып күренә. Шуңа да аннан күземне ала алмыйм. Солдат көлә:
– Танырга итәсеңме? – ди.
Башымны чайкыйм.
– Тишкәнче карасаң да, танымассың шул, мин сезнең авылныкы түгел, – ди.
Котым очып күзләрем түгәрәкләнә, кычкырып җибәрәм:
– Әтү нишләп Муллакайга барам дип алдадың?!
Солдат тагын көлә:
– Алдамадым, барам. Кунакка.
Ышанмыйча күзләремне кыса төшәм:
– Кемнәргә кунакка барасың?
Солдат миңа иелә төшеп елмаеп пышылдый:
– Әлфия дигән бер апага. Беләсеңме аны?
Бераз гына уйланып алам да, шулай ук пышылдап җаваплыйм:
– Беләм. Әтү син Нәзиләләргә барасың инде, Әлфия апа Нәзиләнең апасы бит.
– Шулайдыр, – дип килешә солдат абый.
Шундый матур абыйның Нәзиләләргә баруы минем эчемне кыра, аны үзебезгә алып кайтасым килеп, аптырамый гына:
– Әйдә безгә бар, – дим.
Солдат тагын көлә:
– Мине бит кызым көтә, – ди.
Бу җавапка аптырап китәм:
– Син аңа әткәйме әллә? – дим.
Көтелмәгән сорауга авызы ерылып утырган солдат чәчәп үк китте:
– Ю-ук.
– Алай булгач, нишләп «кызым» дисең соң? Әткәйләрнең генә кызы була бит.
– Ну-у, ничек әйтергә… «җизнәй» дисәң дә була.
– Җизнәйнең шушындый мыегы булырга тиеш, – мин үрелеп солдатның борын астына бармагым белән сызып җибәрәм. Солдат нәрсә дип җавап бирергә, ничек аңлатырга белми җавапсыз кала. Һаман да текәлеп утыра торгач, ниһаять, төшенәм. Ничек белми утырганмын?!
Мондый матур абый башка кем булсын! Тантаналы игълан итәм:
– Ә мин беләм!
– Нәрсәне?
– Әлфия апа белән син – кияү-кәләш! Хи-хи-хи!
– Только моны авылда берәүгә дә әйтмә, яме.
– Йә – мин бу абый белән уртак серем булуга канәгать.
Бәләкәч кенә йомры сары автобуска кысылышып кереп, солдат белән икебез бер почмакка тыгылып бастык. Миңа аста иркенрәк, абыйның сыңар ботын кочаклап, селкенә-селкенә тузан йотып киләм. Шулай да бик ризамын – кайтам бит.
Тукталышта төшеп калып, җәяү атлап киттек. Солдатның кулында бер чемодан гына, минем төенчегемне дә алды. Бара торгач, ул мине күтәрергә итә: «Арырсың бит», – ди, мин күтәртмим, каты басып аның янәшәсеннән юргалыйм. Ничек арыйм ди инде?! Аякларым җиргә тими, коштай талпынып, чутылдап сайрап киләм. Абый белән сөйләшәбез, ул нәрсәдәндер кызык табып көлә. Әйткәндәй, ул бигрәк шаян абый булып чыкты, мине сөйләндерә дә көлә, сөйләндерә дә көлә. Ә мин әледән-әле алга йөгерә биреп, аңа каерылып карыйм: матур абый бит.
Менә – Муллакай! «Минем иң әйбәт, иң әйбәт Муллакаем!»
Авылның очына килеп кергәч үк солдаттан аерылам да өебезгә табан чабам. Шул шәплек белән капканы шартлатып этеп ихатага килеп керәм. Табак тотып алачыктан өйгә китеп барган картәниемнең кулыннан савыты төшеп китә. Савыттагы пешкән тавык чирәм буйлап тәгәри, аны ул арада Акбай эләктерә дә чолан астына кача. Картәни боларның берсен дә күрми, ике кулын күтәргән килеш миңа төбәлгән. Ул арада йөгереп килеп аның итәгенә капланам:
– Картәни!
– Балам! Бәбкәм! Алланың кодрәте! Алланың кодрәте…
Мин картәнинең итәгенә сеңеп, ул иелеп кочкан килеш бертын тик торабыз. Аннан картәни мине җитәкли дә өйгә алып керә. Анда әнкәй түшәктә ята, янында әткәй, сеңелләрем, Надя апа, Айбулат абый моңаешып утыра икән. Мине күргәч, барысы да «аһ» итте. Бер секунд тынлыктан соң мин – әнкәемә, башкалар миңа ташланды.
…Бер-ике сәгатьтән, эңгер төшеп килүгә карамастан, Сакмар ятуының боламыгын болгатып, су эчендә ята идем инде. Ян-ягымда сеңелләрем, ахирәтләрем, авыл балалары чыр-чу килә, ярда картәни ашлык капчыкларын ямап утыра, ал кояш авыл өстен, тетелгән ак йон шикелле сибелгән болытларны кызыл төскә манып, офык читенә тәгәри. Дөньям камил, дөньям түгәрәк…
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
4
0
Вәт, ичмасам язма! Ушым китеп селәгәемне жыялмаенча укыдым тек укыдым! Миләшкаем, син иң кәттә язучы!
0
0