Логотип
Проза

Куласа

Усманга, авыру кешене җәберләмик инде дигәч, теге­се Тәслимәгә кул күтәрде. Беренче тапкыр...

Дәвамы. Башы: https://syuyumbike.ru/news/proza/kulasa

II бүлек

– Кем булдың син? 

– Юлчы.

– Алай икән. Юлдан яздырырлык юлчы булмасын.

Ул шулай диде дә, чыгып китте. Тәслимә авызын ачты да калды. Усаллык белән дә, үпкәләп тә, көлеп тә җавап биреп тә өлгерә алмады. 
Ә Усман эшне кызу тотты. Кызларның бүлмәләрендә бер-ике мәртәбә кунак булды да, Тәслимәне күндереп, авылга кызның кулын сорарга юл тотты. Егеткә ризалыкны бирмәделәр. Кире дә какмадылар шикелле. Кыс­касы, Усман берни аңламады. Юкса бик әзерләнеп барды ул бу йортка. Үзенең төшеп калган егет булмавын күрсәтер өчен твид пиджак, анасы юнәткән ак күлмәген киде. Сәер иде бу күлмәк, якасы эт теле шикелле озын, шундый искәрмәдән чыгарма булганга ярата иде дә инде аны егет. Чәчләрен Томас Андерс кебек иңенә кадәр үстерүе белән дә завод яшьләреннән аерылып тора иде. Дөрес, «Модерн Токинг» белән җенләнүе озакка бармады, чәч тә кыскарды, яраткан җырчылар да алмашынды. Ә менә җенләнсә, чыгып төшеп җенләнә торган гадәте гомерлеккә калды. 

Тәслимәне күптән күзәтә иде ул. Тырыш, басынкы, күзләре әллә нинди моңлы. Янына егетләрне җибәрми, яшьләр арасында шул гадәте аркасында «каты чикләвек» дигән кушаматы да бар. Ә Усман катлаулы мәсьәләләрне ярата. Гадиләр аңа кызыксыз. Яңгырлы көнне аның юлына чыгып баскан икән кыз, димәк, кыюрак адымнар ясарга, яуларга кирәк, дип киртләде үзенә. Шулай итте дә: кыз һушына килгәнче, авылына барып, кулын сорап та кайтты. Җенләнгән иде ул аның белән.

Кызның атасы каты куллы Тимершәех каш астыннан сөзеп карады да, Тәслимә үзе хәл итсен, дип, аларның язмышын кыз кулына тапшырды. Усман коелып төште. Ул Тимершәех турында нинди сүз йөри, барысын да өйрәнгән, аның үзсүзле, усал булуына тәмам ышанган иде. Нишләп ата үз сүзен кистереп әйтмәде, шундый зур эшкә җиңел карады? Тәслимә аны сайламас дип ышандымы? 

Тимершәехтә андый өмет тә юк түгел иде. Аралары ике, ә кайсыберләре арасында бер ел гына булган балалары үсеп җитте, инде урнашулары хәерле.

Бер тирәдәрәк өлгергән биш баланың, алардан соң әле шактый соңарып алып кайткан ике кыз бар, холык-фигыльләре тастымалдай таслы түгел иде шул. Ике малай шук, йә салып кайтып өйдә тавыш куптаралар, йә эштә мөгез чыгаралар. Әле шушы арада гына машина капотын бензин белән ялтыратып сөртеп, шуның янында тәмәке кабызырга башлары «эшләгән». Машина яндырган малайларны утыртудан коткарып калырга дип йөри торгач күпме аяк табаны ашалды, күпме бәгырь ите таланды. Зыянны капларга бер тана «очты». Шушы вакыйгалардан хәле китеп йөргәндә, ишекләрен Нижгар мишәре шакыды: Тәслимә кулын сорап килүе. Үткен икәнлеге әллә каян күренеп тора, Тимерләр ише­-
ген какканчы колхоз рәисе Кәшифәләргә сугылган, болар турында җентекләп бе­леш­кән икән. Тәслимә турында яман сүз ишетмәгән, билгеле, мәгәр Тимернең биографиясе «сакаллы». Анда бер җүләренең безнең коега агу ташлады дигән әләге аркасында район прокуратурасына чакырулар да, хаксызга авыз чайкаганы өчен авыл әләкчесе Әхәтнең ипи шүрлегенә менеп төшү дә – бар да бар. Әмма курыкмаган бит әле, ишеклә­рен каккан. Тимергә бу егет ошаган иде. Аны озаткач, ышанычлы кешегә охшаган, диде. Тәслимә генә: «Анда барсам миңа көн булмый, бик чаялар, әнисен усал, диләр», – дип, бу егетне кире какты. Усман исә атада ни яман, ни яхшы уй тудырмады. Кыз­ның үз дигәненчә эшлисен белгәнгә күрә, ул мәсьә­лә­не аңа хәл итәргә калдырды. Мәгәр булачак кияүнең авызыннан «утлы су» исе килүе генә сагайтты. Моны хатынына җиткерде. 

– Кызыңа әйт, кулын сорап килгән кешенең авызы тик тормый, ахры, яхшылап уйласын. 

Бу гаиләдә кызларның ана аркылы сөйләшүе гадәткә әйләнгән. Бик ашыгыч очракларда гына атага турыдан-туры мөрәҗәгать итәләр иде. 
Тәслимәгә ул көннәрдә кисәтүләр чоңгылында калырга туры килде. Беренчесе – анасы булса, мәктәп тәмам­лап, апасы янына шәһәргә күчеп килгән Рәзилә икенчесе булды:

– Апа, бөтен район синең Усман белән йөрүеңне сөйли. Нинди гаилә белән бәйләнгәнен беләме ул,
дип сорыйлар. Сатирә карчык бик усал, диләр. Ә атасы Равил акылга тулы түгел...

– Ичмасам, син кеше сүзен ташыма, Рәзилә! Егетнең бер дигәне белән йөрүемне күтәрә алмыйлар. Дустым дип уйлап йөргән Рәфидә бөтенләй кара коелды, сөйләшми дә. Аның да нәфесе Усманга сузылган булган, ахры. Ә ул мине сайлады. Язга язылышабыз. 

– Апа, ул бит...

– Җитте, дидем!

– Салырга ярата, диләр... 

– Ә кем салмый соң?

Тыелган саен күбрәк кешене җәтмәсенә каптыра. Тәслимә «коры закон» тыйган зәмзәм суы турында әнә шулай уйлады. Ул эшли торган чүпрә заводында авызыннан ис килгән кешеләрне эшкә кертмәскә дигән карар да чыгардылар, әмма ул эшләмәде. Хезмәт хакы 200 сум булганда, «ак» 20 сум торды, әмма аны алудан туктамадылар. Берзаман ул прилавка астыннан сатуга калды, аңа алмашка «сәмәй» кайната башладылар. Ха­лык­ны тыюлар белән генә җиңеп булмый иде.

Кибетләрдә иң кирәкле тауарлар да берәм-берәм юкка чыга башлагач, халык «Каты кул»ны сагынды. Автобус, машина тәрәзәләренә Сталин сурәтен ябыштырдылар. Милиция шул сурәтне күрсә, туктатмый, туктатса, «права»ны алмый, дип ышана иде салмыш йөрүчеләр. Чыннан да, кайчак уйлары рас чыга иде. Хәер, күбесе агымга ияреп кенә эшләде моны.

Җитмәсә, кинотеатрларга «Паспорт» дигән фильм кайтты, ул фильмда машинаның алгы тәрәзәсенә Сталин портреты ябыштырылган иде инде. 

Яңалыкны тиз тотып алырга күнгән Усман бусын кабул итмәде. Моңа атасы гаепледер, мөгаен.Тәрәзәсенә Сталин башы ябыштырылган автобус үтеп китсә, дивана кебек честь биреп кала бит. Дивана дип инде…

Гарьләнә иде ул атасының яз-көз алмашынуыннан. Андый көннәрдә капка ишеген бикләп йөрергә күнек­теләр. Анасы Сатирә дә Равилгә бу көннәрдә аеруча каты булды. 

– Белгән булсам дивана икәнеңне, чыга идемме? Башымны ашаучы! Дуңгыз!

Бу сүзләр аңына барып җитсә, Равил караватына барып ята да, башын кочаклап елый. Ә инде дөнья гаменнән тәмам бизгәндә, ул бернәрсәне дә ишетми, ишетсә дә, аңына барып ирешми. Андый чакларда ул су ташый! Су ташырга кирәк аңа! Күп итеп! Су кирәк, су! 

Яшь килен Тәслимә бу өйдә дилбегәнең кайнана кулында булуын беренче көннән үк аңлады. Әмма аңа ярарга тырышасы урында кайнатасын якларга кереште.

Усманга, авыру кешене җәберләмик инде дигәч, теге­се Тәслимәгә кул күтәрде. Беренче тапкыр.

– Минем әти авыру түгел! Ишеттеңме, авыру түгел! Синең аны дурак дип әйтәсең киләме әллә? Ә? Дурак дип әйтәсең киләме? Мин дә дурактыр алайса, синеңчә? 

Тәслимә коелып төште.

– Нишлисең, Усман? Аны бит яткызып дәваларга бу­ла, болай бит аның хәле начарайганнан-начарая
гына... 

– Шулаймынии?

Көрәк хәтле кул Тәслимәнең яңагын көйдереп алды. Сугу көче шулкадәр зур иде, ул өй почмагына барып төште. «Бу атнада авылга кайтып булмый икән» – башына килгән беренче уе әнә шул булды. Ә берничә секундтан ул үзен күтәреп алуларын тойды. Усман аны үз бүлмәләрендәге караватка алып барып салды. Салды да башын иеп чыгып китте. Ул төнге бердә генә кайтты. 

– Гафу ит мине, Тәслимә. Каныма төшкән әйберне тел белән әйтмә син, беркайчан да. Мин бит үз-үземне белештермим андый вакытта. Шуларны күрмәс өчен урамда үстем мин. Нәрсә теләсәм, шушы эшләдем. Юлдан яздым дигәндә, армия коткарды. Армия мине кеше итте. 

Армия кеше итте... Тәслимә бу сүзләрне беренче тапкыр гына ишетми. Әтисе дә шулай дип әйтә иде: 

– Армия кеше итте мине! Әти эшләмәгән яхшы­лыкларны эшләде. Җиде класс белем бирде.

Аталары Тимершәех – гаиләдәге унбер баланың тугызынчысы. Ике малайның берсе ул булганлыктан, бабасы, мәктәптә ни калган сиңа, эшлә, дип җикерен­гән­дер инде. Өстәвенә, ике малайның берсе үлеп кит­кән. Шулайдыр, армия кеше иткәндер әтисен. Әнә бит рәсеме белән гәҗиткә дә чыгарганнар, радиодан да сөйләткәннәр. Дөнья бәһасе кеше ул юкса! Кулыннан килмәгән эше юк: авылдагы иң төп балта остасы, ә техниканы аңлауда аңа тиңнәр юк иде. Кичен аларның капка төбе автопаркны хәтерләтә. Җыен җимерек матайны, машинаны, тракторына кадәр өстерәп аларга алып киләләр. Тора-бара атасының тагын бер һөнәре барлыкка килде: ул чыккан сөяк-санакны утырта башлады.

Бүлнискә барырга курыкканнар теш алдырырга да атасына йөрде. Гап-гади эш келәшчәсе белән, бернинди уколсыз ала да бирә Тимершәех тешне. Кемгә дивана дияргә белмәссең монда: аңа ышанган кешесенме, ата­сынмы? Ни хикмәт, берсе дә авыруым азды дип зарланмый, киресенчә, Тимершәехнең кулы җиңел, дип әйтәләр иде. 

...Инде хәзер Усман шул җөмләне кабатлады... Чү, Усман һаман сөйли икән бит. Армия сүзеннән томаланган зиһене ачылганда, ир аларны бу сазлыктан коткару юлларын эзләп маташа иде: 

– Мин хәзер тагын шушы сазлыкта... Без болай итик, китик моннан. Ульян янындагы совхозда минем танышларым эшли, безне урнаштырырлар. Мин монда бәйдән ычкынам, Тәслимә. Китик без моннан... 

Тәслимә авызын ачып сүз әйтә алырлык хәлдә түгел иде. Көч-хәл белән баш какты. Кайнанасының каныгуыннан тәмам арыган иде. Пешергән ризыгы да, юган кере дә аның контролен үтә алмый. Тәмсез, агармаган дигән мөһер сугыла килә иде. Хәзер инде ул, нинди гаиләгә бара, дип баш чайкауларның мәгънәсен аңлаган, әмма кирегә юл юк! Шулай да бәхетле көннәр киләсенә чын күңелдән ышана иде әле.

* * *
Алар совхозда матур гына яшәп киттеләр. Беренче балалары Азат тугач, Усман бөтенләй үзгәрде. Эшеннән ашкынып кайта, өйгә булмаганны да таба, Тәслимәгә булдыра алганча булыша иде. 

Бер көнне Тәслимә бүлмәләрен юып чыгарга уйлады. Җиренә җиткереп, ашыкмыйча гына башкарганга, Ус­ман кайтканчы эшен тәмамлый алмады. Ир ишекне ачып кергәндә, ул үзе дә сизмәстән яңагын тотты. Усман моны күрде, гаепле кеше сыман башын иде. Беркавым басып торгач, авыр адымнар белән сулы чиләк янына килде. 

– Әйдә, мин сиңа булышам. Икәү тизрәк бетерербез, аннары кинога барырбыз. Анда индийский кино кайткан. Кара аны, минем булышканны кешегә сөйләп йөри­се булма!

– Кемгә сөйлим мин монда, Усман? Дусларым да, сөйләшер кешем дә юк бит әле. Нинди фильм кайткан икән? Кино димә, фильм диген инде, яме?

– Телеңә салынып торма, әйдә, башта эшне бетерик. 

Тәслимә үзалдына елмаеп куйды. Коры булырга тырышса да, бала җанлы аның Усманы. Азат бераз үсә төшкәч, маэмай алабыз, бергә чабарлар ди әнә. Инде өйдә аквариум пәйда булды. Кылыч сыман балыкларны Тәслимә дә яратты. 

– Кара аны, бу җан ияләре синең өстеңдә, – диде ул Усманына.

– Миндә булмыйча. Карый беләсеңмени син аларны, авыл хатыны?

Авыл дигәч, йөрәге өзелеп куйды Тәслимәнең. Анасы ни хәлдә икән? Ике сыер, бозау, сарыклар, кечкенә сеңлесе Рәзифә берүзенә калды бит. Булышыр кешесе дә юк. Рәзилә бик кайтып йөрмидер әле. Ул катырак күңел­ле булды шул. Хәер, үз хәле хәлдер аның да. Тәслимәдән соң озак та тормый башлы-күзле булды. Аның Җәлиле дә кул уйнатучан. Усманнар ныклы нигез саналса, Җә­лил­ләр баракта көн күрә. Бер анага биш малай, берсе-бер рәхәт күрсәтә торган түгел. Күченеп киткәнче Тәс­лимә ярдәм итәргә тырышты сеңлесенә. Сарык суйсалар, кайнанадан яшереп – ит, завод шикәр комы бирсә, анысын да сеңлесенә илтә торган булды. Ничектер укмашып яши иде алар. Биредә тормышлары көйләнсә дә, авылын, сеңлесен уйлап көйде, сагынудан моңайды.

Кем уйлаган бит сагынуга кайнанасы нокта куяр дип. Рәхмәт әйтәсеме, каһәрлисеме аны, йә? Ә бәхет дигәнең кыска вакытлы яңгыр төсле генә булды...

Җәйләр үтеп кара көзгә кергәндә Усманны Сатирә карчык эзләп тапты. 

– Авыру атагыз белән берүземне калдырдыгыз! Ничек яшисең дип сорау юк, хәл белү юк – суга төш­кән­дәй юк булдылар. Шушы бот буе хатынга ябыштың чис­тый. 

Тәслимә өстәл әзерләп йөри иде. Гаепсездән гаепле иткәч, кулыннан чак кына шикәр савыты төшеп кит­мә­де. Ярый әле тотып өлгерде. 
Кайнана аларда өч көн яшәде. Киткәндә, расчет алып, тизрәк туган нигезгә кайтырга дип, нәрәд биреп калдырды. Усман анасына каршы төшмәде. Ярар, без анда да матур яшәрбез, диде ул Тәслимәгә туры карап. Хатыны карашын җиргә төбәде. 

(Дәвамы бар.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар